Skip to content
Home » Кабил һәм Һабил билгесе

Кабил һәм Һабил билгесе

 

Узган мәкаләдә без Адәм белән Хаува билгесен тикшердек. Аларның ике улы булган, алар арасында җитди каршылык килеп чыккан. Бу каршылык тарихтагы беренче үтерү белән тәмамланган. Безгә бирелгән бу билгене яхшырак аңлар өчен, Изге Язмадагы (Библия) вакыйгалардан чыгып хакыйкатьне күрсәтергә тырышыйк. Әйдәгез, бу мәкаләне игътибар белән укып чыгыйк. (Башка бүлектәге өзекне ачуөчен монда басыгыз).

Кабил һәм Һабил. Ике угыл, ике корбан.

    Тәүратта Адәм белән Хауваның ике улы – Кабил һәм Һабил искә алына. Коръәндә алар бернинди дә исем белән аталмыйлар, ләкин ислам традицияләрендә алар Кәбил һәм Хәбил дип атала. Бервакыт кардәшләр Аллаһыга корбан китерделәр, ләкин Аллаһы Һабил корбанын гына кабул итте, ә Кабилнең корбанын кире какты. Көнчелек белән тулган Кабил туганын үтерде, әмма, ул үзенең җинаятен Аллаһыдан яшерә алмады.

Бу хикәядә бик мөһим сорау бар: ни өчен Һабилнең корбаны Аллаһыга яраклы иде, ә Кабилнең корбаны яраклы булмаган? Күпләр моның сәбәбен кардәшләр арасындагы аермалылык дип саный. Ләкин өзекне җентекләп укыгач, без бүтән нәтиҗәгә киләбез. Тәүратта хәл тагын да ачыграк күренә: аермалылык кардәшләрдә түгел, ә корбаннарда булган диелгән. Кабил “җир җимешләрен” китерде, ә Һабил “беренче көтүеннән иң яхшы сарык бәрәнен” алып килде. Ул үз көтүеннән хайваннар – сарык бәрәннәре яки кәҗә бәтиләре корбан итте. Монда Адәм билгесе белән кызыклы параллель бар. Хәтеребездә, Адәм оятын инжир яфраклары белән капларга тырышты, ләкин бу каплау гына яраклы булмады. Аннары Аллаһы аларның ялангачлыгын хайван тиреләре белән каплады, аларның гөнаһлары өчен хайван корбанга китерелде һәм бу яраклы булды. Яфраклар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә кан юк; аларда кешеләр һәм хайваннар кебек җан юк, тормыш юк.

 Адәмнең гөнаһын каплар өчен яфраклар гына җитмәгән кебек, Кабилнең җир җимешләреннән китергән корбаны да яраксыз булып чыкты. Чөнки анда кан юк иде. Һабил үз көтүенең иң яхшы малларын корбан итте. Бу корбаннарның каны түгелгән, аннары кояшта киптерелгән. Оҗмах бакчасында Аллаһы китергән беренче корбан каны кебек. Ул корбан тиреләре Адәм белән Хауваның гөнаһын каплаган. Бу билгене балачакта өйрәнгән мисал белән аңлатырга мөмкин: “Тәмугка юл яхшы ният белән сугарылган”. Бу Кабил өчен кулланыла. Әйе, ул Аллаһыга ышанды һәм корбан белән Аңа табынырга килде. Ләкин Аллаһы аның корбанын кабул итмәде. Димәк, Кабилнең үзен дә. Ни өчен? Аның карашы дөрес булмагангамы? Ә бит ул күтәренке кәеф, яхшы ниятләр белән корбан китергән иде. Моның җавабы аның атасы Адәмдә ачыла. Аллаһы Адәм белән Хауваны хөкем иткәч, алар үлемгә дучар булдылар. Аларның гөнаһлары өчен җәза хакы – үлем иде. Нәкъ шул вакытта Аллаһы аларның ялангачлыкларын каплар өчен корбан итеп китерелгән хайван тиреләрен бирде. Хайван үлгәч һәм аның каны кояшта киптерелгәч, Адәм белән Хауваның ояты капланды. Әйдәгез, улларына әйләнеп кайтыйк: тәкъдим ителгән ике корбанның бары тик берсе – Һабилнең корбаны чалынып каны түгелгән һәм бу Аллаһыга яраклы булган. Кабил китергән җир җимешләре үлә алмый, чөнки алар җансыз, каннары юк. Шуның өчен алар гөнаһларны да каплата алмый.

Безнең өчен билге: кан түгелү һәм аны киптерү.

    Монда Аллаһы безгә сабак бирә. Аның белән безнең якынлык дәрәҗәсен без билгеләмибез. Ул Үзе стандарт куя һәм без аңа иярергәме әллә юкмы дигән карарны үзебез хәл итәбез. Бу стандарт корбанның үлемен һәм аның каны түгелүен таләп итә. Миңа калса, мин бүтән таләпләрне өстен күрер идем. Чөнки ул вакытта мин аны үз мәнфагатьләремнән чыгып канәгатьләндерә алыр идем. Мин Аллаһыга вакыт, көч, акча, дога һәм тугрылык корбаны бирә алыр идем, әмма газиз гомерем белән түгел. Аллаһы, каны түгелгән корбанны таләп итә. Аңа башка бүләк- корбаннар кирәк түгел. Алдагы пәйгамбәрлек билгеләре безгә бу корбаннар китерүнең ничек дәвам итүе турында кызыклы мәгълумәтләр бирәчәк.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *