Skip to content
Home » Исраиллеләрнең тарихы: Мусаның  ләгънәтләре чынга аштымы?

Исраиллеләрнең тарихы: Мусаның  ләгънәтләре чынга аштымы?

  • by

  Исраиллеләр тарихының күп чорларын аңлауны җиңеләйтү өчен, без вакыт шкаласы ярдәменә мөрәҗәгать итәрбез. Без анда Гайсә Мәсих җиргә килгәнче булган Изге Язмада(Библия)язылган иң күренекле пәйгамбәрләрен урнаштырачакбыз .

  Бу вакытлыча шкала Көнбатыш календарен куллана, һәм безнең эрага кадәр(б.э.к.)булган вакыйгалар сурәтләнгән. Төсле сызыкларның озынлыгы билгеле бер пәйгамбәрнең гомер озынлыгын күрсәтә. Ибраһим һәм Муса үзләреннән соң,без алда танышып үткән, мөһим билгеләрне калдырдылар. Давыт  Зәбурны яза башлаган һәм Иерусалимнан идарә иткән династиянең беренче патшасы булган. Гайсә Мәсих  безнең өчен мөһим, чөнки аңа Инҗилдә үзәк урын бирелгән .

Яшел төс исраиллеләрнең Мисыр коллыгында булган чорны күрсәтә.

  Бу чор,Аллаһы ихтияры буенча, Мисыр коллыгына сатылган Ибраһимның оныгы Йосыфның, үз халкын Мисырга алып килгән вакытыннан башлана. Муса пәйгамбәр исраиллеләрне Мисыр хакимлегеннән чыгара һәм Песах билгесен калдыра.

Муса килү белән, исраиллеләр тарихында яңа чор башлана,шкалада ул сары төстә күрсәтелгән.

  Алар Исраилдә (яки Палестинада) яшәгәннәр. Муса гомеренең азагында исраиллеләргә Фатихалар һәм Ләгънәтләр игълан итә.Бу вакыйгалар вакытлы шкалада  яшелдән сарыга күчү белән күрсәтелгән. Шулай итеп, берничә гасыр дәвамында исраиллеләр, 1нче билгедә бәян ителгәнчә,Ибраһимга вәгъдә ителгән җирдә яшәгәннәр.Ул вакытта бу җирләр бүтән халыкныкы булып,анда патша да,башкала да булмаган.

  Безнең эрага кадәр 1000 нче ел тирәсендә Давыт патшалык иткән чорда  исраиллеләрнең хәле үзгәргән.

  Давыт  Иерусалимны яулап алган һәм анда патша сарае төзеп,аны башкала дип игълан иткән.  Патшалыкка аны барлык халык алдында Шемуил пәйгамбәр билгеләп куйган. Давыт улы Сөләйман,аның варисы, зур зирәклеге белән тирә якта дан тоткан. Сөләйман Иерусалимда искиткеч сарай -Аллаһы йортын төзегән. Давыт патшаның нәселләре  400 ел буе идарә иткәннәр; бу чор зәңгәр төс белән билгеләнгән (б. э.к. 1000-600). Бу Исраил халкы өчен чәчәк ату чоры булып, вәгъдә ителгән Фатихалар аларның күз алдында үтәлгән. Исраил җәмгыяте үз гыйбадәтханәсе булган,мәдәният ягыннан алга киткән,барлык яктан үсеш алган,көчле халык булган; бу чорда Аллаһның хәбәрләре күп пәйгамбәрләргә ачылган, алар Давыт патша яза башлаган Забур китабында язылган .

  Әмма,вакыт үтү белән, исраиллеләр көннән-көн гөнаһка бата барганнар; алар Аллаһы биргән Ун әмерне үтәмичә потларга табына башлаганнар. Шуңа күрә, Аллаһы аларга, гөнаһлары өчен җәза булачагын,Муса Ләгнәтләренең үтәлү вакыты  ерак түгеллеген кисәтер өчен,пәйгамбәрләрен җибәреп торган.Ләкин исраиллеләр пәйгамбәрләрнең сүзләренә колак салмаганнар.

  Ниһаять, якынча 600 елда(б.э.к.) Ләгънәт-каргышлар тормышка аша башлаганнар. Нәбухаднессар- Бабылның куәтле патшасы, Муса пәйгамбәр алдан әйткән Ләгънәтләр үтәлүенең берсе булып килгән. Түбәндә язылганча:

  Раббы сезнең өскә җир читеннән,ерактан,халык китерер.Сез телен дә аңламаган бу халык,бөркет кебек, башыгызга ябырылыр.Бу халык-ни олыны хөрмәт итми,ни кечене кызганмый торган чиктән тыш оятсыз халык.Сез бөлгенлеккә төшкәнгә кадәр,алар яшь терлегегезне,җирегезнең уңышын ашарлар һәм шулай итеп сезне һәлак иткәнче,ни ашлык,ни шәраб,ни май,ни сыерларыгызның бозавын,ни сарыкларыгызның бәрәнен сезгә калдырмаслар.Алар сезне җирегездәге барлык шәһәрләрегезнең сез ышанып торган биек һәм  ныклы диварлары җимерелгәнче кысрыкларлар;һәм Раббы Аллаһыгыз сезгә биргән җирдәге барлык шәһәрләрегездә сезне камап торырлар. (Канун 28: 49-52)

  Нәбухаднессар Иерусалимны яулап алган, аны яндырып, Сөләйман патша төзегән  Аллаһы йортын җимергән. Аннан соң ул исраиллеләрне коллыкка төшереп, Бабыл империясенең төрле почмакларына тараткан, бары тик аларның бик ярлыларына гына калырга рөхсәт биргән. Бу Мусаның алдан әйткән фаразларының өлешчә үтәлүен күрсәтә:

  Раббы сезнең саныгыз артканга,сезгә яхшылык кылганына куанган кебек үк,сезнең һәлак булып кырылуыгызга да шулай ук шатланыр,һәм сез биләргә барасы җирегездән дә куылырсыз. Раббы сезне җирнең бер читеннән икенче читенә кадәрге арада яшәүче халыклар арасына таратыр,сез анда ни үзегез,ни ата-бабаларыгыз белмәгән,агачтан һәм таштан ясалган башка илаһларга табынырсыз.(Канун 28: 63-64)

  Шулай итеп, 70 ел дәвамында бу чор кызыл төс белән билгеләнде, исраиллеләр Вәгъдә ителгән җир читендә,Бабыл коллыгында яшәгәннәр.

  Соңрак Фарсы патшасы Кир Бабылны яулап алган һәм җирдә иң көчле хаким булган. Ул исраиллеләргә үз җирләренә кире кайтырга рөхсәт биргән Указ чыгарган.

Ләкин Исраил биләмәсе бәйсез дәүләт булудан туктап, Фарсы империясе эчендәге провинциягә әйләнгән. Бу чор 200 ел дәвам иткән; ул бу шкалада алсу төстә билгеләнгән. Бу вакыт эчендә Иерусалим Гыйбадәтханәсе (Икенче Гыйбадәтханә дип аталган) торгызылган; Иске Васыятьнең соңгы пәйгамбәрләре үз хәбәрләрен игълан иткәннәр.

  Аннары Александр Македонский Фарсы империясен яулап алган һәм 200 ел дәвамында исраиллеләрне Грек империясе провинциясенә әйләндергән. Бу чор зәңгәр төс белән билгеләнгән.

  Соңрак римлылар, Грек империясен яулап алып,дөньяның иң өстенлекле дәүләте булганнар. Исраил кабат Империя провинциясенә әйләнгән; бу чор сары төс белән билгеләнгән. Нәкъ шул вакытта Гайсә Масих Исраил илендә яшәгән. Бу вакыттагы Рим хакимнәре һәм Рим хәрбиләре Инҗилдә искә алына – Римлылар Исраил җирендәге яһүдләр белән Гайсә Мәсих яшәгән вакытта идарә иткәннәр .

  Шулай итеп, Бабыл заманыннан (б. э.к. 600 елда), исраиллеләр ( яһүдләр) Давыт нәселе патшалары идарә иткән вакытта булган кебек бәйсезлеккә ирешә алмаганнар. Алар башка империяләр кулы астында булганнар. Яһүдләр моңа ризасызлык белдергәннәр һәм Гайсә Мәсихнең үлеменнән соң Рим җәберенә каршы күтәрелгәннәр. Бәйсезлек өчен көрәштә яһүд халкы җиңелүгә дучар булган.   Римлылар Иерусалимны җимереп, Икенче Гыйбадәтханәне яндырганнар һәм яһүдләрне бөтен Рим империясендә кол итеп таратканнар. Рим Империясенең зурлыгы сәбәпле яһүдләр бөтен дөньяга таралганнар.

  Шулай итеп,яһүд халкы  2000 ел диярлек,үзләрен бер җирдә дә танымаган һәм кабул итмәгән чит җирләргә таралып,түбәнсетелеп гомер иткән. Мусаның Ләгънәтләре бу вакыйгаларны шулай тасвирлый:

  Әмма бу халыклар арасында да үзегезгә тынычлык таба алмассыз,сезгә анда тыныч урын булмас, Раббы сезгә анда куркудан калтырап торган йөрәк,сагыш тулы өметсез күзләр һәм күңел әрнүе бирер.(Канун 28:65 )

  Мусаның сүзләре чынга аштымы? Һичшиксез, хәтта иң кечкенә детальләрдә дә. Бу ләгънәт-каргышлар башка халыкларны уйландырыр өчен яһүдләргә төште:

  …барлык халыклар:”Ни өчен Раббы бу җирне шулай эшләтте икән?Нигә Ул шулай ачуланган?”-дип сорарлар.Җавап шундый булыр:Раббы,Исраил халкы  ата-бабаларының Аллаһысы,үзләрен Мисыр җиреннән алып чыкканда,шушы халык белән төзегән Аның килешүен оныткан.(Канун 29: 24-25)

  Безнең өчен мөһим билге – пәйгамбәрләрнең иман турындагы сүзләрен кабул итү, чөнки аларда безнең һәрберебез өчен нәсихәтле сүзләр бар.

  Без караган бу тарихи чор 2000 ел элек вакытка кагыла. Монда сез бүген Мусаның Фатихалары һәм Ләгънәтләренең ничек тормышка ашканын күрә аласыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *