Skip to content
Home » Адәм билгесе

Адәм билгесе

Адәм һәм аның хатыны Хаува уникаль булганнар. Алар турыдан-туры Аллаһы тарафыннан яратылган һәм оҗмах бакчасында яшәгәннәр. Аларның тарихы  безнең чор кешеләре өчен иң мөһим билге, шуның өчен моңа игътибарлы булырга кирәк. Адәм турында Коръәндә ике сүрәдән өзекләр бар һәм Тәүратта да тагын бер өзек бар. (Аларны уку өчен монда басыгыз). Бу вакыйгалар бик охшаш. Икесендә дә бер үк персонажларны табабыз (Адәм, Хаува, Шайтан, Аллаһы). Икесе дә бер урында – оҗмах бакчасында искә алына; Шайтан Адәм белән Хауваны алдады; Адәм белән Хаува ялангачлык оятын яшерү өчен инжир яфракларыннан үреп, үзләренә бил каплавычлары ясадылар; Аллаһы алар янына килде һәм аларга җәза игълан итте. Аллаһы аларга оятларын каплар өчен кием бирде. Коръән Адәм балалары, ягъни сезнең һәм минем өчен “Аллаһы билгесе” турында сөйли. Башкача әйткәндә, бу кайчандыр булган изге вакыйгалар турындагы тарих дәресе генә түгел. Адәм хикәясендә безнең чор кешеләре өчен дә дәресләр бар.

Адәмнең сезне һәм мине кисәтүе.

     Адәм белән Хаува Аллаһы алдында бер генә гөнаһ эшләделәр, аннары җәза бирелде. Без монда күп тыңламаучанлык эшләрен тапмыйбыз һәм Аллаһы аларны тугыз тапкыр кисәтеп, унынчысында гына җәза бирүе турында сүз бармый. Җәза бер гөнаһ өчен бирелде. Күпчелек кеше Аллаһы күп гөнаһ эшләгәндә генә кешеләрне хөкем итәчәк дип саный. Шул рәвешле фикер йөртеп, алар үзләрен башкаларга караганда азрак гөнаһлы  дип уйлыйлар. Башкача әйткәндә, әгәр яхшылыклары начарлыкларыннан артса, Аллаһы аларны җәзаламас дип уйлыйлар. Адәм белән Хаува тәҗрибәсе барыбызга да алай түгеллеген искә төшерә. Аллаһы бер тыңламаучанлык гөнаһы өчен хөкем итә. Әгәр дә без Аллаһыга буйсынмау һәм җинаять кодексы законнарын бозу арасында параллель ясасак, бу гомуми акыл белән тулысынча туры килә. Мәсәлән, мин Канадада яшим һәм мин бер законны бозсам (нәрсәдер урласам) дәүләт мине хөкем итә. Мин бер законны гына бозып,    үземне, кешеләрне үтермәдем һәм урламадым бит әле, дип аклый алмыйм. Канада хөкеме алдында бары бер законны бозарга кирәк. Аллаһы белән дә шулай.           Адәм белән Хаува ялангачлыкларын инжир яфраклары белән капладылар, алар моны оятлары килүдән шулай эшләделәр. Шулай ук, мин оятсыз эш эшләгәндә, аны башкалардан яшерергә тырышам. Ләкин Адәмнең Аллаһыдан яшерергә тырышуы бушка булды. Аллаһы бу бушлыкны күрде һәм эшли башлады.

Аллаһының җәзасы һәм шәфкате

Без монда өч гамәлне күрәбез:

  1. Аллаһы аларны гөнаһлары өчен үлемгә китерде – Адәм белән Хаува үләчәк.
  2. Аллаһы аларны оҗмах бакчасыннан куып чыгарды. Хәзер алар җирдә яшәгәндә бик күп эшләргә мәҗбүр булалар.
  3. Аллаһы аларга тиреләрдән ясалган кием бирде.

     Бу гамәлнең нәтиҗәләрен без бүгенге көнгә кадәр кичерәбез. Безнең һәрберебез үләчәк. Беркем дә – пәйгамбәрләр дә, гади кешеләр дә кире оҗмах бакчасына кайтмаячаклар. Барыбыз да гөнаһларыбызны каплар өчен кием киеп йөрүне дәвам итәбез. Бу нәтиҗәләрнең барысы да безнең өчен гадәти күренешкә әйләнде. Без аларга игътибар да бирмибез. Аллаһының Адәм белән Хаувага биргән җәзасы безнең белән бүгенге көнгә кадәр саклана, күп мең еллар үткән булса да. Ул вакытта булган вакыйгаларның нәтиҗәләрен без бүген дә кичерәбез. Аллаһы биргән кием шәфкатьлелек иде. Аллаһы аларның оятын каплады. Әйе, Ул Адәм белән Хаувага җәза бирде, шул ук вакытта Ул аларга шәфкать күрсәтте. Адәм белән Хаува бу шәфкать “пәрдәсенә” лаек булыр өчен берни дә эшләмәгәннәр, аларның хисабында тыңламаучанлык актыннан өстенрәк яхшылыклары булмаган. Алар Аллаһының бүләген лаексыз гына кабул иткәннәр. Ләкин бүтән кеше бу бүләк өчен бәя түләде. Тәүрат әйтә, Аллаһы бу киемнәрне тиреләрдән ясады. Алар хайван тиреләре иде. Әлегә кадәр үлем булмаган, ләкин хәзер хайван кешеләрнең гөнаһы өчен түләде – үзенең тиресе белән. Адәм белән Хаува Аллаһының рәхмәтен алыр өчен хайван үлде. Коръән әйткәнчә, бу кием чыннан да оятларын яшерде, бу каплау гаделлек өчен кирәк иде. Билгеле бер мәгънәдә, кием (тире) гаделлек билгесе, безнең өчен билге булды. Корьән бу турыда болай ди:

   “Ий, Адәм балалары! Без сезгә оятларыгызны каплау өчен кием бирдек һәм зиннәтләнүләрне дә. Тәкъвәлек киемнәре исә хәерлерәк. Бу – Аллаһының аятьләреннән, шаять, алар искә алырлар”.

әл-Әгъраф 7:26

 Бу “тәкъвалык киемен” ничек алырга соң? Соңрак пәйгамбәрләр бу мөһим сорауга җавапны күрсәтәчәк.

Аллаһ сүзләре, җәза һәм шәфкать.

     Аллаһы Адәм, Хаува һәм безнең (аларның балалары) өчен югарыда әйтелгәннәрне  эшләп кенә калмый, шулай ук Үзенең сүзен дә өсти. Ике хикәядә дә Аллаһы “дошманлык” турында сөйли, ләкин Тәүратта Ул бу дошманлык хатын-кыз белән елан (иблис) арасында булачагын әйтә. Раббы Аллаһы еланга болай диде:

   “Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузармын. Аның нәселе* башыңны сугып ярыр,  син исә аны үкчәсеннән чагарсың”.

Яратылыш 3:15

Искәрмә*:нәселе-яһүд телендә “орлыгы”дигәнне дә аңлата.

    Бу табышмак кебек тоела, ләкин аңларга мөмкин. Игътибар белән укысаң, биш символны күрерсең. Бу киләчәккә кагылышлы пәйгамбәрлек. Менә персонажлар:

  1. Алла (яки Аллаһы).
  2. Шайтан (яки Иблис).
  3. Хатын.
  4. Хатын-кыз нәселе.
  5. Шайтан токымы.

    Болар киләчәктә персонажларның бер-берсе белән бәйләнешен күрсәтә. Түбәндәге иллюстрацияне карагыз.

Оҗмахта бирелгән Аллаһ вәгъдәсендә персонажлар һәм аларның мөнәсәбәтләре.

 

    Вәгъдәдә бу хатынның кем икәнлеге әйтелми. Ләкин Аллаһы шайтанның токымы һәм хатын-кызның “нәселе” турында сөйли. Без нәселнең ир-ат орлыгыннан  килгәнен беләбез. Әмма Аллаһы үзенең вәгъдәсендә бары тик хатын-кыз нәселе турында гына әйтә. Бу нәселнең кем булуы әлегә сер булып кала, һәм без инде аңыбызга килә торган берничә мөмкинлекне кире кагабыз. Бу вәгъдә формалашкан киләчәк заманнан безгә Аллаһының билгеле бер максатка ирешергә теләгәне аңлашыла. Бу “нәсел” шайтанныңбашын сугып ярачак (ягъни аны юк итәчәк) һәм шайтан бу “нәселнең”үкчәсеннән чагачак. Моның нәрсә аңлатканы әлегә ачык түгел, ләкин без беләбез, Аллаһы ниятләре үтәләчәк.                                             Игътибар итегез, Аллаһы Адәм белән бу турыда сөйләшми. Нәсел ир затына, ягъни, Адәмгә вәгъдә ителми, ә хатын-кызга гына. Һәм бу бик гадәти түгел, аеруча Тәурат, Зәбур һәм Инҗилдәге патриархаль шәжәрәләрнең аерым әһәмиятен исәпкә алсак. Тәурат, Зәбур һәм Инҗил шәжәрәләрендә билгеле аталар нәселеннән булган уллары искә алына. Ләкин оҗмах бакчасында әйтелгән бу вәгъдәдә ир кеше нәселе турында бер сүз дә әйтелми. Вәгъдә бары тик хатын-кызның гына нәселенә кагыла.

    Җирдә яшәгән кешеләрнең бары тик икесенең генә җирдә аталары булмаган. Беренчесе – турыдан-туры Аллаһы тарафыннан яратылган Адәм. Икенчесе – Гайсә Мәсих. Ул гыйффәтле кыздан туган, ягъни җирдәге ир заты катнашлыгыннан башка. Гайсә Мәсих хатын-кыз нәселеннән. Ләкин аның дошманы – шайтан токымы кем соң? Без бу турыда җентекләп сөйли алмыйбыз, ләкин Язмаларда “Рөхсәт Улы”, “Шайтан Улы” һәм Мәсихкә каршы торачак җирдәге хакимне сурәтләүче башка исемнәр турында әйтелә. Ул шулай ук Даҗҗал дип тә атала. Ә соңрак, Гайсә Мәсих белән Аның дошманы (антихрист) арасында булачак алыш турында әйтелә. Бу сугыш турында беренче тапкыр тарихның башында искә алына. Шайтан белән Аллаһы арасындагы сугыш вакыйгасы күптән элек оҗмах бакчасында ук беренче китап пәйгамбәрлеге белән башланган. Әммә шулай да күп сораулар җавапсыз кала. Рәсүлләрне тыңлауны дәвам итик һәм бу без яшәгән вакытны аңларга өйрәнү өчен һәм барлык сорауларга яхшырак җавап бирергә ярдәм итү өчен кирәк. Әйдәгез, Адәм белән Хаува уллары турында сөйләшүне дәвам итик. Аларның исемнәре Кабил һәм Һабил.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *