Skip to content
Home » Кыямәт көне: әл-Масад, әл-Хәдид һәм Мәсих.

Кыямәт көне: әл-Масад, әл-Хәдид һәм Мәсих.

  • by

  әл-Мәсәд сүрәсе Кыямәт көнендә “Утлы ялкын” турында кисәтә:

    Әбү Ләһәбнең ике кулы да корысын! Һәм корыды да. Малы һәм казынып тапканнары аны коткармады. Ул гөрләп янучы утка керәчәк. Аның хатыны да, утын ташучы буларак, муенында аның хөрмә агачы сүсеннән булган мунчаладыр. (әл-Мәсәд 111:1–5. Х.Сәлман)

  Бу сүрә ул көнне гаделсезнең юкка чыгуы турында кисәтә. Хәтта аның хатыны да  Кыямәт көнендә аны гөрләп янучы уттан сакламый.

  Безнең эчке серләребезне белгән Аллаһы белән очрашырга әзерләнә алабызмы?

  әл-Хәдид сүрәсе безне яраксыз яшерен серләребез караңгылыгыннан яктылыкка чыгару өчен, Аллаһының безгә билгеләр җибәргәнен әйтә:

    Ул – сезне золым караңгыларыннан яктылыкка чыгарыр өчен, Үз колына ачык аңлаешлы  аятьләрне иңдерүче. Һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ сезгә карата, әлбәттә, туземле, рәхимле! (әл-Хәдид 57:9)

 Безгә, гөнаһ караңгылыгында яшәгән кешеләргә, Аллаһының аятьләре, Кыямәт көнендә яктылык эзләячәкләр дип кисәтәләр:

  Ул көнне икейөзлеләр Аллаһыга иман итүчеләргә: “Туктагыз, без сездән  яктылык алыйкчы”, – диярләр. Аларга: “Китегез һәм үзегез яктылык эзләгез”, – диярләр. Алар арасында койма белән капка куелачак, аның эчендә шәфкать булыр, ә тышкы якта – газап.

     Ул көнне монафикъ ирләр һәм хатыннар иман китереп инанучыларга:“Безне туктап көтеп торыгыз! Сезнең нурыгыздан без алып торыйк әле!” – дип әйтерләр. Һәм аларга: ”Артыгызга борылып кайтыгыз да нурны эзләгез!”– дип әйтерләр. Һәм алар арасында дивар төзелер һәм аның ишеге дә бар. Аның эчке ягында – мәрхәмәтлек, тышкы ягында – газаптыр. Аларга: “Без сезнең белән бергә булмадыкмени?” – дип кычкырып ялварырлар. Алар: ”Әйе! Ләкин сез үз-үзегезне аздырдыгыз һәм сагалап тордыгыз, шик-шөһбәгә бирелдегез, Аллаһның боерыгы килеп җиткәнче, сезне хыялый теләкләр кызыктырды һәм сокландыручы, сезне сокландырып, Аллаһтан үзенә каратты”, – дип әйтерләр. (әл-Хәдид 57:13–14)

Әгәр дә без шундый яктылыкка лаек булмаган тормыш алып барган булсак,  безнең өчен газаптан котылуга өмет бармы?

  Гайсә Мәсих Пәйгамбәребез җиргә бу көнне безгә булышу максаты белән килде. Ул Үзенең яктылык икәне турында әйтте. Аның яктылыгына килмәүчеләр Аллаһының хөкеменә дучар булулары турында кисәтте:

    Гайсә тагын халыкка сөйләде. Ул:     – Мин – дөньяга яктылык. Минем артымнан баручы караңгылыкта йөрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте. Шуннан соң фарисейләр Аңа:    – Син Үзең хакында Үзең шаһитлек бирәсең, Синең шаһитлегең хак түгел, –  диделәр.   Гайсә исә аларга:  – Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирсәм дә, Минем шаһитлегем хак, чөнки кайдан килеп, кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп, кая баруымны белмисез. Сез кешеләр үлчәме буенча хөкем итәсез, ә Мин беркемне дә хөкем итмим. Мин хөкем итсәм дә, Минем хөкемем хак, чөнки Мин Үзем генә түгел, Мине җибәрүче Ата белән бергә. Сезнең кануныгызда да: “Ике кешенең шаһитлеге хак”, – дип язылган. Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлек бирә”, – дип җавап бирде.   Шуннан соң Гайсәдән:     – Кайда Синең Атаң? – дип сорадылар.     Гайсә:   – Сез Мине дә Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – диде.   Гайсә бу сүзләрне Аллаһы Йортында өйрәткәндә сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде. Гайсә аларга янә:    – Мин китәм. Сез Мине эзләрсез. Сез үз гөнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.Яһүдләр: – Ул Үзен Үзе үтерәчәк микәнни? Чөнки: “Мин китәчәк урынга килә алмассыз”, – ди бит, – диештеләр. Ул аларга: – Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дөньяныкы, Мин бу дөньяныкы түгел, – диде. – Сез Минем мәңге бар икәнемә ышанмасагыз, үз гөнаһларыгыз белән үләрсез. Шуңа күрә Мин сезгә: ”Сез гөнаһларыгыз белән үләрсез”, – дидем. Шуннан соң Гайсәдән:  – Кем соң Син? – дип сорадылар.   – Мин сезгә Үземнең кем икәнлегемне инде күптән әйтәм, – диде аларга Гайсә. – Сезнең хакта күп сөйләп, сезне хөкем итә алыр идем. Әмма Мине җибәрүче хак, һәм Аннан нәрсә ишетсәм, Мин дөньяга шуны сөйлим.        Алар Гайсәнең Ата хакында сөйләвен аңламадылар. Гайсә аларга әйтте: – Сез Адәм Улын күтәргәч, Минем мәңге бар икәнемне һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйләвемне белерсез. Мине җибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чөнки Мин һәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим. Ул шушы сүзләрне сөйләгән чакта күпләр Аңа иман китерделәр. 

 Яхъя 8:12–30

   Гайсә Мәсих Үзенең зур көчен “дөньяга яктылык” дип игълан итте. Аның сүзләренә каршы килүчеләргә, Ул Тәураттагы Муса кануны турында һәм Зәбур пәйгамбәрләренең Аның килүе турындагы пәйгамбәрлекләр турында әйтте.  Соңрак, Зәбур пәйгамбәрләре аның игълан ителгән көчен раслап, фаразларны тулыландырдылар. “Алла улы” кем ул? Һәм Мәсихнең “сез Адәм Улын күтәргәч” дигәне нәрсәне аңлата? “Яктылыкка килү” нәрсәне аңлата? Без бу сорауларга җавапны мәкаләләрнең берсендә карыйбыз. Без сезне хәзер яктылыкка чакырабыз, чөнки Кыямәт көнендә соң булыр. Менә тагын әл-Хәдид сүрәсе бу турыда нәрсә ди:

  “Һәм бүген сездән дә һәм кәфер булучылардан да фидия алынмас. Сезнең сыеныр урыныгыз – ут. Ул сезгә лаеклырак. Никадәр начар бу кайту!        

әл-Хәдид 57:15

 Бөек Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих Үзенең сүзләрен түбәндәгечә тәмамлады:

    Гайсә Үзенә иман китергән яһүдләргә: – Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.– Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ничек соң Син: ”Ирекле булырсыз”, – дисең?  – Сезгә хак сүз әйтәм: гөнаһ кылучы һәркем – гөнаһ колы. Кол өйдә мәңге тормый, ә атаның улы мәңге тора. Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсә, сез чын мәгьнәсендә ирекле булачаксыз. Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма, Минем сүзләремдә сезгә урын булмаганга күрә, сез Мине үтерергә йөрисез. Мин Атам янында күргәннәрем хакында сөйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә. Алар җавап биреп: – Безнең атабыз – Ибраһим, – диделәр.   Гайсә аларга әйтте:    – Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен эшләр идегез. Ә хәзер Мине, Аллаһыдан хакыйкатьне сөйләгән Бәндәне, үтерергә йөрисез. Ибраһим алай эшләмәде. Сез үз атагызның эшләрен эшлисез.  Алар Аңа: – Без уйнаштан тумаган, безнең атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диделәр.  Гайсә аларга әйтте:   – Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чөнки Мин Аллаһыдан килдем. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде. Ни өчен сез Мин сөйләгәннәрне аңламыйсыз? Чөнки сез Минем сүземне тыңлый алмыйсыз. Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сөйләгән вакытта, үзенекен сөйли, чөнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. Ә сез, Мин хакыйкатьне сөйләгәнгә күрә, Минем сүзләремә  ышанмыйсыз. Минем гөнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкатьне сөйлим икән, ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? Кем Аллаһыдан булса, ул Аллаһы сүзләрен тыңлар;  ә сез, Аллаһыдан булмаганга күрә, тыңламыйсыз. Моңа яһүдләр:   – Син самареяле, Синең эчеңдә җен бар, – әллә бу дөрес түгелме? – диделәр. Гайсә җавап бирде:       – Миндә җен юк. Мин Атамны хөрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез. Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар һәм Ул хөкем итә. Сезгә хак сүз әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул һичкайчан үлем күрмәячәк. Яһүдләр Аңа:   – Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: ”Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас”, – дисең. Син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син Үзеңне кем дип саныйсың?  Гайсә җавап бирде:  – Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Сез ”Аллаһыбыз” дип атаган Атам Мине данлый. Сез Аны белмисез, ә Мин Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам. Сезнең атагыз Ибраһим Минем көнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куандыЯһүдләр Аның бу сүзләренә:   – Сиңа әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраһимны күрдеңме? – диделәр. Гайсә аларга әйтте:  – Сезгә хак сүз әйтәм: Ибраһим булганга кадәр Мин бар.Шулчакта алар, Аңа ыргыту өчен, кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә,  яшеренеп, Аллаһы Йортыннан чыгып китте.

Яхъя 8:31–59

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *