Skip to content
Home » 6-нчы көн-Гайсә Мәсих һәм Бөек җомга.

6-нчы көн-Гайсә Мәсих һәм Бөек җомга.

  • by

Әл-Җумуга (җомга) сүрәсе мөселманнар өчен изге, дога кылу көне дип әйтелә.    Башта бу сүрә безгә каршы торган кебек булса да, Гайсә Пәйгамбәр аны Үзенең Мәсих хезмәтендә кабул итә. Җомга көнен дога көне дип игълан иткәнче, әл-Җумуга сүрәсе болай ди:

  Әйт: “Ий, яһүди диненә иярүчеләр! Әгәр сез үзегезне башка кешеләрдән   Аллаһка карата иң якын дип санасагыз, үзегезне  дөрес итеп күрсәгез, үлем теләгез! (әл-Җумуга сүрәсе 62:6–7)

   Әмма алар үз куллары әзерләгәнгә беркайчан да моны теләмәячәкләр. Аллаһы явызларны белә. Бу аятьне шулай аңларга була: без үлемнән курыкмыйбыз икән, димәк без Аллаһының чын дусларыбыз дигән сүз. Ләкин еш кына без үлемнән качабыз, чөнки җитәрлек кадәрле яхшы эшләр, изге гамәлләр кылуыбызга ышанычыбыз аз. Җомга көнне, изге Ашкыну атнасының алтынчы көне, яһүд халкыннан булган Гайсә Мәсих шундый сынауга дучар булды. Ул бу көнен дога белән башлады. Инҗил әйтә:

   Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике улын алды. Гайсәне авыр кичерешләр һәм җан сыкрануы били башлады. Ул аларга:  – Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда көтегез һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде. Ул читкәрәк китте һәм җиргә йөзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мөмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын.(Маттай 26:37–39)

   Бу җомга вакыйгаларын тикшереп караганчы, әйдәгез Гайсәнең догасы алдыннан нәрсәләр булганын карыйк. Явыз дошманыбыз шайтан Яһүднең эченә Гайсәне аның хәянәте аша үтерер өчен Ашкыну атнасының бишенче көнендә керде. Киләсе алтынчы көнне, Гайсә Мәсих һәм аның шәкертләре Раббының соңгы кичке ашын ашарга җыелдылар. Алар ашаган вакытта, Гайсә үз шәкертләренә сүзе һәм гамәле белән, бер-берсен ничек яратырга һәм Аллаһының безгә булган мәхәббәте никадәр бөек булуы турында өйрәтте. Бу монда риваять ителә. Аннары ул барлык иман итүчеләр өчен дә дога кылды (монда карагыз).

 Гайсәнең җомга көн догасыннан соң менә нәрсә булды:

 

Гайсә Мәсих бакчада кулга алына

Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә шәкертләре белән Кыдрун инешенең аръягына чыгып, шундагы бакчага керде. Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хәянәт итәчәк Яһүд тә белә иде. Яһүд гаскәри төркем һәм баш руханилар вә фарисейләр җибәргән тәртип саклаучылар белән бергә шунда килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алганнар иде. Гайсә исә Үзе белән булачак һәрнәрсәне белеп, алгарак чыкты һәм алардан:    – Кемне эзлисез? – дип сорады. Алар Аңа:  – Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр.  Гайсә аларга:    – Ул – Мин, – диде. Хәянәтче Яһүд тә алар белән шунда тора иде. Гайсә: ”Ул – Мин” – дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.  Ул янә:  –  Кемне эзлисез? – дип сорады    Алар:  – Насаралы Гайсәне, – диделәр. Гайсә җавап бирде:–  Мин инде сезгә: “Ул – Мин”, – дип әйттем бит. Сез Мине эзлисез икән, Минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез.  Ул: “Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым”, – дигән сүзләр тормышка ашсын өчен шулай дип әйтте.  Шимун Петерның кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды һәм иң баш руханиның хезмәтчесенә селдәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде. Әмма Гайсә Петергә:   – Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәне Мин эчмәм дип уйлыйсыңмы әллә? – диде.    Гаскәриләр аларның башлыгы һәм яһүдләрнең тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр. Башта Аны шул елның иң баш рухание булган Кәяфәснең кайнатасы Һаннас янына алып бардылар.

  (Яхъя 18:1–13)

  Пәйгамбәр Гайсә Мәсих дога кылу өчен Иерусалим янындагы бакчага керде, һәм хәянәтче Яһүд Рим гаскәриләрен анда алып барды. Кеше кулга алыначагын белгәч, гадәттә, кача, яшеренә яки каршы торырга әзерләнә. Мәсих Гайсә йөгереп качмады һәм каршы тормады. Ул тыныч кына Үзен эзләгәннәргә җавап бирде. Аның шулай: “Ул – Мин”, дип җавап бирүе Рим гаскәриләрен гаҗәпләндерде. Шул арада Гайсәнең шәкертләре Аны калдырып качып киттеләр. Гайсә Мәсихне бәйләп кулга алганда каршылык күрсәтмәде һәм Аны сорау алырга алып киттеләр.

Беренче тапкыр сорау алу

Менә беренче тапкыр сорау алу Инҗилдә ничек сурәтләнә:

   Иң баш рухани исә Гайсәдән Аның шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә өйрәтүе турында сорашты. Гайсә аңа:  – Мин дөньяга ачык сөйләдем. Һәрвакыт яһүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә һәм Аллаһы Йортында өйрәттем һәм яшеренеп һичнәрсә сөйләмәдем. Нигә Миннән сорыйсың? Мин сөйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде. Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе, Аның яңагына сугып:  – Иң баш руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде. Гайсә аңа:  – Мин ялган сөйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың? – дип җавап бирде.  Һаннас Аны бәйләнгән хәлдә, иң баш рухани Кәяфәс янына җибәрде.

  (Яхъя18:19–24)

Шуннан Гайсә Мәсихне  икенче тапкыр сорау алу өчен иң баш рухани Кәяфәс янына алып киттеләр.

Икенче тапкыр сорау алу

Бу сорау алу барлык яһүд җитәкчеләре һәм канун укытучылары алдында булды. Инҗил әйтә:

   Гайсәне иң баш рухани янына алып килделәр. Анда барлык баш руханилар, аксакаллар һәм канунчылар җыелдылар. Петер исә, алардан арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды. Ул анда учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды. Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшыру өчен, Аңа каршы шаһитлек эзләделәр, әмма таба алмадылар. Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлек бирделәр, әмма аларның күрсәтмәләре туры килмәде. Шул вакытта мондый ялган шаһитлек бирүчеләр табылды: – Аның: ”Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаһы Йортын җимерәчәкмен һәм өч көндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын төзиячәкмен,” – дип әйткәнен без ишеттек.  Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады.     Шуннан соң иң баш рухани, алга чыгып, Гайсәдән сорады: – Үзеңә каршы шаһитлеккә Син берничек тә җавап бирмисеңме? Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Иң баш рухани Аннан тагын сорады:  – Син – Мәсихме, мөбарәк Аллаһының Улымы?  – Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә, – һәм сез Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез. Шунда иң баш рухани киемнәрен ертып әйтте: – Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? Көфер сүз сөйләвен сез үзегез ишеттегез! Сез бу хакта ничек уйлыйсыз?    Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән хөкем карары чыгардылар. Аларның кайберләре Аңа төкерә башладылар, битен каплап, Аны кыйнарга тотындылар  – Пәйгамбәрлек ит! – диделәр алар. Шулай ук сакчылар да Аны кыйнады.

(Марк 14:53–65)

Яһүд җитәкчеләре Гайсә Пәйгамбәрне үлемгә хөкем иттеләр, ләкин Яһүдия Рим хакимлеге астында булганлыктан, барлык үтерүләр Рим прокураторы белән килешү юлы белән булырга тиеш иде. Шуңа күрә Гайсәне Понти Пилат янына алып киттеләр. Алга таба Инҗилдә бу вакытта пәйгамбәргә хыянәт иткән Яһүд Искариот белән булган вакыйгалар турында әйтелә.

Хәянәтче Яһүд белән нәрсә булган?

  Иртән иртүк, барлык баш руханилар һәм халык аксакаллары, киңәшләшеп, Гайсәне ничек үтерү турында сүз куештылар. Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар.  Гайсәгә хәянәт иткән Яһүд, Аның үлемгә тартылганын белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм аксакалларга утыз көмеш тәңкәне кайтарып бирде һәм:    – Гөнаһ кылдым мин, гөнаһсызга хәянәт иттем, – диде. – Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр. Һәм ул тәңкәләрне Аллаһы Йортында атып бәрде дә, китеп, асылынды. Баш руханилар тәңкәләрне алдылар һәм:   – Боларны сәдакә сандыгына салу канунсыз: бу – канлы тәңкәләр, – диделәр. Алар киңәшләшеп, бу тәңкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр өчен, чүлмәкче җирен сатып алырга, дигән карар чыгардылар. Шуңа күрә бу җир Кан җире дип атала башлады һәм хәзерге көнгә кадәр шулай атала. 

  (Маттай 27:1–8)

Гайсә Мәсихтән Рим прокураторы сорау ала

    Гайсә идарәче каршына бастырылды.– Син яһүдләр Патшасымы? – дип сорады Аннан Пилат. – Моны син үзең әйтәсең, – дип җавап бирде Гайсә. Баш руханилар һәм аксакаллар Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.  Шуннан соң Пилат:   – Үзеңә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисеңме әллә Син? – дип сорады.  Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.    Гадәттәгечә, идарәче, бәйрәм уңае белән, халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. Ул вакытта даны киң таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде. Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан сорады:   – Кемне сезгә азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?  Чөнки Пилат яһүд башлыкларының Гайсәне көнләшү аркасында тотып биргәннәрен белә иде. Ул хөкем итү урынында утырган чакта, аның хатыны аңа: ”Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген төшемдә Аның аркасында бик нык газапландым”, – дип хәбәр иттерде. Ә баш руханилар һәм аксакаллар исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне җәзага тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар. Идарәче халык төркеменнән:– Сез кемне телисез? Сезгә икенең кайсысын азат итим? – дип сорады.   – Барабны, – дип җавап бирделәр алар.   Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат.  – Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларның барысы да.      – Ул нинди начарлык эшләгән соң? – дип сорады ул – Аны хачка кадакларга! – дип тагын да көчлерәк тавыш белән кычкырды җыелган халык. Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мөмкинлеген күреп, су китерергә кушты һәм халык алдында кулларын юды.  – Бу кешенең үлемендә минем гаебем юк, моңа сез җаваплы! – диде.  – Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын! – дип җавап бирде бөтен халык. Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне исә камчылаткач хачка кадакларга тапшырды. 

  (Маттай 27:11–26)

Хачка кадаклау, үлем һәм Гайсә пәйгамбәрне күмү

  Гайсә Мәсихнең хачка кадаклануы турында Инҗилдә җентекләп язылган. Аның ничек булганы турында укыйк:

җир өстен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай булды. Ә сәгать өчләр тирәсендә Гайсә каты тавыш белән:    – Эли, Эли, лема сабахтани? – ягъни: ”әй, Аллаһым, әй, Аллаһым! Нигә Син Мине ташладың?” – дип кычкырды.    Анда торучыларның кайберләре, Аны ишетеп:    – Ильясны чакыра, – диделәр. Шунда аларның берсе йөгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчып, аны таякка элде һәм Гайсәгә эчәргә бирде. Калган кешеләр аңа: – Тукта! Әйдә карыйк: Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диделәр.  Ә Гайсә, тагын бер тапкыр көчле итеп кычкырып, җан бирде. Һәм менә, Аллаһы Йортындагы пәрдә өстән аска таба урталай ертылды. Җир тетрәде, таш кыялар ярылдылар, каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар. Бу изгеләр каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге шәһәргә, Иерусалимга керделәр; һәм күпләр аларны күрде.  Йөзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар.  – Ул чыннан да Аллаһы Улы булган икән, – диделәр.    Анда ерактан карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Галиләядән ияреп килгән һәм Аңа хезмәт иткән иделәр). Алар арасында Магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй улларының анасы бар иде.  

(Маттай 27:27–56)

  Инҗил әйтә, Гайсә Мәсих үлгән вакытта җир тетрәде, ташлар ярылды, каберләр  ачылды. әз-Зәлзәлә сүрәсе (җир тетрәү) шул ук сүзләрне әйтә:

  “Җир үз тетрәве белән селкенә башлагач, җир исә эчендә булганнарны өстенә чыгаргач кеше: “Моңа ни булды?” – дияр. Ул көнне үз хәбәрләрен сөйләп бирер. Раббысы үзенә вәхи иткәннән. Ул көнне кешеләр үз гамәлләрен күрер өчен төркемнәре белән кузгалып чыгарлар”.

  з-Зәлзәлә сүрәсе 99:1–6. Х.Сәлман)

  “Әгәр җир үзенең селкенүе белән селкендерелсә. Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса. Һәм кеше әйтсә “Ни булды бу җиргә?” – дип. Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер. Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер. Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар…”.  (Зүллзиләт сүрәсе 99:1–6. Ногмани)

Сура «Аз-Залзала» предвосхищает Судный день. И то, каким образом Иса аль Масих принял смерть, согласуется со знамением Суры «Аз-Залзала» – это необходимая плата в приготовление к Судному дню.

Сөңге белән чәнчелгән кабырга

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр дә Гайсәне хачка кадаклап үтерүләре турында яза:

  Бу көн бәйрәм алдындагы җомга көн булганлыктан, яһүдләр гәүдәләрне шимбә көнгә хачта калдырмас өчен, – чөнки ул шимбә бөек көн иде, –аларның аякларын сындырып, аларны хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорадылар.   Шуннан гаскәриләр килеп, Гайсә белән бергә кадакланганнарның башта берсенең, аннан икенчесенең аякларын сындырдылар. Әмма Гайсә янына килгәч, Аның инде үлгән булуын күрделәр һәм шуңа күрә аякларын сындырмадылар, ә бер гаскәри Аның кабыргасына сөңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты.  Бу хәлләрне күргән кеше, сез иман итсен дип, шул хакта шаһитлек бирде. Аның шаһитлеге хак һәм ул хакыйкатьне сөйләвен белә. Чөнки бу хәл Изге язмада: ”Аның һичбер сөяге сынмас,” – дип язылган сүзләр тормышка ашсын өчен булды. Изге язманың башка бер урынында: “Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар”, – дип тә язылган.

(Яхъя 19:31–37)

Яхъя сүзләре буенча, Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихнең кабыргасына сөңге белән чәнечтеләр. Аннан кан һәм су агып чыкты – сөекле Пәйгамбәребез Мәсих Гайсә  коточкыч газаплар кичереп, йөрәк тетрәүдән үлде. Көннең соңгы вакыйгасы – Гайсәне күмү. Инҗил әйтә:

И последнее событие этого дня – погребение. Инджиль гласит:

  Кич белән Ариматайдан булган Йосыф исемле бай кеше килде; ул да Гайсәнең шәкерте иде. Пилат янына килеп, ул Гайсәнең гәүдәсен алырга рөхсәт сорады. Шунда Пилат Аның гәүдәсен Йосыфка бирергә кушты. Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага төрде һәм күптән түгел таш тауны тишеп ясалган кабергә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын каплап куйды һәм китеп барды. Ә Магдалалы Мәрьям белән икенче  Мәрьям исә, кабер каршында утыра иделәр.

(Маттай 27:57–61)

6-нчы көн – Изге җомга

  Яһүдләр көне кояш баегач башлана. Шулай итеп, алтынчы көн Гайсә Пәйгамбәр Үз шәкертләре белән Кичке аш ашаганда башланды. Ә ул көнне күп вакыйгалар булды: кулга алу, берничә сорау алу, хачка кадаклау, сөңге белән чәнчү, күмү. Бу көнне еш кына “Бөек җомга” дип атыйлар. Сорау туа: бу Мәсихнең хыянәт, җәфа газаплар һәм үлем кичергән көне икән, нигә ул “изге” дип атала? Ни өчен бу көн “куркыныч җомга” түгел?

   Бу төп сорауга без киләсе берничә көн вакыйгаларын карап чыккач җавап бирербез. Кирәкле мәгълүматны хәзерге вакытта табып була. Игътибар итегез, бу изге Ашкыну атнасының алтынчы көне Бөек җомга – Нисан аеның ундүртенче көне иде, яһүдләр Песах бәрәнен 1500 ел элек Мисыр коллыгыннан азат ителү билгесе итеп суйган көн.

Җомга. Изге атнаның алтынчы көне, Тәурат пәйгамбәрлекләре белән чагыштырганда.

Кеше үлгәч, аның тормыш тарихы бетә. Ләкин, Инҗил тарихны дәвам итә һәм ни өчен бу җомга Бөек җомга булганын күрсәтә. Киләсе көн – шимбә (Шаббат), җиденче көн.

Ләкин башта әйдәгез, әл-Җумуга сүрәсенә әйләнеп кайтыйк һәм туктаган аятьтән өйрәнүне дәвам итик .

   Әйт: “Хакыйкатьтә, качып йөрсәгез дә, үлем үзегезне куып җитәр һәм сез янә яшеренне һәм ачыктан-ачыкны белеп торучының алдына килеп басарсыз һәм Ул сезгә кылганнарыгызны искә төшерәчәк! ”Ий, иман китереп инанучылар! Җомга көнне намазга чакырыла икән, Аллаһны ашкынып искә алыгызчы һәм сәүдәгезне калдырыгыз. Әгәр сез төшенсәгез, бу сезнең өчен хәерлерәктер.

  (әлҖумуга сүрәсе 62:8-9)

   Сөекле Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих үлемнән качмады, зур сынау һәм газаплар алдыннан дога кылды, шуның белән Үзенең “Аллаһыга яраклы” булуын исбатлады. Бу искиткеч батырлык хисе истәлегенә, мөселманнарга җомга көнне мәчеттә махсус дога (намаз) кылырга боерык бирелүе гаҗәп түгел. Аллаһы Мәсих Гайсәнең бөек хезмәтен онытуыбызны теләми.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *