Skip to content
Home » Кол билгесе

Кол билгесе

  • by

Алдагы мәкаләдә  Даниил пәйгамбәрлеге буенча Мәсих үтерелергә тиеш иде. Без Зәбурны өйрәнү ахырына җиткәнче,  тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк.

Годы жизни пророка Исайи относительно других пророков Забура на временной шкале

Ишагыйя пәйгамбәр (тормыш еллары шкаласында сурәтләнә) Мәсихнең килү вакыты турында Яшь Үсенте образын кулланып пәйгамбәрлек итә . Ул шулай ук бер Затның килүен хәбәр итә, ул аны “Раббы колы ” дип атый . Ул бу колга бик зур игътибар юнәлткән. Бу кол кем ул? Ул нәрсә эшләячәк? Ишагыйя пәйгамбәрлеген җентекләп карап чыгыйк. Мин монда нәкъ бу турыда кайбер аңлатмалар  китерәм.

Ишагыйя китабында колның килүе. Ишагыйя пәйгамбәрлегенең тулы тексты (52: 13-53: 12)

  Раббы болай ди:”Менә,Минем Колым уңышка ирешер,дәрәҗә казаныр,мактаулы булыр,югары күтәрелер!Кайчандыр Аңа карап бик күпләр шаккаткан иде:Аның кыяфәте бозылган,кешенекенә охшамаган,килеш-килбәте адәм баласыныкы кебек түгел иде.Әмма Ул күп халыкларны гаҗәпләндерәчәк әле,патшалар Аның алдында тынып калачак!Дөрестән дә,кешеләр үзләренә әйтмәгән нәрсәләрне күрәчәк,ишетмәгән нәрсәләргә төшенәчәк”. (Ишагыйя 52: 13-15)

  Бу өзектән күренгәнчә, мондагы Кол кеше дигәнне аңлата, чөнки “ул”, “аның” алмашлыклары аңа кагыла.  Һарун исраиллеләрнең гөнаһы өчен корбаннар китергәндә, ул Исраил халкына һәрвакыт  корбан ителгән хайваннарның каннарын  сипте. Бу аларның гөнаһлары каплансын өчен дип саналды,ягъни кылган гөнаһлары гаепкә саналмасын өчен. Ишагыйя әйтә,кол шулай ук күп халыкларны “сибү юлы белән”гөнаһларыннан арындырачак, нәкь Һарун  кешеләрнең гөнаһларын корбан каннары аша бетергән кебек.

   Кол ” күп халыкларга” сибәр диелгән. Димәк кол яһүдләр хакына гына килмәячәк. Бу Аллаһның Ибраһимга(Билге1 һәм Билге3)  биргән вәгъдәсенә сылтама, Чиксез кодрәт Иясе Ибраһим токымында “барлык халыклар ” фатихаланачак дип игълан ителгән иде. Бу “сибү” колның “кыяфәте шыксызлануына” китерәчәк. Аның йөзенең ни өчен шулай бозылуы  бөтенләй аңлашылмый, ләкин беркөнне барлык халыклар аны күрәчәк .

   Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?Раббы кулының көче кемгә ачылды?Раббы алдында Ул -нәфис үлән,коры җирдәге тамыр кебек үсте;Аның кыяфәтендә без сокланырлык матурлык та,бөеклек тә,безне җәлеп итәрдәй берни дә юк иде.Кыен күргән,чир-газап татыган Ул адәм кешеләр нәфрәтенә дучар ителгән,алар тарафыннан читкә тибәрелгән иде;андый кешедән йөзне читкә борган кебек,Аңа да нәфрәт белән карадылар.Безнең алда Ул бернигә дә тормый иде.(Ишагыйя 53:1-3)

 Ни өчендер билгеле булмаган,”сибү юлы белән”күп халыкларны гөнаһларыннан чистарткан Кол,”чир-газаплар татыган”,”нәфрәтләнгән”,”җәберләнгән”,”читкә тибәрелгән”.

Ләкин Ул безнең сырхауларны Үз өстенә алды,авыруларыбызны күтәреп алып китте.Без Аны Аллаһы тарафыннан кыйналган,җәза бирелгән һәм җәберләнгән дип уйладык,Ул исә безнең җинаятьләребез аркасында тәненә җәрәхәт алды,гөнаһларыбыз аркасында кыйналды.Аның җәзалануы безгә иминлек,җәрәхәтләре сихәтлек китерде. (Ишагыйя 53: 4-5)

  Ул безнең авыру-газапларыбызны үз өстенә алачак. Әмма , Ул “кыйналуга”, “кимсетелүгә”дучар булыр, һәм бу “җәза” булыр. Безгә (күп халыкларга) иминлек китергән һәм авыруларыбызны дәвалаучы җәза.

  Без барыбыз сарыклар сыман  адашып йөрдек- һәркайсыбыз үз юлында булды, ә Раббы барыбызның  гөнаһларын Аның өстенә өйде.(Ишагыйя 53: 6)

“Сусау билгесе” мәкаләсендә без, кешенең сусавын канәгатьләндерер өчен – Аллаһыга таба борылу урынына, ничек “бозылган сусаклагычларга” мөрәҗәгать итүе турында сөйләштек. Без барыбыз да адаштык, һәрберебез үз юлына борылды. Бу- гөнаһ (= канунсызлык).

  Аны газапларга дучар иттеләр,әмма Ул күндәмлек белән аларны кабул итте,авызын ачып берни дәшмәде;чалырга алып барган сарык бәрәне сыман,йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыман һичбер аваз салмады. (Ишагыйя 53: 7)

  Пәйгамбәрләр Һабил ,Нух , Ибраһим , Муса һәм Һарун  корбанга сарык бәрәннәрен китергәннәрәм бу кол үзе корбанга китерелгән бәрән кебек булды. Ул “тавышын чыгармаган бәрән сыман һичбер аваз салмады”.

  Тотып алып Аны хөкем иттеләр.Аның язмышы турында кем уйлап торган?!Тереләр җиреннән Ул тартып алынды,халкымның җинаятьләре аркасында үлемгә хөкем ителде. (Ишагыйя 53: 8)

  Кол тереләр җиреннән алыныр, Даниил пәйгамбәр Мәсихне “үтерәчәкләре”  турында әйткәнчә “ гомере киселер”. Игътибар итегез, Даниил кулланган шул ук сүзләр(оригиналда) монда да кулланыла! Әгәр Ул үтерелмәсә,”Тере җирдән киселгән” сүзләр тагын нәрсәне аңлата ала?

  Каберне Аңа яманнар арасында билгеләделәр-аның урыны бай кеше янында булды,гәрчә  Ул җәбер-золым кылмаса да,теле ялган сүз сөйләмәсә  дә.(Ишагыйя 53: 9)

  Аңа каберне җинаятьчеләр яныннан билгеләгәннәр,димәк кол үләргә тиеш. Ул җинаятьче булып үлде, бернинди гөнаһ эшләмәсә дә, авызында ялган булмаса да.

  Раббы Аңа газап-сызланулар җибәрергә хәл кылды,кыйналуга дучар итте. Әгәр дә Син,Раббы, Аның җанын гаеп йолу корбаны итсәң,Ул үзенең токымын күрәчәк,озак яшәячәк,Аның аша Раббы ихтыяры тормышка ашачак.(Ишагыйя 53:10)

  Бу аяусыз, фаҗигале үлем очраклы  түгел иде.  Бу Раббы ихтыяры буенча Колның үлеме шулай булырга тиеш иде. Әмма нигә? Бу сорауга җавап: Һарун корбаннары гөнаһларны чистарту өчен кирәк булган кебек, аларны тәкъдим иткән кеше бөтен гаепләрдән азат ителгән кебек, бу кол да гөнаһлар өчен корбан булган. Ә кемнең гөнаһлары өчен? Без “күп халыкларның”корбан каны белән сибелеп, гөнаһларыннан чистарынуы турында укыган идек. Бу кол да  Үзенең каны   белән күп халыкларның гөнаһларын кичерәчәк.

  Кичергән газаплардан соң Ул яктылык күрәчәк,Үз эшенең асылына төшенеп канәгатьләнү табачак.”Минем тәкъва Колым күпләрне аклаячак,аларның гөнаһларын Үз өстенә алачак,-ди Раббы,-(Ишагыйя 53:11)

  Раббының колы турындагы пәйгамбәрлектән  өзек башта куркыныч яңгыраса да,  ахыр чиктә ул өметле, рухландыргыч, хәтта җиңүгә үзгәрә. Иң каты газаплардан соң  кол “яктылык” күрәчәк, канәгатьләнү табачак;  Моны ничек аңларга?Ул яңадан терелерме? Моннан тыш, Ул газапларыннан соң  күпләрне аклар,дип әйтелгән бит .

  “Аклаячак»- тәкъвалык   бирүне аңлата . Инде әйтеп үткәнебезчә , Муса кануны буенча, кеше  тәкъва  дип аталыр өчен, БӨТЕН канунның барлык боерыкларын ҺӘРВАКЫТ үтәргә тиеш иде. Әмма Ибраһим пәйгамбәр, хәтеребездә, ( 2 билге) тәкъвалыкны иманы буенча алды.Бу аңа Аллаһыга ышанычы нәтиҗәсендә бирелгән. Шул ук рәвешчә, кол иман буенча «күпләрне” аклар, ягъни “күпләргә” тәкъвалык бирер. Без дә шуңа омтылабыз һәм тәкъва булырга теләмибезмени?

  Үзен үлем кулына тотып биргән,җинаятьчеләр исәбенә кертелгән өчен,Мин Аның урынын бөекләр арасында ясармын,һәм табышны Ул көчлеләр белән бүлешер.Ул күпләрнең гөнаһын Үз өстенә алды,җинаятьчеләрнең яклаучысы,арадашчы булды”. (Ишагыйя 53:12)

  Кол “бөекләр арасында табышны бүләчәк” , чөнки ул үз теләге белән җанын үлемгә биргән. Ул җинаятьче булып үлде, җинаятьчеләр арасында саналды. Менә хәзер букол, безнең өчен -барлык гөнаһлы кешеләр өчен, шәфәгать кылып, арадашчы булды. Бу очракта Ул Аллаһы белән “күп халыклар”арасында арадашчы,килештерүче. Бу Кол безнең мәнфәгатьләребезне,мохтаҗлыкларыбызны Аллаһы  алдында китерергә лаеклы!

  Бу кол кем ул? Болар барысы ничек булачак? Ул чыннан да Аллаһы  алдында күп халыклар өчен шәфәгать итә аламы? Зәбурны өйрәнүне тәмамлап, без соңгы пәйгамбәрлекне карап чыгарбыз, аннары Инҗилгә күчәчәкбез .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *