Skip to content
Home » Муса билгесе 1. Коткарылу (Песах) бәйрәме.

Муса билгесе 1. Коткарылу (Песах) бәйрәме.

  • by

    Ибраһим пәйгамбәрнең вафатыннан соң 500 елдан артык вакыт үтте. Түбәндә сурәтләнгән вакыйгалар б.э.к.1500 елда булган. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исхак аша килгән нәселләре хәзер исраиллеләр дип аталдылар һәм күп халык булып ишәйделәр. Ләкин вакыт узу белән алар мисырлылар коллыгына төштеләр. Бу Ибраһимның оныгы Йосыфның Мисыр коллыгына сатылганнан соң булды, һәм күп еллардан соң гаиләсе аның артыннан Мисырга китте. Бу Яратылыш китабында, 45-46-нчы бүлекләрдә әйтелә. Бу Муса пәйгамбәр аша бирелгән Тәүратның беренче китабы. Хәзер без тагын бер бөек пәйгамбәр – Муса билгеләренә киләбез. Алар Тәуратның Чыгыш китабында тасвирланган. Бу китапта без Муса пәйгамбәрнең Исраил халкын Мисырдан ничек алып чыгуы турында укыйбыз. Аллаһы Муса пәйгамбәргә Мисыр фиргавене алдына килергә һәм исраиллеләрнең азат ителүен таләп итәргә боерды, нәтиҗәдә, Муса белән фиргавен тылсымчылары арасында ярыш башланды. Бу ярыш Аллаһының фиргавенгә карата бөек тугыз җәзаны бирүе белән тәмамланды, бу аның өчен билге булды. Ләкин фиргавен, Аллаһы ихтыярына  буйсынмады.    Бу вакыйгалар турында түбәндәге аятьләр тасвирлый:

 – Сиңа Мусаның хәбәре килеп җиттеме? Менә аны Раббысы, изге үзәнлек Түвәдә өндәде: ”Фиргавенгә бар! Ул читкә тайпылды! Арынырга күңелең бармы? Раббыңа юлны күрсәтермен, Аннан күрка башларсың,” – дип әйт аңа”. Ул аңа иң бөек могъҗизә күрсәтте. 

ән-Нәзигать сүрәсе 79:15–20. Х.Сәлман

   Тубәндәге сүрә фиргавеннең җавабын үз эченә ала:

  Фиргавен рәсүл белән карышты, һәм без аны нык тоту белән тоттык.     

әт- Муззәммил сүрәсе 73:16

  ән-Нәзигать сүрәсендә искә алынган Мусаның “иң зур билгесе” нәрсә, һәм әт- Муззәммил сүрәсендә сурәтләнгән фиргавеннең “каты җәзасы” нәрсә ул? Алар икесе дә Аллаһының унынчы җәзасына кагыла.

Унынчы җәза.

   Шуннан соң Аллаһы Мисырга унынчы иң куркыныч җәзаны бирергә вәгъдә бирде. Тәүрат унынчы җәза алдыннан Аллаһы Исраил халкына әмер иткән махсус әзерлек турында сөйли. Бу Коръәндә дә искә алына:

   Мусага без тугыз ачыктан-ачык аять биргән идек. Исраил угылларыннан сора, Муса аларга килгәч фиргавен аңа: ”Ий, Муса! Хакыйкатьтә мин сине сихерләнгән дип саныймын” – диде. Ул: ”Син боларны күкләр һәм җирнең тәрбияче Раббысы күзләре илә күрер өчен иңдергәнне үзең дә беләсең бит!Ий, фиргавен! Мин сине хәерлектән киселеп һәлак буласың дип саныймын”, –дип әйтте.

әл-Исра 17:101,102

   Фиргавен “һәлак булачак” дип әйтелгән. Ләкин бу ничек булачак? Элек Аллаһы кешеләргә хөкемен төрлечә башкарган. Нух көннәрендә, мәсәлән, бөтендөнья су басуы – туфан һәлакәте булган; Лутның хатыны тоз баганасына әверелгән. Ләкин, бу очракта ул “һәлак” кенә түгел, ә барлык халыклар өчен билге – Бөек билге (знамение). Коръән түбәндәгеләрне әйтә:

  “Ул аңа иң бөек могъҗизә күрсәтте”.

ән-Нәзигать 79:20

   Унынчы җәза турындагы аңлатманы Тәүратта, Чыгыш китабында укып була. Монда сылтама. Бу язманы укырга киңәш итәм, чөнки бу безнең өчен кызыклы вакыйгаларның иң тулы хисабы, һәм ул киләчәкне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.

Песах (Пасха) бәрәне һәм җәзадан котылу.

    Язылганнарда әйтелгәнчә, шул фаҗигале төндә, Аллаһы мисырлыларның, әгәр дә алар ишек яңакларын корбанга китерелгән бәрән каны белән буямасалар, барлык беренче балаларын һәлак итәргә вәгъдә биргән. Әлбәттә, Фиргавен дә бу кисәтүче хәбәрне алган, әгәр дә ул Муса пәйгамбәр аша бирелгән Аллаһы боерыкларын үтәмәсә, аның улы һәм тәхет варисы үләчәк. Әгәр бу Аллаһы әмерен үтәмәсәләр, барлык мисырлыларның да беренче булып туган уллары, хәтта ата җенесеннән булган беренче туган маллары да һәлак ителәчәк. Мисыр иле өчен бу коточкыч милли афәт иде. Аллаһының әмере буенча, корбан ителгән сарык бәрәннәренең каны белән буялган ишек яңаклары һәлак булудан котылу билгесе булачак һәм улем фәрештәсе аларга кагылмый урап үтәчәк. Бу корбан ителгән сарык бәрәне яһүд телендә Песах (үлемнән коткарылу) дип атала. Шуңа күрә, бу көн һәм билге Песах (Пасха) дип аталган.Бу билге кем өчен булды? Тәүрат әйтә:

  – Шул төнне Мин мисыр җире буйлап узачакмын һәм анда беренче булып туган һәр ир-атны вә ата хайваннарны үтерәчәкмен һәм Мисырның барча илаһлары өстеннән хөкемемне чыгарачакмын. Мин – Раббы   Ә йортларыгызга сыланган кан – ул сездәге билге; канны күрүгә, Мин сезнең йортларыгызны читләтеп үтәчәкмен. Мин Мисыр җирен тар-мар иткәндә, сезгә бу куркыныч афәтнең берсе дә янамас.

Чыгыш 12:12,13

   Раббы Аллаһы бу ишек яңакларына сыланган корбан бәрәненең канын күрсә дә, бу билге Аның өчен түгел иде. Бу кешеләр котылу өчен билге булды.Бу вакыйгалар безгә һәм сезгә – Тәуратны укучыларга кагыла. Ни өчен? Чөнки бу вакыйгалардан соң Раббы боерды:

  – Сез һәм сезнең нәсел варисларыгыз шушы күрсәтмәне истә тотарга тиеш –бу мәңгелек кагыйдә. Раббы сезгә Үзе вәгъдә иткән җиргә килгәч тә, моны үтәгез. Сезнең балаларыгыз: ”Бу йола нәрсәне аңлата?” – дип сорагач, сез болай әйтерсез: ”Бу коткарылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларыбызны коткарып калды”.

Чыгыш 12:24-27

Яһүд календаре Песах бәйрәменнән башлана.

    Исраиллеләргә Коткарылу бәйрәмен (яһүдчә Песах) ел саен бер үк көнне үткәрергә әмер бирелде. Исраил календаре Көнбатыш календареннән бераз аерылып тора. Ул ел саен, безнең календарьдан аермалы буларак, бераз күчә бара, Рамазан ел саен күчә барган кебек. Чөнки бу бәйрәм көннәре елның төрле озынлыгына туры килә. Бүген, 3500 елдан соң да, яһүдләр ел саен бу Коткарылу  бәйрәмен үткәрүне дәвам итәләр, шуның белән, Тәүратта язылганча, Раббының әмерен үтиләр.

Песах  бәйрәме алдыннан яһүдләрнең бәрәннәрне чалуның хәзерге күренеше.

 Песах бәйрәмендә бәрәннәрне чалуның хәзерге рәсеме. Бу бәйрәм Корбан итүне  аңлата. Бу бәйрәмнең озын тарихын күзәтеп, без гаҗәеп нәрсә табабыз. Мәсәлән, Гайсә Мәсихне кулга алу һәм хөкем итү турындагы Инҗил язмасын игътибарга алыгыз:

   Кәяфәс яныннан Гайсәне идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртән иртүк булды. Пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүдиләрнең башлыклары идарәче сараена кермәделәр, чөнки Котылу бәйрәменең ризыгын ашый алмаслар иде

Яхъя 18:28

  – Сезнең гореф-гадәтегез буенча, Котылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдиләр патшасын азат итүемне телисезме? Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде.

Яхъя 18:39,40

  Башка сүзләр белән әйткәндә, Гайсә Мәсих кулга алына һәм Коткарылу (Песах) бәйрәмендә (яһүд календаре буенча) үлемгә хөкем ителә. Ибраһим 3 билгесе     Хәтерләвегезчә, Инҗилдә Рәсүл Яхъя бәян иткәнчә, суга Чумдыручы Яхъя янына килгән Гайсә Мәсих турындагы вакыйга турында болай дип язылган:

    Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне. ”Артымнан килүче Берәү миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде” – дип сөйләгәнем Ул – Үзе.   

Яхъя1:29-30

 Коткарылу бәйрәме көнне Гайсә Мәсих үлемгә хөкем ителде.

    Бу билгенең бөтен сере һәм уникальлеге менә шунда: безнең эраның 33-нче елында (Көнбатыш календаре буенча) яһүдиләр Коткарылу бәйрәменең 1500ел алда корбан ителгән беренче корбаны истәлегенә бәрәннәрен корбан иткән көннеГайсә Мәсих Аллаһы Бәрәне үлемгә хөкем ителде. Менә ни өчен яһүдләрнең Песах бәйрәме, ел саен бөтен дөнья бәйрәм иткән Пасха бәйрәме белән бер атнада туры килә. Бөтен дөнья халкы бәйрәм иткән бу Коткарылу бәйрәме Гайсә Мәсих корбанын искә төшерә, чөнки нәкъ бу көнне Ул бөтен кешелекнең гөнаһы өчен Аллаһы Бәрәне буларак корбан рәвешендә улемгә хөкем ителә. Шунысын әйтергә кирәк, яһүд календаре Көнбатыш календаре кебек күчерелә бару сәбәпле бер-берсенә туры килмиләр. Әмма шулай булуга карамастан, бу Коткарылу (Песах, Пасха) бәйрәмнәре ел саен бер үк атнада туры киләләр. Бераз уйланыйк, ”билгеләр”(знаки) ни өчен кирәк? Түбәндә берничә мисал китерелгән.

  Бераз уйланыйк,”билгеләр”(знаки)ни өчен кирәк? Түбәндә берничә мисал китерелгән

Аларның максаты нинди? Билгеләр – безнең игътибарыбызны бүтән нәрсәгә юнәлтү.

  Сөякләр һәм баш сөяге белән билге күргәч, үлем куркынычын искә төшерәбез . “Алтын дугалар” билгесе безне Макдоналдс рестораны турында уйланырга этәрә .  Теннис спортчысы Надальның маңгаендагы тасмадагы билге Nike ны искә төшереп тору өчен кирәк. Башкача әйткәндә, билгеләр безнең игътибарыбызны ниндидер объектка юнәлтү өчен күрсәткеч. Әгәр дә без Муса билгесе турында сөйләсәк, монда Аллаһ безгә билге бирә. Нигә ул безгә кирәк?Пәйгамбәр Гайсә Мәсих үлгән көнне корбан бәрәннәрен чалу  Масих корбанының  мәгънәсенең күрсәткече (символы)генә .

Мәсих корбанын күрсәтүче билге

  Билгенең уйларыбызга тәэьсире схемада күрсәтелгәнчә була. Бу билгенең максаты – Гайсә Масихның корбан үлеменә игътибарны җәлеп итү . Беренче Песах бәйрәмендә кешеләрне үлем фәрештәсеннән коткару өчен бәрәннәрнең каны түгелгән. Шулай итеп, бу очракта билге, һәлак итүдән котылу өчен, Аллаһы Бәрәне- Гайсәнең корбан рәвешендәге үлемен аңлата.

Ибраһим улының корбаны да билге; ул безнең игътибарыбызны Гайсә Масихка юнәлтә.

Ибраһимның 3 билгесе мәкаләсендә укыганча, Ибраһим пәйгамбәр сыналган урын Мория тавы дип аталган. Соңгы  мизгелдә, угыл урынына, Аллаһ бәрәнне корбан итеп китерде. Бәрән Ибраһим улы урынына үлде. Һәм шул ук Мория тавы Исраильдә  ГайсәМәсих корбан үлемен кабул иткән урын. Бу шулай ук безнең өчен билге,һәм корбан үлемен кабул иткән Гайсә Масихка күрсәткеч . Муса билгесе турында сөйләгәндә, без шул ук вакыйгага кагылышлы тагын бер күрсәткеч табабыз, ягъни Песах корбанының календарь көне турында сөйләшәбез . Бәрәннең корбаны бу фаҗигале  вакыйгага күрсәткеч булып хезмәт итә. Ничек? Бу кызыклы сорауга ачылыш биргән Мусаның түбәндәге билгесенә игътибар итегез. Киләсе билге – Синай тавында Канун(Закон) бирү.

  Бу мәкалә ахырында, сезгә фиргавен белән нәрсә булганын искә төшереп үтим. Тәүратның тиешле өземтәсендә ул пәйгамбәрнең кисәтүләренә колак салмаган, һәм аның беренче улы һәм варисы шул фаҗигале төндә үлгән. Бу авыр югалтудан соң фиргавен исраиллеләргә Мисырдан китәргә рөхсәт бирергә мәҗбүр булган. Ләкин соңгы мизгелдә ул фикерен үзгәртеп,аларның артыннан Кызыл диңгезгә табан куа киткән. Ходай ихтыяры буенча, исраиллеләр коры җирдән диңгез аша үткәннәр, һәм фиргавен үзенең барлык гаскәрләре белән диңгездә батып һәлак булган.   Шулай итеп, тугыз җәза, Песах бәйрәмендә беренче туганнарның үлеме һәм күп санлы гаскәрнең диңгездә батып һәлак булуы, Мисыр көченең зәгыйфьләнүенә китергән. Мисыр беркайчан да дөньяның алдынгы державасы буларак элеккеге данын кире кайтара алмады. Бу Аллаһның хөкеме.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *