Skip to content
Home » Мәсих үзен күрсәтә – хакимияте булган кебек өйрәтә

Мәсих үзен күрсәтә – хакимияте булган кебек өйрәтә

  • by

әл-Галәкъ  сүрәсендә  Аллаһы без элек белмәгән яңа нәрсәләрне ача.

  Ул каләм белән өйрәтүче.Ул кешегә белмәгән нәрсәне өйрәтә.(әл- Галәкъ сүрәсе 96: 4-5)

  әр-Рум(румлылар)  сүрәсендә  Аллаһының безгә пәйгамбәрләр аша сөйләве, безнең Аңа чын инануыбыз һәм хаталарыбызны тануыбыз өчен бирелгән аять:

  Әллә Без аларга нык дәлил иңдергән идекме,һәм Ул алар тиңдәш тоткан нәрсә турында әйтеп торамы?(әр- Рум сүрәсе 30:35)

  Пәйгамбәрләр Аллаһы биргән хакимият белән сөйләштеләр, алар безнең ялгыш карашларыбызны һәм адашуларыбызны – фикерләребездә, сүзләребездә һәм гамәлләребездә  ачып бирделәр. Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих чын укытучы иде, һәм шулай ук хакимияте булган кеше кебек сөйләште, йөрәгебездәге явыз  уйларыбызны шелтәләп,  безнең  уйларыбыздагы хаталарны кире кагарга боерды. Түбәндәгеләргә игътибар итик. Гайсә безгә хакимият билгесе – савыктыру могҗизалары белән килде .  Гайсә Мәсих шулай өйрәтте:

Үтерү һәм ачу тоту турында.Сезнең ата-бабаларыгызга:”Үтермә!Кеше үтерүче Аллаһы тарафыннан хөкем ителәчәк”,-диелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм:туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек,туганына:”яраксыз”,-дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга,ә инде “ахмак”,-дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. Шуңа күрә,әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда,корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә,бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып,башта туганың белән татулаш,аннан соң гына кире килеп,бүләгеңне бир. Берәү синең белән дәгъвалашып,сине хакимгә алып барса,юлда барганда,әле вакыт бар чакта,дәгъвалы эшне җайга сал.Югыйсә,гаепләүчең сине хакимгә китерер,хаким зиндан хезмәтчесенә тапшырыр,һәм сине зинданга ябарлар. Сиңа хак сүз әйтәм:бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә,аннан чыкмассың.

Зина кылү турында. “Зина кылма”,-дип ата- бабаларыгызга әйтелгәнне сез ишеттегез.Ә Мин сезгә әйтәм:хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. Әгәр сине уң күзең гөнаһка төшерсә,аны умырып алып,читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. Әгәр сине уң кулың гөнаһка төшерсә,аны чабып читкә ташла! Синең бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, синең бер әгъзаңны югалтуың яхшырак булыр. Ата-бабаларыгызга:”Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән,аңа аерылышу кәгазе бирсен”,-дип әйтелгән иде. Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше,хатынының зина кылу сәбәбе булмый торып,аның белән аерылышса,ул хатынын зина кылуга этәрә. Һәм аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла.

Ант итү турында.

  Ата- бабаларга:”Ялган ант итмә!Раббы каршында биргән антыңны үтә”,-дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә,чөнки ул-Аллаһының тәхете.Җир белән дә ант итмә,чөнки ул-Аллаһының аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә,чөнки ул-бөек Патшаның шәһәре. Башың белән дә ант итмә,чөнки чәчеңнең бер бөртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсың.Сезнең”Әйе”дигән сүзегез-”Әйе” булсын, “Юк”-”Юк” булсын. Шуннан артык һәммәсе шайтаннан була.

Үч алу турында өйрәтү.

  Ата-бабаларга:”Күзгә-күз”һәм “тешкә-теш” диелгәнне сез ишеттегез.Ә Мин сезгә әйтәм:үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә.Уң яңагыңа суккан кешегә  сул яңагыңны да куй. Берәрсе сине хөкемгә тартып,күлмәгеңне алырга теләсә,аңа өс киемеңне дә бир. Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә,аның белән ике ара үт. Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.

Дошманнарыгызны яратыгыз.

  Ата-бабаларга:”Якыныңны ярат,дошманыңны нәфрәт ит!”-дип әйтелгәнне сез ишеттегез Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. Шулай эшләп,сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чөнки Аллаһы кояшын рәхимлеләр өчен дә,явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә,гаделсезләргә дә яудыра. Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз,ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң? Шулай булгач,Күктәге Атагыз камил булган кебек,сез дә шулай камил булыгыз. (Маттай 5: 21-48)

Мәсих һәм Таудагы вәгазь

  Мәсих  күпчелек тәгълиматларын болай башлады: “Сез борынгы ата-бабаларыгызның әйткәннәрен ишеттегез …”, “Ләкин мин сезгә әйтәм …”. Башта ул Тәүраттан өземтә китерә , аннары йөрәкнең фикерләрен, уйларын һәм сүзләрен күрсәтеп, төп боерыкның мәгънәсен киңәйтә. Гайсә Мәсих Муса  аша бирелгән әмерләрнең төгәл текстын алды һәм аларны үтәүне тагын да катлауландырды !

Тәүрат әмерләрен аңлаткан гадәти булмаган ысулга игътибар итегез . Ул Үз исеменнән сөйли! Үз хакимияте белән. “Ләкин мин сезгә әйтәм …”, һәм әмернең тирән мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлатып бирә. Бу Аның өйрәтүләренең билгесе. Инҗил, Аның вәгазеннән соң, халыкның моңа мөнәсәбәте турында әйтә:

  Гайсә сүзләрен тәмамлагач,Аның өйрәтүенә халык хәйран калды. Чөнки Ул аларны канунчылар кебек түгел,бәлки хакимлеге булган кеше кебек өйрәтте. (Маттай 7: 28-29)

  Чыннан да, Гайсә Мәсих Аңа зур хакимлек бирелгән кеше кебек өйрәтте. Пәйгамбәрләрнең күбесе Аллаһы сүзләрен җиткерделәр. Әмма Гайсә башкача,ул сүзләрнең мәгънәсен ачып бирде һәм өйрәтте. Аның моны эшләргә хокукы бармы? Мәсих , хәтеребездә , Зәбурда язылганча, “Майланган Патша”һәм Аңа  зур хакимият көче бирелгән. Зәбурның  мәдхиясендә, ” Минем Улым” исеме беренче тапкыр игълан ителә һәм Аңа халыклар өстеннән хакимият бирелүе турында Аллаһы болай дип әйтә:

  Миннән сора, Мин Синең кулыңа халыкларны да,кырыйларыннан арлык биләп торган җирне дә бирәм.( Мәдхия 2: 8)

  Шулай итеп,пәйгамбәрлек буенча, Аллаһыдан Мәсихкә җир читенә кадәр халыклар өстеннән хакимлек бирелде. Шуңа күрә, Аның хакимият белән  сөйләргә  хокукы бар иде.

Пәйгамбәр һәм Таудагы вәгазь

  Монда әйтелгәнчә , Тәүратта Муса пәйгамбәр “Бөек Пәйгамбәрнең” киләчәген һәм Аның башкалардан аерылып торачагын алдан әйтә.Менә Аллаһының Мусага әйткән сүзләре:

  Мин аларга кардәшләре арасыннан синең кебек Пәйгамбәр булдырырмын һәм сүзләремне Аның авызыннан әйттерермен. Мин нәрсә әйтергә кушсам,Ул шуларның барысын да әйтер;ә Минем исемнән сөйләгән Ул Пәйгамбәрне кем дә булса тыңламаса,ул кешене Мин Үзем җавапка тарттырырмын. (Канун 18: 18-19)

  Гайсә, Мусаның Аллаһыдан бирелгән  пәйгамбәрлеге буенча,хакимият көче белән өйрәтте. Гайсә бер үк вакытта Мәсих тә, пәйгамбәр дә иде.

Таудагы вәгазь һәм без

  Әгәр сез Гайсә Мәсихнең Таудагы вәгазен укыгансыз һәм үзегезне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмәтләр алгансыз икән, мөгаен шундый сораулар да туадыр.Ничек итеп йөрәк түрендәге кичерешләр һәм  тирән фикерләр белән  әмерләрне үтәргә? Ни өчен Гайсә шулай вәгазьләде? Без җавапны Гайсәнең сүзләрендә табабыз:

   Шулай булгач,Күктәге Атагыз камил булган кебек,сез дә шулай камил  булыгыз. (Маттай 5:48)

  Игътибар итегез, бу тәкъдим түгел, ә әмер. Ул бездән камиллек таләп итә ! Нинди нигездә? Аллаһы Үзе камил, һәм без аның белән оҗмахта булырга телибез икән, без дә камил булырга тиеш. Ә без, яхшы эшләребез начар эшләребездән өстен булса, шул җитә дип уйлыйбызмы? Ләкин алай булса, Аллаһы безне чыннан да оҗмахка урнаштыра калса, без аны гөнаһларыбыз белән юк итәр идек, бу җирне нәҗесләгән һәм юк иткән кебек. Нәфес, комсызлык, ачу һәм башка гөнаһлар тормышыбызны җимерә. Әгәр дә без нәфес, комсызлык һәм ачу белән Күккә барсак, ул тиз арада җир охшашлыгына әйләнәчәк – барлык афәтләре белән.

Чыннан да, Гайсә тәгълиматының күбесе, тышкы йолаларда түгел, ә йөрәк ниятләрендә тупланган. Менә тагын бер өзек, анда Гайсә эчке явыз теләкләр турында сөйли:

  Һәм Гайсә дәвам итте:- Ә кешенең эченнән чыкканы исә аны пычрата.Фәхешлеккә,урлашуга,кеше үтерүгә,зиначылыкка китерүче явыз ниятләр кешенең йөрәгеннән килә;шуннан ук саранлык,кабәхәтлек, мәкерлек,әхлаксызлык,көнчелек,хурлау,тәкәбберлек,акылсызлык килә.Бу барлык яманлык кешенең эченнән чыга,шул аны пычрата да инде. (Марк 7: 20-23)

Йөрәкнең чисталыгы бик мөһим – ул Күктәге таләп ителгән камиллек дәрәҗәсен күрсәтә. Аллаһы камил кешеләрне генә Үзенең оҗмахына ала. Әлбәттә, болар барысы да яхшы яңгырый, ләкин шунда ук безнең өчен проблема килеп чыга.   Камиллектән ерак булсак, без ничек Күккә ирешә алабыз соң? Ә кем бу җирдә Аллаһының камиллегенә ирешә алган? Без камил була алмыйбыз дигән уй күңел төшенкелегенә китерә.

  Ләкин Аллаһы камиллек таләп итә! Безнең”җитәрлек яхшы” була алуыбызга бөтен өметебезне югалткач, үзебезнең көчебез белән генә камиллеккә ирешә алмавыбызны аңлагач,үзебезгә генә таянудан туктыйбыз һәм “рухыбыз ярлы” була.  Танылган Тау вәгазенең башында  Гайсә Мәсих әйтте:

  Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы. (Маттай 5: 3)

  Зирәклекнең башы – бу тәгълиматны безгә кагылмаган кебек кире кагу түгел. Бу синең һәм минем турыда! Аллаһының халәте – камиллек . Бу стандарт буенча, без аңа берничек тә ирешә алмавыбызны аңлап, Туры юлга басабыз. Кешенең Аллаһы алдында көчсезлеген тану – Туры юлга керү. Чөнки без хәзер Аңардан ярдәмне кабул итәргә әзер – чөнки, без үзебезнең генә көчебезгә һәм гамәлләребезгә таянып, камиллеккә ирешә алуыбызга булган бөтен өметне югалттык.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *