Skip to content
Home » Мәсихнең кичерү турындагы тәгълиматлары

Мәсихнең кичерү турындагы тәгълиматлары

  • by

әл-Гафир(ярлыкаучы) сүрәсе Аллаһның кичерүе турында сөйли

  Гөнаһ кичерүче һәм тәүбә кабул итүче һәм җәзалауда каты булучы, юмартлык иясеннән. Аннан башка илаһ юк һәм кайту-Аңа.

Тәхетне күтәреп йөртүчеләр һәм аның тирә-ягындагылар Раббыларын данлап тәсбих әйтәләр һәм Аңа ышаналар, һәм иман китереп инанучыларга ярлыкау сорыйлар: “Раббыбыз! Син барлык нәрсәләрне рәхмәт һәм гыйлем белән чолгыйсың. Тәүбә иткәннәрне һәм Синең юлыңа ияргәннәрне ярлыка һәм аларны тәмуг газабыннан сакла.(әл-Гафир 40:3,7 Х.Сәлман тәрҗемәсе)

  әл-Хуҗурат сүрәсе (бүлмәләр) бу мәрхәмәтне алу өчен ничек бер-беребез белән татулык сакларга кирәклеген әйтә.

  Иман китереп инанучылар,хаклыкта,кардәш туганнар.Ике кардәш туганыгызны да килештерегез! Һәм Аллаһтан куркыгыз!Шаять,сез рәхимлеккә ирешерсез! (әл-Хуҗурат 49:10)

 Гайсә Мәсих тәгълиматлары арасында Аллаһының кичерүе турында тәгълиматы бар, һәм Ул бу кичерүне бер-беребезне күпме дәрәҗәдә кичерүебез белән бәйли.

Гайсә Мәсих: башкаларны кичерү турында

Яңалыкларны карагач, миңа дөньяда явызлык һәм көч куллану арта бара кебек. Әфганстандагы шартлаулар, Ливан, Сирия һәм Ирак буйлап үтерү, Мисырдагы көч куллану, Пакистандагы үтерүләр, Төркиядәге тәртипсезлекләр, Нигериядә мәктәп балаларын урлау, Палестина һәм Израиль арасындагы сугыш, Кения шәһәрләрендә кыргыннар. Игътибар итегез: мин начар хәбәр эзләмим. Моңа өстәп без бер-беребезгә китергән сансыз гөнаһлар, рәнҗүләр, җәберләр. Алар яңалыкларда күрсәтелмәсәләр дә, без алардан газапланабыз. Бүгенге явызлык һәм канлы үч алу дөньясында Гайсә Мәсихнең кичерү турындагы тәгълиматлары элеккеге кебек актуаль. Көннәрдән бер көнне шәкертләре аңардан ничә тапкыр кичерергә кирәклеген сорадылар. Инҗилдә ничек әйтелә :

Шәфкатьсез хезмәтче турында гыйбрәтле хикәя

  Шуннан соң Аның янына Петер килде һәм:- Раббым,туганымны,әгәр ул миңа каршы гөнаһ кылса,ничә тапкыр кичерергә тиешмен?Җидегә кадәрме?- Юк,җидегә кадәр түгел,ә җитмеш тапкыр җидегә кадәр,-диде аңа Гайсә.-Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаулы. Күз алдына китерегез: бер патша үзенең хезмәтчеләреннән хисап эшен таләп иткән. Акча хисабы эше башлангач,аңа ун мең талант* бурычлы бер кешене китергәннәр.Ул акчаларны кайтарып бирә алмагач,бурычын түләтер өчен,патша аның үзен дә,хатынын да,балаларын да,милкен дә сатырга әмер биргән. Бу хезмәтче патша каршында йөзтүбән капланып әйткән:”Бурычымны көтче!Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!”-дигән. Хуҗасы, аны кызганып,бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен җибәргән.Ләкин бу хезмәтчесе, киткәч,үзенә бары тик йөз динар**тиешле хезмәттәшләренең берсен очраткан. Ул аның бугазына ябышып,буа башлаган.”Миңа бурычыңны түлә!”-дип таләп иткән. Тегесе тезләренә егылып,аңа:”Бурычымны көтче,мин кайтарып бирәчәкмен!”-дигән. Әмма тегесе,риза булмыйча,бурычын түләгәнгә кадәр,аны төрмәгә утырткан.        Патшаның башка хезмәтчеләре,моны күреп, бик кайгырганнар һәм бар булган хәлне хуҗаларына сөйләп биргәннәр. Шуннан соң хуҗасы аны чакырып әйткән: “Яраксыз кол! Үтенгәч,мин синең бөтен бурычыңны бәхилләдем. Мин рәхимлек күрсәткән кебек,хезмәттәшеңә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш идең бит!” Һәм ачуы чыккан патша,хезмәтчесе бөтен бурычын түләп бетергәнгә кадәр,аны газаплаучылар кулына тапшырган.     Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк. (Маттай 18:21-35)

Талант-римлыларның иң зур акча берәмлеге.Ул эшченең15 еллык хезмәт хакын тәшкил иткән.               Динар-көмеш тәңкә.эшченең бер көнлек хезмәт хакы.

   Бу безнең өчен дә гыйбрәтле хикәя, без Аллаһы алдындагы бурычларыбызны беркайчан да туләп бетерә алмаячакбыз, Аллаһы моны белә,без Аның алдына чын йөрәгебездән ярлыкау һәм бурычларыбызны кичерүен сорап мөрәҗәгать итсәк, Ул  бөтен бурычларыбызны да  кичерә. Әгәр дә без аның шәфкатен кабул итсәк  Аллаһы безнең өчен нәкъ шулай эшли .

  Әгәр без дә,бу яраксыз хезмәтче кебек, якыныбызның безгә карата булган гаепләрен кичермәсәк,Аллаһы да безне кичермәс һәм без җәзага дучар булырбыз.  

Безнең төп бурычыбыз-бу кичерү рухын үзебездә һәрвакыт саклау.  Сез кичерү рухын ничек аласыз? Инҗилне өйрәнүне дәвам итик .


Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *