Skip to content
Home » Кыямәт көне: әт-Тарекъ, әл-Гадийәт һәм Мәсих.

Кыямәт көне: әт-Тарекъ, әл-Гадийәт һәм Мәсих.

  • by

    әт-Тарекъ сүрәсе безне Кыямәт көне турында түбәндәге юллар белән кисәтә:

    Хакыйкатьтә, ул аны кире кайтарырга кодрәтледер, серләр сыналачак көнне. Һәм аның көче дә, ярдәмчесе дә юк. (әт-Тарекъ сүрәсе 86:8–10. Х.Сәлман)

  әт-Тарекъ сүрәсе әйтә, Аллаһы безнең яшерен һәм серле уйларыбызны һәм эшләребезне ачачак, һәм безне аның хөкеменнән яклаучы юк. Шулай ук, әл-Гадийәт сүрәсе бу көнне сурәтли:

    Хакыйкытьтә, кеше Раббысына карата шөкеранасыздыр. Шундый булуына ул үзе үк шаһиттыр. Ул ныклап мал сөя. Әллә ул белмиме: кабердәгеләр куптарылып чыгарылгач һәм күкләрдә булганнар ачыклангач, ул көнне Раббылары, хакыйкатьтә, һәрнәрсә турында хәбәрдар.   (әл-Гадийәт сүрәсе 100:6–11)

   Бу сүрә безнең йөрәк тирәнлегендә яшерелгән иң кечкенә яшерен серләр дә ачылачак, дип кисәтә, чөнки Аллаһы һәркемнең уйларын һәм гамәлләрен белә.   Без якынлашып килүче Кыямәт көне турында уйламыйбыз һәм безгә бернәрсә дә куркыныч тудырмый дип өметләнәбездер бәлки. Ләкин әт-Тарекъ һәм әл-Гадийәт сүрәләре бу турыда бик ачык кисәтәләр.

Бу көнгә әзерләнү яхшырак түгелме? Ләкин ничек?

    Пәйгамбәр Мәсих Гайсә җиргә бу көнне тулы әзерлек белән каршы алырга  теләүчеләр өчен килде. Инҗил әйтә:

     Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Улы да, кемне теләсә, шуны җанландыра. Ата беркемне дә хөкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен өчен, Ул бөтен хөкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине Җибәрүчегә иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия була. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчте. Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Улының тавышын ишетеп үлгәннәр тереләчәк вакыт җитә һәм ул вакыт килеп җитте дә инде.  Үзендә тормыш булган кебек, Улында да булсын дип, Ата Улына тормыш бирде. Ата Улына хөкем итү хокукын да бирде, чөнки Ул – Адәм Улы.

(Яхъя 5:21–27)

     Пәйгамбәр Мәсих Гайсә Үзенең бөек хакимият көчен игълан итә һәм, хәтта Кыямәт көнендә безгә булышу турында хәбәр итә. Мәсихнең көче, Муса пәйгамбәрнең Тәүрат китабында язылганча алты көн эчендә дөнья барлыкка китерелү турындагы пәйгамбәрлекләрендә расланган. Аннары Зәбур һәм соңрак килгән пәйгамбәрләр Аның килүенең максатын нечкәлекләренә кадәр алдан әйткәннәр һәм Аллаһының илаһи планын ачканнар. Мәсих безгә: “Мине җибәрүчегә иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия була. Ул кеше үлемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчте”, – дип, нәрсә әйтәсе килгән? Без монда аны карап чыгарбыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *