Борынгы пәйгамбәрләр арасында Давыт патша мөһим шәхес булып санала. Ибраһим яңа мәрхәмәт тарату өчен нигез салды – беренчедән, аның аша күп буыннар вәгъдәсе бирелде , алар ахыр чиктә бөтен халыкны тәшкил иттеләр, икенчедән, ул Аллаһыга зур корбан китерде. Муса пәйгамбәр исраиллеләрне Песах корбанын китереп коллыктан азат итте , аннары аларга тулы хокуклы халык булыр өчен Канун бирде. Аларда ил белән идарә итәчәк патша гына җитмәгән,әгәр патша булса, алар ләгънәт түгел, Алладан фатихалар алырлар иде. Давыт- беренче патша да һәм пәйгамбәр дә булган. Аңардан яңа мәрхәмәт икътисады – Иерусалимда идарә иткән патшалар икътисады башланган.
Давыт патша кем булган?.
Исраил тарихы шкаласында күрсәтелгәнчә ,Давыт патша якынча б.э.к.1000- елда яшәгән, ягъни Ибраһимнан соң мең елдан һәм Мусадан 500 елдан соң яшәгән. Яшүсмер чагында Давыт атасының сарыкларын көткән. Бервакыт Исраилгә көчле дошман һөҗүм итә, һәм бу гаскәрнең башлыгы чиктән тыш олы гәүдәле Галиат иде. Аны күреп, исраиллеләр куркуга төштеләр. Ләкин Давыт,яшүсмер булуына карамастан, каршы көрәште һәм таш белән атып аны һәлак итте. Мондый искиткеч вакыйга Давытка тиз арада дан китерде. Яшь кенә көтүче малайның зур сугышчыны җиңүен еш очратмыйсыз. Бу җиңү белән дәртләнеп, исраиллеләр дошманны җиңделәр. Давыт белән Галиат арасындагы алыш турында Коръән әйтә :
Аллаһның изен-рөхсәте илә аларны җиңделәр. Дауд Җәлүтне үтерде, һәм Аллаһ аңа патшаһлык һәм хикмәт бирде. Ул аны теләгән гыйлемнәренә өйрәтте. Әгәр Аллаһ кешеләрнең бер өлешенә башкаларыннан яклану мөмкинчелеген бирмәгән булса,әлбәттә, җир йөзе азгынлык белән басылыр иде.Ләкин Аллаһ бөтен галәмнәргә карата фазыл ияседер. (2: 251 әл-Бәкара сүрәсе)
Бу сугыштан соң, Давытның даны тиз арада илгә таралды. Ләкин ул озак һәм күп сынаулардан соң гына патша булды. Аның Исраилдә яшәгән чит җир кешеләре арасында да, һәм исраиллеләр арасында да күп кенә аны хупламаган кешеләр бар иде. Давытның җиңүләре һәм кайгы-хәсрәтләре 1нче һәм 2 нче Патшалар китабында(Библия) җентекләп сурәтләнә. Бу китапларның авторы Шемуил пәйгамбәр- Аллаһның пәйгамбәре. Ул Давытны патша итеп билгеләгән(майлаган)пәйгамбәр.
Давыт , башка дәрәҗәләре белән беррәттән, музыкант та иде – ул Аллаһ хөрмәтенә матур җырлар һәм шигырьләр китабы язды. Коръән бу турыда 38 нче сүрәнең аятьләрендә искә ала:
Алар сөйләгәнгә сабыр ит,күәт иясе колыбыз Даудны исеңә төшер!Хакыйкатьтә, ул- нык үтенеп ялваручы!Без аңа,хакыйкатьтә,тауларны буйсындырдык,алар аның белән бергәләп кич тә,иртән дә Аллаһка тәсбих әйтәләр һәм кошларны да бергә җыеп,барысы да Аңа нык үтенеп ялваралар.Һәм Без аның падишаһлыгын бик ныгыттык,аңа хикмәт һәм сүз аермасын ясарга мөмкинчелек тә бирдек. (38: 17-20 Сад сүрәсе)
Бу аятьләр Давытның сугышчы буларак көченә һәм шул ук вакытта аның мактау җырларының искиткечлегенә басым ясыйлар, алар Барлыкка Китерүчене мактаган кошлар җыры кебек матур. Ул, патша буларак, чыгышларында зирәклек тә Аллаһыдан иңдерелде. Давытның мәдхияләре- җырлары һәм шигырьләре Зәбурның беренче китабы итеп язылган. Давытка зирәклек Аллаһыдан бирелгәнлектән, аның мәдхияләре тупланган Зәбур китабы да, шулай ук Тәүрат кебек изге һәм рухландырылган китаплар исемлегенә кертелгән. Менә Коръән нәрсә әйтә:
Раббың күкләрдә һәм җирдә булган һәркемне бик яхшы беләдер.Без кайбер пәйгамбәрләрне башкаларыннан өстен булдырдык.Һәм Без Даудка Зәбурны бирдек. (17:55 Исра сүрәсе)
Сөләйман Зәбурны язуны дәвам итә
Илһамланып язылган мәдхияләр, олы яшькә җитеп вафат булган Давытның үлеме белән тәмамланмады. Аның улы һәм варисы Сөләйман да Аллаһыдан зирәклек һәм акыл алган. Сад сүрәсендә болай әйтелә:
Без Даудка Сүләйманны бүләк иттекНикадәр яхшы кол!Хакыйкатҗтә,ул-Безгә нык үтенеп ялваручы!(38:30 Сад сүрәсе)
Һәм Даудны вә Сүләйманны: менә алар икәүләп кавемнең сарык көтүе басуны таптап бозганы турында хөкем чыгардылар.Һәм Без аларның хөкем кылуларында шаһит булып тордык.Без бу турыда Сүләйманга аңлау бирдек,һәм һәрберсенә дә хикмәт һәм белем бирдек,бергә тәсбих кылсыннар өчен Даудка тауларны буйсындырдык,һәм кошларны да.Һәм Без шулай эшләдек.(21: 78-79 әл-Әнбийә сүрәсе)
Без Дауд белән Сүләйманга белем бирдек.Алар икесе дә:”Иман китереп инанган күп колларыңнан безгә өстенлек биргән Аллаһка мактау!”-диделәр. (27:15 ән-Нәмел сүрәсе)
Сөләйман патша Зәбур зирәклегенең рухландырылган китаплары традициясен дәвам итте. Аның китаплары арасында Гыйбрәтле сүзләр , Вәгазьче һәм Җырлар җыры китаплары бар .
Сөләйманнан соң Зәбур традициясен башка пәйгамбәрләр дәвам иттеләр
Сөләйман патшаның вафатыннан соң, тәхеткә килгән патшалар арасында аның кебек зирәкләре булмады, киресенчә, ул патшалар Тәүрат әмерләреннән тайпылдылар һәм аларны үтәмәделәр. Исраилның барлык патшаларыннан Давыт һәм аның улы Сөләйман гына Аллаһның илаһи зирәклегенә ия булганнар. Сөләйманнан соң яшәгән барлык патшаларга Аллаһ үз пәйгамбәрләрен җибәреп,алар аша кисәтә торды. Аллаһның пәйгамбәрләренең берсе Юныс – зур балык карынында өч көн,өч төн булган кеше. (Сүрә 37: 139-144).
300 ел дәвамында Аллаһ үзенең пәйгамбәрләрен патшаларга җибәреп торды. Аларның кайбер кисәтүләре, үгет-нәсихәтләре һәм пәйгамбәрлекләре рухландырылган Изге Язма- Зәбурга керделәр. Бу мәкаләдә әйтелгәнчә , Исраил патшалыгы бабыллылар кулына төште, һәм яһүдләр әсирлеккә алынды, аннары алар Фарсы империясенә нигез салучы Кир патша рөхсәте белән, вәгъдә ителгән җиргә кире кайттылар. Бу вакыт эчендә Аллаһ үз пәйгамбәрләрен җибәрә торды, алар Аллаһ исеменнән сөйләделәр. Пәйгамбәрлекләр җентекләп язылган, аннары алар Зәбур өлешен тәшкил иткәннәр.
Зәбур-Мәсихның килүен көтү
Бу пәйгамбәрлекләрнең барысы да сезнең өчен дә, минем өчен дә мөһим, чөнки аларда Аллаһның кисәтүләре генә түгел, Инҗил нигезен тәшкил иткән нәрсәләр дә бар . ” Мәсих ” термины үзе Мәдхияләр китабының башында (Забурның үзе язган өлеше) Давыт пәйгамбәр тарафыннан кертелгән. Соңрак пәйгамбәрләр аша Мәсихнең килүе турында өстәмә мәгълүмат табабыз . Бу аеруча мөһим, Сөләйманнан соң патшалар Тәүраттан читләштеләр, һәм Исраил халкы әмерләрне кире какты . Мәсихнең килүе һәм аның ярдәменә өмет һәм мохтаҗлык,Аллаһы әмерләреннән тайпылу чорында булды. Муса пәйгамбәр сүзләре буенча, Тәүрат пәйгамбәрләре киләчәкне күргәннәр һәм кисәткәннәр . Бу пәйгамбәрлекләрнең барысы да бүген безгә дә мөрәҗәгать итә, чөнки без дә дөрес юлдан тайпылдык, бездән нәрсә таләп ителүен белсәк тә. Мәсих – ышанмау караңгылыгында балкып торган өмет маягы.
Гайсә Мәсихнең Зәбурга карашы
Гайсә Мәсих еш кына Үзенә ияреп йөрүчеләр һәм шәкертләре белән сөйләшкәндә Зәбурга мөрәҗәгать итә. Чөнки Инҗил язмалары Мәсих турында да бәян итә. Гайсә әйтә:
Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бөтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. ( Лүк 24:27)
“Барлык пәйгамбәрләр” -монда Зәбурга кергән пәйгамбәрләр күз алдында тотыла. Гайсә Мәсих шәкертләренә Зәбурдагы Үзенең киләчәге турында алдан әйтелгән урыннарны аңлатты:
Аннан соң Гайсә аларга әйтте:-Мин сезнең белән бергә чакта,нәкъ менә боларны сөйләдем:Муса канунында,пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда Минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашырылырга тиеш.Аннары Ул аларга Изге язманы аңларга ярдәм итте.( Лүк 24: 44-45)
“Пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда ” дигән сүзләр Давыт пәйгамбәр язган Забурның беренче китабын һәм соңрак язылган Пәйгамбәрләр китабын күз алдында тота. Гайсә Мәсих Аллаһы иңдергән Изге язмалар-Тәүрат һәм Зәбурның мәгънәсенә төшенсеннәр өчен аңлата . Киләсе мәкаләләрдә без Гайсә Мәсихнең шәкертләренә бу китаплардан нәрсә ачканын ачыкларга тырышырбыз , шулай итеп безнең акылыбыз Инҗилны аңлау өчен ачык булыр .
Давыт һәм Зәбур пәйгамбәрләре вакытлыча шкалада.
Түбәндәге шкалада Зәбурның күпчелек пәйгамбәрләре күрсәтелә (барысы өчен дә урын булмас иде). Сызыкның киңлеге һәр пәйгамбәрнең гомер озынлыгына туры килә. Шкаладагы төсле билгеләү исраиллеләрнең позициясенә туры килә – Муса фатихалар һәм ләгънәтләр укыганнан соң яһүд халкының тарихын эзлекле күзәтү.