Skip to content
Home » Ибраһим билгесе 1: Фатиха

Ибраһим билгесе 1: Фатиха

  • by

 

   Ибраһим! Ул шулай ук Тәүрәттә башта Ибрам исеме белән дә атала. Өч монотеистик дин – Иудаизм, Христианлык (мәсихчелек) һәм Ислам – аны изгелек үрнәге итеп хөрмәт итәләр. Хәзерге гарәпләр һәм яһүдләр үз нәселләрен Ибраһим, Исмәгыйль һәм Исхак улларыннан эзлиләр. Ул шулай ук пәйгамбәрләр арасында аерылып тора, чөнки аның белән бәйле билгеләр алдагы барлык пәйгамбәрлекләргә нигез сала. Пәйгамбәрләр арасында шундый күренекле урын алырга аңа нәрсә ярдәм иткән? Бу сорауга җавап бирү бик мөһим. Ибраһим билгесенә игътибар итегез, ул берничә өлештән тора. Коръән һәм Тәүраттагы беренче билгене уку өчен монда басыгыз.

  Бу аятьтә без Ибраһимның күп халыкларның атасы булачагын күрәбез. Аннары бу халыкларның барысы да “бөек патшалык” алачак. Ләкин, “күп халыкларның атасы” булыр өчен, кешенең ким дигәндә бер улы булырга тиеш. Әгәр бу шарт үтәлмәсә “бөек патшалык” булу мөмкин түгел.

Ибраһимга бирелгән вәгъдә.

   Тәуратның бу өлешендә (Яратылыш 12:1-7) без Аллаһының “халыклар” һәм Ибраһим токымнарының “бөек патшалыгы” турында икеләтә вәгъдәсен ничек үтәргә теләгәнен күрәбез. Аллаһы аңа вәгъдә бирәчәк, ул киләчәктә эшләнәчәк. Әйдәгез моны җентекләп карап чыгыйк.

    Раббы Ибрамга әйтте: – ”Торган җиреңне, туганнарыңны, атаң йортын калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә күчеп кит, – диде. – Синнән Мин бөек халык тудырачакмын, сине мөбарәк кылачакмын, исемеңне шөһрәтле итәчәкмен; син фатиха-бәрәкәт иясе булачаксың. Сиңа изгелек теләгәннәргә Мин изгелек эшләячәкмен, сине каһәрләгәннәргә ләгънәтемне яудырачакмын. Җир йөзендәге кабиләләрнең һәммәсе синең аша минем фатихамны алырлар”.

Яратылыш 12:1-3

Ибраһимның бөеклеге.

    Мин яшәгән Көнбатышның күп кешеләре Аллаһының барлыгына шикләнәләр, һәм алар Аллаһы Тәүратта Үзен ничек күрсәткәненә, Аның вәгъдәсенә ышанмыйлар. Аллаһының вәгъдәсе ничек итеп үтәлүен өлешчә тикшереп карарга мөмкин. Ул турыдан-туры Ибраһимга “исеменңне шөһрәтле итәчәкмен”, дип вәгъдә бирә. Бүген, XXI гасырда, без Ибраһимның исеме тарихта иң хөрмәтле исемнәрнең берсе дип әйтә алабыз. Аллаһының вәгъдәсе турыдан туры әйткән  мәгънәдә дә, тарихи мәгънәдә дә үтәлде. Бездә булган Тәуратның иң борынгы күчермәсе б.э.к 200-100-нче елларга караган Үле диңгез төбендәге төргәкләр  арасында табылган. Бу һичшиксез  ул вакытта Ибраһимның вәгъдәсе язмаларда булганын аңлата. Әмма ул вакытта Ибраһимның исеме Тәүратны хөрмәт иткән яһүдләр арасында бик киң таралмаган. Ә бүген без бу исемнең никадәр бөек булуын күрәбез, һәм Ибраһимга бирелгән вәгъдәнең язылганыннан соң гына үтәлүен күрәбез.

   Шулай итеп, Ибраһимга биргән вәгъдәнең беренче өлеше үтәлде, бу хәтта имансызлар өчен дә ачык. Хәзер бездә Аллаһы вәгъдәсенең икенче өлеше үтәләчәгенә ышаныч күбрәк. Фикер алышуны дәвам итик.

Барыбызга да бирелгән фатиха.

    Монда тагын “бөек халык” вәгъдәсе һәм Ибраһимның “фатихасы” яңгырый. Ләкин, вәгъдә тагын бер нәрсә турында әйтә: фатиха Ибраһимга гына түгел, “җир йөзендәге кабиләләрнең һәммәсе синең аша Минем фатихамны алырлар. Бу бик зур игътибарга лаек. Чыннан да, сез һәм мин җирнең шул “барлык халыкларының” өлеше, дин, этик яктан, яшәү урыны, социаль статус яки төрле телләргә сөйләшүебезгә карамастан, бу вәгъдә бүгенге көндә яшәүчеләрнең барысын да үз эченә ала! Без еш кына дини, этик яки лингвистик сызыклар буенча бүленеп, еш кына бер-беребезгә каршы килсәк тә, Аллаһы вәгъдәсе бу киртәләрне җиңәргә вәгъдә бирә. Ничек? Кайчан? Бу нинди фатиха? Без серле ачылыш белән эш итәбез. Ибраһим билгесе аша без вәгъдә алдык. Вәгъдәнең беренче өлеше үтәлгәнгә без ышанабыз, вәгъдә ителгән икенче өлешнең туры мәгънәдә һәм бертөрле үтәләчәгенә дә без ышана алабыз. Без аны аңлау өчен ачкыч табарга тиешбез.

Игътибар итегез, Ибраһим вәгъдәне алгач, ул Аллаһыга буйсынды һәм … .

“Ибрам, Раббысы боерганча, юлга чыкты”

Яратылыш 2:4

Ибраһимның сәяхәт картасы

    Аның вәгъдә ителгән җиргә сәяхәте күпме булган? Картага карыйк. Ул башта Урда (хәзерге Иракның көньяк өлеше) яшәгән, аннары Харанга (төньяк Ирак) күченгән. Шуннан Ибраһим ул вакытта Кәнган дип аталган җиргә киткән. Күргәнегезчә, аның сәяхәте озын булган. Мөгаен, ул дөягә, атка яки ишәккә атланып баргандыр. Бу урынга барып җитү өчен аңа берничә ай кирәк булгандыр. Ибраһим Месопотамиядәге (ул вакытта ул цивилизация үзәге иде) атасын, туганнарын, йортын һәм үзе күнеккән бар нәрсәне ташлап, билгесез җиргә чыгып киткән. Тәүрат сүзләре буенча, аңа 75 яшь булган.

Элекке пәйгамбәрләр кебек ул да корбаннар китерә.

    Тәурат Ибраһим Кәнганга килгәч, Аллаһыга корбан китеру урыны салуы турында әйтә.

  Раббы Ибрамның каршысында пәйда булып: – Менә бу җирләрне Мин синең нәсел варисларыңа бирәм, – диде. Раббысы пәйда булган төшкә Ибрам мәзбәх ясады”.

Яратылыш 12:7

  Ибраһим, Кабил һәм Нух кебек, Аллаһыга корбаннар китергән. Без беләбез,  пәйгамбәрләр Аллаһыга шулай табынганнар.

  Ибраһим Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтеп, олы яшьтә булуына карамастан, бар булганын корбан итте. Моны эшләп ул үзенә вәгъдәсен һәм аның аша барлык халыкларга биргән фатихасын биргән Аллаһының ихтыярына буйсынды. Шуңа күрә ул безнең өчен бик мөһим. Ләкин билге монда гына бетми. Киләсе мәкаләдә без Ибраһимның Икенче билгесенә игътибар итәрбез.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *