Skip to content
Home » Грядущее Царство

Грядущее Царство

  • by

Коръәннең соңгы сүрәсе – ән-Нәс сүрәсендә әйтелә:

   Әйт: “Кешеләрнең Раббысына сыенамын, кешеләрнең падишаһына, кешеләрнең иләһенә, вәсвәсә салучының, качучының явызлыгыннан, кешеләрнең күкрәкләрен вәсвәсәләүчедән, җеннәрдән һәм кешеләрдән”. (ән-Нәс сүрәсе 114:1-2. Х.Сәлман)

Аллаһы – Чиксез кодрәт Иясе һәм бөтен кешелекнең Патшасы. Ә hәрбер патшаның үз патшалыгы булырга тиеш. Аллаһы Патшалыгы нинди? Корьәндә әл-Кәүсәр сүрәсе бу сорауга менә ничек җавап бирә:

   Без сиңа, хакыйкатьтә, кәүсәр бирдек… . (әл-Кәүсәр(муллык) сүрәсе 108:1)

Патша мул фатихалар биргәнгә, аның патшалыгы муллык белән тулырга тиеш. Ләкин нинди муллык? Бу белем Зәбур пәйгамбәрләренә ачылды.

Ишагыйя пәйгамбәр гыйффәтле кыздан дөньяга туган угыл турында алдан әйтә. Бу пәйгамбәрлек берничә гасырдан соң Гайсә Мәсихнең җиргә тууы белән үтәлде. Шулай ук Зәбурда вәгъдә ителгән киләчәктәге имин, тыныч һәм рәхәт тормыш турында пәйгамбәрлекләр бар. Әгәр дә без Исраил халкының тарихы турында сөйләсәк, Аллаһы тарафыннан Иерусалимда беренче патша итеп билгеләнгән Давыт патша турында әйтмичә булмый. Давыт һәм Сөләйманнан соң, патшаларның күбесе әхлаксыз һәм бозык иде. Мондый патшалар җитәкчелегендәге тормыш бүгенге диктатуралардан әллә ни аерылып тормады. Кешеләр һәм бөтен халыклар арасында ул вакыттагы дошманлык һәм сугышлар – нәкъ безнең вакыттагы кебек. Коррупция һәм ярлыларның байлар тарафыннан изелүе – бүгенге кебек. Ул вакыттагы үлем һәм киң таралган газаплар – барысы да хәзерге вакыттагы кебек. Әмма, Зәбур пәйгамбәрләре җиргә яңа патшалык киләчәген игълан иттеләр. Гаделлек, шәфкать, мәхәббәт һәм тынычлык патшалыгы турында. Ишагыйя пәйгамбәр бу патшалыкта тормышның нинди булачагын ачык итеп сурәтләде.

    Кавемнәр арасында Ул  хөкем оештырачак, күп халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк; һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячаклар; бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк. (Ишагыйя 2:4)

Барлык сугышлар туктатылды! Кызганычка каршы, бүгенге дөнья моннан ерак.  Пәйгамбәрлекләр, тынычлык, иминлекнең урнашуын гына түгел, ә әйләнә-тирә мөхитнең дә яхшыруын фаразлыйлар.

    Шулай, бүре белән сарык бәрәне бергә яшәячәк, юлбарыс белән кәҗә бәтие рәттән ятачак; бозау, яшь арыслан һәм симез терлек көтүен кечкенә бала көтәчәк. Сыер белән ана аю бергә утлап йөриячәк, аларның балалары янәшә ятачак, арыслан да үгез сыман, салам ашаячак. Имчәк бала зәһәр елан өне янында уйнап йөриячәк, һәм күкрәктән аерылган сабый үзенең кулын елан оясына сузачак. Минем изге тавымда инде явызлыкка вә зыян-зарарга урын калмаячак, чөнки, диңгез су белән тулган кебек, бөтен җир Раббыны танып белү белән тулачак. (Ишагыйя 11:6–9)

Әлегә без мондый хәлне күргәнебез юк. Пәйгамбәрлекләр тагын гомер озынлыгы  һәм шәхси куркынычсызлыкның артуы турында фаразлыйлар.

 …яңа туган сабыйлар бүтән үлмәс,өлкән яшькә җитмичә, бер генә кеше дә дөнья куймас – йөз яшен тутырып үлгән кеше”яшьли киткән”, ә йөзгә җитмичә китеп барганы ”каргалган” дип исәпләнер.                Халкым, йортлар төзеп, шунда яшәр, йөзем бакчалары утыртып, шуларның җимешен ашар. Алар төзегән йортларда бүтәннәр яшәмәс, алар утырткан йөзем агачының җимешен башкалар ашамас, чөнки халкымның гомере кебек озын булыр,Мин сайлап алганнар үз хезмәтенең җимешеннән рәхәт күрер. Аларның хезмәтләре бушка китмәс, тудырган балалары бәла-каза күрмәс, чөнки алар үзләре дә,нәсел варислары да Раббы фатихасын алган халык булыр.Алар чакырганчы ук, Мин инде җавап бирермен,  сөйли башлаганчы ук ишетермен. Бүре белән сарык бәрәне көтүлектә бергә йөрер, арыслан, үгез кебек үк, салам ашар, елан исә туфрак белән туеныр.  Минем изге тауда зыян-зарар вә җимерүләр булмас”, – ди Раббы.  (Ишагыйя 65:20–25)

Хәүфсезлек, тынычлык, догага тиз җавап… . Әлбәттә, бу пәйгамбәрлекләр әле үтәлмәгән. Әмма, алар инде әйтелгәннәр һәм язылганнар! Күпчелек кеше бу өметле пәйгамбәрлекләрне ниндидер хата дип уйлый. Ләкин бер мизгелгә уйлагыз: гыйффәтле кыздан туган угыл билгесе туры мәгънәдә үтәлде – бу безгә калган пәйгамбәрлекләрнең тулысынча үтәләчәгенә ышаныч тудырмыймени?

Аллаһы Патшалыгы.

Бу пәйгамбәрлекләрнең ни өчен әлегә кадәр үтәлмәве турында уйлансак, барысы да аңлашылачак. Алар Аллаһы Патшалыгы контекстында игълан ителде – кешеләрнең тормышы һәм эшләре Аллаһы хакимлеге астында. Киләчәк патшалык турында тагын бер пәйгамбәрлек укыгыз:

 Кулың яратканнарның һәммәсе Сиңа, Раббы,рәхмәтен белдерер, тугрыларың мактау шөкерләр яудырыр.Алар патшалыгыңның дан-шөһрәте турында сөйләр, Синең көч-күәтеңне бәян итәр. Шуңа күрә һәр  Патшалыгың Синең мәңгелек, хакимлегең буыннан-буынга күчешледер. Егылырга торган һәммәсенә таяныч Син, Раббы,  җиргә сыгылганны турайтып бастыручы да.  (Мәдхия 144:10–14)

Бу патша һәм пәйгамбәр Давытның тәгълиматы, безнең эрага кадәр 1000 ел алдан әйтелгән. Давыт һәм Зәбур пәйгамбәрләре яшәгән вакытны карау өчен мондагы сылтаманы карагыз). Пәйгамбәрлек  Аллаһы Патшалыгы бөек даны белән хакимияткә киләчәк вакыт турында әйтә. Бу бөек һәм данлы Патшалык, кешеләр  патшалыгыннан аермалы буларак, мәңге булачак. Әлегә бу Патшалык җирдә юк, шуңа күрә тынычлык, иминлек, гаделлек, мәрхәмәтлекнең чәчәк атуы турындагы барлык фаразлар да киләчәккә карый. Тынычлык Аллаһы Патшалыгының килүе белән генә булачак.

Даниил – Зәбурның тагын бер пәйгамбәре, безнең эрага кадәр 550-нче елда яшәгән.Бу вакыт исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җирдән куып чыгару чорында булган. Ул бу патшалыкның ничек киләчәге турында күп пәйгамбәрлек иткән.

Времена пророка Даниила (мир ему) в сравнении с другими пророками Забура

Даниил пәйгамбәр  Зәбурның башка пәйгамбәрләре белән чагыштырганда.

    Бер тапкыр Даниил  Бабыл патшасының Аллаһыдан булган төшләрен юрап аңлатты. Юраулар җирдә бөек патшалыкларның ничек үзгәрүе турында иде. Бу Даниил пәйгамбәр биргән аңлатма менә шундый:

И патша, син – патшаларның патшасыдыр, Күкләр Алласы сиңа патшалык-хакимлек тә, көч-куәт һәм дан-шөһрәт тә бирде. Җирдә яшәүче барча адәм  балаларының, терлек ияләренең вә күктәге кошларның язмышын Аллаһы синең кулыңа тапшырды һәм шуларның һәммәсе өстеннән сине хаким итеп билгеләде. Димәк ки, әлеге алтын баш-син ул!Синнән соң икенче бер –синекеннән кайтышрак булган патшалык аякка басар; аннан ары бөтен җир йөзендә идарә итәчәк өченче – бакыр патшалык мәйданга чыгар. Ә дүртенче патшалык исә, бар нәрсәне ватучы тимер кебек нык булып, һәммә нәрсәне челпәрәмә китерәчәк һәм ватып җимерәчәк. Син шулай ук бер өлеше тимердән, бер өлеше чүлмәк балчыгыннан ясалган аяк һәм аяк бармаклары күрдең, анысы бүленгән патшалыкны аңлата. Аңарда әле күпмедер тимер ныклыгы калачак, шунлыктан син чүлмәк балчыгы катыш тимер күрдең дә. Аяк бармакларының бер өлеше тимердән, бер өлеше балчыктан булган кебек, әлеге патшалыкның да бер өлеше көчлерәк, икенче өлеше зәгыйфьрәк булыр. Ә инде чүлмәк балчыгы катыш тимер күрүең исә әлеге патшалыкларның никахлар аша үзара кушылуын аңлата, әмма алар, тимер белән балчык бербөтен була алмаган кебек, бер-берсе белән бөтенләй кушылып бетә алмаячак. Әлеге патшалыклар хөкем сөргән көннәрдә Күкләр Алласы мәңге җимерелмәс патшалык төзеячәк! Ул патшалык  бер генә халыкның да кулына тапшырылмаячак; башка бөтен патшалыкларны тар-мар китереп, ул үзе мәңгегә торып калачак! Таш кыядан үзеннән үзе, кеше кулы орынмыйча кителгән бер ташның тимер, бакыр, балчык, көмеш вә алтынны челпәрәмә китерүен син үзең күреп тордың. Кодрәтле Аллаһы моннан ары ниләр буласын патшага әнә шулай белдереп куйды. Бу төш хак дөрестер һәм аның мәгънәсе дә төп-төгәлдер.  (Даниил 2:37–45)

Патшалык кечкенәдән башланачак – таудан кителгән таштан. Ләкин әкренләп ул бөтен дөньяны яулап алачак, алда әйтелгән Давытның пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә. Ни өчен Аллаһы Үзенең Патшалыгын акрынлап кына  урнаштыра? Ни өчен аны озак көтәргә кирәк? Нигә ул әле дә килеп җитмәгән? Әгәр дә сез бу турыда уйлансагыз, бөтен патшалыклар да теге яки бу охшаш элементлар җыелмасы белән аерылып торалар:

  • патша яки идарәче хаким;
  • бу илнең гражданлыгында яшәүчеләр;
  • Конституция яки закон;
  • Табигать.

Мәсәлән, мин Канадада яшим. Бу шулай ук патшалык. Канаданың үз хакиме бар – бүген ул сайланган премьер-министр Джастин Трудо. Канада гражданлыгында яшәүчеләр бар – мин аларның берсе; Аның үз Конституциясе, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче законы бар. Канада үзенчәлекле ил, ул  дөньяның билгеле бер төбәгендә урнашкан, аның физик зурлыгы, климаты, табигый ресурслары һ.б. бар. Бөтен илләр һәм патшалыклар үткәннәр дә, хәзергеләр дә бу дүрт элементка ия.

Сез һәм мин бу Патшалыкка чакырылганбыз.

Аллаһы Патшалыгында да бу дүрт элемент бар. Патшалык турындагы пәйгамбәрлекләрдән без уникаль Табигать (җимерелмәс һәм мәһабәт) һәм үз Конституциясе (тынычлык, гаделлек, әйләнә-тирә дөнья белән гармония һ.б.) булачагын беләбез. Бу Патшалыкның да үз Хакиме һәм аның гражданлыгында яшәүчеләр булуы шарт. Киләсе мәкаләдә Хаким турында сүз барачак. Шул ук вакытта үзегезгә сорау бирегез: Аллаһы Патшалыгына керергә телисезме? Менә Ишагыйя пәйгамбәр  барлык кешеләрне анда керергә чакыра:

  Раббы болай ди:”Әй сусаганнар, һәммәгез су янына килегез! Көмешегез булмаганнар, килегез, ризык алып ашагыз, килегез, көмеш түләмичә, бушлай гына шәраб вә сөт алыгыз! Нигә сез ризык затыннан булмаган әйбер өчен көмеш сарыф итәсез,авыр хезмәт белән тапканыгызны тамак туйдырмый торган нәрсәгә алыштырасыз? Мине дикъкать белән тыңлагыз, һәм нигъмәтләрдән авыз итәрсез,  сый-хөрмәттән ләззәт табарсыз! Сүзләремә колак салыгыз, яныма килегез,тыңлагыз Мине, һәм сез яшәрсез.   Мин сезнең белән мәңгелек килешү төзермен, Давытка ничек тугры булсам,сезгә дә тугрылык сакларга вәгъдә итәмен…”. абарга мөмкин булганда, Раббыны эзләгез, Ул якында чакта чакырыгыз Аны! (Ишагыйя 55:1–3,6)

    Аллаһы сусаганнарны Патшалыкка керергә

чакыра, аннары борынгы патша Давытка җибәрелгән мәхәббәт Бөек Патша белән яшәүчеләргә дә биреләчәк. Мәсәлән, әгәр дә сез каядыр чакырылгансыз икән, сез әлегә анда түгел. Шуның кебек, Аллаһы безне үзенең Патшалыгына чакырып, безнең анда булуыбызны  һәм мәңгелек ял урынында яшәвебезне тели. Бүгенге көнгә моның ничек һәм кайчан булачагы турында күп сораулар кала, без бу турыда алдагы Зәбур мәдхияләрендә  сөйләшербез. Хәзер без бер мөһим сорауга җавап бирә алабыз: “Сез бу Патшалыкка керергә телисезме?”

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *