Skip to content
Home »   Нух билгесе

  Нух билгесе

  • by

Без Изге язмаларны өйрәнүне баштан ук хронологик тәртиптә дәвам итәбез. Адәм / Хаува һәм Кабил / Һабил), һәм Тәүраттагы чираттагы мөһим пәйгамбәр – Нух. Ул  Адәмнән соң якынча 1600 ел үткәч яшәгән. Нухның билгесе нинди булган һәм без нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез?

 Ярлыкауны кабул итүчеләр һәм ул мөмкинлекне югалтучылар.

    Көнбатыш кешеләре белән Аллаһының Хөкем көне турында сөйләшкәндә, аларның җаваплары еш кына шундый: “Мин ул турыда уйланмыйм, чөнки Аллаһы бик шәфкатьле һәм ул мине чыннан да хөкем итәр дип уйламыйм”. Нух турындагы сюжет миндә шик тудырды һәм бу аргументлар турында җитди уйланырга мәҗбүр итте. Әйе, Аллаһы шәфкатьле, һәм Ул үзгәрешсез буларак, Нух көннәрендә дә шәфкатьле иде. Ләкин бу Хөкем вакытында җир йөзендәге бөтен терек җан (Нух, аның гаиләсе һәм парлы терлекләрдән башка) юк ителде. Корьән бу турыда менә нәрсә дип әйтә:

  “Гөнаһлары аркасында алар суга гаркъ ителделәр һәм утка кертелделәр, әмма үзләренә Аллаһтан башка ярдәмчеләр таба алмадылар”.                                 

Нух 71:25. Х.Сәлман

Аның шәфкате кайда иде ул вакытта? Аллаһы ул шәфкатьне көймәгә юнәлтте.

  “…Без аны, һәм аның белән булганнарны көймәдә коткардык…”.                                          

әл-Әгъраф 7:64

    Аллаһы Үзенең шәфкате буенча Нух пәйгамбәргә котылу көймәсен бирә һәм бу көймәдә теләге булган һәркем шәфкать һәм куркынычсызлык ала алыр иде. Әмма кешеләр бу мөмкинлектән файдаланмадылар. Алар Нухка ышанмадылар һәм аңардан мыскыллап көлделәр генә. Алар шулай ук хөкем турында уйлап та карамадылар. Ә бит көймәгә керсәләр котыла алырлар иде. Изге Коръәндәге өзек шулай ук Нух улларының берсенең киләсе хөкемгә ышануы һәм аннан качар өчен тауга менәргә тырышуы турында бәян итә. Әмма ул Аллаһыга тапшырмыйча үз көченә генә таянып котылырга уйлады. Нух аңа әйтте:

  Бу көнне Аллаһы әмереннән бернәрсә дә коткарыла алмый, Ул гафу иткән кешеләрдән башка бер адәм заты да котыла алмас!

   Нухның улына Хөкем көненнән качарга түгел, ә Аллаһының ярлыкавын алырга кирәк иде. Аның тауга менү омтылышы бушка булды. Шуңа күрә ул атасы Нухны  мыскыллап көлгәннәрнең язмышын уртаклашты. Әгәр ул көймәгә кергән булса,  Аллаһы хөкеменнән кача алыр иде. Моннан без күрәбез, Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышану гына аннан саклану өчен җитми. Чынлыкта, Аллаһының рәхмәтенә буйсынуыбыз безгә шәфкать алуыбызга ышаныч бирә. Көймә – безнең өчен Нух билгесе. Бу Аллаһының җәзасы, шулай ук шәфкате һәм коткаруы турында ачык билгесе иде. Көймә төзелешен күзәткән һәркем өчен бу якынлашып килгән Хөкем афәтен һәм хөкемнән котылу мөмкинлеген аңлата. Бу – мәрхәмәтнең ачык билгесе. Моннан шуны аңларга була: Аның шәфкате ул куйган шартларда гына мөмкин. Нух Аллаһының рәхмәтен ничек тапты? Тәүрат берничә тапкыр кабатлый: 

“Раббының барлык боерыкларын Нух җиренә җиткереп үтәде”.      

Яратылыш 7:5

    Мин нәрсә белән килешәм, нәрсәне аңлыйм, нәрсәне яратам – шуны эшләргә тырышам. Аллаһының якынлашып килүче Туфан суы турында кисәтүе һәм коры җирдә шундый зур көймә төзү кирәклеге турындагы боерыгын алгач, Нухның башында күп сораулар тугандыр дип уйлыйм. Минем уйлавымча, ул башка өлкәләрдә алга киткән билгеле кеше буларак, көймә төзүгә әһәмият бирмәскә дә мөмкин иде. Ләкин ул Аллаһының боерыкларын җиренә җиткереп үтәде. Бу безнең өчен бик яхшы үрнәк.

Коткарылу ишеге.

    Тәүрат безгә Нух һәм аның гаиләсе, барлык парлы терлекләрнең көймәгә керүләре турында бәян итә. Ә алар кереп беткәч Аллаһы көймә ишеген Үзе яба. Димәк, көймәнең бердәнбер ишеген контрольдә тотучы Нух түгел, ә Аллаһы. Туфан килеп су күтәрелә башлагач, көймәгә меңәрләгән шакучыларның берсенә дә Нух ишекне ача алмады. Аллаһы бу ишекне Үзе контрольдә тотты. Ләкин шул ук вакытта көймә эчендә булганнар ышаныч белән ял итә алдылар, көймә ишеген җил дә,  дулкын да ача алмады. Алар Аллаһының кайгыртуында һәм шәфкатендә ишек артындакуркынычсызиделәр.                                                               Аллаһы үзгәрешсез, кичә дә, бүген дә шул ук. Бу безгә дә кагыла. Барлык пәйгамбәрләр дә тагын бер Хөкем көненең киләчәге турында кисәтәләр – ут белән. Әмма Нух билгесе безгә Аллаһының хөкеме белән бергә шәфкать күрсәтү мөмкинлеген дә бирә һәм, без аның “көймәсенең ишеген” эзләргә тиеш. Ул шәфкатьлелекне вәгъдә итә.

Пәйгамбәрләрнең корбаны.

 Тәүрат әйтә:

    “Раббы хөрмәтенә Нух бер мәзбәх корды һәм, чиста саналган хайван һәм кошлар арасыннан берничәсен сайлап алып, ут өстендә яндырып корбан китерде”.

Яратылыш 8:20

  Бу Адәм / Хаува һәм  Кабил/ Һабил үрнәгенә туры килә. Бу тагын бер тапкыр хайван үлеме һәм кан агызу. Нух пәйгамбәрнең корбаны Аллаһы тарафыннан кабул ителде. Тәүрат әйтә, бу корбаннан соң Аллаһы “Нухны һәм аның улларын мөбарәк кылды” (Яратылыш 9:1), һәм башкача җир йөзен туфан суы белән һәлак итмәячәге турында Нух белән килешү төзеде (Яратылыш 9:8). Шулай итеп Нух корбанының үлеме һәм канының киптерелүе аңа Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен ачкыч булды. Бу мөһимме? Киләсе мәкаләдә Тәүрат һәм Лот / Лут һәм башка пәйгамбәрләрне өйрәнүне дәвам итәрбез.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *