Skip to content
Home »  Гайсә Мәсих  табигать көчләре өстеннән хакимлек итә

 Гайсә Мәсих  табигать көчләре өстеннән хакимлек итә

  • by

   әз-Зәрийәт(таратучылар) сүрәсе  Муса пәйгамбәрнең фиргавенгә ничек барганы турында сөйли .

  …һәм Муса турында.Менә Без аны фиргавенгә ачык дәлил белән җибәрдек.   (әз -Зәрийәт сүрәсе 51:38)

  Муса пәйгамбәр Аллаһы биргән көчне зур илаһи билгеләр һәм могҗизалар белән раслады. Ул табигать көчләренә боерык бирә алган һәм хәтта Кызыл диңгез суларын уртага бүлгән. Кеше үзен пәйгамбәр дип игълан иткәндә, (Муса кебек), аның пәйгамбәрлеген раслау өчен, аңа кешеләрнең зур каршылыгын җиңәргә туры килгән. әш-Шугара сүрәсендә (шагыйрьләр) пәйгамбәрләрнең ничек расланганнары һәм кире кагылганнарына игътибар итегез.

  Нухның кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга чыгарды.Менә аларга аларның туганы Нух:”Әллә сез курыкмыйсызмы?”-дип әйтте. Мин сезгә ышанычлы рәсүл. (әш-Шугара сүрәсе 26: 105-107)

   Гадь кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.Менә аларның туганы Һуд аларга:”Әллә сез курыкмассызмы?-диде- Мин сезгә ышанычлы рәсүл. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз! (әш-Шугара сүрәсе 26: 123-126)

    Сәмүдләр җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар.Менә аларның туганы Салих әйтте:”Әллә курыкмыйсызмы? Мин-сезгә ышанычлы рәсүл.Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз! (әш-Шугара сүрәсе 26 : 141-144)

  Лутның кавеме җибәрелгәннәрне алдакчыга санады. Менә аларга туганы Лут:”әллә сез курыкмыйсызмы?-диде.-Мин-сезгә ышанычлы рәсүл. Аллаһтан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!(әш-Шугара сүрәсе 26: 160-163)

  Әл-Әйкәдә торучылар җибәрелгәннәрне алдакчыга санадылар. Менә аларга Шугайеб әйтте:”Әллә сез курыкмыйсызмы? Мин сезнең өчен ышанычлы рәсүл.Аллаһыдан куркыгызчы һәм миңа буйсыныгыз!(әш-Шугара сүрәсе 26: 176-179)

  Санап үтелгән барлык пәйгамбәрләр дә кире кагылырга мөмкин иде, һәм аларның һәрберсе үзенең ышанычка лаек булуын исбатларга тиеш иде.  Гайсә Мәсих тә моннан читтә калмады.

Пәйгамбәребез Гайсә Мәсихкә  сүзенең көче белән өйрәтергә һәм савыктырырга вәкаләт бирелгән. Ләкин әле бу гына түгел – Аның табигать көче өстеннән дә көче бар иде. Инҗилдә Гайсәнең бервакыт үз шәкертләре белән күлне гадәти булмаган  кичүе һәм аларның йөрәкләрен “курку һәм гаҗәпләнү” белән тутыруы турында вакыйга бар. Моның ничек булганын укыйк:

  Шулай бер көнне Гайсә шәкертләре белән көймәгә утырды:- Күлнең аръягына чыгыйк,-диде Ул һәм алар кузгалдылар.Көймәдә барганда Ул йоклап китте. Күл өстендә көчле давыл купты,көймәгә су тула башлады: аларга куркыныч яный иде. Янына килеп Гайсәне уяттылар.- Өйрәтүче!Өйрәтүче!Батабыз!-дип кычкырдылар алар. Ә Гайсә исә,торып,җилне дә,котырынган дулкыннарны да тыйды.Бар да туктады һәм тынлык урнашты. Ул аларга:-Иманыгыз кайда?-диде. Алар исә курыктылар һәм гаҗәпләнеп бер-берсенә:- Кем соң Ул? Җилгә дә,суга да әмер бирә,һәм алар Аңа буйсына,-диештеләр.(Лүk 8: 22-25)

  Гайсә Мәсих  хәтта җилләргә дә, дулкыннарга да боерык бирде, һәм алар аңа буйсындылар!  Бу көчне күреп, шәкертләре Аның кем икәнлегенә аптырап “Кем соң Ул?”диделәр. Менә Гайсәнең көченең тагын бер мисалы, аның тирәсендә күп халык җыелган иде. Бу юлы ул җилгә дә, дулкыннарга да түгел, ә ризыкка шөкерана итеп,биш мең ир кешене ашатты.Әйдәгез бу вакыйганы укыйк:

   Шуннан соң Гайсә Галиләя диңгезенең аръягына  китте.Ул диңгез,шулай ук, Тибериас диңгезе дип тә атала иде. Авыруларны савыктырган могҗизалы галәмәтләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде. Гайсә,тауга менеп,шәкертләре белән бергә утырды. Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашып килә иде. Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп,Филипкә:- Аларны ашату өчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән?-диде. Ул бу сүзләрне Филипне сынау өчен генә әйтте,чөнки нәрсә эшләячәген белә иде. Филип:- Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә ике йөз динарлык икмәк җитмәс,-дип җавап бирде. Шәкертләренең берсе,Шимун Петерның энесе Әндри:-  Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар,әмма мондый күп халык өчен ул нәрсә инде?-диде.- Аларга утырырга кушыгыз,-диде Гайсә. Ул урында исә чирәм күп иде. Шулай итеп, биш мең чамасы ир-ат чирәмгә утырды. Гайсә икмәкне алып,шөкрана итеп,утыручыларга өләште;балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң,һәркемгә теләгән кадәр бирде. Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә:- Калган сыныкларны җыеп алыгыз,бернәрсә дә әрәм булмасын,-диде. Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныклар белән унике кәрзинне тутырдылар. Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп,кешеләр:- Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр,чынлап та, Шушыдыр,-диештеләр. Гайсә исә,аларның Үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп,Үзе генә тагын тауга менеп китте. (Яхъя 6: 1-15)

 Кешеләр  Гайсә Мәсихнең биш мең кешене биш икмәк һәм ике балык белән тукландырганын,ашап туйганнан соң унике кәрзин сыныклар да калуын күргәч,  алар бу гадәти булмаган Пәйгамбәр белән очрашканнарына шикләнмәделәр. Алар үз-үзләренән сорадылар : бу Муса Тәүратында алдан вәгъдә ителгән пәйгамбәрме ?   Без беләбез,  Гайсә Мәсих  чыннан да шул Пәйгамбәр булган, чөнки Тәүрат шулай дип әйтә:

  Мин аларга кардәшләре арасыннан синең кебек Пәйгамбәр булдырырмын һәм сүзләремне Аның авызыннан әйттерермен. Мин нәрсә әйтергә кушсам,Ул шуларның барысын да әйтер; Ә Минем исемемнән сөйләгән Ул Пәйгамбәрне кем дә булса тыңламаса,ул кешене Мин Үзем җавапка тартырмын.(Канун 18: 18-19)

  Пәйгамбәрнең  билгесе – Аллаһ Үзенең сүзләрен Аның авызына салачак. Аллаһ сүзләре белән кеше сүзләре арасында нинди аерма бар? Җавап түбәндәге аятьләрдә бирелә, ән-Нәхел(бал кортлары) сүрәсеннән башлана:

  Хакыйкатьтә,Без теләгән нәрсә өчен сүзебез аңа:”Бул!”-дип әйтүдер һәм ул булачак. (ән -Нәхел 16:40)

  Хаклыкта,Ул теләгән әйбер булса,Аның әмере:”Бул!”-дип аңа әйтә һәм ул була. (Йә -син 36:82)

  Ул терелтүче һәм үлем бирүче дә.Һәм Ул карар итсә,хаклыкта, Ул:“Бул!”-дип кенә әйтә дә һәм ул була.(әл-Гафир 40:68)

Пәйгамбәребез  Гайсә Масих  авыруларны савыктырды һәм бер сүз белән җеннәрне куып чыгарды . Без күрәбез, Гайсәнең сүзе җил һәм дулкыннар аңа буйсыныр өчен җитәрлек иде. Ул авызын ачып сүз генә әйтә һәм ризык күп булып ишәя. Тәүрат һәм Коръән билгеләре Гайсә Мәсих көченең дәлиле, Һәм бу көч Аллаһыдан булган. Гайсә- чыннан да Мәсих иде!

Аңлый алган йөрәк

   Гайсәнең шәкертләре озак вакыт, бу могҗизаларны күреп тә,нәрсә булганын  аңлый алмадылар. Икмәк белән булган могҗизаны күргәч тә әле, алар моннан үзләренә бернинди сабак та алмады. Биш меңне тукландыру вакыйгасыннан соң ук Инҗил әйтә:

  Аннары Гайсә шәкертләренә,Аның халыкны җибәрүен көтмичә,хәзер үк көймәгә утырып,каршы як ярдагы Бәйтсайдага Үзеннән алданрак китәргә кушты. Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр өчен тауга менде. Кич җиткәндә көймә диңгез уртасында иде инде, ә Ул яр буенда берүзе калды. Каршы искән җил белән көрәшүләрен,аларның ишүдән хәлдән тайганнарын күреп,иртәнге өч белән алты арасында Ул су өстеннән атлап,алар янына китте. Ул аларны узып китәргә теләде,ә шәкертләре Аның су өстеннән килүен күреп,өрәктер дип уйладылар һәм куркышып кычкырып җибәрделәр.      -Кыю булыгыз,бу-Мин! Курыкмагыз!-диде шунда ук аларга Гайсә һәм алар янына көймәгә кереп утырды. Шул вакытта ук җил туктады.Һәм бу аларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Икмәк белән булган хәл нәрсә аңлатканны алар бит аңламадылар,чөнки аларның йөрәкләре каткан иде. Алар,диңгезне кичеп, Геннисарет ярына килеп туктадылар. Көймәдән чыгу белән,кешеләр, Аны танып,бу хәбәр белән бөтен тирә-якны йөгереп әйләнделәр.Гайсәнең кай җирдә тукталганын ишетеп,шул урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар. Гайсә кайда гына булмасын,авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы,бөтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын,барысы да савыктырылды. (Марк 6: 45-56)

  Гайсә Мәсих хакимият белән сөйли, һәм аның сүзләре төгәл үтәлә. Шәкертләре бу могҗизаларга гаҗәпләнеп карыйлар ләкин йөрәкләре белән аңлый алмыйлар. Ни өчен? Алар, югыйсә,акылсыз да,начар укучылар да яисә имансызлар да түгел бит. Чөнки аларның йөрәкләре каткан иде”. Иремия пәйгамбәрнең Яңа Васыять турында пәйгамбәрлеге бар , канунның таш такталарга түгел, ә безнең йөрәкләребезгә  язылачагы турында. Ләкин Яңа Васыять кеше йөрәген үзгәрткәнче, ул каты булып кала – хәтта бөек Пәйгамбәрнең шәкертләре арасында да! Каты йөрәкләребез безгә пәйгамбәрләр ачкан рухи хакыйкатьләрне аңларга ирек бирми.

Шуңа күрә йөрәкләрне әзерләргә килгән Яхья пәйгамбәрнең хезмәте бик мөһим. Ул кешеләрне гөнаһларыннан тәүбә итәргә, аларны яшермәскә өндәде. Гайсә Мәсихнең  каткан йөрәкле шәкертләре тәүбә итеп, гөнаһларының  кичерелүен алуга  мохтаҗ булганнар икән,безгә бу бигрәк тә кирәк! Мин сезне тыныч кына Аллаһыга чын күңелдән дога кылырга чакырам, Давыт пәйгамбәр, Аллаһыга чын күңелдән гөнаһларын икърар иткән һәм Аның кичерүен сораган.Аллаһ безнең бөтен уйларыбызны белә, шуңа күрә сез аңа тыныч кына дога кыла аласыз:

  Әй Алла,Үзеңнең бөек шәфкатең буенча мине ярлыка, Үзеңнең күп рәхимлегең буенча гөнаһымны әрчеп бетер. Мине канунсызлыгымнан күп тапкырлар ю, мине гөнаһымнан да чистарт, чөнки мин үземнең канунсызланганымны тоямын,һәм гөнаһым һәрвакыт күз алдымда тора.   Мин синең алдыңда гөнаһ кылдым,һәм хәйләкәрлекне Синең күз алдыңда эшләдем,шуңа күрә Син Үз сүзеңдә туры,хөкемеңдә мине тиешенчә гаепләрсең  Әй Алла,мине саф күңелле ит,эчемдәге рухымны яңартып,изге ит. Үз йөзеңнән мине кума, Үзеңнең Изге Рухыңны миннән алма. Коткаруың белән мине сөендер,һәм кодрәтле Рухың белән мине ныкландыр.

(Мәдхия 50: 3-6, 12-14)

Мин бу доганы укыйм һәм сезне дә Аллаһыга таба борылырга өндим, без бергә, Инҗилны укып , пәйгамбәрләрнең сүзләрен ачык һәм саф йөрәктә аңлый алырбыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *