Skip to content
Home » Ибраһим билгесе 3: Корбан

Ибраһим билгесе 3: Корбан

  • by

  Алдагы билгедә укыганча, бөек пәйгамбәр Ибраһимга угыл вәгъдә ителде. Аллаһы вәгъдәсен үтәде. Тәүратта Ибраһимның икеулы булганы турында әйтелә. Тәуратта (Ярат. 16) хезмәтче хатын Һаҗәрдән Исмагыйль, аннары, ундүрт елдан соң хатыны Сарадан Исхак исемле улы туган (Яратылыш 21). Ике хатын арасында җитди каршылыклар килеп чыккан һәм Ибраһим Һаҗәр белән улын өйдән куып чыгарырга мәҗбүр булган. Бу хәлнең ничек булганы турында, Аллаһы Һаҗәрне һәм Исмагыйлне ничек фатихалавы турында Тәураттан укып белә аласыз.

Ибраһимның корбаны: корбан бәйрәменең нигезе.

    Хәзер, Ибраһим йортында бер генә улы – Исхак кына калгач, пәйгамбәр иң зур сынауга дучар була, һәм нәкъ менә бу сынау безгә Аллаһыга туры юлны күрсәтә. Ибраһимның улын корбан итү турындагы вакыйга Тәүратта һәм Коръәндә язылган, монда укып була. Корбан бәйрәме нәкъ шуның өчен билгеләп үтелә. Ләкин безнең алдыбызда тарихи пропорцияләр вакыйгасы гына түгел. Бу корбанның мәгънәсе күпкә тирәнрәк.

   Изге китапларда Ибраһимның иманы сыналуы турында әйтелә. Әмма бу вакыйганың бер ягы гына. Ибраһим – пәйгамбәр, һәм бу вакыйга безнең өчен дә билге, Аллаһының безне яратуы турында белер өчен. Бу нинди билге? Ибраһим Исхакны корбан итеп китергән урынны ничек атаганына игътибар итегез. Тәүраттан  хәзер укыр өчен тиешле өзек китерелә.

    Ибраһим, башын күтәреп, тирә-ягына күз ташлады һәм арткы яктагы әрәмәлектә мөгезе эләгеп чәбәләнгән бер сарык тәкәсен күрде. Ибраһим барып сарык тәкәсен корбанлык учагы янына алып килде дә, угылы урынына аны корбан чалды. Шуннан соң Ибраһим бу урынга “Аллаһы Үзе боерыр” дип исем кушты. Хәзер әйтелә торган ”Аллаһы тавында боерылыр” дигән гыйбарә шуннан килә.

Яратылыш 22:13–14

    Ибраһимның (Тәүратта аның баштагы исеме  Ибрам) бу урынны ничек атаганына игътибар итегез – Аллаһы тавында боерылыр.” Бу пәйгамбәрлек нинди заманга кагыла? Үткәнгәме, хәзергеме яки киләчәктәгеме? Киләчәк заманга кагыла.Ниһаять, бу фикерне ачыклау өчен, Муса пәйгамбәр киләсе җөмләгә аңлатма өсти (500 елдан соң Тәүрат китабын яза) һәм шул ук сүзләрне кабатлый: “Боерылыр“. Тагын киләчәк заман турында. Кайберәүләр бу сүзне корбанга китерелгән сарык тәкәсе турында дип фикер йөртәләр. Әгәр алай булса Ибраһим “боерылды” дип әйтер иде, чөнки корбан инде чалынып яндырылган булган. Ә бит Ибраһим бу урынны  корбан китергәннән соң “боерылыр” дип атады. Димәк бу сүз сарык тәкәсе турында түгел, ә киләчәк заманга карата пәйгамбәрлек.

  Сүз кем турында? Ишарәгә игътибар итегез: Аллаһы Ибраһимга билге биреп нинди тауга җибәрде? Аллаһы әйтте:

   Бердәнбер сөекле угылыңны – Исхакны ал да Мориа җиренә юл тот, шундагы сиңа Мин күрсәтәчәк тауга барып җиткәч, корбанлык учагы өстендә угылыңны корбан чал”.                                                                             

Яратылыш 22:2

  Бу җир кайда? Ибраһим заманында (б.э.к. 2000 нче ел) ул чүл иде, ә мең елдан соң (б.э.к.1000 нче ел), танылган патша Давыт бу урында Иерусалим шәһәрен салды, шулай ук бу урында аның улы Сөләйман Аллаһы йортын төзеде. Тәуратта язылганча:

    Шул рәвешле, Иерусалим каласындагыМория тавы өстендә – Сөләйманның атасы Давытка Раббы күрсәткән урында – Сөлайман Раббы йортын төзи башлады.

2 Елъязма 3:1

    Башка сүзләр белән әйткәндә, Ибраһим заманында (аннары Муса) Мория тавы чүл уртасында күтәрелгән ялгыз тау иде, ләкин мең елдан соң Давыт һәм аның улы Сөләйман анда Исраил патшалыгы башкаласын, аннары Раббы йортын төзеделәр.  Бүгенге көнгә кадәр бу урын яһүдләр өчен иң изге урын булып кала. Мория тавын Ибраһим түгел, ә Ходай сайлаган.

  “Сәҗдә кыла торган урыннар Аллаһ өчен. Шуңа күрә Аллаһтан гайре һичкемгә ялвармагыз”.

Корьән. Әл-Җинн 72:18

  Гыйбадәт кылу урынын Ходай Үзе сайлаган. Ә ни өчен ул Мория тавын сайлаган? Хәзер бу турыда белик.

Гайсә Мәсих – Аллаһы бәрәне.

    Монда без Гайсә Мәсих һәм Инҗил белән туры бәйләнешне табабыз. Бу бәйләнеш Гайсәнең күп исемнәренең берсе, иң бөек исеме – Мәсих исемен белгәч тагын да ныграк ачыклана. Гайсә Мәсихнең шәкерте Яхъя тәкъбир иткән Инҗилдә язылганча:

    Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алүчы Аллаһы Бәрәне. “Артымнан килүче Берәү миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде”, – дип сөйләгәнем Ул – Үзе”.  

Яхъя 1:29–30

   Чумдыручы Яхья Гайсәгә тагын бер билгеле булмаган исем бирде: Аллаһы Бәрәне. Аның мәгънәсе чыннан да зур. Гайсәнең тормышы ничек тәмамланганын исегездә тотыгыз. Кайда аны кулга алдылар һәм үлемгә хөкем иттеләр? Иерусалимдагы  Мория тавында. Аны кулга алу турында Инҗилдә ачык итеп әйтелә:

   Пилат Гайсәнең Һируд патша идарә иткән өлкәдән икәнен белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул көннәрдә Һируд Иерусалимда иде.

Лүк 23:7

  Башкача әйткәндә, Гайсәне кулга алу, сорау алып Аны үтерү Иерусалимдагы  Мория тавында булды.

   Ибраһимга әйләнеп кайтыйк. Ни өчен ул бу урынны күрсәткәндә Аллаһы тавында боерылыр,дип киләчәк заманны кулланган? Чөнки, пәйгамбәр буларак, ул Раббының бу урынга ниндидер нияте барлыгын белгән. Ибраһимның корбанга салынган улын үлемнән коткарып, Аллаһы аның урынына бәрән бирде. Ике мең елдан соң, шушы ук урында Аллаһы Бәрәне Гайсә кулга алынып хачка кадакланып  үтерелде!

Ибраһимны үлемнән йолып алган корбан.

  Моның безнең белән бәйләнеше бармы? Мин Ибраһим билгесенең тәмамлануын  күрдем. Изге Коръәннең 107-нче аятендә Ибраһим турында әйтелә:

“Без аны (улын) зур корбанга алыштырдык”.

   Монда “алыштырылган” сүзе коткарылган дигән сүзне аңлата. Кемнедер йолып алу, аның өчен бәя түләү дигән сүз (тоткын иреккә ирешсен өчен). Ибраһим пәйгамбәр булса да, гөнаһ коллыгында иде, димәк ул рухи үлемгә лаек булган. Аның гөнаһларын каплар өчен корбан кирәк булган. Аллаһы Ибраһимның иманын сынар өчен корбан рәвешендә аның улына күрсәткән. Ибраһимның иманы ныклыгын, хәтта аның улын корбан итәргә әзер булуын һәм тугрылыгын күреп, Аллаһы аның улын сарык бәрәненә алыштырган. Без Адәм билгесеннән беләбез, Аллаһы Адәмне һәм аның токымнарын – һәркемне, шул исәптән пәйгамбәрләрне дә, кеше итеп яратты. Алар үлем әсирләре. Әмма, корбан бәрәне  Ибраһимны гөнаһ  әсирлегеннән коткарды. Әгәр дә без бу билгеләрнең эзлеклелеген тикшереп карыйбыз икән, шуны күрәбез:  Адәм , Кабил һәм Һабил , Нух, Ибраһим,  һәм  пәйгамбәрләр борынгы заманнан ук хайван корбаннары китергәннәр. Димәк, аларга алда булачак вакыйгалар турында нәрсәдер билгеле булган. Без күрәбез, Исхак корбаны киләчәккә күрсәтә, ягъни Гайсәгә – Алла Бәрәненә, шуңа күрә, йолып алу аның белән бәйләнгән.

Корбан: безнең өчен фатиха.

    Бәрәнне Мория тавында корбан итү сезнең һәм минем өчен бик мөһим. Сөйләшү ахырында Аллаһы Ибраһимга игълан итә:

  “Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак”.

Яратылыш 22:18

   Әгәр дә сез җирнең “барлык халыкларына” керсәгез, бу вәгъдә сезгә дә кагыла – сезгә Аллаһы фатихасы вәгъдә ителә! Бу могҗиза түгелмени? Ибраһим белән Гайсә хикәясе арасындагы бәйләнеш безнең өчен ничек фатиха булыр? Ни өчен? Башта  без Ибраһимның корбан аша “йолып алынганын” күрәбез, һәм бу безнең өчен ишарә. Бу ишарә булмаса, безнең сораулар җавапсыз калыр иде. Шуңа күрә, әйдәгез Муса билгесенә күчик (аңа ике билге бирелде), һәм бу хәлне ачыклаячак.  Хәзерге вакытта игътибар итегез, “орлык” сүзе берлектә кулланыла. Бу күп токым турында түгел. Вәгъдә Ибраһимның бердәнбер нәселе (орлыгы) аша үтәләчәк. Ягъни, без бер ир кеше турында сөйләшәбез, күп кешеләр турында түгел. Муса пәйгамбәрнең Коткарылу бәйрәме (Песах) билгесе күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итәчәк.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *