Skip to content

 

Котлыйбыз! Хөкем көнендә сезтыныч була аласыз, чөнки сезКанунның барлык әмерләрен үтәдегез һәм Аллаһы алдында тәкъвалык казандыгыз. Шәхсән, мин бөтен Канунны төгәл үтәгән кешене белмим, шуңа күрә бу зур казаныш. Ләкин, бу казанышларыгызда гына тукталып калмагыз! Сезгә бит гомер буена туры юлдан барырга кирәк булачак.                                                                                               Инде әйтеп үткәнемчә, Ун әмер кире кагылмады, чөнки алар Аллаһы боерыкларының төп принциплары – бер Аллаһыга табыну, никахта тугрылык, урлашмау, алдашмау һ.б. Соңгы пәйгамбәрләр бу әмерләрнең асылы турында бәян иттеләр. Менә, мәсәлән, Гайсә Мәсих Инҗилдә Ун әмернең үтәлеше турында сөйләгән. Үзенең өйрәтүләрендә Ул дин әһелләрен (фарисей) искә ала. Ул вакытта фарисейләр канун укытучылары булган. Бүген аларны Аллаһы турындагы тәгълиматны тирәнтен белүче кешеләр белән чагыштырып була.

  Гайсә Мәсихнең Ун Әмер турында сүзләре.

– Сезгә әйтәм: тәкъвалылыгыз фарисейларныкыннан һәм канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез”.

Маттай 5:20

  Үтерү һәм ачу тоту турында.

    Ата-бабаларыгызга: ”Үтермә! Кеше үтерүче хөкем ителүгә лаек” – диелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: ”яраксыз”, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде “ахмак”, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. Шуңа күрә әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы мәзбәх алдында исеңә төшсә, бүләгеңне шунда калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир. Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар. Сиңа хак сүз әйтәм: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың. (Маттай 5:21–26)

Маттай 5:21–26

  Зина кылу һәм аерылышу турында.

“Зина кылма,” – дип әйтелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. Әгәр сине уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр. Әгәр сине уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чабып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.

(Маттай 5:27-30

    Моннан тыш, Гайсә Мәсихнең рәсүлләре, Аның тәгълиматын тотучы шәкертләре, потка табынуның асылы турында вәгазьләделәр. Алар потка табыну таш образга табыну гына түгел, ә Аллаһы белән рәттән куеп, берәр нәрсәгә табыну дигәнне аңлаттылар. Мәсәлән, акча. Акчага  комсыз кеше акчаны Аллаһы белән бергә куеп, аңа табына. Моны да  потка табыну дип атадылар.

    Шулай итеп, үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, бозыклык, нәфес,  яман теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. Боларның барысы да Аллаһының ачуын китерә.  

Көлессәйлеләргә хат 3:5,6

    Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми, киресенчә, иң яхшысы Аллаһыга шөкер итегез. Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый. Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чөнки шулар аркасында  тыңлаусызларга Аллаһының ачуы килә.

Эфеслеләргә хат 5: 4–6

    Ун әмернең бу аңлатмалары безгә әмерләрнең үтәлеше белән бәйле тышкы гамәлләрне генә түгел, ә Аллаһы күргән эчке халәтебезне күрергә ярдәм итә.       Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алсак, димәк, Канунны тулысынча үтәү тагын да катлаулана.

   Тагын уйлап карагыз әле, сез чынлап да бөтен Канунны үтисезме? Фикерегезне үзгәртергә соң түгел. Әгәр сез барлык әмерләрне үтәвегезгә ышансагыз, сезгә Инҗил кирәк түгел. Бу очракта, сезгә Аллаһы аятьләре белән эш итәргә яки Инҗилне аңларга тырышырга кирәкми. Инҗил Канунны үти алмаганнарга гына бирелә – аны тулысынча үтәүчеләргә түгел. Гайсә Мәсих бу турыда болай диде:

    Гайсә аның өенә ашка килде. Анда күп кенә салым җыючылар һәм башка гөнаһлылар җыелып, Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә ашап утырдылар. Фарисейлар моны күреп, шәкертләргә әйттеләр: – Ни өчен Остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра? Гайсә моны ишетеп:  –Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Барыгыз һәм “Мин корбаннар түгел, рәхим-шәфкать телим” дигән сүзләрнең мәгънәсен өйрәнегез. Мин бит тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип җавап бирде.

Маттай 9:10–13