Skip to content
Home » Инҗил бозылган! Хәдисләр нәрсә әйтә?

Инҗил бозылган! Хәдисләр нәрсә әйтә?

  • by

 Без Коръәннең Изге Язмаларны тәшкил иткән Тәүрат , Зәбур һәм Инҗилнең бозылмаганын исбат иткәнен күрдек . Коръән, Инҗил тарафдарларының, Мөхәммәт пәйгамбәр яшәгән чорда(б.э.600 нче елы)Аллаһыдан иңгән Инҗилне кулланулары һәм аның үзгәрешсез калуы турында ачык итеп әйтә. Коръән шулай ук Инҗилдәге хәбәрнең Аллаһыдан икәнлеген һәм андагы сүзләрнең :

1. Аллаһ сүзләре булуын;.

2. Аллаһының сүзләрен беркайчан да үзгәртеп булмаганын әйтә.

 Әгәр дә бу сүзләрнең икесе дә дөрес булса, кешеләр өчен китап сүзләрен бозу мөмкин түгел ( Тәурат , Зәбур һәм Инҗил = Библия(китаплар).

Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Библия

  Әйдәгез, хәдис һәм сөннәтнең бу темага кагылышын карыйк. Игътибар итегез , Мөхәммәд пәйгамбәр вакытында Тәүрат һәм Инҗилнең барлыгын һәм кулланылышын алар ничек раслыйлар :

“Аннан соң, Хадича үзе белән өйдән чыгып, аны туганы Варакия янына алып килде … Ул  джахилия чорында мәсихчелек(христиан) динен кабул иткән , яһүд телен үзенең язмалары өчен кулланган, Инҗилдән Аллага яраклы язмаларны күчереп язган. ” ( Сәхих әл – Бухари 1 -том, 1-китап, No. 3.)

  Абу Хурайра сөйләгәнчә : Китап кешеләре Тәүратны иврит телендә укыйлар һәм мөселманнарга гарәп телендә аңлаталар. Шуннан соң Аллаһның Рәсүле әйтте: “Китап кешеләренә ышанмагыз, ләкин” Без Аллаһка һәм иңдерелгәннәргә ышанабыз … “дип әйтегез ( Сәхих әл – Бухари 9 -том, 93 – Китап, 632.)

  Яһүдләр Аллаһның Рәсүле янына килеп, алар арасыннан ир-ат һәм хатын-кызның зина кылуда тотылганнарын әйттеләр. Ул алардан сорады: “Сез үзегезнең Язмагызда(Тора) Ар -Рәҗмнең (таш ату) законлы җәзасы турында нәрсә таптыгыз?” Алар җавап бирделәр: “Без аларның җинаятьләрен игълан иттек һәм аларны кире кактык”. Абдулла бин Салам әйтте: “Сез дөресен әйтмисез; Язмада  Ар-Рәҗмнең тәртибе бар,бу турыда анда язылган.”  Алар әйттеләр: “Мөхәммәд  тә анда Ар- Рәҗм турында язылган дип чыннан да әйтте.” ( Сәхих әл – Бухари 4 -том, 56 – Китап, 83 832.)

  Абдулла ибн Гомәр риваять кылды: “Бер төркем яһүдләр килеп Рәсүлүллаһны Каһфка чакырдылар һәм әйттеләр:” Абулкасим , безнең халыкның берсе, хатын-кыз белән зина кылды, шуңа күрә аларга җәза бир ” . Алар Рәсүлүллаһ өчен мендәр куйдылар, ул анда утырды һәм әйтте: “Тәүратны китерегез”. Тәуратны китергәч, ул астыннан мендәр чыгарды, өстенә Тәүратны куйды һәм әйтте: “Мин сиңа  һәм сине Ачучыга ышанам.” (Сөннәт Абу Давуд китабы 38, 34 4434)

Абу Хурайр әйтте : “Рәсүлүллаһ (с.г.в.) әйтте:” Кояш чыккан иң яхшы көн – җомга; Адәм аңарда яратылган … Ка’б әйтте: “Бу көн елга бер тапкыр.” Мин җавап бирдем: “Бу көн һәр җомга.” Ә ул Тәүратны укыды һәм әйтте: “Рәсүлүллаһ (с.г.в.) дөресен сөйләде.” (Сөннәт Абу Давуд китабы 3, 41 1041)

  Бу бәхәссез хәдисләр безгә Мөхәммәд пәйгамбәрнең аның тормыш көннәрендә Библиягә мөнәсәбәтен күрсәтә. Беренче хәдис безгә Инҗилнең булганы һәм Мөхәммәтнең пәйгамбәрлек вакытларында да аның үзгәрешсез  булуы турында хәбәр итә. Икенче хәдис буенча, яһүдләр беренче мөселман җәмгыятендә иврит телендә Тәүрат укыйлар. Мөхәммәд пәйгамбәр алар белән бәхәсләшмәде, һәм  гарәпчә аңлатуга да битараф иде (расламады да һәм кире дә какмады) .

  Чираттагы ике хәдистә әйтелгәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәр Тәүратны нинди дә булса карар кабул иткәндә кулланган. Соңгы хәдис  Мөхәммәд пәйгамбәрнең җомга көнне,Аллаһның кешеләрне барлыкка китергән көне буларак,изге көн итеп игълан итүен раслау өчен Тәуратны кулланган. Чөнки тәгълиматларның дөреслеген тикшерү өчен мөрәҗәгать итүчеләргә,Тәуратка таянып, аларның дөреслеген исбат итү кирәк булган. Бу хәдисләрнең берсендә дә без Библиянең бозылган яки үзгәртелгән дигән карашларын тапмыйбыз.

Инҗилнең(Яңа васыять)иң беренче кулъязмалары

  Минем Яңа Васыятьнең(Инҗил) иң борынгы язмалары турында китабым бар. Кереш сүз шулай башлана:

“Бу китапта Яңа Васыятьнең 69 иң борыңгы кулъязмасы транскрипциясе җыелган … 2- нче гасыр башыннан 4-нче гасыр башына кадәр (б.э. 100-300 еллары ) … Алар эчендә текстның 2/3 өлешен Яңа Васыять тәшкил итә»

(Комфорт, PW “Беренче Яңа Васыять Грек кулъязмалары тексты”, 17 б ., 2001).

  Бу мәгълүматлар Рим императоры Константин хакимиятенә килгәнче (б.э.к.якынча 325- ел) кулъязмаларның булуын раслый, чөнки кайберәүләр уйлавынча, янәсе Библия текстын үзгәртә алалар. Әгәр Константин Библияне үзгәрткән булса, без аның турында элек булган текстларны һәм аның идарә итүе чорыннан соң булган текстларны чагыштырып карар идек. Ләкин аерма табылмады.

  Шулай ук, Библия текстларының күчермәләре Мөхәммәд пәйгамбәр килгәнче язылган. Алар һәм башка меңләгән кулъязмалар безнең эраның 600-нче елларына карый, алар безгә җирнең төрле почмакларыннан килгәннәр. Мөхәммәд пәйгамбәр ул вакыттагы Библияне дөрес һәм аңлаешлы язма итеп кулланган; өстәвенә, бүген бездә Мөхәммәд пәйгамбәргә кадәр күп гасырлар элек язылган Библиянең күп кулъязмалары бар – алар без бүген кулланган Библиягә бермә бер туры килә. Бу безгә Изге Язмалар бозылмаган дип ышандырырга хокук бирә.

  Хәтта, мәсихчеләр(христианнар) Изге Язманың текстларын үзгәрттеләр дигән фикернең дә мәгънәсе юк. Бөтен дөньяга таралган шундый күп кеше бергә килешеп тә Изге Язма текстларын үзгәртә алмый. Гарәбстанда яшәүчеләр текстны үзгәртсәләр дә, аларның күчермәләре белән кардәшләренең, әйтик, Сүрия яки Европадан аермалары ачык күренер иде. Ләкин кулъязмаларның күчермәләре бөтен дөнья буенча  хәзерге кебек таралган. Безнең эраның 600-нче елларында Библия текстларының булуын Коръән һәм Хәдис ачык раслый. Библия бу чордан алда язылган кулъязмалардан торганлыктан, хәзерге Библияне бозып яки үзгәртеп булмый. Түбәндәге вакытлы шкала Изге Язмаларның төп тексты б.э. 600 елына кадәр ничек булганын күрсәтә.

  Тәүрат һәм Забур кулъязмаларының иң борыңгы күчермәләре хәтта алдагы чорларга карый. Үле диңгез төргәкләре дип аталган төргәкләр җыентыгы 1948 елда Үле диңгез янында табылган. Бу төргәкләр бөтен Тәуратны һәм Зәбурны тәшкил итә, һәм б.э.к 200-100 елларына карый. Димәк, аларның күчермәләре Гайсә Мәсих һәм Мөхәммәт пәйгамбәргә кадәр булганнар. Алар икесе дә үз заманының Тәүрат һәм Зәбурны хуплаганнары өчен, без пәйгамбәрләрнең беренче китаплары бозылмаганына ышана алабыз. Бу мәкаләдә фәнни күзлектән Язмаларның дөреслеген карыйм.

  Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрдәге шаһитлеге, Библия кулъязмаларын белү белән бергә, Коръәннең Библиягә карата ясаган нәтиҗәсе – Библия тексты бозылмаган дигән нәтиҗә ясый. .

Хәзерге Библиянең кулъязмалары – борынгы заманнардан

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *