Skip to content
Home » Яхья пәйгамбәр газапларны кабул итә һәм үзен чын шаһит итеп күрсәтә

Яхья пәйгамбәр газапларны кабул итә һәм үзен чын шаһит итеп күрсәтә

  • by

әл – Мунафикун  сүрәсендә (Монафикълар), кешеләрнең кайчандыр Мөхәммәд пәйгамбәр янына килеп, үзләренең  ышанулары турында сөйләделәр, ләкин соңыннан җирәнгеч ялганчылар булып чыктылар.

  Синең хозурыңа монафикълар килгәч:”Хакыйкатьтә,син Аллаһның рәсүле икәнлеккә шәһадәт китерәбез”,дип әйтәләр.Аллаһ исә синең рәсүл булуыңны белүче,һәм Аллаһ монафикъларның ялганчы булуларын раслый. Нәкъ калканнар белән шикелле,алар,антлары белән яшеренеп,Аллаһның юлыннан тайпылдылар. Хакыйкатьтә,аларның кыла торганнары-әшәкедер.(әл-Мунафикун 63:1-2)

  әз – Зумәр ” сүрәсендә (төркемнәр) намуслы шаһитләр турында сөйли:

  Һәм җир йөзе Раббысының нуры белән балкыр,һәм китап китереп салыныр,һәм пәйгамбәрләр һәм шәһитләр китерелер,һәм алары хаклык белән хөкем ителер,һәм алар рәнҗетелмәсләр дә.  (әз-Зумәр 39:69)

  Гайсә Мәсих  вакытында тугры шаһитләр “газап чигүчеләр” дип аталган. Шаһит – теге яки бу вакыйгага дөрес шаһитлек биргән кеше.  Гайсә Мәсих Үзенең шәкертләрен “газап чигүче шаһитләр” дип атады.

  Әмма сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң, кодрәт алачаксыз, һәм   Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның  читенә кадәр барып җитеп,һәркайда Миңа шаһит булачаксыз. “(Рәсүлләр 1:8)

“Газап чигүче” сүзе гадәттә тугры шаһитләргә карата кулланыла иде.

Бүген “шаһит” сүзенең күп мәгънәләре бар. Мин аны сугышта кемдер үтергәндә ишетәм – андый кеше шаһит дип атала. Әгәр дә кемдер дини бәрелештә яки сугышчылар кулында җәрәхәтләнсә, бу шулай ук “шаһит”. Моннан тыш, үзенекеләр аны шаһит дип атар (ә чит  кешеләр – көфер дип).

Ләкин бу дөресме? Инҗилдә Яхья пәйгамбәрнең Гайсә Мәсих  көннәрендә ничек үтерелүе турында хикәя бар . Аның үрнәген кулланып, бу сүзнең төгәл мәгънәсен аңлау җиңел. Менә Инҗил бу турыда нәрсә әйтә :

  Шушы вакытта идарәче Һирүд Гайсә хакында ишетте. Ул үзенең кешеләренә:”Ул үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуңа күрә, Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә күәте бар”,-диде. Чөнки Һирүд,аның абыйсы Филипның Һирүдия исемле хатыны аркасында,Яхъяны богаулап,төрмәгә япкан иде. Чөнки Яхъя:”Сиңа аның белән яшәргә ярамый”,-дигән иде.Һируд аны үтерер иде,әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты. Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде һәм Һирудка шулкадәр охшады ки,ул ни генә сорамасын,барын да бирергә ант итте. Кыз исә, анасы өйрәткәнчә:-Хәзер үк Чумдыручы Яхъяның башын тәлинкәгә салып китер,-дип әйтте. Патша кайгыга төште,әмма кунаклар алдында әйтелгән ант хакына кызның теләген үтәргә һәм,төрмәдә Яхъяның башын кистерергә, дип әмер бирде. Башны тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр,ә ул анасына илтеп бирде. Яхъяның шәкертләре килеп,аның гәүдәсен алып кабергә салдылар,аннары китеп,бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр. (Маттай 14:1-12)

  Беренчедән, ни өчен патшаның Яхья пәйгамбәрне  кулга алганын күрәбез. Патша (Һируд) абыйсының хатынын алып, аның белән Муса шәригатенә каршы яши башлаган . Яхья пәйгамбәр аны ачыктан-ачык фаш иткән, ләкин явыз патша пәйгамбәрнең үгет-нәсихәтләрен тыңламаган. Ул аны богаулап зинданга япкан. Көчле хакимнең хатыны булу Һирүдия өчен бик отышлы булган, патшаның хатыны пәйгамбәрнең мәңге дәшмәвен теләгән. Ул кызын патша һәм аның кунакларын хисле бию белән дәртләндерергә күндергән. Патша шулкадәр тәэсирләнде ки, ул сораган кыз өчен барысын да эшләргә сүз бирде. Әнисе аны Яхъя пәйгамбәрнең башын сорарга өйрәтте. Пәйгамбәр дөресен сөйләгән өчен генә төрмәгә утыртылды, һәм аның башын кистеләр, патша, кызга биргән анты хакына, пәйгамбәрнең җанын кыйды.

  Без беләбез, Яхья пәйгамбәр  беркемгә дә дошман булмаган һәм патшага каршы чыкмаган. Ул бары тик дөресен әйткән. Ул әхлаксыз һәм бозык хакимне фаш итүдән курыкмаган, гәрчә ул, бернинди кеше көче дә аны патша ачуыннан саклый алмаячагын белсә дә. Ул Мусаның  шәригать кануннарын яратуы хакына дөресен сөйләгән . Бу безнең өчен бүген бик яхшы үрнәк. Ул чын көрәшнең нәрсә икәнен күрсәтә. Безнең көрәш – пәйгамбәрләр ачкан хакыйкатьне яклау. Яхья пәйгамбәр  патшаның үлемен теләмәгән, чуалышлар  оештырмаган һәм сугышлар чыгармаган.

Яхьяның газап чигүенең җимешләре

Яхья пәйгамбәрнең көрәш ысулы җимеш китерде. Аны үтергәннән соң, патшаның вөҗданы аны газаплый башлады, һәм ул  Гайсә Мәсихнең  могҗизаларын һәм могҗизалы тәгълиматларын үледән терелтелгән Яхъядан башка беркем дә эшли алмый дигән карар кабул итте.

Бу мәкерле һәм хурлыклы үтерү явыз патшаның үзенә каршы чыкты. әл-Фил сүрәсе өчен нинди зур иллюстрация (105 нче сүрә – Фил)!

  Әллә Раббың фил ияләре белән ни эшләгәнне күрмәдеңме син? Аларның хәйләләрен бушка чыгармадымени? Һәм аларның өстенә кошлар көтүен җибәрмәдемени? Аларны яндырылган балчыктан булган ташлар белән атмадылармени? (әл-Фил сүрәсе 105:1-4)

Менә Гайсә Мәсих  Яхья пәйгамбәр турында ничек дип әйтә:

  Яхъя шәкертләре киткәндә,Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады:-Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышны карарга дипме? Нәрсә карарга бардыгыз соң?Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр.У чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм,ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк! Изге язмада:”Мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм,ул Синең алдыңнан Сиңа юл әзерләр”,-дип язылган  сүзләр аның турында. Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады. Әмма Күкләр Патшалыгында иң кечкенәсе дә аннан өстенрәктер.Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр. Чөнки барлык пәйгамбәрләр һәм бөтен канун Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иттеләр. Һәм әгәр кабул итәргә телисез икән,белегез:ул- килергә тиешле Ильяс.Колаклары булган ишетсен! (Маттай 11:7-15)

   Гайсә Мәсих Яхьяның  бөек пәйгамбәр булуын раслый һәм хәбәрче вәгъдәсен искә төшерә. Яхья бүгенге көнгә кадәр оҗмахта кала. Пәйгамбәрләргә буйсынмаган Һируд патша,ул вакытта гаять көчле булса да,  бернәрсәсез кала.

  Яхья заманындагы кебек  баш кисүче кансыз үтерүчеләр күп булган кебек, бүгенге дөньяда да көчләүчеләр һәм үтерүчеләр күп. Алар хәтта Күкләр Патшалыгын да көч белән алырга тырышалар. Ләкин алар беркайчан да анда кермәячәкләр. Патшалыкка керү Яхья пәйгамбәрнең юлын сайлау һәм тугры шаһит булу дигән сүз. Әйдәгез, акыллы булыйк һәм аның үрнәгенә иярик – рәхимсез һәм кансыз кешеләрне үрнәк итмик.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *