Skip to content
Home » Яшь үсенте билгесе: Киләсе Мәсих исеме белән аталган

Яшь үсенте билгесе: Киләсе Мәсих исеме белән аталган

  • by

  Хәтерлисезме, Аллаһ, пәйгамбәр авызы аша бөек Патшалыкның киләчәген игълан итте . Бу Патшалык кешеләр патшалыгы кебек булмас. Бүгенге көндә кеше патшалыгында нәрсә булганын аңлау өчен телевизор карау да җитә. Атыш,үтерү, коррупция, рәхимсезлек,ярлыларны байлар белән эксплуатацияләү. Һәм болар барысы да – мөселман, христиан, яһүд, буддист, һинд, һәм атеистик Көнбатыш илләрендә бара. Кайсы патшалыкта булсагыз да, барлык кешеләрдә дә бер үк проблема бар – нәфес теләкләрен кәнагәтьләндерүгә омтылу,басылмаган сусау, Иремия пәйгамбәр сөйләгәнчә. Бу сусау безне гөнаһ эшләргә этәрә. Күпчелек югарыда әйтелгән проблемаларның барысы да (коррупция, үтерү, җенси эзәрлекләү һ.б.) гөнаһ нәтиҗәсе. Шулай итеп, Аллаһның Патшалыгын бездән тыюының төп сәбәбе – үзебез. Бүгенге көндә ул үзенең Патшалыгын урнаштырса да, беребез дә анда керә алмас идек. Без әле үзебез яшәгән җирне җимергән кебек, аны да гөнаһларыбыз белән пычратып юк итәр идек. Иремия пәйгамбәр Аллаһы безнең белән Яңа килешү төзиячәк көн турында пәйгамбәрлек итте . Бу Васыять яңа булачак, чөнки ул Муса Кануны кебек таш такталарга түгел, ә йөрәк такталарына язылачак . Бу патшалыкка керү өчен эчтән, йөрәк дәрәҗәсендә үзгәрергә кирәк.

  Ләкин моны ничек эшләргә? Аллаһның нияте кыйммәтле энҗегә охшаган. Зәбурда безгә бу бизәлешнең кайбер күрсәтмәләре бирелгән, шуңа күрә Патшалыкны эзләүчеләр аның якынлашып килүен күрерләр, һәм аның белән кызыксынмаганнар мәгърифәтсез калырлар. Әйдәгез, бу сүзләрне укыйк. Бу ниятнең үзәгендә Мәсихнең килүе тора (ягъни, алда әйтеп үткәнебезчә, без Мәсих(Мессия) = Христос турында сөйләшәбез). Зәбурның бер өлеше булган мәдхияләрдә ( Аллаһ тарафыннан рухландырылып Давыт патша язган ), Мәсих Давыт патша йортыннан киләчәк ( монда карагыз ).

Ишагыйя пәйгамбәр агач, үле тамыр … һәм Яшь үсенте турында

  Ишагыйя пәйгамбәр Аллаһның нияте ничек үтәләчәген игълан итте. Зәбурның бер өлеше булган Ишагыйя китабы Давыт  династиясе патшалык иткән чорда ( б.э.к. 1000-600 -еллар) язылган. Тарихның шул чорында (б.э.к. 750-ел), Исраил патшалыгы бозыклыкка баткан – йөрәкләре кәнагәтьләнүгә сусаганлыктан,гөнаһ аларны җәберләгән

Годы жизни пророка Исайи (мир ему) относительно других пророков Забура на временной шкале
Годы жизни пророка Исайи (мир ему) относительно других пророков Забура на временной шкале
Династия Давуда в виде древа
Династия Давуда в виде древа

  Ишагыйя, Аллаһ тарафыннан рухландырылып, исраиллеләргә Аллаһыга борылып һәм Муса Кануны рухы белән тормышка кайту турында мөрәҗәгать язды . Әмма, Ишагыйя исраиллеләрнең Аллаһыга таба борылмаячакларын, явыз эшләреннән баш тартмаячакларын белә иде, шуңа күрә “халык юк ителәчәк һәм патша династиясе өзеләчәк,”- дип алдан әйтте. Болар барысы да монда әйтелгәнчә гамәлгә ашты.  Ишагыйя үзенең пәйгамбәрлегендә патша династиясен күп тармаклы агач рәвешендә сурәтләгән , ул киселәчәк, һәм анда үлгән тамыр гына калачагыналдан әйтә . Бу пәйгамбәрлек б.э.к. якынча 600-елда  Иерусалим бабыллылар тарафыннан җимерелгән вакытта гамәлгә аша Шул вакыттан алып, Давыт патшаның  бер генә нәселе дә Исраил тәхетендә утырмады.

Ләкин, булачак юк итү турындагы пәйгамбәрлекләр белән беррәттән, тагын бер мөһим пәйгамбәрлек бар:

От дерева остался мертвый корень
От дерева остался мертвый корень

Ишай тамырыннан бер үсенте калкып чыгачак,бер сабак үсәчәк.Аңарда Раббы Рухы-зирәклек вә зиһен,киңәш вә кодрәт,белем вә Раббыдан курку рухы булачак. (Ишагыйя 11: 1-2)

  Давыт династиясе  – үле тамырдан үскән тармак. Давыт патша династиясенең тамыры яки нигез салучысы аның атасы Ишай булган . Ишайның киселгән тамыры турындагы пәйгамбәрлек – Давыт династиясенең юкка чыгуы турындагы пәйгамбәрлек ул. Пәйгамбәр буларак, Ишагыйя бу тамыр (патшалар династиясе) үлгән кебек тоелса да, ул бөтенләй үк үлмәгән. Яшь үсентеүле тамырдан үсеп чыгачак көн киләчәк . Ишагыйя монда Давыт нәселеннән булган ир-ат нәселе турында сөйли .Югарыда әйтелгәнчә,бу үсенте зирәклек, зиһен һәм белем күрсәтәчәк, Аллаһы  Рухы аңарда булганлыгы һәркемгә ачык күренәчәк. Хәтерлисез, Мәсих турында ул Давыт нәселеннән булыр дип алдан әйтелгән иде – һәм бу бик мөһим. Бу ничек була: Үсенте  дә һәм Мәсихтә Давыт нәселеннән буламы? Бәлки без бер үк кеше турында сөйләшәбездер? Зәбурны укуны дәвам итик.

Иремия пәйгамбәр…Яшь үсенте турында

  Ишагыйядән соң 150 үткәч яшәгән Иремия пәйгамбәр Давыт династиясенең җимерелүен үз күзләре белән күрде . Ул түбәндәгеләрне язган:

  Менә,шундый көннәр җитәр,Давыт нәселеннәнтәкъва бер үсенте үстерермен,-дип белдерә Раббы,-һәм ул акыл белән идарә итүче,җирдә гадел хөкем вә дөреслек урнаштыручы патша булыр.Ул патшалык иткән заманда,Яһүдәгә котылу килер,Исраил хәүф-хәтәрсез яшәр,һәм аны “Раббы-безнең хакка дөреслек урнаштыручы”-дип йөртерләр. ( Иремия . 23: 5-6)

Пророк Иеремия на временной шкале относительно других пророков Забура

  Иремия, аңа кадәр150 ел элек яшәгән Ишагыйя пәйгамбәрнең, бу үсенте турында һәм аның Патша булачагы турындагы пәйгамбәрлеген дәвам иткән. Ә без бит  Мәсихнең дә патша булачагы турында укыдык. Шулай итеп, Яшь үсенте  белән Мәсих арасындагы охшашлыклар көннән-көн арта бара.

Зәкәрия пәйгамбәр …Яшь үсентене исеме белән атый

  Зәкәрия пәйгамбәр борынгы пәйгамбәрлекне ачуны дәвам итә. Ул б.э.к 520- еллар тирәсендә, яһүдләр Бабил әсирлегеннән котылып, Иерусалимга кайткан вакыттан соң, Исраил тагын фарсылар(персия) хакимлеге астына эләккән вакытта яшәгән. (Зәкәрия пәйгамбәрне Яңа Гаһедтәге Чумдыручы Яхъяның атасы Зәкәрия белән бутарга ярамый. Алар икесе ике аерым шәхес, исемнәре генә бертөрле).

  Ул вакытта,б.э.к.520-елда, яһүдләр җимерелгән Иерусалим гыйбадәтханәсен  Һарунның корбаннарын яңарту өчен бик тырышып торгызганнар . Шушы, Зәкәрия пәйгамбәрлек иткән заманда, Һарун нәселеннән  Ешуа(Иисус,Гайсә) исемле кеше иңбаш рухани хезмәтен үтәгән.  Аллаһы, Зәкәрия пәйгамбәр аша,шушы баш рухани Ешуа(Гайсә) турында игълан иткән:

  “Тыңлагыз, әй баш рухани Ешуа һәм каршыңда утырган фикердәшләрең,сез-булачак вакыйгаларның шаһитларыдыр: Мин Үземнең колымны-Үсентемне алып киләм.Менә, Ешуа алдына Мин җиде күзле таш куям,аны чокып,язу язам һәм бу җирнең бөтен гөнаһын бер көндә юкка чыгарам,-ди Күкләр Хуҗасы Раббы. (Зәкәрия 3: 8-9)

  Монда тагын Үсенте турында әйтелә! Ләкин бу юлы Аллаһ аны “Минем колым” дип атый. Ниндидер мәгънәдә, иң баш рухани Ешуа(Гайсә) – киләсе Үсенте шаһите,ягъни, билгесе. Иң баш рухани – билге. Ләкин нинди юл белән? Бер көн эчендә Ходай җирнең гөнаһын ничек бетерәчәк (“бер көндә юкка чыгарам”)? Зәкәрия пәйгамбәр китабы гаҗәп нәрсәләр турында әйтә:

   Миңа Раббы сүзе килеп иреште:-Бабил җиреннән сөргеннән кайткан Хелдай,Тобия һәм Едагыйядән көмеш вә алтын ал да шул көнне Сефания углы Йошия йортына бар.Әлеге алтын-көмештән таҗ ясатып,баш рухани Яһосадак углы Ешуаның башына кидер. Һәм аңа, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә,диген:”Менә,Үсенте исемле ир,тамырдан үсеп чыгып,Раббы йортын төзиячәк,мәһабәтлелеккә төренеп,үз тәхетендә хәкимлек итәчәк…”(Зәкәрия 6: 9-13).

  Үсентенең иң баш рухани – Ешуа(Гайсә) исеме белән аталганына игътибар итегез. Гаҗәп, Инҗил пәйгамбәре Гайсә Мәсих(Иса әл- Масих) туганга кадәр 500 ел алдан, Үсентенең исеме Иисус,гарәпчә транслитерация тәрҗемәсе буенча Иса(татарчага тәрҗемәсе Гыйса,Гайсә), Мәсих(Христос) булачагы турында пәйгамбәрлек ителгән иде.Димәк, Гайсә (Иса) – нәкъ шул Үсенте!Үсенте һәм Мәсих (Христос) – бер үк кешенең ике исеме! Ләкин нигә аның ике исеме бар? Ул нәрсәне башкарырга тиеш ? Алга таба, Зәбур пәйгамбәрләре моны җентекләп аңлаталар. Бу безнең киләсе мәкаләдә каралачак .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *