Skip to content
Home » Гайсә пәйгамбәр сүзенең көче белән савыктыра

Гайсә пәйгамбәр сүзенең көче белән савыктыра

  • by

  Габәсә(Төмсәләнде) сүрәсендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең  сукыр кеше белән ничек очрашуы турында әйтелә.

  Ул төмсәләнеп борылып куйды,аның янына сукыр килеп басканга күрә.Сиңа аның хәлен кем белдерде?Бәлки ул арынган булыр иде.(Габәсә сүрәсе 80: 1-3 Х.Сәлман тәрҗемәсе)

  Бу рухи хакыйкатьләрне җиткерү өчен яхшы мөмкинлек булса да, Мөхәммәд пәйгамбәр йөзен җыерып читкә борды һәм  бу кешене савыктырмады. Гайсә Мәсих пәйгамбәргә  килгәндә, ул Аллаһы пәйгамбәрләре арасында чыннан да уникаль иде, чөнки ул кешеләрне авырулардан савыктырып кына калмыйча, шулай ук аннан да зуррак эшләр эшләде. Аның, башка пәйгамбәрләрдән аермалы буларак, зур хакимлеге булган, хәтта Муса, Ибраһим һәм Мөхәммәд  кебек бөек иманлы кешеләр дә Ул эшләгән гаҗәеп эшләрне эшли алмаганнар. Ул әл- Гафир(ярлыкаучы)  сүрәсендә сурәтләнгән сынауны кичерер өчен көч бирелгән пәйгамбәрләрнең бердәнбере иде (40-нчы сүрә).Менә әз-Зухруф сүрәсе нәрсә турында әйтә:

  Әллә син саңгырауны ишеттерә алырсыңмы яки сукырны һәм ачык адашуда булганны туры юлдан алып бара алырсыңмы?

(әз-Зухруф(бизәнүләр) сүрәсе 43:40)

  әл- Маидә(аш табыны)  сүрәсендә , без Гайсә Мәсих могҗизалары турында укыйбыз :

  Менә Аллаһ:”Ий,Мәрйәм улы Гыйсә, сиңа һәм синең тудыручы анаңа булган  Минем нигъмәтемне искә төшер.Менә Мин сине изге рух белән көчәйттем,син бишектә дә олыгайгач та кешеләр белән сөйләштең,һәм хикмәтне,һәм менә Мин сиңа Тәуратны,һәм Инҗилне өйрәттем.Менә син Минем изен-рөхсәтем белән балчыктан кош шәкелен ясыйсың һәм аңа өрәсең,һәм Минем изен-рөхсәтем белән ул кош була,һәм Минем изен-рөхсәтем белән син тома сукырларны һәм барас авыруы белән авыручыны шифалыйсың,һәм Минем изен-рөхсәтем белән үлекләрне торгызып чыгарасың. Һәм менә син ачык аятьләр белән аларга килгәч,Мин синнән Исраил улларын тотып калдым.Һәм алардан кәфер булганнары:”Бу ачыктан-ачык сихер генә бит!”-диделәр.”(әл- – Маида 5 : 110. Х.Сәлман тәрҗемәсе)

  Әәл-Гыймран(Гыймран гаиләсе)” сүрәсендә менә ничек язылган:

   Һәм Исраил улларына рәсүл булдырыр:”Мин сезгә Раббыгыздан могҗиза белән килдем. Мин сезгә балчыктан кош сыны ясармын һәм аңа өрермен,ул Аллаһның рөхсәте белән кош булыр. Аллаһның рөхсәте белән сукырны,барас авырулыны сәламәтләндерермен,үлеләрне терелтермен. Мин сезгә нәрсә ашаганыгызны һәм өегездә нәрсә саклаганыгызны әйтеп бирермен. Хакыйкатьтә,әгәр сез иман китереп инанган булсагыз,монда сезгә аять бардыр! Һәм миңа кадәр Тәуратта иңдерелгәннәрнең хаклыгын раслау өчен һәм сезгә хәрам кылынган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл итәр өчен мин сезгә Раббыгыздан аять белән килдем.Аллаһтан куркыгыз һәм миңа буйсыныгыз. (Әәл-Гыймран сүрәсе 3: 49-50)

  Сукырлар күрәләр, махау авырулары савыкты, үлгәннәр терелтелде! Шуңа күрә Әәл- Маидә сүрәсе (5: 110) Гайсә Мәсихнең  “илаһи билгеләр” белән  килүен, һәм әл-Гыймран сүрәсендә дә(3: 49-50) бу турыда раслап әйтә. Мин “сезгә Раббыгыздан” килдем! Мондый ачык илаһи билгеләрне кире кагу акылсызлык түгелме?

Инде әйтеп үткәнебезчә,Гайсә Мәсих пәйгамбәр Үзенә генә хас булган хакимият белән өйрәтте. Таудагы вәгазеннән соң булган вакыйгалар турында Инҗил әйтә :

  Гайсә таудан төшкәч,Аның артыннан күп халык иярде. Менә Аның янына  бер махаулы кеше килеп тез чүкте һәм:-Әфәнде! Әгәр теләсәң мине тазарта алыр идең!-диде. Гайсә,кулын сузып,аңа кагылды һәм:-Әйе,телим. Тазарын!-диде.Һәм шунда ук аның махауы тазарды. Шуннан соң Гайсә аңа әйтте:-Кара аны,берәүгә дә сөйләмә,ә руханигә барып үзеңне күрсәт һәм терелүеңне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит.(Маттай 8: 1-4)

  Гайсә пәйгамбәр махаулы(проказа) кешене савыктыруда Аллаһы биргән сүзнең  көчен күрсәтте. Ул бары тик тазарындип әйтте , авыру кеше чиреннән арынып шул вакытта ук савыкты. Бу дәвалаучы сүзнең илаһи көче.

Алга таба, Гайсә Мәсих “дошман” белән очраша. Ул вакытта римлыларга, Яһүдия җирләрен басып алып исраиллеләрне кол хәлендә тоткан өчен нәфрәтләнеп, дошман итеп караганнар.(Аларның үзара мөнәсәбәтләре бүгенге көндә  Палестина белән Израиль иле арасындагы кебек булган). Иң мөһиме яһүдләр, Рим хәрбиләренең хезмәтләрен еш кына, чиктән тыш явызлык белән кулланганнары өчен нәфрәт иткәннәр. Ә аларның гаскәр башлыклары- йөзбашлары тагын да явызрак булган. Гайсәгә бервакыт шундый “дошман” белән очрашырга туры килгән.

 Гайсә Мәсих һәм Рим йөзбашы

  Гайсә Кәпәрнаумга килгәч,Аннан ярдәм сорап,йөзбашы килде: -Әфәнде!Минем хезмәтчем өйдә параличтан бик нык газапланып ята. -Мин барып аны савыктырырмын ,-диде Гайсә. – Әфәнде!Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгелмен,-дип җавап бирде Аңа йөзбашы. -Тик сүз генә әйт,һәм минем хезмәтчем савыгачак.Мин-үзем дә буйсынудагы кеше,һәм минем кул астымда гаскәриләр бар.Аларның берсенә:”Кит,”-дисәм, китә,икенчесенә:”кил”,-дисәм, килә,хезмәтчемә:”Моны эшлә”,-дисәм,эшли. Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга әйтте:   – Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә Мин мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем.Мин сезгә әйтәм:көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килерләр һәм Күк Патшалыгында Ибраһим,Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлес өстәле артында утырырлар. Ә кемгә Патшалык алдан билгеләнгән иде,алар тышкы караңгылыкка куылырлар: анда елау һәм тешләр шыкырдату булыр. Йөзбашына Гайсә:- Өеңә кайт,һәм сиңа иманың буенча булсын,-.диде. Һәм аның хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.(Маттай 8: 5-13)

  Мәсих сүзләре хәтта ерак аралыкта да шулкадәр көчле иде. Аңа бары тик сүз генә әйтергә кирәк булды. Шул ук вакытта, Гайсәне  бик гаҗәпләндергәне, бу исраиллеләр тарафыннан нәфрәтләнгән мәҗүсинең, Аның сүзләренең көченә ышануы һәм иманы иде.Гайсә сүз генә әйтте һәм барысы да төгәл үтәлде. Без гадәттә андый кешедән иман көтмибез (ул бит динсез,мәҗүси), ләкин, Гайсә Мәсих сүзләре буенча, бу кеше иманы буенча Күк Патшалыгында Ибраһим һәм башка тәкъва кешеләр белән мәҗлестә утырачак. Ә кемнәр үзләрен “хак” диндә һәм “дөрес” кешеләр дип тәкәбберләнгәннәр, оҗмахка кермәячәкләр. Гайсә Мәсих безне кисәтә, кеше Күк Патшалыгына теге яки бу динне тотканы өчен түгел һәм ниндидер милләтенә карап та түгел,ә иман ныклыгы буенча керәчәк.

Гайсә гыйбадәтханә башлыгының кызын үлемнән терелтеп торгыза

  Гайсәнең иң гаҗәеп могҗизаларының берсе – гыйбадәтханә башлыгының  кызын үледән терелтеп торгызуы. Менә Инҗилдә бу турыда ничек әйтелә :

  Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтәләр иде,шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды. Шунда гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсә янына килде. Ул,Гайсәнең аякларына егылып,ялварып,Аны үзенең өенә чакырды,чөнки аның унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята иде. Яһирнең өенә барганда Гайсәне бар яктан халык төркеме кысрыклады. Шунда унике ел буе кан китүдән газап чиккән бер хатын-кыз бар иде. Ул бөтен байлыгын табибларга сарыф иткән,аны беркем дә савыктыра алмаган. Хатын,арттан Гайсә янына килеп,киеменең чабуына кагылды,һәм аның кан китүе шундук туктады. Гайсә:-Кем Миңа кагылды?-дип сорады. Барысы да инкяр иттеләр. Петер:- Өйрәтүче! Сине урап алганнар.Бар яктан кысрыклыйлар!-диде. Ләкин Гайсә:- Кемдер Миңа кагылды,Мин үземнән көч чыкканын сиздем,-диде. Теге хатын исә,яшеренеп кала алмаячагын күреп,калтырана-калтырана Гайсә янына килде.Аның алдына егылып,ни өчен кагылганлыгын һәм ничек итеп шундук савыкканлыгын бөтен халык алдында сөйләп бирде. Гайсә аңа:- Кызым! Ышануың сине савыктырды!Имин йөр,-диде. Гайсә шул сүзләрне әйткән арада,гыйбадәтханә башлыгының өеннән килгән бер кеше:-Кызың вафат булды,Остазны бүтән борчыма,-диде. Әмма Гайсә,аның шулай дигәнен ишетеп,Яһиргә:- Курыкма,ышан гына һәм кызың савыгачак,-диде. Яһирнең өенә килеп җиткәч,Петердән,Яхъядан,Ягъкубтан һәм кызның әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рөхсәт итмәде. Барысы да елый,кыз өчен хәсрәтләнә иделәр. Әмма Гайсә:- Еламагыз,ул үлмәгән,йоклый гына,-диде. Ә андагы кешеләр исә Аңардан көлделәр,чөнки кызның үле икәнен беләләр иде.  Гайсә кызның кулыннан тотып:-Балам,тор,-дип кычкырып әйтте. Кызга җан керде һәм шундук урыныннан торды.Гайсә аны ашатырга кушты. Кызның әти-әнисе хәйран калдылар. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.(Лүк 8:40-56) 

  Һәм тагын бер тапкыр күрәбез, Гайсәнең сүзе кызның үледән терелүе өчен җитәрлек иде. Гайсә Мәсихне кешенең нинди динне тотуы,нинди милләттә ,нинди җенестә булуы һәм җәмгыятьтә нинди биеклектә булуы да кызыксындырмады,Ул тик кешенең йөрәгенә,аның эчке дөньясына карады.  

Гайсә Мәсих  күпләрне, шул исәптән дусларын да савыктыра

Инҗилдә шулай ук Гайсәнең  Петер йортына ничек керүе турында хикәя бар. (ул Гайсәнең рәсүле, соңыннан барлык 12 рәсүл исеменнән дә сөйләгән) Гайсә бу йортта аның ярдәменә мохтаҗ булган кешене күрде һәм аны савыктырды.Язылганча:

  Гайсә Петернең өенә килде һәм аның каенанасының кызышып авырып ятуын күрде. Гайсә бу хатынның кулына кагылгач, кызышуы шунда ук бетте,һәм ул, торып,Гайсә хөрмәтенә табын әзерли башлады. Ә инде кич җиткәч, Гайсә янына  җенле булган күп кешеләрне китерделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бөтен авыруларны савыктырды. Чөнки Ишагыйя пәйгамбәр аша:”Ул безнең сырхауларыбызны Үзенә алды һәм авыруларыбызны күтәреп алып китте”,-дип әйтелгәннәр тормышка ашырга тиеш иде. (Маттай 8: 14-17)

  Гайсәнең хәтта явыз һәм шакшы рухларны бер сүз белән куып чыгару көче булган.  Зәбур сүзләре буенча, могҗизалы савыктыру Мәсихнең килү вакытының якынлашуы турында билге . Чыннан да, Ишагыйя пәйгамбәр  киләсе Мәсих турында түбәндәге пәйгамбәрлекне әйткән :

  Хуҗа-Раббы,Мине сайлап алып,Миңа үзенең Рухын иңдерде;Ул Мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер,хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар,әсирләргә вә тоткыннарга:”Сез- азат!”-дип белдерер,Раббының шәфкать күрсәтү елын һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр,барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр, Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына-баш киеме,аһ-зар урынына-шатлык мае,төшенке рух урынына данлы кием  бирер өчен җибәрде.Монда кара . Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан “тәкъвалык имәннәре”дип йөртерләр ул кешеләрне. (Ишагыйя 61: 1-3)

  Гайсә Мәсихтән 750 ел элек яшәгән Ишагыйя пәйгамбәр Мәсихнең ярлыларга һәм мохтаҗларга яхшы хәбәр (Инҗилне)  китерәчәген алдан әйтә. Ул кешеләрне гөнаһ әсирлеге камытыннан азат итәчәк. Гайсә пәйгамбәр  бу пәйгамбәрлекне тулысынча үтәде, халыкны өйрәтте, авыруларны савыктырды һәм үлеләрне терелтте, һәм ул боларның барысын да сүзенең көче  белән эшләде – савыктырды, юатты, явыз рухларны куып чыгарды һәм хәтта үлемне җиңде. Шуңа күрә Гыймран сүрәсендә әйтелә:

  Менә фәрештәләр әйтте: “Ий, Мәрйәм! Менә Аллаһ сине Үзенең сүзе белән шатландыра,аның исеме Мәрйәм углы,коткаручы Гыйсә,дөньяда да һәм ахирәттә дә данлы,һәм якыннаштырганнардан булучы. (Гыймран сүрәсе 3:45)

Инҗилдә шулай ук Гайсә турында әйтелә:

… Аның исеме – Аллаһы Сүзе .(Ачылыш19:13)

  Мәсихнең сүзләрендә  шундый гаҗәеп хакимият һәм көч булган ки, Аны “Аллаһы сүзе” һәм “Аллаһыдан килгән Сүз” дипатаганнар . Изге китапларда ул “Аллаһы сүзе” дип аталганга, безнең өчен дә аның тәгълиматларына иярү бик мөһим. Хәтта табигать көчләренең  Аның Сүзенә ничек буйсынганы турында укыйк .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *