Skip to content
Home » Гайсә Мәсихнең оҗмахка керү турындагы тәгълиматы

Гайсә Мәсихнең оҗмахка керү турындагы тәгълиматы

  • by

   әл-Кәһеф сүрәсендә (тау куышлыгы) “игелекле эшләр” кылучыларга оҗмах бакчалары булыр  дип әйтелә:

  Хакыйкатьтә,иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр кылганнарга-аларга фирдәүс бакчалары булыр.(әл-Кәһеф 18:107)

  әл-Җәсийә сүрәсендә (Тезләнеп торган) игелекле эшләрне башкаручылар Раббы рәхмәтенә кертеләчәк дип әйтелә.

  Иман китереп инанганнар һәм игелек кылганнарны исә…: аларны Раббылары Үз рәхмәтенә кертер.Менә шул-бөек төшем! (әл-Җәсийә 45:30)

Җирдәге сәяхәтегездән соң күккә (оҗмахка) барасыгыз киләме? Анда керү өчен нәрсә кирәк? Бервакыт Муса пәйгамбәрнең шәригать кануннарын тотучы яһүд канунчысы, Гайсә Мәсихкә  оҗмах турында сорау бирде. Гайсә Мәсих аңа бик көтелмәгән җавап бирде. Менә шушы сөйләшү Инҗилдә язылган. Гайсә Мәсихнең бу турыдагы гыйбрәтле хикәясен аңлар өчен, шуны белергә кирәк: ул вакытта яһүдләр белән самариялеләр арасында бер-берсенә карата нәфрәт хисләре булган.  Бу нәфрәтне, мәсьәлән, Израиль белән Палестина арасындагы мөнәсәбәтләр, яки суннитләр һәм шиитләр белән чагыштырып була.

Мәңгелек тормыш һәм якыныңа шәфкать турында гыйбрәтле хикәя

   Менә бер канунчы урыныннан торды һәм,Гайсәне сынап карарга теләп:- Остаз! Мәңгелек тормыш алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?-дип сорады.  Гайсә аңа:- Канунда нәрсә язылган?Син аннан нәрсә укыйсың?-диде.   Канунчы болай җавап бирде:- Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең,бөтен җаның,бөтен көчең вә акылың белән ярат һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат. Гайсә аңа:- Син дөрес җавап бирдең;шулай эшлә һәм яшәрсең,-диде. Әмма канунчы,үзен акларга теләп,Гайсәдән:- Ә минем якыным кем соң?-дип сорады. Гайсә моңа болай дип җавап кайтарды – Бер кеше  Иерусалимнан Әрихәгә барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм,кыйнап,үлем хәлендә калдырып киткәннәр. Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән,әмма ул шунда яткан кешене күргәч,юлның икенче ягына чыгып,үтеп киткән. Шулай ук бер левиле*дә узып барышлый,бу кешене күргән һәм ул да,юлның икенче ягына чыгып,аның яныннан китеп барган.Бер самареяле исә,үтеп барганда,бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган. Янына килеп,яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән;аны үзенең ишәгенә утыртып,кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда,ике динар чыгарып,кунак йорты хуҗасына биргән һәм: “Аның хакында кайгыртчы,әгәр күбрәк сарыф итсәң,кире кайткач түләрмен,-дигән. Гайсә,йомгаклап,шуны әйтте:- Шушы өч кешенең кайсысы,синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була? – Аңа шәфкать күрсәткәне,-дип җавап бирде канунчы.Шунда Гайсә аңа:- Бар,син дә шулай эшлә,-диде. (Лүк 10:25-37)

 (Левиле-Аллаһы йортында рухани ярдәмчесе.)

  Канунчы Гайсәгә: ” Ходай Тәгаләне ярат ” һәм ” Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат” , – дип  – Муса кануны буенча җавап бирде. Бу дөрес җавап иде, Гайсә моны хуплады.Ләкин канунчы сорады: “Ә минем якыным кем?” Җавап бирү урынына, Гайсә  бу гыйбрәтле хикәяне сөйләде.

Дин кешеләре (рухани һәм леви) беренче булып ярдәмгә килергә тиеш иде, ләкин алар узып киттеләр һәм аны ярдәмсез калдырдылар. Дини булуга карамастан, алар мохтаҗлыкта булган кешегә ярдәм күрсәтмәделәр. Ләкин монда  шәфкать күрсәткән кеше, яһүдләрнең  дошманы,  бәхетсезгә ярдәмгә килде.

  Гайсә Мәсих  безгә дә боерык бирә “бар, син дә  шулай эшлә”.Белмим, син ничек уйлыйсыңдыр, мин  бу гыйбрәтле хикәяне беренче тапкыр укыгач, миңа нәрсәдер аңлашылмаган кебек тоелды, һәм тиздән мин бу турыда оныттым.

   Дөньядагы кешеләрнең күбесе бу әмерне үтәмәгәнгә  безнең тирәдә күпме афәтләр, кан коюлар, фаҗигаләр һәм үтерүләр булачагына игътибар итегез. Әгәр дә без бу самарияле кебек яшәсәк, безнең шәһәрләрдә һәм илләрдә тынычлык һәм көч куллану азрак булыр иде. Моннан тыш, без оҗмахка  керербез дип ышана алыр  идек. Оҗмахка барачакларына ышанган кешеләр бик аз, бу Гайсә Мәсих белән сөйләшкән канун тотучы кебек дини тормышта яшәсәләр дә.

Сез үзегезнең мәңгелек тормышка -Күк Патшалыгына керүегезгә ышанасызмы?

  Якыннарыбыз өчен шушы шәфкатьле  самарияле кебек була аласызмы? Моны ничек эшләргә? Дөресен генә әйткәндә,шәфкатьле самарияле булу бик авыр икәнен танырга кирәк.

Боларны аңлау безгә өмет  бирә, чөнки без дөрес яши алмавыбызны күргәч, без  Гайсә Мәсих сүзләре буенча “рухта ярлы” булабыз.Аллаһы Патшалыгына рухлары ярлы кешеләр лаек  булуы турында  әйтте Ул.

  Бу гыйбрәтле хикәяне онытмагыз яки аны аңлаешсыз  дип кире какмагыз. Киресенчә, безгә яхшы самарияле тәгълиматы призмасы аша намус белән карарга һәм мондый гаделлеккә ирешү өчен бөтен көчебезне куярга кирәк. Әмма, күпме генә тырышсак та, без үз көчебезгә таянып,шулкадәр дә тәкъва була алмаячагыбызны аңлыйбыз. Аннары без ярдәм сорап Аллаһыга мөрәҗәгать итә алабыз. Гайсә Мәсих  безгә Таудагы вәгазендә вәгъдә бирде :

  – Сорагыз- сезгә бирерләр, эзләгез-табарсыз,шакыгыз-һәм сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала,эзләүче таба һәм шакучыга ачарлар.Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? Һәм ул балык сораганда кайсыгыз елан бирер? Әгәр сез,явыз кешеләр булып та,балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән,сезнең Күктәге Атагыз Үзеннән сораучыларга бигрәк тә бирәчәк. (Маттай 7:7-11)

  Безнең өчен дә, Мәсих рөхсәте буенча, ярдәм сорап Аллаһыга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар – чөнки безгә ярдәм вәгъдә ителә.Сез Аллаһыга болай дога кыла аласыз:

“Күктәге Атабыз! Син безне дөрес юлга өйрәтер өчен, безгә пәйгамбәрләр җибәрдең. Гайсә Мәсих  мине үземне дошман күргән кешеләрне  дә яратырга һәм аларга яхшылык эшләргә өйрәтә. Ләкин мин беләм, бу минем көчемнән килми. Син миңа ярдәм ит,барлык кешеләрне,хәтта дошманнарымны да кичерергә һәм яратырга.  Миңа бу юлдан барырга һәм мәңгелек тормышка ирешергә ярдәм ит. Мин гөнаһлыга шәфкатьле бул. Синнән сорыйм, әй Аллаһ, Мәсих сүзе һәм тәгълиматы буенча минем мохтаҗлыкларымда ярдәм ит. Амин! (Шәхси үтенечләрегезне Аңа әйтеп,ярдәм сорый аласыз)

  Инҗилдә Гайсә Мәсих самарияле хатын-кыз белән очрашкан бер вакыйга бар . Пәйгамбәр яһүд халкының дошманы белән ничек мөгамәлә иткән? Нәтиҗәдә, бу самарияле хатын-кыз белән нәрсә булган , һәм без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Без  дә шундый ук игелек күрсәтә алабызмы? Киләсе мәкаләдә моны карыйк .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *