Skip to content
Home » Коръән Библияне алыштырдымы? Бу турыда Коръән нәрсә әйтә?

Коръән Библияне алыштырдымы? Бу турыда Коръән нәрсә әйтә?

  • by

  Инде күргәнебезчә, Коръән һәм Сөннәттә әйтелгәнчә, Библия ( Таурат , Забур һәм Инҗил) безнең вакытка кадәр үзгәрешсез һәм бозылмаган килеш килеп җитте.( монда монда карагыз ). Ләкин Коръән Библияне алыштырганмы-юкмы дигән сорау ачык кала. Библия(Әл – Китаб) Коръән килү белән бетерелгәнме? Бу турыда Коръән нәрсә әйтә?

   Һәм без, аңа кадәр китаптан иңдерелгәнне раслау һәм аны саклау өчен,хаклык белән сиңа китап иңдердек.Һәм алар арасында Аллаһ иңдергән буенча хөкем кыл!Сиңа килгән хакыйкатьтән читкә тайпылып,аларның һәвәсләренә иярмә!Сезнең һәркайсыгызга шәригать һәм юл булдырдык.Әгәр Аллаһ теләсә,сезне бер өммәт итәр иде.Ләкин Ул сезгә биргән нәрсәсендә сезне сынап карарга теләде.Хәерле эшләрдә бер-берегезне узарга тырышыгыз.Сезнең барыгызның да кире кайтуыгыз-Аллаһка һәм Ул сезгә бәхәсегезнең нәрсә турында баруын хәбәр итеп бирер!  (5:48 әл- Маидә сүрәсе. Х.Сәлман тәрҗемәсе )

  Һәм аңа кадәр имам һәм рәхмәт буларак-Мусаның китабы.Бу-залимнәрне үгетләү өчен һәм яхшылык кылучыларга сөенеч итеп гарәп телендәге раслаучы китап. (46:12 әл-Әхкаф сүрәсе ) .

  Бу- сиңа Без иңдергән мөбарәк китап,аңа кадәр иңдерелгәннең хаклыгын раслаучы,һәм син карьяләр анасын,һәм аның тирәсендәгене,һәм ахыйрәткә ышанган,һәм Аңа иман китереп инанганнарны,һәм намазларын саклап үтәүчеләрне үгетләр өчен.  (6:92 әл-Әнгам сүрәсе )

  Һәм Без сиңа китаптан вәхи кылган нәрсәләр аңа кадәр булган нәрсәләрнең хаклыгын раслау булды.Хакыйкатьтә,Аллаһ Үз коллары турында хәбәрдар,күреп торучы! (35:31 әл-Фәтыр сүрәсе)

  Бу аятьләрнең барысы да, Библиянең борынгы тәгълиматын һәм язмаларын  беркем дә юкка чыгармаганын раслыйлар. Башка сүзләр белән әйткәндә, борынгы ачылышны читкә куеп, яңаларын гына өйрәнергә тиеш дип әйтелми. Киресенчә, инанучылар яңа һәм борынгы ачылышларны өйрәнергә һәм белергә тиеш.

  Бу шулай ук аятьләр арасында аерма юклыгын раслаучы аятьләрдә әйтелә. Менә аларның икесе:

  Барысы да Аллаһка,Аның фәрештәләренә,китапларына,рәсүлләренә иман китереп инандылар.Аның рәсүлләренең берсе арасында да фәрекъ -аерма кылмыйбыз”Һәм алар:”Ишеттек һәм итагатьле булдык.Ярлыкау-Синең хөкемеңдә.Раббыбыз,Сиңа кире юл тотачакбыз!”-диделәр. (2: 285 әл-Бәкара сүрәсе)

  Без Аллаһка һәм Аннан безгә иңдерелгәннәргә,һәм Ибраһим, Исмагыйль, Исхак,Йагъкуб һәм буыннарга иңдерелгәнгә,Муса һәм Гыйсәгә бирелгәнгә,Раббыларыннан башка пәйгамбәрләргә килгәнгә,аларның һичберсе арасында аерма күрмәгәнебезгә иман китереп инандык һәм без Аңа үзебезне тапшырабыз,”-дип әйтегез (2: 136 әл-Бәкара сүрәсе)

  Беренче аятьтә рәсүлләр арасында аерма юк диелгән – алар барысы да безнең игътибарга лаек. Икенче аятьтә пәйгамбәрлек ачылышлары арасында аерма юк диелгән – аларны һәркем кабул итәргә тиеш. Күргәнегезчә, монда борынгы ачылыш яңасы белән алыштырылган, яисә бу сәбәптән кире кагылырга тиеш дигән бер генә хәбәр дә юк.

  Бу Гайсә Мәсихнең әйткәннәренә бик туры килә. Ул Тәүрат һәм Зәбурның борынгы ачылышлары юкка чыгарылды дип әйтмәде . Киресенчә, ул аларның актуальлеген кат-кат раслады. Инҗилдә Муса пәйгамбәр язган Тәүрат турында нинди хөрмәт һәм игътибар белән сөйләвенә игътибар итегез.

  Минем хакта,Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз.Мин юкка чыгарырга дип түгел,бәлки башкарырга дип килдем!Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы,канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак;барысы да тормышка ашырылачак!Шулай итеп,кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып,кешеләрне шуңа өйрәтсә,ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр.Ә кем аларны үтәп,башкаларны да үтәргә өйрәтсә,ул кеше Күкләр Патшалыгында бөек булыр.Чөнки сезгә әйтәм: тәкъвалылыгыз фарисейләрнекеннән һәм канунчыларныкыннан өстен булмаса,Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.(Маттай 5:17-20)

  Моннан тыш, Ул Үзенең сүзләрен аңлау өчен, Тәүрат , аннары Зәбур тәгълиматларын аңларга кирәклеген әйтә. Менә ул үз шәкертләренә нәрсә дип әйтте:

  Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бөтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. (Лүк 24:27)

  Аннан соң Гайсә аларга әйтте: -Мин сезнең белән бергә чакта,нәкъ менә боларны сөйләдем:Муса канунында,пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда  Минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашырылырга тиеш.(Лүк 24:44)

  Гайсә Мәсих борынгы ачылышларны юкка чыгармады. Киресенчә, аның тәгълиматлары һәм күрсәтмәләре һәрвакыт Тәурат һәм Зәбурга нигезләнгән иде.    Шуңа күрә без аның үрнәгенә иярергә һәм Тәүратның беренче битләреннән ачылышны өйрәнергә тиеш – шулай итеп бездә Инҗилне аңлау өчен нигез бар .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *