Skip to content
Home »  Гайсә Мәсих Үз миссиясен Лазарны үлемнән терелтүе аша башкара.

 Гайсә Мәсих Үз миссиясен Лазарны үлемнән терелтүе аша башкара.

  • by

  әд-Духан сүрәсе (Төтен) Корәешләрнең Мөхәммәд пәйгамбәр хәбәрен ничек кире кагулары һәм аңа түбәндәге сүзләр белән җавап кайтарулары турында әйтелә:

   Хакыйкатьтә, алар әйтәләр: ”Тик шушы беренче үлемебез генә бит һәм без яңадан терелмәячәкбез. Әгәр сез рас сөйли торган булсагыз, безнең аталарыбызны китерегез!” (әд-Духан сүрәсе 44:34–36)

Алар аның хакимлеген исбат итүне һәм кемнедер үледән терелтүне таләп иттеләр. әл-Әхкаф сүрәсендә шуңа охшашлы хәл – имансыз угыл иманлы ата-анасыннан кемнедер үледән терелтүне таләп итә.

   Һәм ата-анасына: ”Төкердем сезгә! Сез миңа терелеп чыгарылуны вәгъдә итәсезмени, миңа кадәрге буыннар да үтеп киттеләр инде!”– дип әйтүче дә бар. Алар ярдәмгә Аллаһны чакыралар: ”Үкенеч сиңа! Иман китер! Аллаһның вәгъдәсе хак бит!” Ул: ”Бу әүвәлгеләрнең әкиятләреннән башка бернәрсә дә түгел”, – дип әйтә. (әл-Әхкаф сүрәсе 46:17)

    Бу угыл үледән терелүне уйдырма дип саный, чөнки андый хәлне күргәне юк.    әд-Духан һәм әл-Әхкаф сүрәләрендә ышанмаган кешеләр еш кына, монотеистик диннең дөреслеген раслар өчен, үледән терелүне таләп итеп, пәйгамбәрләрне “сынадылар” дип укыйбыз. Гайсә Мәсих шул ук сынауларга дучар булды. Ул бу форсаттан файдаланып, Үзенең хакимлегенең илаһи билгесен күрсәтте һәм Үзенә Аллаһы тарафыннан йөкләнгән миссиясен үтәде.

Гайсә Мәсихнең миссиясе нинди булган?

    Гайсә Мәсих  вәгазьләде, савыктырды һәм күп могҗизалар кылды. Ләкин, Аның укучыларын, шәкертләрен һәм хәтта дошманнарын да бер сорау борчыды: Ул нигә, нәрсә өчен килде? Могҗизалар бит күп борынгы пәйгамбәрләр, шул исәптән Муса пәйгамбәр тарафыннан да башкарылган. Канун да Муса пәйгамбәр аша бирелгән, һәм Гайсәнең сүзләре буенча, “Ул канунны бозырга килмәгән”. Сораулар ачык калды. Ул нинди максат белән килде?   Бервакыт Пәйгамбәр Гайсә Мәсихнең дусты авырып китте. Гайсәнең шәкертләре Ул тиз арада дусты янына барып аны савыктырыр дип көткәннәр, чөнки Ул башкаларны шулай тиз савыктырган. Ләкин Мәсих, бу турыда белә торып, ни өчен бу дөньяга килгәнен ачыклап күрсәтер өчен, тагын ике көн шул урында тоткарланды. Менә Инҗилдә ничек әйтелә:

Гайсә Мәсих үлем белән көрәшә.

     Мәрьям һәм аның апасы Марта яшәгән Бәйтәния авылында Лазар исемле бер кеше авырый иде. Мәрьям – авырып ятучы Лазарның сеңлесе, Раббының аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сөрткән кыз. Кыз туганнар Гайсәгә:    – Раббым! Якын дустың Лазар авырый, – дип хәбәр җибәрделәр.   Гайсә бу турыда ишеткәч:   – Бу авыру – үлемгә дигән чир түгел, бәлки Аллаһының данлануы өчен, һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данлансын өчен, – дидеГайсә Мартаны, аның сеңлесен һәм Лазарны ярата иде, әмма, Лазарның авыру икәнен ишеткәч тә, булган урынында Ул тагын ике көнгә тоткарланды. Шуннан соң шәкертләренә:– Яңадан Яһүдиягә барыйк, – диде.  Шәкертләре Аңа:   – Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдләр Сине ташлар атып үтерергә йөргәннәр иде, Син тагын шунда барасыңмы? – диделәрГайсә җавап бирде:  – Көн яктылыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә. Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк. Шуннан соң Гайсә сүзен дәвам итте:  – Дустыбыз Лазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам.  Аның шәкертләре:  – Раббыбыз! Йоклап киткән булса, савыгыр, – диделәр. Гайсә аның үлгәнлеге хакында әйткән иде, алар исә, гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйладылар. Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп:  – Лазар үлде. Сез ышансын дип, анда булмаганыма сезнең өчен шатланам. Әйдәгез аның янына барыйк, – диде.  Игезәк кушаматлы Томас шәкертләргә:    – Әйдәгез, киттек, Аның белән бергә без дә үлик, – диде.         Бәйтәниягә килеп җиткәч, Гайсә Лазарның инде дүрт көн буена кабердә ятуын ишетте. Бәйтәния исә Иерусалимга өч чакрым чамасы гына иде. Абыйлары өчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яһүдләр килгән иде. Марта Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә өйдә калды.  Марта Гайсәгә әйтте:  – Раббым! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде. Әмма хәзер дә беләм: Син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, Ул Сиңа бирәчәк.   Гайсә аңа:   – Абыең үледән тереләчәк, – диде.   – Соңгы көндә – үледән терелү вакытында – аның тереләчәген беләм, – диде Марта.  Гайсә исә:  –Мин – терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, яшәячәк. Яшәүче һәм Миңа иман китерүче һәркем һичкайчан үлмәс. Син моңа ышанасыңмы? – диде  Марта Аңа:  – Әйе, Раббым! Синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам, – диде.  Моны әйткәч, Марта китеп барды, һәм, сиздермичә генә сеңлесе Мәрьямне чакырып:  – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде. Мәрьям, моны ишеткәч тә, тиз генә урыныннан торып, Гайсә яныннан китте. Ул вакытта Гайсә әле авылга кермичә, Марта белән очрашкан урында тора иде. Мәрьям белән бергә булган юатучы яһүдләр аның җәһәт кенә торып чыгып китүен күрделәр һәм, елау өчен кабер янына китте, дип уйлап, аның артыннан киттеләр.                                         Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп җиткәч, Аны күреп:  – Раббым! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде, – дип, Аның аякларына егылды  Мәрьямнең һәм аның белән килгән яһүдләрнең елауларын күреп, Гайсә Үзе дә борчылды һәм көенеп: – Сез аны кайда күмдегез? – дип сорады.Алар Аңа:  – Әйдә барыйк, Раббым! Үзең күрерсең, – диделәр.  Гайсә елады.   Моны күреп яһүдләр – Карагыз әле, Ул Лазарны ничек яраткан икән! – диештеләр. Ә кайберләре:  – Ул сукырның күзләрен ачкан икән, ник соң Лазарны да үлемнән алып калу өчен берәр нәрсә эшли алмаган? – диделәр. Гайсә тагын да ныграк көенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер мәгарә булып, аңа керү юлы таш белән бастырып куелган иде.   Гайсә:  –  Ташны читкә алып куегыз, – диде.   Мәрхүмнең сеңлесе Аңа:   – Раббым! Ул инде исләнгән, чөнки ул үлгәннән соң дүрт көн үтте, – диде.  Гайсә    – “Әгәр иман итсәң, Аллаһының данын күрәчәксең”, – дип әйтмәдемме сиңа? – диде.    Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә, югарыга карап: – Атам! Мине ишеткәнең өчен Сиңа рәхмәт белдерәм. Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торучы кешеләр өчен, Мине Син җибәргәнгә ышансыннар өчен әйтәм, – диде. Ш  – Лазар! Чык! – диде. Шулвакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йөзе яулык белән капланган иде. Гайсә:   – Чишегез аны, йөрсен, – диде.

Яхъя 11:1–44

   Лазарның сеңелләре  Гайсә Мәсих тизрәк абыйларын савыктырыр өчен килер дип өметләнделәр. Ләкин Гайсә, Үзенең бу җиргә ни өчен килүен һәм данын күрсәтер өчен, Лазар янына  килүен кичектерде. Ул Лазарның үлүен көтте. Шуннан соң гына аны үледән терелтеп була иде. Аның карарын беркем дә аңламады. Әгәр  Аның йөрәгенә карый алсак, Аның йөрәге үлемгә карата көчле нәфрәт белән тулганын күрә алыр идек. Гайсә елады. Ни өчен? Чөнки дустының үлеме аңарда әрнү, кайгы тудырды, бу аяусыз үлемгә карата йөрәге нәфрәт белән тулды.

    Кешене авырудан савыктыру, әлбәттә, яхшы нәрсә, ләкин ул барыбер үләчәк бит. Кеше сәламәтме, авырумы, иртәме, соңмы, үлем  барыбер киләчәк – тәкъва кешеләр дә, явызлар да, ирләр дә, хатын-кызлар да, картлар да, егетләр дә, дин кешеләре дә, имансызлар да бервакыт үләчәк. Адәм заманыннан бирле шулай булды. Ул Аллаһыны тыңламавы сәбәпле үлде. Аның аркасында барлык  нәселләре, шул исәптән син дә, мин дә үлемгә дучар ителдек. Үлем безне өметтән мәхрүм итә, җавапсыз калдыра. Әгәр дә кеше авырса, терелергә өмет бар әле. Шуңа күрә Лазарның да сеңелләре абыйларының савыгуына өметләнделәр. Ләкин абыйларының үлеме аларны бөтен өметтән мәхрүм итте. Болар барысы да безгә кагыла. Хастаханәдә әле өмет бар, ә зыяратта инде юк. Үлем – аяусыз соңгы дошман. Һәм нәкъ менә Гайсә Мәсих шушы дошманны җиңәргә килде. Шуңа күрә Ул сеңелләргә игълан итте:

“Мин терелү һәм тормыш”

. Яхъя 11:25

   Мәсих үлемне юкка чыгарырга һәм тормыш сайлаган кешеләргә мәңгелек рухи тормыш бирергә килде. Ул күп шаһитләр алдында Лазарны үледән терелтеп Үзенең тулы көчен күрсәтте. Ул үлемнән тормышны сайлаган һәрберебез өчен дә шулай эшләргә сүз бирде.

Пәйгамбәрнең хезмәтенә карашлар.

    Үлем – кешелекнең соңгы дошманы. Ләкин безнең күпләребез “кечкенә дошманнар” белән сәяси, дини яки этник бәрелешләр белән туктаусыз “кечкенә” конфликтларда катнашабыз. Бу шулай ук Мәсих вакытында да булган. Шул вакытларның шаһитләреннән алып, хәзерге заман кешеләренең фикерләрен, мондый илаһи билгеләргә, могҗизаларга карашын, аларның нәрсә турында кайгыртканнарын күрәбез.

  Мәрьям янына килгән яһүдләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр. Ә кайберләре фарисейләр янына барып, аларга Гайсә кылган эшләр турында сөйләделәр. Шунда баш руханилар һәм фарисейләр киңәшмә җыйдылар. – Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу кеше күп галәмәтләр күрсәтә. Аны шул көе калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчәк, һәм римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак. Аларның берсе – ул елны баш рухани булган Кәяфәс аларга:  – Сез бернәрсә дә белмисез! Бөтен халык һәлак булуга караганда, халык өчен бер кешенең үлүе – сезнең өчен хәерлерәк. Сез шуны аңламыйсызмы? – диде.  Ул моны үзеннән сөйләмәде, бәлки, ул елның иң баш рухание буларак, Гайсәнең яһүд халкы өчен, бу халык өчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыю өчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде. Шул көннән соң алар Аны үтерергә ниятләделәр. Шуңа күрә Гайсә инде яһүдләр арасында ачыктан-ачык йөрмәде. Ул аннан чүл янындагы бер өлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте һәм Үзенең шәкертләре белән шунда калды. Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнең төрле почмакларыннан күп халык килде. Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаһы Йортында бер-берсенә:  – Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килер микән? – диештеләр. Баш руханилар һәм фарисейләр исә, Гайсәне тотып алу өчен, Аның кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш, дигән әмер бирделәр.                          

Яхъя 11:45–57

   Бәхәсләшүләр башланды. Гайсә Мәсих Үзен “терелү һәм тормыш” дип игълан итте һәм үлемне Үзе җиңәчәк. Дин әһелләре аны ничек тә үтерергә уйлый башладылар.  Бәйрәмдә катнашучыларның күбесе аңа ышандылар, әмма кайберәүләр шикләнделәр. Yз-үзеңә сорау биреп кара әле: әгәр мин Лазарның терелүенә шаһит булсам, бу могҗизага мин ничек карар идем? Мәңгелек тормыш бүләкләрен югалткан җирле конфликтлар белән бәйләнгән фарисей кебекме? Яисә Гайсәгә ышанган һәм Аның терелтүенә бөтен өметләрен баглаган кешеләр кебекме? Моның ничек мөмкин булачагын аңламасалар да. Кешеләрнең ул вакыттагы бу могҗизаларга мөнәсәбәте  нәкъ безнең заман кешеләренең Гайсә Мәсихнең вәгъдәләренә мөнәсәбәте кебек үк.

    Бу бәхәсләрнең барысы да Песах бәйрәме белән туры килде. Муса пәйгамбәр  1500 ел элек бу бәйрәмне үлем өстеннән җиңүне искә алу өчен билгеләп куйган. Алга таба Инҗилдә без пәйгамбәр һәм Мәсих Гайсәнең Үз миссиясен ничек үти башлавын – үлемне җиңүен, һәркем кимсеткән һәм хыянәтче дип санаган кешегә шәфкать күрсәтүе турында укырбыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *