Skip to content
Home » Коръән: Варияцияләргә юл куелмаган!   Хәдисләр нәрсә диләр?

Коръән: Варияцияләргә юл куелмаган!   Хәдисләр нәрсә диләр?

  • by

   “Коръән – оригиналь язма – бер тел, хәрефләр һәм уку. Анда кеше аңлатуы яки бозылган тәрҗемә өчен урын юк … . Коръәннең күчермәсен җирнең теләсә кайсы йортыннан алып, сез алар арасында бераз аерма таба алмассыз дип ышанам”.

    Бу сүзләрне мин дустымнан ишеттем. Ул Изге Коръән язмасын Инҗил / Библия Изге язмалары белән чагыштырды. 24000 борынгы Инҗил кулъязмалары бар, алар кечкенә вариацияләрдә аерылып торалар (берничә сүз бер-берсеннән аерылып торганда). Барлык сюжетлары һәм идеялары 24000 кулъязманың һәрберсендә бер үк булса да, безне хачтагы газаплы үлеме һәм үледән терелүе белән безне гөнаһ әсирлегеннән йолып алган Гайсә Мәсих турында пәйгамбәрлекләр һәм дәлилләр инде җитәрлек булса да, дустымның Коръән турындагы сүзләрен кабатлаучыларны еш ишетергә мөмкин. “Коръән – оригиналь язма”, ”күчермәләре арасында аерма таба алмассыз”, һ.б. Бу Коръәннең Библиядән өстенлеген һәм аның могҗизалы яклануының дәлилен китерү. Ләкин Коръәнне барлыкка китерү һәм туплау турында хәдисләр нәрсә әйтәләр?

Пәйгамбәрдән хәлифләргә кадәр Коръәнне туплау.

Гомәр бин әл-Хаттаб риваять кылды:

Мин Хишам бин Хәким бин Хизамның әл-Фуркан сүрәсен миннән башкача укыганын ишеттем. Рәсүлүллаһ миңа моны башкача өйрәтте. Шуңа күрә мин аның белән бәхәсләшергә җыендым, ләкин аның намаз укуының бетүен көттем, аннары киемен муенына бәйләдем, аны тотып, Рәсүлүллаһ янына китердем һәм әйттем: “Мин аның әл-Фуркан сүрәсен укыганын ишеттем.  Ул син миңа өйрәткәннән аерылып тора. Пәйгамбәр миңа аны җибәрергә кушты һәм Хишамнан аны укуын сорады. Моны укыгач, Рәсүлүллаһ әйтте: “Бу шундый юл белән иңдерелде”. Аннары ул миңа укырга кушты. Мин аны укыгач, ул әйтте: “Бу шулай ачылды. Коръән җиде төрле итеп иңдерелде,  шуңа күрә аны сезнең өчен иң җиңелен укыгыз”.

(Сәхих әл-Бухари 2419: 44 нче китап, 9 нчы хәдис

Ибн Мәсһуд әйтте:

Мин кешенең бер төрле итеп Коръәннән аять укыганын ишеттем, һәм  Пәйгамбәрнең шушы үк аятьне бүтәнчә укыганын ишеттем. Шуңа күрә мин аны Пәйгамбәр янына алып килдем һәм аңа бу турыда хәбәр иттем, ләкин мин аның йөзендә ризасызлык билгесен күрдем, һәм ул болай диде: ” Сез икегез дә хаклы, аермагыз, чөнки сездән элек булган халыклар төрле иде, шуңа күрә алар юк ителде”.

(Сәхих әл-Бухари 3476: 60 нчы китап, 143 нче хәдис)

   Бу ике өзек шуны күрсәтә: Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) исән вакытта Коръән укуның берничә варианты булган, алар Мөхәммәд тарафыннан кулланылган һәм расланган. Аның үлеменнән соң нәрсә булды?

Абу Бәкер һәм Коръән.

 Заид ибн Табит риваять кылды:

Абу Бәкер Ас-Сиддик миңа Ямама кешеләре (ягъни Мусаилимага каршы сугышкан пәйгамбәрнең берничә иптәше ) үтерелгәч минем янга хәбәрче  җибәрде. Мин аның янына бардым һәм аның янында Гомәр ибн әл-Хаттаб утырганын күрдем. Шуннан Абу Бәкер миңа әйтте: “Гомәр минем яныма килде һәм әйтте: “Ямама сугышы көнендә Коръән укучылар арасында корбаннар күп булды (ягъни Коръәнне яттан белүчеләр), һәм мин куран арасында башка сугыш кырларында Коръән күпкә авыррак югалтулар булырга мөмкин, шуның нәтиҗәсендә Коръәннең зур өлеше югалыр. Шуңа күрә мин сезгә (Абу Бәкер) Коръән текстын “Аллаһ Рәсүле эшләмәгәнне ничек эшли аласыз ?”– дип мин Гомарга әйттем. Гомәр әйтте: “Аллаһ белән ант итәм, бу яхшы план.” “Гомәр мине үз планын үтәргә өндәде, Алла минем  йөрәгемне ачканчы мин аңламадым, соңрак Гомәр планының файдасын аңлый башладым”, – диде миңа Абу Бәкер.

    “Сез – акыллы егет, һәм без сезнең турында шикләнмибез һәм сез Рәсүлүллаһ өчен Аллаһ тарафыннан илһам яздыгыз (ﷺ). Шуңа күрә сез Коръәннең аерым кисәкләрен табып, аларны бер китапка тупларга тиеш . Аллаһ белән ант итәм, миңа тау күчерергә кушсалар, миңа Коръән өзекләрен туплау тәртибеннән алар җиңелрәк булыр иде. Шуннан мин Абу Бәкергә әйттем: ” Рәсүлүллаһ (ﷺ) эшләмәгәнне ничек эшлисез?” Абу Бәкер җавап бирде: “Аллаһ белән ант итеп әйтәм, бу лаеклы эш”. Абу Бәкер мине үзенең планын кабул итәргә өндәде, Аллаһ бу миссияне кабул итү өчен минем йөрәгемне ачканчы, ул элек Абу Бәкер һәм Гомәрнең йөрәкләрен ачкан иде. Шуңа күрә мин Коръән өзекләрен эзли башладым һәм аның язмаларын пальма сабакларына, нечкә ак ташларга, шулай ук Корьәнне яттан белгән кешеләрдән сорашып, әт-Тәүбә сүрәсенең соңгы аятен тапканчы туплый башладым. Бу аятьне Аби Хузайма әл-Ансари мин аннан башка беркемдә дә тапмадым. Бу аятьтә болай диелә: “Чыннан да, сезнең арагыздан Рәсүл (Мөхәммәд) килде. Һәрбер җәрәхәт яки кыенлыклар кичергәндә ул аны кайгырта …”(әт-Тәүбә сүрәсе 9: 128–129). Коръәннең тулы кулъязмалары (күчермәләре) Абу Бәкер үлеменнән соң Гомәр белән, аннары Гомәрнең кызы Хафсада сакланды.

Сәхих әл-Бухари 4986: 66 нчы китап, 8- нче хәдис

 Бу вакытта Абу Бәкер Мөхәммәд пәйгамбәр артыннан ук хәлифә иде. Бу өзектә әйтелгәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәр беркайчан да Коръән текстын стандартлаштырмаган һәм андый күрсәтмәләр бирмәгән. Коръәнне хәтер белән белгәннәр арасында сугышларда зур югалтулар булган, шуңа күрә Абу Бәкер һәм Гомәр (икенче хәлиф) Заидны Коръән текстын төрле чыганаклардан җыя башларга күндерделәр. Заид башта бу тәкъдимгә каршы иде, чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) беркайчан да текстны стандартлаштыру кирәклеген күрсәтмәде. Киләсе хәдистә әйтелгәнчә, ул берничә шәкертенә Коръән тәгълиматын ышанып тапшырган:

 Масрик әйтте:

Абдулла бин Амир Абдулла ибн Мәсһудны искә алды һәм әйтте: “Мин бу кешене һәрвакыт яратырмын, чөнки Пәйгамбәрнең (ﷺ) : ” Коръәнне дүрттән өйрәнегез: Абдулла ибн Мәсһуд, Сәлим, Муад һәм Убай ибн Кааб”.

(Сәхих әл-Бухари 4999: 66 нчы китап, 21-хәдис)

  Ләкин Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафатыннан соң, сәхабәләре арасында Коръән укуның төрлелеге белән бәйле каршылыклар туды. Түбәндәге  хәдис әл-Ләйел (92) сүрәсенең 1-3-аятьләре турындагы каршылык турында сөйли:

 Ибраһим әйтте:

Абдуллаһ ибн Масһуднең сәхабәләре Абу Дардага килделәр (алар аның өенә килеп җиткәнче) ул үзе аларны эзләде һәм тапты. Аннары ул алардан сорады: “Сезнең кайсыгыз Корьәнне Абдулла укыган кебек укырга белә?” Алар: “Барыбыз да”, – дип җавап бирделәр. Ул сорады: “Сезнең кайсыгыз моны яттан белә?” Алар Әлкамга күрсәттеләр. Аннары ул Әлкамнан сорады: “Абдулла ибн Масһудның әл-Ләйел (Төн) сүрәсен ничек укыганын ишеттегезме?” Әлкам: ” Мин ир-ат белән ант итәм “, – диде. Абу Ад-Дарда әйтте: “Мин шаһитлек бирәм, мин Пәйгамбәрнең нәкъ шулай ук укыганын ишеттем, ләкин бу кешеләр: “Һәм ир-атны һәм хатын-кызны барлыкка китергән Аллаһ белән ант итәм”, – дип укырга кушалар. Аллаһ белән ант итәм, аларның  таләпләрен үтәмим.

(USC-MSA сайты сылтамасы (инглизчә): 6 том, 60 нчы китап, 468 нче хәдис; Гарәпчә версиягә сылтама: 65 нче китап, 4944-нче хәдис)

    Бүгенге көндә Коръәндәге әл-Ләйел ( 92:3) сүрәсен укуның икенче варианты бар. Шунысы кызык, Мөхәммәд пәйгамбәр сайлаган дүрт абруйлы Абдулла ибн Масһуд һәм Абу Ад-Дарда бу аятьнең төрле версияләрен укыдылар һәм бүтәннәрне кулланырга теләмәделәр.

    Түбәндәге хәдис шуны күрсәтә: Ислам дөньясының бөтен регионнары Коръән сүрәләрен төрле вариантларда укыдылар, аларның укыганыннан Коръән укучының кайдан килгәнен ачыкларга мөмкин булган. Түбәндәге өзектә, Куфадан булган Иракы, Абдулла ибн Масһудның әл-Ләйел (92:1–3) сүрәләрен укыган кебек укыды.

   Әлкам хәбәр бирде:

 Мин Абу Дарда белән таныштым, һәм ул миннән сорады: “Сез кайсы илнеке?” Мин әйттем: Мин Иракта яшәүчеләрнең берсе. Ул тагын әйтте: нинди шәһәр? Мин җавап бирдем: Куфа шәһәре. Ул тагын сорады: “Сез әл-Ләйел сүрәсен Абдулла ибн Масһуд кебек укырга беләсезме? Мин әйе дидем. Ул миңа укырга кушкач, мин укыдым: Ул көлеп әйтте: Рәсүлүллаһның (с.г.в.) шулай укыганын ишеттем.

(Сәхих Мөслим 824 с: Китап 6, Хәдис 346)

 Ибн Аббас әйтте:

Гомәр әйтте: Убай Коръән укыганда иң яхшысы иде, ләкин без кайбер нәрсәләрне төшереп калдырабыз”. Убай әйтте: “Мин моны Рәсүлүллаһ (ﷺ) авызыннан алдым һәм бернәрсәне дә читтә калдырырга рөхсәт итмим”. Ләкин Аллаһ әйтте: “Без Ачылышларның берсен дә юкка чыгармыйбыз, аны яхшырак яки охшаш нәрсә белән алыштырабыз”. (2.106)

(Сәхих әл-Бухари 5005: 66 нчы китап, 2-хәдис)

   Убай Коръәннең “иң яхшы” укучысы булып саналса да (ул Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан танылган кешеләрнең берсе иде), җәмгыятьнең башка әгъзалары ул кулланган текстларның кайберләрен уку өчен җайлаштырып,  кыскартырга дигән карашта булдылар. Нәрсә бетерелергә, нәрсә гадиләштерелергә тиеш, дигән каршылык килеп чыкты һәм бу җәмгыятьтә киеренкелек тудырды. Түбәндәге хәдис бу проблеманың ничек чишелүен күрсәтә.

Хәлиф Усман һәм Коръән.

 Әнәс ибн Малик риваять кылды:

Худхайфа бин әл-Яман Усманга Шам һәм Ирак халкы Әрмәнстанны һәм Әзербайҗанны яулап алу өчен сугышкан вакытта килде. Худхайфа Коръән укудагы каршылыклардан курка иде (Шам һәм Ирак кешеләре арасында), шуңа күрә ул Усманга әйтте: “Әй, мөселманнар башлыгы! Бу кешеләрне коткар, алар яһүдләр һәм мәсихчеләр (христианнар) кебек, Коръәнгә каршы булмагайлары. Аннары Усман Хафсага хәбәр җибәрде: “Безгә Коръән кулъязмаларын җибәрегез, шуңа күрә без Коръән материалларының төгәл күчермәләрен ясый алырбыз һәм кулъязмаларны сезгә кире кайтарырбыз”. Хафса кулъязмаларны Усманга җибәрде. Усман аннары Заид бин Табитка, Абдулла ибн Аз Зубайрга, Сәед бин әл-Аска һәм Абдур Рахман ибн Харит ибн Хишамга кулъязмаларны төгәл күчермәләргә күчерергә кушты. Усман өч кораешка әйтте : “Әгәр сез Заид бин Табит белән Коръәннең теләсә кайсы аятендә риза булмасагыз, аны Курайш диалектында языгыз, аларның телендә Коръән иңдерелде”. Алар шулай эшләделәр, һәм күп нөсхәләр ясалгач, Усман оригиналь кулъязмаларны Хафсага кайтарды. Усман һәр мөселман провинциясенә күчергәннәренең бер күчермәсен җибәрде һәм барлык Коръән материалларын кулъязма фрагментлары яки тулы күчермәләр белән яндырырга кушты.

(Сәхих әл-Бухари 4987: 66 нчы китап, 9-хәдис)

   Шуңа күрә, хәзерге вакытта уку вариантлары юк. Бу Мөхәммәд пәйгамбәр  текстның бер генә версиясен алганы яки кулланганы өчен түгел (бу дөрес түгел, чөнки үзе әйткәнчә, ул җидене раслаган һәм кулланган), һәм Коръәннең абруйлы версиясен туплаганга түгел. Юк! Чынлыкта, сөннәттә “Корьәндә төрлечә укулар” эзләсәгез, Коръәннең төрлечә укылулары турында алтмыш бер хәдистә табарсыз. Бүгенге вакытта Коръән вариантлары юк, чөнки Усман (өченче хәлиф) укуның бер генә версиясен алды, аны редакцияләде һәм бүтән версияләрен яндырды. Түбәндәге хәдисләр бу басманың бүгенге Коръәндә ничек сакланганын күрсәтәләр.

 Ибн Аббас сөйләде:

Гомәр әйтте: “Мин куркам, озак вакыттан соң кешеләр: “Без Рәҗма (ташлар атып үтерү җәзасы) турында Изге Китапта аятьләр тапмыйбыз”, шуңа күрә, бу  Аллаһ биргән бурычны калдырып, алар адашырга мөмкин. Чынлап та, мин раслыйм, Рәҗмә җәзасы никахсыз җенси мөнәсәбәтләрдә булган кешегә биреләчәк, һәм җинаять шаһитлар, йөкле булу яки гаепне тану белән исбатланачак”. Суфиян өстәде: “Мин аятьне шулай ятладым”.  Гомәр өстәде: “hичшиксез, Рәсүлүллаһ (ﷺ) Рәҗмә җәзасын ничек башкарган булса, без дә аның кебек шулай башкарырбыз”.

(Сәхих әл-Бухари 6829: 86 нчы китап, 56-хәдис)

  Ибн Аббас әйтте:

… Аллаһ Мөхәммәдне Хакыйкать белән җибәрде һәм аңа Изге Китапны җибәрде, һәм Аллаһ җибәргәннәр арасында рәҗмә (законсыз җенси мөнәсәбәтләрдә булган кешене ташлар атып үтерү), һәм без бу аятьне чыннан да укыдык һәм аңладык һәм Рәсүлүллаһ (с.г.в.) чынлап та таш ату җәзасын үтәгән, һәм без дә аның артыннан шулай эшлибез … .

(Бухари: 86-нчы китап, 57-хәдис)

  Заманча Коръән текстына зина өчен ташлар атып үтерү рәҗмә ( Раджм) турында аятьләр кертелмәгән, алар алдагы кулъязмаларда күрсәтелгәннәр.

 Ибн Аз-Зөбәер әйтте:

әл-Бәкара  сүрәсендә очрый торган: “Сезнең кайсыгыз тол калганнарыгызны куып чыгармыйча үлә”, дигән бу аять, бүтән аять белән алыштырылды. Нигә соң сез моны Коръәндә язасыз?” Усман әйтте: “Аны кайда булган, шунда калдырыгыз, чөнки мин боларның берсен дә элеккеге урыныннан күчермәячәкмен.”

(USC-MSA сайты сылтамасы (инглизчә): 6 том, 60 нчы китап, 60 нчы хәдис; Гарәпчә версиягә сылтама: 65-нче китап, 4536-хәдис)

   Монда без Усман белән Ибн Аз-Зубаир арасында Коръәндәге бер аятьнең язмышы турында каршылыкны күрәбез. Усман үзенчә эшләде, шуңа күрә бу аять хәзер Коръәннең бер өлеше. Ләкин бу турыда бәхәсләр булды.

Усман һәм әт-Тәүбә сүрәсенең башы.

 Усман ибн Аффан риваять кылды:

Язид әл-Фариси әйтте: Мин Ибн Аббасның әйткәнен ишеттем: Мин Усман ибн Аффаннан сорадым: әл-Бараа сүрәсен (йөз аятьне үз эченә алган) һәм әл-Әнфәл сүрәсен берләштерергә нәрсә этәрде? Аларны “Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән”аерырга ярамый идемени?

Усман җавап бирде: Коръән аятьләре Пәйгамбәргә (ﷺ) җибәрелгәч, кемнедер чакырып, аны үзе өчен язарга кушты һәм аңа әйтте: Бу аятьне теге яки бу сүрәгә урнаштырыгыз. Һәм тагын да бер-ике тапкыр шулай булды. әл-Әнфал сүрәсе Мәдинәдә иңдерелгән беренче сүрә, ә әл-Бараа– Коръәннең иң соңгы сүрәсе, һәм аның эчтәлеге әл-Әнфәл сүрәсенә охшаш. Шуңа күрә мин аны әл-Әнфәлнең бер өлеше дип санадым. Шуңа күрә мин аларны  “Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән”, дип аермадым.

(сунан Эби Давуд 786: 2 нче китап, 396-хәдис)

 Бирелгән сораудан без моны беренче мөселман җәмгыятендә бәхәсле сорау дип саный алабыз. Түбәндәге хәдис сәхабәләрнең берсенең Усман Коръәненә булган мөнәсәбәтен тасвирлый.

 Абдулла ибн Масһуд хәбәр иткәнчә, ул иптәшләренә Коръәнне үзләре  күчергән вариантларын яшерергә кушты һәм дәвам итте: Кем дә булса яшерсә, Кыямәт көнендә яшергән бар нәрсәне ачарга тиеш, аннары әйтте : кемнең вариантын укырга кушасыз? Мин бит Рәсүлүллаһ (ﷺ) алдында Коръәннең җитмештән артык бүлеген укыдым, һәм Рәсүлүллаһның (с.г.в.) сәхабәләре минем Аллаһ китабын яхшырак аңлавымны беләләр, әгәр  мин кемнеңдер моны миннән яхшырак аңлаганын белсәм, мин аның янына барган булыр идем. Шакик әйтте: Мин Мөбкмәд (ﷺ) сәхабәләре белән утырдым, ләкин беркемнең дә бу вариантны кире кагуларын ишетмәдем яки анда төгәлсезлекләр тапмадым.

(Сәхих Мөселман 2462: 44 нче китап, 162-хәдис)

  Бу хәдисләрдә язылганнардан чыгып, берничә фикерне әйтеп була:

1. Абдулла ибн Мәсһуд үз шәкертләренә ни өчендер Коръәнне үзләре күчергән вариантын яшерергә куша.

2.Әгәр дә без аны Усманның Коръән версиясен стандартлаштырган вакыт белән бәйләсәк, бу вакыйганың мәгънәсе бар.

3. Ибн Масһуд Коръәннең уку ысулын түбәндәге сәбәп нигезендә үзгәртүгә каршы: “Мин (Масһуд) Китапны башкаларга караганда яхшырак аңлыйм”.  4. Шакик Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләренең Масһудка каршы түгеллеген әйтте.

Коръән текстының хәзерге версияләре.

    Усман хәлиф раслаган вариантның басмасыннан соң Корьәнне бер төрле генә көйләп укулар булган. Ә инде IV-нче гасырда гына, Пәйгамбәрдән соң, төрле вариантлардагы укуларга  кире кайту башланган. Бүгенге көндә гарәп текстының төп версиясе Хафлар (яки Хофлар) кулланыла, Варш (Warsh) – нигездә Төньяк Африкада, Аль-Дури нигездә Көнбатыш Африкада таралган һ.б. Бу укулар арасындагы аерма, нигездә, орфографик һәм кечкенә текст вариацияләре, гадәттә мәгънәгә берничек тә тәэсир итми; кайбер үзгәрешләр әле дә мәгънәгә тәэсир итә, ләкин контекстта гына.

  Шулай итеп, Коръәннең кайсы версиясен кулланырга була?

     Без бүген Коръәнне гарәп телендә укуның төрле вариантлары барлыгын белдек, алар Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафатыннан соң, редакцияләү һәм бетерү процессын үткән. Коръәннең хәзерге текстында бик аз үзгәрешләр булуының сәбәбе – ул вакытта текстның бүтән версияләре яндырылган булуы. Коръәндә альтернатив укуларга сылтамалар юк, алар булмаганга түгел, ә барысы да юк ителгәнгә. Хәлиф Усман, әлбәттә, Коръәннең яхшы версиясен сайлаган, ләкин ул бердәнбер һәм бәхәссез булмаган. Шулай итеп, Коръәннең ” бер тел, хәрефләр һәм укулар, оригиналь” дигән фикер дөрес түгел.

     Корьән белән Библия арасында укулар аерылып тора, шулай ук төп нөсхәгә (оригиналга) якынбулуынкүрсәтүче язылган дәлилләр бар. Бу ике язма да оригинал турында ышанычлы дәлилләр китерә ала.Күпләр Коръәннең саклану ысулына гына чиктән тыш игътибар итеп аның мәгънәсен аңларга омтылмыйлар. Ләкин китапларны аңлауга игътибар итү яхшырак. Бу аларның җибәрелүенең төп сәбәбе шул. Сезгә Адәм билгесе белән танышудан башларга тәкъдим итәбез.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *