Skip to content
Home » Гайсә Мәсих югалганнарны коткарырга килде.

Гайсә Мәсих югалганнарны коткарырга килде.

  • by

Фуссыйләт сүрәсе (тәфсилләп аңлатылды) Хөкем көнен көтү турында яза, ул вакытта кешеләр ике төркемгә бүленәчәкләр, һәм хәтта үз тиреләре дә аларга каршы шаһитлек бирәчәк. Бу көнне алар ишетәчәкләр:

  Үзегезгә каршы колакларыгыз,һәм күзләрегез,һәм тиреләрегез шаһит булудан кача алмадыгыз,ләкин сез кылган гамәлләрегезнең күбесен Аллаһ белми дип уйладыгыз. Һәм Раббыгыз турында сезнең шушы уегыз сезне һәлак итте дә инде,һәм сез зарар күрүчеләрдән булдыгыз.(Фуссыйләт сүрәсе 41:22-23. Х.Сәлман тәрҗемәсе)

  Соңгы карар менә шундый булачак:

  Без аларга дуслар билгеләп куйдык һәм алар үзләренә алдында булганны да,артта булганны да бизәп күрсәттеләр,һәм аларга кадәр булган өммәтләр турындагы сүз алар өчен хак булды. Хакыйкатьтә,алар зыян күрүчеләрдән булдылар. (Фуссыйләт сүрәсе 41:25)

  Бу искә төшерү, хөкем көнендә күпләр “зарар күрүчеләр”ягъни югалтучылар булачак. Бәлки сез дә бу исемлектәдер? әл- Муъминун сүрәсе ( “Иман китереп инанучылар”) бу зур афәт киләчәген әйтә:

  Кемнең үлчәүләре авыр булса…алар уңышка ирешүчеләр.Кемнең үлчәүләре җиңел булса…алар үзләренә зыян китерүчеләр,җәһәннәмдә мәңге калырлар.

  (әл-Муъминун сүрәсе 23 : 102-103)

   Үлчәүләре авыр булып чыккан кешеләрнең котылуга өметләре бар, һәм үлчәүләре җиңел булып чыкканнар “югалту кичерәчәкләр”. әл-Муъминун сүрәсе алар җәһәннәмдә мәңге калырлар” дип әйтә. Дини һәм саф кешеләрнең котылуга өметләре бар һәм нәҗесле,ягъни,чиста булмаган кешеләргә газап булачак.Гайсә Мәсих менә шундый мәңгелек тәмугка  хөкем ителгәннәрне коткару өчен килде, Фуссыйләт һәм әл- Муъминун сүрәләрендә әйтелгәнчә аларга”дуслар билгеләп куелган”.

  Дини кешеләр нәҗесләнмәс өчен  еш кына үзләрен “пычрак” кешеләрдән аералар. Гайсә Мәсих  заманында канун укытучылары шулай эшләгәннәр . Гайсә  Мәсих  кешенең йөрәге саф булганда гына чыннан да ул кеше саф була дип өйрәтте.  Менә ни өчен ул  шундый кешеләр белән иркен аралашты, ә тышкы ритуаль чисталык тотучылар һәм йөрәкләре мәкерле булганнар белән түгел. Инҗил Аның “гөнаһлы” кешеләр белән аралашуына, шәригать кануны укытучыларының карашын  сурәтли.

Бик күп салым җыючылар,гөнаһлылар Гайсәне тыңлау өчен  Аның янына җыелдылар. Фарисейләр һәм канунчылар исә:- Бу кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый,-дип сукрандылар. (Лүk 15: 1-2)

Ни өчен Гайсә Мәсих гөнаһлыларны кабул иткән һәм алар белән бергә ашаган? Ул гөнаһны бик яратканмени? Пәйгамбәр тәнкыйтьчеләренә өч гыйбрәтле хикәя,   белән җавап бирде.

 Югалган сарык турындагы гыйбрәтле хикәя

  Гайсә исә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:

   – Әйтик,берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен югалтты ди, ул туксан тугызын болында калдырып, югалганын тапканчы эзләмәсме әллә?

 Ә инде тапкач,шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр;

һәм өенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: “Минем белән бергә шатланыгыз,чөнки мин югалган сарыгымны таптым”,-дияр.

 Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә,тәүбә итәргә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше өчен шатлануга  караганда, гөнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә  күктә күбрәк шатланырлар. (Лүk 15: 3-7)

  Бу хикәядә Мәсих безне сарыклар белән, үзен көтүче белән чагыштыра. Һәрбер югалган сарык эзләгән кебек, ул үзенең “югалган” кешеләрен эзли. Күз алдыгызга китерегез, сез ниндидер гөнаһ эшләгәнсез. Бәлки, сезнең гаиләгездә беркем дә белмәгән сердер бу. Яисә, күз алдыгызга китерегез, тормышыгызда шулкадәр күп проблемалар бар ки, сез бөтенләй аптырап  үзегезне югалткансыз, ди. Бу хикәя дәртләндергеч, чөнки пәйгамбәр һәм Мәсих Гайсә сезне эзли һәм сезгә булышырга тели. Гөнаһ сезне тулысынча юк иткәнче, ул сезне коткарырга тели.

Аннары Гайсә түбәндәге гыйбрәтле хикәяне сөйләде.

Югалган көмеш тәңкә турында гыйбрәтле хикәя

 -Яки ун көмеш тәңкәсе булган бер хатын, берсен югалтса, шәм яндырып, идәннәрен себереп,  аны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә?Ә тапкач,үзенең  дусларын һәм күршеләрен чакырып,аларга:”Минем белән бергә шатланыгыз,чөнки мин югалткан акчамны таптым”,-дияр.Сезгә шуны әйтәм:Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай ук шатланырлар.  (Лүk 15: 8-10)

  Бу гыйбрәтле хикәядә югалган тәңкә безнең һәрберебез. Мәсих Гайсә безне эзли. Гаҗәп, тәңкә өйдә юкка чыга, ләкин ул үзенең югалганын  “белми”. Ул үзенең югалганын сизми. Хатын-кыз югалтуны сизә, тәңкәсен тапканчы, һәрбер ярыкларга кадәр өен чистартып эзли. Кеше үзен югалтмаска мөмкин. Хакыйкать, ләкин безнең һәрберебез гөнаһлардан тәүбә итәргә тиеш, һәм бу булмаса, кеше “югалыр”, ул “зарар күрер”.  Мәсих өчен син бик кадерле, ләкин син югалдың – шул тәңкә кебек. Ул бик зур югалту сизә һәм сине һәркайда эзли – сине тәүбәгә китереп Үз Йортына алып кайтырга тели.

Өченче хикәя – Ишагыйя тәгълиматларының югары ноктасы(кульминациясе).

Читкә киткән угыл турындагы гыйбрәтле хикәя

  Ул сөйләвен дәвам итте: – Бер кешенең ике улы булган.

Аларның  кечесе атасына: “Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир әле”,-дигән. Атасы милкен улларына бүлеп биргән.

Берничә көн үткәч, кече улы үз өлешен сатып,булган акчаны үзе белән алып,  ерак илгә чыгып киткән һәм анда азгынлыкка бирелеп,байлыгын туздырып бетергән. Бөтен байлыгын туздырып бетергәч,бу илдә бик каты ачлык башланган һәм ул мохтаҗлыкта калган. Шунда ул әлеге илнең бер кешесенә ялланган,ә ул аны үзенең басуына дуңгызлар көтәргә җибәргән. Ул шулкадәр ач булган,хәтта дуңгызлар ашый торган азыкны ашаса да шат буласы икән,ләкин аңа беркем дә бернәрсә бирмәгән.Аннары ул,акылына килеп: “Минем атамның ялчылары күп һәм аларның барысының да туйганчы ашарга ризыгы бар,ә мин ачтан үләм! Хәзер үк атам янына кайтыйм да:”Әти,мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым,инде мин синең улың дип аталырга лаек түгел;миңа ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит”,-дип әйтим. Һәм ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта вакытта ук,атасы аны күреп алган һәм бик кызганган,каршына йөгереп барып,аны кочаклап үпкән. Улы исә аңа әйткән:”Әти,мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым,инде синең улың дип аталырга лаек түгелмен”. Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә әйткән:”Иң яхшы кием алып килеп,аны киендерегез,,бармагына йөзек бирегез,аякларына башмаклар кидерегез. Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз.Ашыйк һәм күңел ачыйк! Чөнки минем бу улым үлгән иде,ә хәзер терелде,югалган иде-табылды. Һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.Аның өлкән улы исә бу вакытта кырда булган. Ул өенә кайтып җитәрәк,җыр һәм бию тавышлары ишеткән. Хезмәтчеләренең берсен чакырып,:”Бу ни хәл?-дип сораган. Хезмәтче аңа:”Синең энең кайтты,аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып,атаң симертелгән бозауны чалдырды”,-дигән. Ә олы угылның моңа ачуы килгән һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы исә чыгып аңардан өйгә керүен үтенгән. Әмма ул атасына җавап итеп әйткән:”Менә,мин сиңа инде күпме еллар  хезмәт итәм һәм кушканнарыңны һич тә үтәмичә калганым юк,шуңа да карамастан дусларым белән бергә күңел ачу өчен синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. Ә инде милкеңне фәхишәләр белән туздырып бетергән бу улың кайткач,аның өчен симертелгән бозауны чалдыргансың!” Атасы исә аңа әйткән: “Улым,син һәрвакыт минем белән,бөтен нәрсәм синеке; әмма синең энең үлгән иде,ә хәзер терелде,югалган иде-табылды,менә шуңа күрә шатланып күңел ачарга кирәк.” (Лүк . 15: 11-32)

  Бу гыйбрәтле хикәя, барлык күрсәтмәләрне тырышып үтәгән олы угыл һәм  адашып юлдан язган кече угыл турында. Өлкән улы барлык дини кагыйдәләрне үтәгән, ләкин әтисенең мәхәббәтен һәм мәрхәмәтен аңламаган. Кече улы әтисеннән  читтә иреккә ирешермен дип уйлаган, ләкин, ахыр чиктә ул,әхлаксызлык кылып, үзен кайгыга дучар иткән. “Акылына килгәч”, ул өенә кире кайта алуын аңлаган. Ул  кылган һәр тәртипсез гамәле өчен үзенең гаебен таныган. Мондый адым күндәмлек таләп итә. Бу – чын тәүбәнең ачык образы, Бу турыда Яхъя пәйгамбәр шулкадәр кыю вәгазьләде .

  Кече улы горурлыгын басып, әтисенә кайткач, ул хәтта хыялланырга да батырчылык итмәгән мәхәббәтне тапкан. Ул әтисеннән яңа  кием, кыйммәтле йөзек, мәҗлес һәм иң мөһиме -тулысынча кичерү һәм мәхәббәт алган. Бу гыйбрәтле хикәя безгә Аллаһның безне никадәр яратуын аңларга ярдәм итә. Ул безнең мәңгелек тормыш бирә торган “Өебезгә” кайтуыбызны тели. Ләкин без гөнаһларыбызны танып,чын күңелдән үкенеп,алардан ваз кичеп, тәүбә итәргә тиеш.Чөнки без, шулай эшләмәсәк, Күктәге Атабызның Йортына кайтып керә алмыйбыз!  Без Аның алдында  түбәнчелек белән кичерү һәм ярлыкау сорап килсәк,Ул Үз кочагына алыр,яңа кием кидереп,бүләкләр бирер һәм мәҗлес өстәле артына утыртыр. Бу Гайсә Мәсихнең  вәгазе турында фикер йөртеп,син дә шундый зур мәхәббәткә буйсынып кабул итә аласыңмы?

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *