Skip to content
Home » Шайтан  Мәсихне сынап карый

Шайтан  Мәсихне сынап карый

  • by

  Әл- Әнфәл сүрәсендә (8-нче сүрә) шайтанның кешене ничек вәсвәсәләве турында әйтелә.

Менә шайтан аларның гамәлләрен үзләренә  бизәкләп:  “Бүген кешеләрдән  сезне беркем дә җиңә алмас һәм,чынлыкта, мин- сезнең күршегез”,-дип әйтте. Инде ике гөрүһ  бер берсен күргәч: “Мин- сезнең өчен җаваплы түгелдер. Хакыйкатьтә,сез күрә алмаганны мин күрә аламдыр һәм мин,хакыйкатьтә, Аллаһтан куркамын!Һәм  Аллаһның газабы катыдыр,”-диде. (әл- Әнфәл сүрәсе 8:48)

  Та-һә сүрәсе  Иблиснең Адәмне ничек гөнаһка этәргәне турында сөйли . Текстта:

  Һәм шайтан аңа вәсвәсә салды,һәм: “Ий,Адәм! Мин сиңа мәңгелек агачын һәм бетми торган падишаһлыкны күрсәтимме?”-диде. (Та-һә сүрәсе 20: 120)

  Мәсихне дә шайтан вәсвәсәгә кертергә тырышкан. Инҗилдә шайтанның Яхья пәйгамбәр килүеннән соң ничек Гайсәне алдарга тырышуы турында юллар бар . Ул Яхьяның  халык йөрәкләрен Мәсих килүенә әзерләгәнен белә иде . Пәйгамбәр барлык кешеләрне тәүбә итәргә өндәде. Инҗил әйтә , Яхья пәйгамбәр Гайсәне суга чумдырды.  Үзенең хезмәте башланыр алдыннан, Гайсә Мәсих  сынаулар кичерергә һәм кешелекнең дошманы – шайтаннан вәсвәсәләнергә тиеш иде.

  Инҗилдә бу вәсвәсә җентекләп сурәтләнә: шайтан Гайсәне  өч тапкыр алдарга тырышты. Әйдәгез аларның һәрберсенә игътибар итик. (Игътибар итегез, шайтан Гайсәгә “Алла Улы” дип мөрәҗәгать итә. Сез бу вакыйганың  аңлатмасын монда таба аласыз ).

Икмәк вәсвәсәсе

  Шуннан соң, Рух Гайсәне  иблистән сынатыр өчен чүлгә алып китте.Ризык капмыйча  кырык көн һәм кырык төн үткәреп,Гайсә бик нык ачыкты. Сынаучы иблис, Аның янына килеп: -Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң,бу ташлар икмәк булсыннар,дип боер,-диде. Гайсә җавап бирде:-”Кеше икмәк белән генә түгел,бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр!”-дип язылган Изге язмада. (Маттай 4: 1-4)

  Адәм белән Хауваны оҗмахта иблиснең ничек сынавы белән ачык параллельлек бу.  Тыелган җимеш Хаувага «кызыктыргыч» булып күренде, ягъни тәмләп карарга  яраклы. Ә  40 көн һәм 40 төн дәвамында ( ифтарсыз,бертуктамый) ураза тоткан,бик нык ачыккан Гайсә өчен икмәк- көчле вәсвәсә иде. Ләкин бу вәсвәсәнең нәтиҗәләре башка – Адәм белән Хаува бу вәсвәсәгә каршы тора алмаган, Гайсә Мәсих  шайтан вәсвәсәсенә каршы торган.

  Ни өчен Гайсә шулай кырык көн кырык төн буена ураза тоткан? Инҗил моның сәбәбен ачыктан-ачык  аңлатмый. Зәбурда, киләсе кол яһүд халкын алдан җитәкләүче-юлбашчы булыр дигән пәйгамбәрлек бар . Муса җитәкчелегендәге исраиллеләр кырык ел чүлдә адашып, күк икмәген(манна) ашап йөрделәр. Кырык көн ураза һәм Аллаһы Сүзе турында уйлану -Гайсә  өчен рухи ризык һәм исраиллеләрнең чүлдә кырык ел буе адашып йөрү вакытын искә алу иде. Кол-Гайсә Мәсих, бу адашуларны 40 көнлек ураза вакытында кабатлады.

Аллаһыны сынау вәсвәсәсе

Икенче вәсвәсә турында Инҗил әйтә :

   Шуннан соң,иблис Аны Иерусалимга-изге шәһәргә алып килеп,Аллаһы йорты түбәсенең читенә бастырды һәм әйтте:- Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң,түбәнгә ташлан! Изге язмада әйтелгән бит:”Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Синең турыда кайгыртырга әмер бирер. Алар Сине күтәреп алырлар,аякларың ташка бәрелмәс”.- Анда:”Раббы Аллаһыңны сынама,”-дип тә язылган,-дип җавап бирде Гайсә. (Маттай 4: 5-7)

   Гайсәне вәсвәсәгә төшерү өчен, шайтан Зәбурдан сүзләр китерә. Билгеле, шайтан, Аллаһыдан өстен булырга теләгән, һәм Изге Язмаларны яттан белгән, аларны Гайсәгә каршы көрәштә кулланган. Ул бу язмаларны җентекләп өйрәнгән һәм аларның мәгънәсен бик оста итеп бозып күрсәткән.

  Менә Зәбурның тулы текстыннан шайтанның кечкенә өлешен үзенчә үзгәртеп китергән сүзләре. (китерелгән сүзләрнең астына сызылган)

 Сиңа усаллык тимәс,һәм йортыңа да чир якынлашмас.  Чөнки Ул синең турыда Үз фәрештәләренә белдерә,сине һәрбер юлыңда сакларга куша.  Алар сине кулларына күтәреп барырлар,аягың ташка сөртенмәс. Күзлекле һәм зәһәр еланнарга басарсың,арысланны һәм аждаһаны таптарсың. “Мине яратканы өчен,аны коткарырмын; ул Минем исемемне белде,аның өчен саклармын. ( Мәдхия 90: 10-14)

  Күргәнегезчә,Зәбүрдәге “син” алмашлыгын шайтан Мәсихкә карата куллана. Ләкин текст турыдан-туры ” Мәсих ” дип әйтми, шайтан андый аңлатманы каян алган?

 Игътибар итегез: зәһәр еланнарга  ” басарсың “, ” арысланны һәм аждаһаны ” таптарсың ( 13-нче аять) . “Арыслан” –  Иске Васыятьтә Ягъкуб әйткәнчә, Яһүд буынының образы. Ягъкубның  Тәүраттагы пәйгамбәрлеге менә нинди:

  Яшь бер арысландыр син, Яһүдә угылым! Менә син ау йөреп кайткансың да ата арыслан,ана арысландай җиргә чүккәнсең-арысланны борчырга кем соң җөрьәт итсен?! Хөкемдарлык тәхетеннән Яһүдә һич төшмәс!Хуҗасы килгәнчегә кадәр,аның хөкемдарлык таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар. (Яратылыш 49: 9-10)

   Ягъкуб пәйгамбәр  Тәуратта б.э.к.якынча 1700- елда   Яһүд буыны арысланга охшаган,һәм бу буыннан юлбашчы чыгачак диде. Соңрак бу пәйгамбәрлекне Зәбурның башка пәйгамбәрләре дә раслады. Бу -“арысланны таптаячак” Зат, Яһүдиядә патша булачагы турындагы пәйгамбәрлекләр.

    Зәбурда язылган пәйгамбәрлектә бу кеше “аждаһаны таптаячак ” дип әйтелә . Бу оҗмах бакчасындагы Аллаһы вәгъдәсенә турыдан-туры сылтама, “хатын-кыз нәселе(орлыгы)” еланның (аждаһа) башын сугып ярыр. 

   Аллаһы еланга әйтте:

  Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән  аның нәселе  арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып  башыңны ярыр,син исә аның үкчәсеннән чагарсың. (Яратылыш 3:15)

Бу вәгъдә беренче тапкыр Адәм билгесендә бирелде . Пәйгамбәрлекләрдән чыгып,хәзер без инде беләбез, анда әйтелгән хатын -кыз -ул гыйффәтле  кыз Мәрьям һәм ул ир заты катнашмыйча тудырган УгылГайсә Мәсих турында әйтелгәнен .

“Арысланны һәм аждаһаны таптарсың.” (мәдхия 90:13 )

   Шайтан Зәбурдагы пәйгамбәрлек сүзләрен кулланып Гайсә Мәсихкә төбәп әйтте.Чөнки аларның Мәсихкә кагылганын белә иде. Зәбур һәм Тәүрат пәйгамбәрлекләре тулысынча тормышка ашачак. Гайсә Мәсих Тәүратта һәм Зәбурда язылганча, бар нәрсәдә дә Аллаһының планына буйсыныр .

Шайтанга табыну вәсвәсәсе

   Ниһаять, шайтан үзе баш булган барлык патшалыкларны вәгъдә итеп, Гайсәне  вәсвәсәли  башлады. Инҗил әйтә:

  Аннары иблис Аны бик биек тауга алып менеп,дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен күрсәтте һәм әйтте:-Әгәр Син йөзтүбән капланып,миңа табынсаң,боларның һәммәсен Сиңа бирермен!- Кит,шайтан!-дип җавап бирде Гайсә-Язылган:”Раббы Аллаһыңа табын,Аңа гына хезмәт ит”. Шуннан соң иблис Аны калдырып китте,һәм Гайсә янына  фәрештәләр килделәр һәм Аңа хезмәт иттеләр. (Маттай 4: 8-11)

Мәсих туры мәгънәдә “патша итеп майланган” дигәнне аңлата , шуңа күрә Мәсихнең патша булырга хокукы бар. Шайтан Гайсәне үзенеке булган нәрсәләр  белән алдарга тырышты. Дошманның максаты буенча -Гайсә патшалыкка дөрес булмаган юл белән – аңа, шайтанга табыну аша килергә тиеш иде. Ләкин Гайсә вәсвәсәгә каршы торып  Тәүраттан пәйгамбәрлек сүзләрен китерде . Чөнки Аның өчен Тәүратта язылган пәйгамбәрлекләр изге  иде; ул аларны яттан белә иде һәм әйтелгәннәргә ныклап ышана иде.

 Гайсә безне аңлый

  Гайсә Мәсихнең сынау чорында  кичергәннәре сезнең һәм минем өчен дә бик мөһим. Инҗил әйтә:

  Чөнки Ул үзе дә,вәсвәсәләндереле,газап чиккәнгә күрә,вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала. (Еврейләргә. 2:18)

Шулай ук:

   Безнең баш руханиебыз безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы,безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул безнең кебек үк сыналды,ләкин һич кенә дә гөнаһ кылмады. Шулай итеп,ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу өчен,ышаныч белән  мәрхәмәт тәхете янына барыйк. (Еврейләргә 4: 15-16)

  Хәтерлисезме, Һарун баш рухани булып, халык өчен корбаннар китерде. Бу корбаннар аша исраиллеләр гөнаһларының кичерелүен алдылар. Шул ук рәвешчә, Гайсә Мәсих тә, иң баш рухани кебек безне кызганып, мәрхәмәт күрсәтә ала. Гайсә безгә вәсвәсәләрдә ярдәм итә, чөнки ул үзе шайтан вәсвәсәсенә дучар булган, ләкин ул гөнаһ эшләмәгән. Ул безне аңлый һәм  вәсвәсәләрдә булыша ала. Ләкин сорау : без аңа моны эшләргә рөхсәт итәрбезме?

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *