Skip to content
Home » Коръәндә Инҗилне Аллаһы билгесе итеп искә алу принцибы.

Коръәндә Инҗилне Аллаһы билгесе итеп искә алу принцибы.

    Изге Коръәнне беренче тапкыр укыгач, миңа күп нәрсәләр тәэсир итте. Башта мин анда Инҗилгә турыдан-туры сылтамалар таптым. Ә иң мөһиме мине анда Инҗилне искә алу принцибы кызыксындырды. Түбәндә Инҗил турында турыдан-туры шундый Коръән аятьләре китерелгән:

    Моңа кадәр иңдерелгәннәрне тәсдыйклап Ул сиңа хаклык белән китап иңдерде, һәм Тәуратны һәм Инҗилне иңдерде, моңа кадәр кешеләргә җитәкчелек өчен кулланма итеп һәм аергычны иңдерде. Хакыйкатьтә, Аллаһның аятьләренә көферлектә булучылар өчен каты газап! Хакыйкатьтә, Аллаһ – гыйззәт һәм үч алу иясе!                                                                                        

Әәл Гыймран 3:3–4. Х.Сәлман

    Ул аңакитап һәм хикмәт, һәм Тәурат, һәм Инҗилне өйрәтер.

Әәл Гыймран 3: 48

    Ий,әһле китап! Ни өчен Ибраһим турында сүз көрәштерәсез соң? Тәурат белән Инҗил аннан соң гына иңдерелде бит. Әллә сез аңламыйсызмы?                

Әәл Гыймран 3:65

    Аңа кадәр Тәуратта иңдерелгәннәрне раслап, аларның эзеннән Без Мәрйәм улы Гыйсәне җибәрдек һәм Без аңа Инҗилне китереп бирдек, анда җитәкчелек һәм нур бар. Һәм аңа кадәр Тәуратта иңдерелгәнне раслау, һәм тәкъваларга җитәкчелек, һәм вәгазьләү итеп.                                                                     

әл-Маидә 5:46

    Һәм әгәр алар Тәуратны һәм Инҗилне, һәм Раббыларыннан аларга иңдерелгәнне тугрылык белән тотсалар, алар үзләренең өстеннән дә, аяклары астыннан да ашарлар иде. Алар арасында чамалап торучылар да бар. Аларның күпләре исә начар эш кылучылар.                                                        

әл-Маидә 5:66

   “Ий,әһле китап! Сез Тәуратны һәм Инҗилне, һәм Раббыгыздан сезгә иңдерелгәнне тугрылык белән тотканга кадәр сез бернәрсәгә дә таяна алмассыз” – дип әйт.                                                                                                           

әл-Маидә 5:68

    Менә Аллаһ: ”Ий, Мәрйәм улы Гыйсә, сиңа һәм сине тудыручы анаңа булган Минем нигъмәтемне искә төшер. Менә Мин сине изге рух белән көчәйттем…”.

әл-Маидә 5:110

    Тәураттагы, Инҗилдәге һәм Корьәндәге Аның хак вәгъдәсе буенча.

әт-Тәүбә 9:111

   Тәуратта аларның сыйфатлары менә шул һәм Инҗилдә аларның сыйфатлары нәкъ игенлек кебек, ул үрентесен чыгарган һәм аны ныгыткан. Һәм ул нык булды, һәм кәферләрне ачуландырыр өчен игенчеләрне сокландырып сабагында күтәрелде.                                                                                 

әл-Фәтех 48:29

    Коръәндәге Инҗилгә сылтамаларны чагыштырсак, Инҗилның беркайчан да аерым искә алынмавы гаҗәп. Һәрбер очракта алда Тәурат (Канун) тора. Канун – Муса пәйгамбәрнең китаплары, мөселманнар арасында Тәүрат һәм яһүдләр арасында Тора дип аталган. Изге китаплар арасында Инҗилнең уникальлеге шунда, ул беркайчан да аерым искә алынмый. Чагыштыру өчен: Тәүрат һәм Коръәнгә сылтамалар табарга мөмкин, алар аерым искә алына. Менә берничә мисал:

    Аннан соң без Мусага яхшылык эшләгәнгә тәмамлау өчен китап бирдек, һәм һәрнәрсәгә аңлатма итеп, һәм җитәкчелек итеп, һәм рәхмәт итеп. Шаять алар Раббылары белән очрашачакларына ышанырлар! Бу – Без сиңа иңдергән китап – мөбарәк. Аңа иярегез һәм тәкъва булыгыз! Шаять, сез мәрхәмәтлеккә ирештерелерсез.                                                                                            

әл-Әнгам 6:154–155

    Алар Корьән турында уйлап карамаслармы? Әгәр ул Аллаһтан гайре, башкадан булса, алар анда, әлбәттә, күп ихтиляф-каршылыклар табар иде.

ән-Ниса 4:82

  Башка сүзләр белән әйткәндә, без күрәбез, Изге Коръәндә Инҗил һәрвакыт Тәүрат белән бергә искә алына. Бу уникаль, чөнки Коръән башка Изге Китапларга сылтама белән аерым искә алына, шулай ук Тәүрат та.

Принцип бары тик бер искәрмәдә саклана.

 Мин бу принциптан бер генә очрак таптым. Киләсе аятьнең Инҗилгә ничек мөнәсәбәтенә игътибар итегез:

  Без Нухны да, Ибраһимны да җибәргән идек. Аларның икесенең нәселләрендә дә пәйгамбәрлек һәм китап булдырдык. Алар арасында туры юлдан баручылар да бар, аларның күбесе исә азгыннар. Моннан соң алар артыннан Үзебезнең Рәсүлләребезне юнәлдереп җибәрдек һәм Без Мәрйәм улы Гыйсәне дә юнәлдереп җибәрдек, аңа Инҗилне бирдек. Аңа иярүчеләрнең күңелләренә миһырбанлыкны һәм мәрхәмәтлекне салдык. 

әл-Хәдид 57:26-27

  Бу Инҗилнең бөтен Коръәндә үзенә башка искә алынуы. Тәүратка турыдан-туры мөрәҗәгать ителмәгән булса да бу аятьләрнең контексты безнең регулярлыгыбызны раслый. Алдагы аятьтә Нух, Ибраһим һәм башка пәйгамбәрләр турында әйтелә, аннары Инҗил искә алына. Тәүрат та Нух, Ибраһим һәм башка пәйгамбәрләр турында сөйли. Шуңа күрә бу искәрмәдә дә принцип үзгәрешсез кала, чөнки Тәүрат пәйгамбәрләрен искә алу Инҗилне искә алуга этәрә.

 Безнең өчен билге һәм галәмәтләр пәйгамбәрләрдәнме?

  Инҗилгә сылтама һәрвакыт Тәүраттан соң килә. Бу үрнәк мөһимме? Кемдер моңа очраклы рәвештә игътибар итмәскә, яисә Инҗилны искә алу тәртибе итеп кабул итмәскә мөмкин. Мин Изге язмаларда мондый эзлеклелеккә бик җитди карарга өйрәндем. Бәлки, бу сезнең һәм минем өчен мөһим билге, бу безгә Аллаһы Үзе куйган принципны аңларга ярдәм итәчәк. Без Инҗилне Тәүратка беренче мөрәҗәгать иткәннән соң гына аңлый алабыз. Тәурат белән танышу Инҗилне аңлау өчен шарт. Башта Тәүратны өйрәнү һәм Инҗилне яхшырак аңлау өчен без аннан нәрсәгә өйрәнә алуыбызны күрү файдалы булырга мөмкин. Коръән беренче пәйгамбәрләрнең безнең өчен билге алып барулары турында әйтә:

    Ий, Адәм балалары! Арагыздан Минем аятьләремне сөйләргә рәсүлләр килгәндә тәкъвә булганнар һәм игелек кылганнарның өстендә хәвеф тә булмас, һәм алар кайгырмаслар да! Безнең аятьләребезне ялганга чыгарганнар исә һәм аларга карата тәкәбберләнгәннәр – утта торучылар! Алар анда мәңге калырлар!                                                                                              

әл-Әгъраф 7:35–36

 Башка сүзләр белән әйткәндә, пәйгамбәрләр тормыш билгеләрен һәм Адәм балаларына хәбәр калдырдылар (без барыбыз да Адәм балалары). Акыллы һәм  зирәк кешеләр бу билгеләрне аңларга тырышачаклар. Безгә туры юлны аңларга ничек ярдәм итәчәген белү өчен, беренче пәйгамбәрләрне өйрәнеп, башта Тәуратка, аннан Инҗилгә карыйк.

Адәм билгесе вакытыннан башлыйк. Сез Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китаплары вакыт узу белән бозылганмы дигән сорауга җавап биреп башларга теләрсез. Изге Коръән бу турыда нәрсә әйтә? Сөннәт нәрсә ди? Кыямәт көнендә безгә Тәүратны белергә һәм канунның туры юл билгесе икәнен аңларга кирәк булыр.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *