Skip to content
Home » Тәүратның тәмамлануы. Фатихалар һәм ләгънәтләр

Тәүратның тәмамлануы. Фатихалар һәм ләгънәтләр

  • by

   Соңгы мәкаләбездә без чын пәйгамбәрләрне таный алыр өчен Аллаһы биргән критерийларны күрдек. Алар киләчәк хәбәрләренең бер өлеше итеп алдан әйтәләр. Муса пәйгамбәр үзе бу кагыйдәне күрсәтеп, исраиллеләрнең киләчәге турында пәйгамбәрлек итте. Аның хәбәре Аллаһыдан булса, болар барысы да тормышка ашырга тиеш иде. Бу хәбәрләр исраиллеләргә киләчәк Фатихалар һәм Ләгънәтләр иде. Сез аларның тулы текстын монда укый аласыз. Төп фикерләр түбәндә китерелгән.

Мусаның фатихалары.

  Муса пәйгамбәр исраиллеләр әмерләрне үтәп алачак искиткеч яхшы фатихаларын сурәтләүдән башлады. Бу фатихалар бүтән халыклар алдында булачак, шуңа күрә алар аның фатихаларын таныячаклар. Язылганча:

   Раббы сезне Үз халкым дип атаганын җир йөзендәге барлык халыклар күреп, сездән куркырлар.

Канун 28:10

   Ләкин әмерләрне үтәмәсәләр, ләгънәт-каргышлар алырлар. Боларны әйләнә-тирәдәге халыклар да күрәчәк:

   Раббы сезне тараткан барлык халыклар арасында сез телдән төшми торган, коточкыч бер адәм мәсхәрәсе булырсыз.

Канун 28:37

    Бу ләгънәтләр исраиллеләр өчен дә булачак.

   Алар сезгә һәм нәсел варисларыгызга гомерлек кара тамга һәм кисәтү булыр.

Канун 28:46

  Аллаһы ләгънәтләрнең иң авыры башка халыклардан киләчәк дип кисәтте:

    Раббы сезнең өскә җир читеннән, ерактан, халык китерер. Сез телен дә аңламаган бу халык, бөркет кебек, башыгызга ябырылыр. Бу халык – ни олыны хөрмәт итми, ни кечене кызганмый торган чиктән тыш оятсыз халык. Сез бөлгенлеккә төшкәнгә кадәр алар яшь терлегегезне, җирегезнең уңышын ашарлар һәм шулай итеп сезне һәлак иткәнче, ни ашлык, ни шәраб, ни май, ни сыерларыгызның бозавын, ни сарыкларыгызның бәрәнен сезгә калдырмаслар. Алар сезне җирегездәге барлык шәһәрләрегезнең сез ышанып торган биек һәм ныклы диварлары җимерелгәнче кысырыкларлар; һәм Раббы Аллаһыгыз сезгә биргән җирдәге барлык шәһәрләрегездә сезне камап торырлар.

Канун 28:49–52

  Вакыйгалар тагын да ныграк начарланыр:

    Раббы сезнең саныгыз артканга, сезгә яхшылык кылганына куанган кебек үк, сезнең һәлак булып кырылуыгызга да шулай ук шатланыр, һәм сез биләргә барасы җирегездән дә куылырсыз. Раббы сезне җирнең бер читеннән икенче читенә кадәрге арада яшәүче халыклар арасына таратыр, сез анда ни үзегез, ни ата-бабаларыгыз белмәгән, агачтан һәм таштан ясалган башка илаһларга табынырсыз. Әмма бу халыклар арасында да үзегезгә тынычлык таба алмассыз, сезгә анда тыныч урын булмас. Раббы сезгә анда куркудан калтырап торган йөрәк, сагыш тулы өметсез күзләр һәм күңел әрнүе бирер.

Канун 28:63–65

  Бу фатихалар һәм ләгънәтләр килешү  белән төзелгән.

    Раббы Аллаһыгызның бүген сезнең белән ант итеп төзиячәк килешүен кабул итү өчен, сез бүген барыгыз да биредә басып торасыз. Шушы килешү буенча, Ул сезгә әйткәнчә һәм ата-бабаларыгыз Ибраһим, Исхак, Ягъкубка ант белән вәгъдә иткәнчә, Ул сезнең Үз халкы булганлыгыгызны беркетер һәм сезнең Аллагыз булыр. Ул ант белән төзелгән бу килешүне бер сезнең белән генә түгел, ә безнең белән биредә Раббы Аллаһыбыз каршында торганнар белән дә, киләчәктәге нәселләр белән дә беркетә.

Канун 29:12–15

  Югарыда әйтелгәнчә, бу килешү киләчәк буыннар өчен дә мәҗбүри булачак. Асылда, бу килешү исраиллеләр өчен дә, чит ил кешеләре өчен дә төзелгән.

   Шушы канун китабында язылган килешүдәге бөтен ләгънәт-каргышлар буенча, Раббы, аларны барлык Исраил ыругларыннан аерып куеп, өсләренә бәла-каза китерер. Киләчәк буын, сездән туачак балаларыгыз һәм ерак илләрдән килгән кешеләр Раббының бу җиргә нинди авырулар һәм бәла-казалар җибәргәнен: күкерт һәм тоз белән яндырылган җирдә бернәрсә дә чәчелмәгәнен, бернинди дә үсемлек тишелеп чыгып үсмәгәнен, җирнең Раббы ярсуыннан җимерелгән Сәдүм, Гамура, Адма һәм Себоим шәһәрләре кебек булганын күреп, барлык халыклар: ”Ни өчен Раббы бу җирне шулай эшләтте икән? Нигә Ул шулай ачуланган?” – дип сорарлар. Җавап шундый булыр: ”Раббы, Исраил халкы ата-бабаларының Аллаһысы, үзләрен Мисыр җиреннән алып чыкканда, шушы халык белән төзегән Аның килешүен оныткан өчен. Алар үзләре белмәгән, Раббы аларга билгеләмәгән башка илаһларга табына һәм сәҗдә кыла башладылар. Шуның өчен Раббының бу җиргә ачуы чыкты, һәм Ул аның өстенә бу китапта язылган бөтен ләгънәт-каргышларны юнәлтте.

Канун 29:21–27

Мусаның фатихалары һәм ләгънәтләре үтәлдеме?

   Вәгъдә ителгән фатихалар искиткеч яхшы иде, әмма, рәхимсез ләгънәтләр куркыныч иде. Ләкин без бирә алган иң мөһим сорау: болар тормышка аштымы, ягъни, аларда сурәтләнгән вакыйгалар булдымы? Бу сорауга җавап биреп, без Мусаның чын пәйгамбәр булганмы-юкмы икәнен күрербез һәм бүгенге тормышыбыз өчен киңәш алырбыз.

   Җавап безнең кулда. Иске Васыятьнең күп өлеше исраиллеләрнең тарихы һәм бу вакыйгаларның үтәлеше турында бәян итә. Иске Васыятьтән тыш, Иосиф Флавий кебек яһүд тарихчылары, Публиус Корнелиус Такитус кебек грек-рим тарихчылары язмалары һәм табылган бик күп археологик казылмалар да сөйли. Бу чыганакларның барысы да исраиллеләрнең тарихын эзлекле сурәтли һәм бу вакыйгаларның дөреслеген раслый. Бу безнең өчен тагын бер билге. Менә исраиллеләр тарихына кыскача күзәтү, аларның тарихында булган вакыйгаларны яхшырак күрергә ярдәм итүче графиклар.

  Бу язмалардан без нәрсә күрәбез? Әйе,  Мусаның мең ел алдан язган ләгънәт- каргышлары, алар ничек кенә рәхимсез һәм куркыныч булмасын, тулысынча үтәлде.  

  Ләкин Мусаның ләгънәте моның белән генә бетмәде. Ул дәвам итте. Муса бу ләгънәт килешүен шулай төзеде: 

    Мин сезгә хәер-фатиха яки ләгънәт-каргыш сайларга тәкъдим иттем. Болар тормышка ашканнан соң Раббы Аллаһыгыз сезне тараткан халыклар арасында яшәгән чакта, сез алар турында уйлый башларсыз. Раббы Аллаһыгызга әйләнеп кайтсагыз, сез һәм угылларыгыз, бүген Мин сезгә кушканча, бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән Аның әйткәнен үтәсәгез, Раббы Аллаһыгыз сезнең язмышыгызны үзгәртер, шәфкать күрсәтеп, барлык халыклар арасына Үзе тараткан халкыгызны яңадан җыеп алыр. Хәтта җир читенә кадәр таралган булсагыз да, Раббы Аллаһыгыз сезне кире җыеп алып кайтыр. Раббы Аллаһыгыз сезне ата-бабаларыгыз биләгән җиргә китерер, сез аны биләрсез, һәм Ул сезне ата-бабаларыгызга караганда да баерак, алардан да күбрәк санлы итәр.

Канун 30:1–5

 Сорау: болар гамәлгә аштымы? Аларның дәвамын карау өчен монда басыгыз.

Тәүратның тәмамлануы. Зәбурны көтү.

   Тәүрат шушы Фатихалар һәм Ләгънәтләр белән тәмамлана. Болардан соң Муса пәйгамбәр вафат була. Аннары исраиллеләр, Мусаның варисы Йешуа белән Аллаһы вәгъдә иткән җиргә керәләр. Исраиллеләр тарихында аңлатылганча, алар анда патшасыз һәм башкаласыз Давыт патша хакимияткә килгәнче яшәгәннәр. Ул Иске Васыятьнең яңа бүлеген башлаган, аны Коръән Зәбур дип атый. Зәбур Тәуратта башланган билгеләрне дәвам итә – һәм алар безгә Инҗилне аңларга булышачак. Алга таба без Коръән һәм Гайсә Мәсихнең Давыт һәм Зәбур турында ничек язганнарын күрербез.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *