Skip to content
Home » Нигә дүрт Яхшы хәбәр бар, ә Инҗил берәү генә?

Нигә дүрт Яхшы хәбәр бар, ә Инҗил берәү генә?

  • by

  Кайвакыт миңа шундый сорау бирәләр: әгәр дә бер генә Инҗил бар икән, ни өчен Библиядә  Яхшы хәбәр(Инҗил) дип аталган дүрт китап бар, һәм һәр китапның үз авторы бар? Бу китаплар ышанычсыз, бер-берсенә каршы килә һәм алар Аллаһыдан түгел, ә кешедән дигән шик тудырмыймы?

Менә Библия (Китаплар ) үзе турында нәрсә әйтә:

  Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә  әзер булсын өчен,бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү,шелтәләү,төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы.(2 Тимутегә 3: 16-17)

Шулай итеп, Библия әйтә, Изге Язмаларның чын авторы – Аллаһы Үзе, чөнки Ул аларны язарга кешеләрне Үзенең Рухы белән рухландырган. Коръән бу караш белән тулысынча килешә, хәтерегездәдер,сез бу мәкаләдә Коръәннең Библия турында әйткәннәре турында укыган идегез.

  Инҗилнең  дүрт Яхшы хәбәрдән(Евангелие) торганлыгын һәм алар барысы да бер генә китап-Инҗилне тәшкил иткәнен ничек аңларга ? Еш кына Коръәндә без бер үк вакыйгага кагылышлы берничә аять табабыз, һәм аларны бергә карап кына без анда булган вакыйгаларның тулы сурәтен ала алабыз. Мәсьәлән, Адәм билгесе турындагы өзекләрдә  7-әл-Әгъраф(киртәләр)сүрәсендә 19-26 аятьләре бар, аларда Адәмнең оҗмахтагы тормышы турында әйтелә, шулай ук 20-Та-һә сүрәсендә 121-123 аятьләр Адәм белән  нәрсә булганын ачыклый, аның “алданганын” аңлата. Киртәләр сүрәсендә бу турыда бер сүз дә юк. Бары тик бу аятьләр бергә безгә вакыйганың тулы сурәтен бирә. Бу алымны куллануның бер-берсен тулыландырырлык итеп берничә аять булдыруның әһәмиятен күрсәтә.

Шулай ук, Библиядәге Инҗил дә ,дүрт Яхшы хәбәрдән торган бер генә китап-Инҗилне тәшкил итә. Алар бергәләп безгә Гайсә Мәсихнең чын асылының тулы сурәтен бирәләр. Дүрт язманың һәрберсендә калган өч язмада булмаган вакыйгалар бар. Алар бер-берсен тулыландырып, безгә вакыйгаларны тулысынча күз алдына китереп аңларга ярдәм итәләр.

  Инҗилнең эчтәлеге турында сөйләгәндә, бердәнбер(бергенә)сүзе һәрвакыт кулланыла. Бер генә Инҗил бар дигәнне аңлата. 

  Имандашлар,сезнең шуны белүегезне телим: мин сөйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел,чөнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан өйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде. (Гәләтиялеләргә хат 1: 11-12)

  Изге Коръән шулай ук бердәнбер Инҗил турында  аңлата ( Коръәндә “Инҗил” сүзен куллану принцибын карагыз ).  Инҗилне аерым китап буларак кулланганда , без һәрвакыт дүрт авторны һәм дүрт китапны истә тотабыз. Чыннан да, Тәурат сүзләре буенча , мәсьәлән,ниндидер вакыйга яки ачылышны раслау өчен,бер шаһит кенә эшне карар өчен җитми. Муса Кануны буенча ким дигәндә ике шаһит булырга тиеш ( Канун 19:15 ) Ә Инҗилнең хаклыгы дүрт кешенең(авторның) шаһитлеге белән раслана, һәм шуның белән Канун шартлары үтәлми генә түгел, ә артыгы белән үтәлә.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *