Муса 2 билгесе турында сөйләгәндә, Синай тавына җибәрелгән әмерләрнең бик катъгый булуын искә төшердек. Мин сездән әмерләрне һәрвакыт үтәвегезне (Канун таләп иткәнчә) бәяләвегезне сорадым. Әгәр дә сез, минем кебек, Канунны тулысы белән һәм һәрвакыт үтәмәсәгез, без зур катмарлыкка дучар булабыз, безгә киләсе хөкемне көтеп торасы гына кала. Бу хөкемнән ничек котылырга соң? Үзләрен гөнаһлардан арындыру өчен, Һарун һәм аның нәселләре Аллаһыга корбаннар китергәннәр. Бу корбаннар аларның гөнаһларын каплау өчен кирәк дип саналган. Һарунга үгез бозау һәм ике кәҗә тәкәсе корбан итәргә боерылды. Башта кәҗә тәкәләре турында.
Чүлгә җибәрелгән кәҗә тәкәсе. Гөнаһ йолу көне.
Муса 1 билгесе бирелгәннән алып, яһүдләр ел саен Мисыр коллыгыннан котылу истәлегенә Песах бәйрәмен үткәрәләр, һәм бүгенге көнгә кадәр бу шулай дәвам итә. Тәүратта башка бәйрәмнәр турында да әмерләр бар. Яһүдләрнең төп бәйрәмнәренең берсе Гөнаһ йолу көне дип атала. Тәүратта бирелгән тулы текстны уку өчен монда басыгыз.
Ни өчен бу көнгә зур игътибар бирелә һәм аны уткәрү өчен нинди чаралар кулланыла? Алдагы язмага игътибар итегез:
Һарунның ике угылы Раббы алдына якынаеп үлгәннән соң, Раббы Мусага болай дип әйтте: – Абыең Һарунга әйт: ул вакытлы-вакытсыз Иң Изге бүлмәгә, пәрдә артына, Аллаһы сандыгы өстендәге гөнаһ йолу урынына кермәсен, чөнки Мин болыт эчендә гөнаһ йолу урыны өстендә пәйда булырмын; югыйсә ул үләчәк. (Левиләр16:1–2)
Һарунның ике улы, боерылган күрсәтмәләрне дөрес кулланмыйча, Раббы алдына якынлаштылар һәм үлделәр. Күргәнебезчә, Канунның әмерләрен Изге урында төгәл итеп үтәмәү Һарун улларының үлеменә сәбәп булды. Нигә? Чөнки Изге чатырда (скиния) Аллаһының Килешү Сандыгы бар иде. Килешү Сандыгы Коръәндә дә искә алына. Менә ул нәрсә әйтә:
Пәйгамбәрләре аларга: ”Аның падишаһлык билгесе – сезгә табутның килүендә. Аның эчендә Раббыгыздан сезгә күңел хушландыруы булачак һәм Муса әһелләреннән һәм Һарун әһелләреннән калган нәрсәләрнең өлеше бардыр. Аны фәрештәләр китерәчәк. Әгәр иманлы булып инанучылардан булсагыз, сезнең өчен бу, хакыйкатьтә, бер билге булыр!” – дип хәбәр итте.(әл-Бәкара 2:248)
Килешү сандыгы хакимият билгесе булып хезмәт иткән, символик рәвештә Муса Канунында Аллаһы килешүен сурәтләгән . Ун әмер язылган таш такталар Изге чатыр эчендә сакланган. Канунның хәтта кечкенә әмерләренең берсен бозган кеше – чатыр янында ук үләргә тиеш булган. Һарунның ике өлкән улы чатырга лаексыз рәвештә кергәнгә күрә үлгәннәр. Менә шундый җентекле күрсәтмәләрнең сәбәбе: Һарун чатырга елына бер тапкыр гына – Гөнаһ йолу көнендә генә керергә тиеш иде. Әгәр ул анда башка көнне кергән булса, ул да үләр иде. Ләкин, Гөнаһ йолу көнендә дә Һарун таләп ителгән күрсәтмәләрне тулысынча үтәмичә, чатырдагы Иң Изге урынга керә алмас иде. Монда язылганча:
Ул, үзе һәм гаиләсе гөнаһтан арынсын өчен, үзенең гөнаһ йолу корбаны итеп үгез бозау тәкъдим итсен.
Левиләр 16:6
Ул, боерыклар сандыгы өстендәге гөнаһ йолу урынын хуш исле сумала болыты капласын дип, Раббы алдында сумаланы ут өстенә куйсын. Шулай эшләгәндә генә ул үлми калачак.
Левиләр 16:13
Корбанга китерелгән үгез бозау Һарунның гөнаһларын йолып алу өчен корбан ителде, чөнки ул да бит шулай ук Канун боерыкларын тулысынча үти алмады. Аннан соң, Һарун ике кәҗә тәкәсе корбанын китерү өчен махсус йола башкарды:
Аннары ул ике кәҗә тәкәсе алып, аларны Изге чатырга керү урыны алдына Раббы каршына китерсен. Шуннан соң Һарун ике кәҗә тәкәсенә жирәбә салсын: берсен – Раббыга, икенчесен – Азазелга*. Ул, жирәбә Раббыга китерергә төшкән кәҗә тәкәсен алып, аны гөнаһ йолу корбаны итеп тәкъдим итсен. (Левиләр 16:7–9) (Азазел*- чүлдәге бер җен исеме дип аңларга була.)
Бозау корбаныннан соң, Һарун ике кәҗә тәкәсе алып, жирәбә салды. Беренче кәҗә тәкәсе – чүлгә Азазелга җибәрелү өчен билгеләнгән. Икенчесе гөнаһ йолу корбаны булган. Боларны ничек аңларга?
– Шуннан соң Һарун, халык өчен гөнаһ йолу корбаны булган кәҗә тәкәсен суеп, аның канын пәрдәнең артына алып керсен һәм аның каны белән дә угез бозау каны белән эшләгән кебек эшләсен: аны гөнаһ йолу урынының өстенә һәм аның алдына сипсен. Шул рәвешле, ул Иң изге бүлмәне исраиллеләрнең нәҗеслегеннән һәм җинаятьләреннән – аларның бөтен гөнаһларыннан чистартыр. Ул Изге чатыр белән дә шулай эшләсен, чөнки бу чатыр аларның нәҗеслекләре арасында урнашкан.
Левиләр 16:15,16
Ә икенче кәҗә тәкәсе белән нәрсә булды?
– Иң изге бүлмәне, Изге чатырны һәм мәзбәхне чистартканнан соң, Һарун тере кәҗәне алып килсен. Үзенең ике кулын тере кәҗәнең башына куеп, аның өстендә исраиллеләрнең барлык хәсислекләрен һәм җинаятьләрен – аларның бөтен гөнаһларын танып сөйләсен һәм шул гөнаһларны кәҗәнең башы өстенә куеп, кәҗәне чүлгә билгеләнгән бер кеше белән чыгарып җибәрсен. Кәҗә халыкның барлык гөнаһларын кешесез җирләргә үз өстенә алып китәр. Әлеге билгеләнгән кеше аны чүлгә җибәрсен.
Левиләр 16:20–22
Бозау Һарунның гөнаһлары өчен корбан ителде. Беренче кәҗә Исраилнең гөнаһларын чистарту өчен корбан ителде. Аннары Һарун тере кәҗә башына кулларын куйды һәм символик рәвештә кешеләрнең барлык гөнаһларын аңа күчерде. Аннан соң кәҗә чүлгә җибәрелде, кешеләрнең гөнаһлары юылып бетерелде. Бу гөнаһларны йолып алу өчен билгеләнгән корбаннар иде. Тантана ел саен Гөнаһ йолу көнендә үткәрелә.
Тана бозау корбаны.
Һарунга башка корбаннар да китерергә кушылды, шул исәптән тана бозау корбаны (үгез түгел). Коръән бу корбан турында турыдан-туры әл-Бәкара (сыер) сүрәсендә бәян итә. Тулы текстны уку өчен монда басыгыз. Күргәнегезчә, бөтен кешеләр гаҗәпләнделәр һәм аптыраштылар, ни өчен бу очракта алар үгез бозау түгел, ә тана бозауны (сыерны) корбан итәргә тиеш. Текст болай тәмамлана:
Һәм Без: ”бер өлеше белән аңа бәрегез!” – дип әйттек. Шаять, сез аңларсыз әле дип. Аллаһы шулай үлеләрне терелтә һәм үзегезгә аятьләрен күрсәтәдер.
әл-Бәкара 2:73
Бу йолада корбан ителгән сыерның бер өлеше белән үлеккә бәрү (сугу) һәм аның терелуе символикасын аңларга була.
Шулай итеп, без бирелгән билге турында сөйләшәбез. Ләкин сыер ничек безнең өчен билге булып хезмәт итә? Моның тормыш һәм үлем белән бәйләнеше бар дип укыйбыз. Без, Тәүраттагы Һарунга бу корбан турында бирелгән күрсәтмәләрне игътибар белән укып чыксак, бу сорауны яхшырак аңларбыз. Тулы текстны уку өчен монда басыгыз. Без күрәбез:
Руханиның күз алдында бозау яндырылсын; шулай ук аның тиресе һәм ите, каны, эчендәге шакшылары белән бергә, яндырылсын. Рухани эрбет агачы, һүссөп* үсемлеге һәм җете кызыл йон җеп алсын да аларны яндырылган бозау өстенә ыргытсын.
Саннар 19:5–6
Һүссөп*(иссоп) – пакьләнү өчен кулланыла торган үсемлек.
Исраиллеләр, үлем аларның йортларына кагылмасын өчен, Песах бәйрәме алдыннан шундый күрсәтмәләр алдылар:
Шулай ук бер бәйләм һүссөп үсемлеген кан салынган савытка манчып алыгыз да шуның белән ишек яңакларын һәм аркылы борысларны буягыз. Иртәнгә кадәр өйдән беркем дә чыгарга тиеш түгел.
Чыгыш 12:22
Һүссөп шулай ук сыер корбанында кулланылган. (сыер, һүссөп, йон, эрбет (кедр) агачлары тулысынча яндырылган). Аннан соң:
– Бер пакь кеше яндырылган бозауның көлен җыеп алсын да аны тукталу урыны тышында чиста бер урында сакласын. Ул Исраил җәмәгатьчелегенә шакшылыкны пакьләу суы әзерләү өчен саклансын; бу – гөнаһтан чистарту өчен.
Саннар 19:9
Алга таба, тана бозау көле “пакьләү суы” белән кушылды. Бу су белән юынган нәҗесле кеше йола бозу пычраклыгыннан арынырга мөмкин дип карар ителде. Ләкин, бу көл суы барлык пычраклыкны да тугел, ә билгеләнгәннәрен генә чистартырга тиеш иде. Түбәндә язылганча:
– Үлгән кеше мәетенә кагылган теләсә кем җиде көн буе шакшы булачак. Ул кеше өченче һәм җиденче көндә шул шакшылыкны пакьләу суы белән үзен чистартырга тиеш; шуннан соң ул чистарыначак. Әгәр өченче һәм җиденче көндә үзен чистартмаса, ул чистарынмаячак. Үлгән кеше мәетенә кагылган һәм үзен пакьләмәгән һәркем Раббының Изге чатырын шакшылатыр, андый кеше Исраилдән юкка чыгарылырга тиеш, чөнки аның өстенә шакшылыкны пакьләү суы сибелмәгән, шунлыктан ул – шакшы, аның өстендә һаман да шакшылык бар.
Саннар 19:11–13
Шулай итеп, су белән кушылган бозау көле бу очракта тәһарәт алу өчен кулланылды, шуңа күрә үле гәүдәгә кагылган кеше аның пычраклыгыннан юыла алды. Ләкин ни өчен үле гәүдә белән бәйләнеш йола (ритуал) пычраклыгына китерде? Уйлап карыйк. Гөнаһ нәтиҗәсендә, Адәм һәм аның барлык нәселләре үлемгә дучар ителде (сез дә, мин дә). Үлем кешене пычрата, чөнки ул гөнаһ нәтиҗәсе. Гөнаһ ул – нәҗеслек, шакшылык. Мәеткә кагылган кеше дә пычрак була. Ә югарыда телгә алынган көл, билге булып, кешене пычраклыктан чистарта. Мәсәлән, йола буенча фаразлаганда, кеше үзенең шакшылыклары нәтиҗәсендә үлгән. Аңа кагылган кеше дә нәҗесләнгән. Ә корбан ителгән бозау көле аны чистарткан һәм аңа яңа тормыш биргән. Ни өчен тана бозау кулланылган? Безгә турыдан-туры җавап бирелми, ләкин без үзебез өчен Изге язмалар нигезендә фикер йөртә алабыз. Тәүратта һәм башка Изге язмаларда Аллаһы ир-ат формасында әйтелә – “Ул”(Он). Ә Исраил – хатын-кыз, гыйффәтле кыз буларак сөйләнелә. Бу күзлектән караганда, без Аллаһыны Үз халкының юлбашчысы сыйфатында күрәбез, һәм Аның тугры кешеләре Аңа иярә дип әйтә алабыз. Әмма җитәкчелек һәрвакыт Аллаһыныкы. Ул Ибраһимга улын корбан итәргә боерган; аның карары белән, исраиллеләр Ун әмер алган; Ул Нух Туфанын җиргә китергән һ.б. Кеше (пәйгамбәрләрне дә кертеп) беркайчан да беренче сәбәп булмаган; Аллаһы артыннан баручылар аның җитәкчелегенә буйсыналар.
Корбан бозавының көле, безнең ихтыяҗларыбызны канәгатьләндергәндә, шакшылыктан чистарыну өчен бирелде.Кеше ихтыяҗы билгесе буларак, корбанга китерелгән хайван хатын-кыз җенесеннән булырга тиеш иде. Аллаһы каршында булган гаептән аермалы буларак, пычраклык гөнаһ эшләгәндә булган оятны символлаштыра. Гөнаһ эшләгәндә, мәсәлән, мин Гадел Хөкемдар алдында Канунны бозган өчен гаепле генә түгел, шулай ук оят һәм үкенү белән дә капланган. Аллаһы безне ояттан коткару өчен нәрсә эшләде? Беренчедән, ул безгә каплавыч, ягъни кием бирде. Адәм белән Һаува өчен ул тире киеме, аларның ялангачлыгын һәм оятын каплады. Шул вакыттан алып, Адәмнең балалары үзләрен һәрвакыт кием белән каплыйлар. Без моңа шундый күнеккәнбез, моның асылы турында хәтта уйлап та карамыйбыз. Корбан ителгән тана бозау көле белән юыну – вөҗданыбызны гөнаһ пычраклыгыннан азат итүнең тагын бер ысулы. Бозау безне чистарту өчен корбан ителде.
…шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребезне гөнаһлы вөҗданнан пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып, Аллаһыга якынайыйк.
Инҗил, Гыйбриләргә хат 10:22
Гөнаһ йолу көнендә китерелгән кәҗә тәкәләренә килгәндә, алар ата җенесеннән булырга тиеш булганнар. Ун әмер билгесе турында сөйләгәндә, без Канунны бозуның бәясе үлем икәнен кат-кат күрәбез, (өзекләрне карау өчен монда басыгыз). Аллаһы – Гадел Хөкемдар, һәм Ул гөнаһка карата гадел хөкем чыгара. Бозау үлеме Аллаһының Һарун гөнаһын йолып алу турындагы таләбен канәгатьләндерә. Беренче кәҗә тәкәсенең үлеме Аллаһының Исраил халкының гөнаһларын йолып алу турындагы таләбен канәгатьләндерә. Шулардан соң гына кешеләрнең гөнаһларын символик рәвештә, чүлгә җибәрелгән кәҗә тәкәсенә салырга мөмкин булган. Һарун нәкъ шулай эшләгән. Исраиллеләрнең бөтен нәҗеслекләре, гаепләре, гөнаһлары шушы кәҗә тәкәсе өстенә өелеп, кешеләр йөрмәгән чүлгә чыгарып җибәрелгән. Бу Исраил җәмгыятенең гөнаһларының кичерелүен күрсәтә. Мондый корбаннарны Һарун һәм аның нәселләре мең ел дәвамында китергәннәр. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирдә яшәгән вакытта, Давыт һәм аның нәселләре идарә иткән чорда, шулай ук пәйгамбәрләр Аллаһы ихтыярын игълан иткән вакытларда һәм Гайсә Мәсих көннәрендә дә, бу корбаннар кешелек ихтыяҗларын канәгатьләндерүдәге гөнаһларны каплату өчен тәкъдим ителгән. Әмма, алар алда булачак котылу билгесенең күләгәсе генә иде. Муса белән Һарунның соңгы билгеләре Тәүрат китабының тәмамлануын күрсәтә. Тиздән варислар – пәйгамбәрләр киләчәк, һәм Зәбур Аллаһы ихтыярын игълан итәчәк. Ләкин Тәүрат безгә соңгы дәрес бирә. Муса пәйгамбәр бөек Пәйгамбәрнең килүе турында һәм Исраил нәселләренә биреләчәк фатихалар һәм ләгънәтләр турында алдан әйтә.