Skip to content

 

   Исмагыйль пәйгамбәр турында төрле фикерләр йөри. Ләкин 3500 ел элек Муса пәйгамбәр тарафыннан язылган Тәүратта аның язмышы турында ачык мәгълүмат бар. Аллаһы Ибраһимга фатиха бирергә һәм аның токымнарын диңгез комы санынча  ишәйтергә вәгъдә бирде ( монда кара ). Алда бәян ителгәнчә, Ибраһимның ике хатыннан икеулы булган, ләкин тиздән хатыннар арасында дошманлык туу сәбәпле, Ибраһимга Һаҗәр белән Исмәгыйльне куып җибәрергә туры килгән. Дошманлык ике этапта барлыкка килгән. Беренче этап – Исмәгыйль туганнан соң һәм Исхак туганчы. Тәүрат бу дошманлык турында һәм Аллаһы Һаҗәрне һәм Исмәгыйльне ничек фатихалавы турында яза:

    Хатыны Сарая Ибрамга бала тапмады. Сараяның Һаҗәр исемендә мисырлы бер асравы бар иде. Сарая Ибрамгаәйтте: – Менә, Раббы мине бала табудан мәхрүм кылды, – диде. – Син асравым белән йоклап кара әле. Шулай итеп мин дә аңардан нәсел анасы була алырмын Ибрам Сараяның сүзен тыңларга булды. Шуннан Сарая мисырлы Һаҗәрне ире Ибрамга хатынлыкка бирде. Бу хәл Кәнганда Ибрам ун ел гомер кичергәннән соң булды. Ибрам Һаҗәр белән йоклады һәм Һаҗәр балага узды. Балага узганын белгәннән соң, Һаҗәр үзенең хуҗабикәсен санламый башлады. Сарая Ибрамга; – Минем башка төшкән бу хаксызлыкка син гаепле, – диде. – Асравымны синең кочагыңа мин үзем бирдем. Ә ул, балага  узганын белгәч, мине бөтенләй санламый башлады. Синең белән минем араны Раббы Үзе хәл итсен.Ибрам Сараяга: – Асравың синең кул астында бит, нәрсә телисең шуны эшлә, – диде.Шуннан соң Сарая үзенең асравына җәбер күрсәтә башлап, асрау өйдән качып китте. Раббының мәләге Һаҗәрне чүлдәге бер чыганак – Шурга бара торган юл буендагы кое яныннан эзләп тапты. Аңардан сорады:– Сараяның асравы, и Һаҗәр! Син каян килдең дә кая юл тотасың? – диде. Һаҗәр:– Мин хуҗабикәм Сараядан качып барам, – дип җавап бирде.Раббының мәләге:– Хуҗабикәң янына кире кайт та аңа  буйсын, – диде. – Синең нәселеңне үрчеткәннән үрчетәчәкмен, шулкадәр ки, аны санап та бетерерлек булмас. Раббының мәләге тагын болай диде:– Менә, син хәзер йөкле, бер угыл табарсың һәм аңа Исмәгыйль дип исем кушарсың. Чөнки Раббы синең кичергән газапларыңны ишетте.Угылың кыргый ишәкне хәтерләтер.Аның кулы бар кешегә каршы,бөтен кешенең кулы аңа каршы күтәрелер,кардәшләре белән мөнәсәбәте низаглы булыр Һаҗәр: – Мин әллә чыннан да мине Күргәнне күреп калдым микән? – дип, үзе белән сөйләшкән Раббыга “Син – Эл-Рои” дип исем кушты.Менә шунлыктан Кадыш белән Беред арасындагы әлеге кое “Беер-Лахай-Рои”исемен йөртә. Һаҗәр Ибрамга бер угыл тудырды. Һаҗәрдән туган бу угылына Ибрам Исмәгыйль дип исем кушты. Һаҗәр Исмәгыйльне тапканда Ибрам сиксән алты яшендә иде.

Яратылыш 16:1–16

  Күрәбез, Һаҗәрдә пәйгамбәрлек сыйфаты булган, чөнки ул Ходай белән сөйләшкән. Ул аңа улының Исмәгыйль исемле булачагын һәм аның нәселен” үрчеткәннән үрчетәчәген” вәгъдә иткән. Бу ачылышны һәм вәгъдәне алгач, ул хуҗабикәсе янына кире кайтты һәм дошманлык вакытлыча тукталды.

Дошманлык үсә.

    Ундүрт елдан соң Сара Исхакны тудыргач, дошманлык яңадан көчәя. Тәуратта бу турыда шундый сүзләр язы Бала үсә төшкәч, аны имидән аердылар. Исхакны имидән аерган көнне Ибраһим зур мәҗлес җыйды. Бервакыт Сара, Ибраһимның мисырлы Һаҗәрдән туган угылы Исмәгыйль авызыннан мыскыллы сүзләр ишетеп, Ибраһимга әйтте:– Бу җарияңне угылы белән бергә өйдән куып чыгар, – диде. – Җарияңнең угылы минем угылым Исхак белән бәрабәр мираска дәгъва кылырлык булмасынИбраһим пошаманга калды, чөнки Исмәгыйль дә аның үз угылы иде. Әмма Аллаһы Ибраһимга әйтте: – Угылың белән җарияң өчен кайгырма, – диде. – Һәр нәрсәдә Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла. Чөнки синең нәсел орлыгың Исхак белән дәвамитәчәк. Җарияңнән туган угылыңнан да бер кавем-халык барлыкка китерермен, чөнки ул да синең нәсел орлыгын дәвам итүчедерИбраһим иртәгесен таң белән торды, икмәк һәм бер турсык су әзерләп, Һаҗәрнең иңбашына асты һәм аны угылы белән бергә өйдән чыгарып җибәрде. Һаҗәр Беер-Шиба чүленә юл алып, шунда адашып йөрде. Турсыкта эчәр су беткәннән соң, Һаҗәр угылын бер куаклык күләгәсендә калдырды да, бер җәя угы очып җитәрдәй ара читкәрәк китеп, җиргә утырды. ”Баламның үлем газабын күрергә теләмим!”– дип, ул шулай угылы каршысында утырган хәлдә үкереп-үкереп егъларга тотынды. Угъланның өн-авазы Аллаһыга барып иреште. Аллаһының мәләге, күкләрдән хәбәр биреп– Сиңа ни булды, Һаҗәр? – дип эндәште. – Курыкма! Аллаһы синең угылың утырган җирдән аһ-зар тавышын ишетте. Тор, угылыңны да торгыз, аны кулыннан җитәклә. Мин аны бөек бер халыкның нәсел атасы итәчәкмен. Аллаһы Һаҗәрнең күзләрен ачты, һәм Һаҗәр тулы сулы бер коены күрде; барып, турсыгына су тутырды да угылына эчәргә бирде.Угълан Аллаһы мәрхәмәте белән буй җитеп,чүлдә көн күрә башлады, укчы-мәргән булды. Ул Паран дигән чүлдә яши иде. Анасы аңа хатынны Мисыр иленнән табып бирде.

Яратылыш 21:8–21

   Күрәбез, Сара (Сарая исеме Сара итеп үзгәртелде) Һаҗәр белән бер йортта килешеп яши алмады һәм иреннән аны улы белән бергә куып чыгаруын таләп итте. Ибраһим  моны эшләргә теләмәде, ләкин Аллаһы аңа Һаҗәр белән  Исмәгыйль турында кайгыртырга вәгъдә бирде. Ул Һаҗәргә чүлдә  кабат күренеп, тулы сулы коены  күрсен өчен күзләрен ачты һәм аңа улы Исмагыйльдән бөек халык чыгачагын хәбәр иттеТәүрат яңа милләт формалашуның беренче этаплары турында сөйли. Ибраһимның вафаты вакытында  Исмәгыйль  белән булган хәл турында Тәуратта болай язылган:Ибраһим үзе йөз дә җитмеш биш ел яшәде. Аның гомере шулкадәрле иде. Ибраһим, тормышта барысын татып-кичереп, олы яшьтә вафат булды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды.Угыллары Исхак белән Исмәгыйль аны хитти Сохар угылы Эфроннан Ибраһим үзе сатып алган җирдә – Мамре каршысындагы Махпела кырында урнашкан мәгарәгә илтеп дәфен кылдылар. Ибраһим белән хатыны Сараның каберләре икесенең дә шундадыр. Ибраһимның вафатыннан соң Аллаһы аның угылы Исхакны мөбарәк кылды. Исхак Беер-Лахай-Роида яши иде. Сараның асравы мисырлы Һаҗәрдән туган Ибраһим угылы Исмәгыйльнең шәжәрәсе болайдыр. Шәжәрәдә Исмәгыйль угылларының исемнәре: беренче угылы Нәбайот, аннан соң Кыдар, Адбеил, Мибсам, Мишма, Думаһ, Мәссә, Хадад,Тима, Итур, Нафиш һәм Кыдыма. Исмәгыйльнең бу унике угылы аерым-аерым кабиләләргә баш булып, ул кабиләләр һәм алар тереклек иткән җәйләүләр башлыкларының исемнәре белән аталдылар. Исмәгыйльнең гомер еллары болайдыр: ул йөз дә утыз җиде яшендә соңгы сулышын алды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды. Исмәгыйльнең угыллары исә Ашшурга бара торган юл буеның Хәбилә белән Шур арасындагы җирләрдә, Мисыр чиге якынында урнашып, кардәшләре белән низаглы мөнәсәбәттә булып тереклек иттеләр.

Яратылыш 25:7–18

    Исмәгыйль чыннан да озын гомер кичерде, һәм аның нәселләре унике кабилә башлыклары булдылар. Аллаһы вәгъдәсен үтәде. Бүгенге көнгә кадәр гарәпләр үзләренең төп чыгышларын Ибраһимнан Исмәгыйль аша эзлиләр.