Skip to content
Home » Аллаһы Патшалыгы:чакырылучылар күп, ләкин …

Аллаһы Патшалыгы:чакырылучылар күп, ләкин …

  • by

  әс -Сәҗдә сүрәсендә тырышып сәҗдә кылган кешеләр турында укыйбыз. Аннан соң аларга ниндидер бүләк вәгъдә ителгән.

  Ий,улым! Намаз үтә,яхшыга өндә һәм яраксыздан тый,һәм сиңа ни кагылса да сабыр ит!Хакыйкатьтә,бу-эшләрдә кыю булудан!(әс-Сәҗдә сүрәсе 32:17.Х.Сәлман тәрҗемәсе)

  әр-Рәхман(55-нче шәфкать)сүрәсендә, шул ук сорау рәттән 31 тапкыр кабатлана, 33-дән 77 -нче аятькә кадәр:

  …Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?

  (әр-Рәхман сүрәсе 55: 13-77)

Тәкъва кешеләргә шундый зур шатлыклар вәгъдә ителгәнгә, кем Раббы илтифатыннан баш тартыр? Бу акылсызлык булыр иде. Ләкин Гайсә Мәсих  бер гыйбрәтле хикәя сөйләде, анда ул Раббының шәфкатен кабул итмәү куркынычы турында кисәтте. Ләкин бераз күзәтүдән башлыйк.

Инде күргәнебезчә, Гайсә Мәсих пәйгамбәр хакимият белән сөйләшә, авырулар һәм хәтта афәтләр,җил-давыллар да аңа буйсыналар. Моннан тыш, Ул Аллаһы Патшалыгы турында күп нәрсә өйрәтә . Зәбурның кайбер пәйгамбәрләре киләсе Патшалык турында да сөйләделәр . Гайсә аларның тәгълиматларын ачып, бу Патшалык “якын” дип игълан итте.

  Беренчедән, Таудагы вәгазендә ул Аллаһы Патшалыгында катнашучыларның бер-берсен ничек яратырга тиешлеген күрсәтә. Бүгенге дөньяда күпме куркыныч, гаделсезлек һәм афәтләр бу мәхәббәт тәгълиматына буйсынмау аркасында килеп чыкканын күз алдыгызга китерегез (яңалыклар тыңлагыз). Аллаһы Патшалыгындагы тормыш бу газаплар дөньясындагы тормыштан бик нык аерылып торырга тиеш булганга, без бер-беребезгә мәхәббәт белән карарга тиеш.

Бәйрәм турындагы гыйбрәтле хикәя

  Мәсихнең  тәгълиматлары буенча бик аз гына кеше яши, дигәннән чыгып,  Аллаһы Патшалыгына бик аз кеше чакырылган дигән нәтиҗә ясарга мөмкинме? Юк!     Гайсә Мәсих никах мәҗлесе  турында бер гыйбрәтле хикәя сөйләде һәм Патшалыкка  бик күп кешеләрнең чакырылуын күрсәтте. Ләкин, барысы да көтелгәнчә түгел. Инҗил әйтә :

  Гайсә белән бергә утыручыларның берсе,моны ишетеп,Аңа әйтте:- Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә ашаячаклар бәхетле! Ул исә аңа болай диде:- Бер кеше,зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып,күп кунаклар чакырган. Мәҗлес башланыр вакыт җиткәч,чакырылган кешеләргә:”Килегез,инде бөтенесе әзер”,-дип әйтергә үзенең хезмәтчесен җибәргән.Барысы да,сүз берләшкән кебек,гафу үтенә башлаганнар.Беренчесе аңа:”Мин җир сатып алдым,миңа шуны барып карарга кирәк;зинһар өчен,мине гафу ит”,-дигән.Икенчесе исә:”Мин биш пар үгез сатып алдым,хәзер шуларны сынап карарга барам; зинһар өчен,мине гафу ит”,-дигән. Өченчесе:”Мин хәзер генә өйләндем,шуңа күрә килә алмыйм”,-дигән. Хезмәтче кайтып,бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Моңа хуҗаның ачуы килгән,һәм хезмәтчесенә: ”Бар,бик тиз генә шәһәр мәйданнарыннан һәм тыкрыкларыннан фәкыйрьләрне, гарипләрне, сукырларны һәм аксакларны алып кил”,-дигән. Берникадәр вакыт үткәч,хезмәтче аңа:”Хуҗам,синең әмерең үтәлде,әле тагын да буш урыннар бар”,-дигән. Хуҗа хезмәтчесенә әйткән: ”Бар,юлларга,сукмакларга чык,кешеләрне монда китерергә күндер,өем тулы булсын. Сезгә әйтәм:элек чакырылганнарның берсе дә минем ашымны татымас”. (Лүk 14: 15-24)

  Без, Аллаһы Үзенең Патшалыгына аз гына кеше чакырыр дип уйларга мөмкин, чөнки лаеклы кешеләр аз. Ләкин алай түгел. Бәйрәмгә бик күп кеше чакырыла, чөнки Ул Үз Йортының  кешеләр белән тулы булуын тели.

   Бу гыйбрәтле хикәядән күренгәнчә,чакырылганнарның бик азы гына килергә теләк белдерә. Алар төрле сәбәпләр табып,гафу үтенә-үтенә, мәҗлес табыныннан баш тарталар. Бу сәбәпләр бөтенләй дә җитди түгел,көлке кебек күренә. Уйлап карасаң, үгезләрне кырда сынап карамый торып кем сатып ала? Кем кырны җентекләп тикшерми торып сатып ала? Бу сылтаулар йөрәкләренең чын ниятләрен генә күрсәтә – алар Аллаһы Патшалыгы белән кызыксынмыйлар. Аларны башка нәрсәләр кызыксындыра.

   Бу хикәядә тагын бер көтелмәгән борылыш барлыкка килә. Бәйрәмгә иң “көтелмәгән” кунаклар чакырыла –  кешеләр тарафыннан кире кагылганнар, без чакырылуга лаек түгел дип тапкан урам кешеләре, фәкыйрьләр һәм алҗанганнар, ярлы, гарип, аксак, сукырлар. Бәйрәмгә без күз алдыбызга китергәннән дә күбрәк кеше чакырылган. Патша үз йортының тулы булуын теләгән, хәтта без бусагабызга басарга рөхсәт итмәгән кешеләрне дә чакырган.

Бу кешеләр чакыруны кабул иткәннәр! Аларның бүтән, өстенлекле кызыксынулары юк – үгезләре, кырлары юк. Аларны бәйрәмнән читкә алып китәрлек нәрсәләре юк. Аллаһы Патшалыгы кешеләр белән тулды, һәм патшаның ихтыяры үтәлде!

  Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих  бу гыйбрәтле хикәяне безгә сорау бирү өчен сөйләде: “Әгәр дә мин  Аллаһы Патшалыгына чакыруны алсам,аны кабул итәр идемме?” Яисә минем баш тартуым өчен башка кызыксынулар һәм теләкләр булыр идеме? Хакыйкатьтә, чыннан да, Патша барлык кешеләрне Үзенең бәйрәменә чакыра, ләкин күпләр анда бармас өчен төрле сәбәпләр табалар. Әлбәттә, теләмәүләрен ачыктан-ачык әйтмиләр, ә ниндидер сылтау табалар.  Бу гыйбрәтле хикәядә  кире кагуның сәбәбе – Аллаһы мәҗлесеннән башка нәрсәне артыграк күрү. Бу хикәядәге “чакырылганнар” дөньяны һәм дөньядагы нәрсәләрне (кырлар, үгезләр, никах) Алла Патшалыгына караганда күбрәк яраттылар.

Акланмаган имам турындагы гыйбрәтле хикәя

  Кайберәүләр бу дөньяны һәм андагы нәрсәләрне Патшалыкка караганда күбрәк яраталар, шуңа күрә бәйрәмгә чакыруны кабул итмиләр. Башкалар үзләренең гаделлегенә һәм хезмәтләренә таяналар. Гайсә Мәсих  мисал итеп хәзерге имам хәзрәт белән бер дәрәҗәдә булган рухани,ягъни дин әһеле турында тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде.

  Гайсә үзләрен тәкъва дип хисаплаучы һәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә бу гыйбрәтле хикәяне сөйләде:- Ике кеше дога кылу өчен Аллаһы Йортына кергән: берсе фарисей,ә икенчесе салым җыючы булган. Фарисей, торып, болай дип дога кылган:”Йа Аллаһы!Мин моның өчен Сиңа рәхмәт белдерәм:мин башкалар кебек талаучы да,алдакчы да,зина кылучы да,яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам,табышымның унынчы өлешен Сиңа бирәм.”   Салым җыючы исә читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән;әмма күкрәгенә суга-суга:”Йа Аллаһы!Мин гөнаһлыга мәрхәмәтле бул!”-дигән. Сезгә әйтәм: тегесе түгел,бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз өенә кайтып киткән;чөнки,үзен үзе күтәрүче һәркем тәбәнсетелер; ә үзен үзе түбәнсетүче күтәрелер.  (Лүk 18: 9-14)

  Фарисей үзе турында, канунны тулысынча үтим, шуңа күрә Чиксез кодрәт Иясе алдында лаеклымын, дип уйлады. Ул ураза тотты һәм зәкәт бирде, канун таләпләрен үтәргә тырышты. Ул үзенең тәкъвалыгына таянды. Мондый “тәкъвалык”, Ибраһим пәйгамбәрнең  Аллаһы вәгъдәсенә ышанып, тәкъвалыкны кабул иткәненнән аерылып тора . Салым җыючы (ул вакытта яраксыз һөнәр булып саналган) Аллаһыдан мәрхәмәт сорап басынкылык белән дога кылды һәм Аллаһы мәрхәмәтенә таянып “акланып” өенә кайтты. Аллаһы каршында үзен үзе аклаган  фарисей (имам) гөнаһларында өенә кайтып китте.

  Шуңа күрә, Гайсә Мәсих  бездән, Аллаһы Патшалыгын телибезме, юкмы дип, әллә инде үзебезнең хезмәтебезгә таянабызмы, яки Аллаһы шәфкатенә таянабызмы дип сорый.

Моны үз-үзебездән сорау бик мөһим, югыйсә без Аның киләсе тәгълиматын танымыйбыз – безгә эчке сафлык кирәк .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *