Skip to content
Home » Яхья пәйгамбәр  юл әзерли

Яхья пәйгамбәр  юл әзерли

  • by

Әнгам сүрәсе (6-нчы сүрә) безгә тәүбә итәргә куша. Текстта:

  Әгәр сиңа безнең аятьләребезгә иман китереп инанучылар килсә:”Сәлам сезгә!”-дип әйт.Раббыгыз мәрхәмәтне Үзенә шулай тиеш итеп язып куйган. Әгәр арагыздан берәү җәһеллек наданлыгы белән яманлык эшләсә,моннан соң тәүбә кылса һәм игелекле эшләр эшләсә,Ул бит ярлыкаучы,рәхимле!” (әл-Әнгам 6:54 Х.Сәлман тәрҗемәсе)

Тәүбә итү нәрсәне аңлата ? Һуд сүрәсенең  берничә аяте бу темага багышланган.

   Раббыгыздан ярлыкау соравыгыз өчен,шуннан соң Аңа тәүбә итегез,һәм Ул сезгә билгеләнгән әҗәлгә кадәр күркәм кирәк-яракны бүләк итәр һәм һәр фазыл иясенә,теләсә, Үзенең фазылын бирер.Әгәр сез йөз борсагыз,Мин сезнең өчен олы көннең газабыннан куркам. (Һуд сүрәсе 11: 3)

  Ий,кавемем!Раббыгыздан ярлыкау сорагыз,шуннан Аңа тәүбә кылыгыз,У сезгә күктән мул яңгыр җибәрер һәм сезнең көчегезгә тагы көч арттырыр,гөнаһлы булып,йөз бормагыз!”(Һуд сүрәсе 11:52)

  ….Ул:”Ий,кавемем!Аллаһка гыйбадәт кылыгыз!Аннан башка сезгә һичбер иләһ юк.Ул сезне җирдән чыгарып үстерде һәм сезне җирдә урнаштырды. Аннан ярлыкау сорагыз,шуннан Аңа тәүбә кылыгыз.Хакыйкатьтә ,Раббым -якын,җавап бирүче,”-диде. (Һуд сүрәсе 11:61)

  Раббыгыздан ярлыкау сорагыз,шуннан Аңа тәүбә итегез.Хакыйкатьтә ,Раббым-рәхимле,сөюче!”(Һуд сүрәсе 11:90)

  Тәүбә итү – гөнаһларны тану белән Аллаһыга мөрәҗәгать итү. Яхья пәйгамбәр тәүбә итү турында күп сөйләде. Инҗилдәге тиешле өзекне укыйк .

  Зәбур Малахи пәйгамбәр  китабы белән тәмамланды, ул “Раббыга юл әзерләүченең киләчәген игълан итте (Малахи 3: 1). Инҗилдә,  Җәбраил хәбәр иткәнчә, ике туу турындагы хәбәр –  Яхъя пәйгамбәрнең тууы  һәм Гайсә Мәсихнең гыйффәтле кыздан тууы турында әйтеп үткән идек .

Яхья пәйгамбәр Ильяс пәйгамбәрнең рухында һәм көчендә килде

Инҗил Яхья пәйгамбәр тугач (Чумдыручы Яхъя дип тә атала) әйтә:

  Ә бала үсте һәм рухи яктан ныгыды.Исраил халкына күренгәнче,ул чүлдә яшәде. ( Лүк 1:80)

  Ул чүлдә яшәгән. Инҗил болай ди:

  Яхъя дөя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йөрде.Ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы иде. (Маттай 3: 4)

  Яхья   көчле рухлы иде – ул иске киемнәрдә йөрергә һәм аяк астыннан ризык  җыярга оялмады. Аның рухының көче- пәйгамбәрлек билгесе иде. Зәбур ахырында вәгъдә ителгән хәбәрче “Ильяс рухы һәм көче белән” киләчәк диелгән. Ильяс Зәбурның пәйгамбәре булган, ул чүлдә яшәгән, саранча һәм кыргый бал ашаган һәм тире кием кигән:

  “Тегеләр:-Аның өстендә хайван тиресеннән хәстәрләнгән  кием,билендә күн билбау иде,-диделәр.-Тишбәле Ильяс ул,-диде патша”. (4 Патшалык 1: 8)

  Башка сүзләр белән әйткәндә, Яхья пәйгамбәрнең  чүлдә яшәве һәм хайван тиресен киюе, аның хәбәрче буларак махсус ролен күрсәтә. Аның киеме, ризыгы һәм яшәү рәвеше  Аллаһының пәйгамбәрләр аша җиткергән борынгы ниятен үтәргә килүен күрсәтүче билге булып хезмәт иткән.

Инҗил – тарихи елъязма

Инҗил әйтә:

  Тибери кайсар хакимлегенең унбишенче елында,Яһүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә,ә Һируд Гәлиләя башлыгы,аның ир туганы Филип Итурая һәм Трахунитис өлкәсе башлыгы,ә Лусани Абилини башлыгы булганда,Һаннас һәм  Кәяфәс иң баш руханилар булган вакытта чүлдә яшәгән Зәкәрия улы Яхъяга Аллаһыдан сүз булды.( Лүк 3: 1-2)

  Бу сүзләр белән Яхьяның  пәйгамбәрлек хезмәте башлана, һәм бу бик мөһим мизгел, чөнки аның хезмәте күп танылган тарихи җитәкчеләр идарә итүе белән бәйле. Игътибар итегез, монда күпме хаким искә алына. Болар барысы да безгә Инҗил хикәяләренең тарихи төгәллеген тикшерергә мөмкинлек бирә. Без яһүд һәм дөньяви чыганаклардан беләбез, тарихта чыннан да Тибери кайсар, Понти Пилат, Һируд, Филип, Лусани , Һаннас һәм Кәяфәс кебек кешеләр булган . Хәтта хакимнәрнең һәрберсенең исемнәре һәм шөгылләре ышанычлы тарихи нигезгә ия . Бу шуны күрсәтә: хәтта тарихи яктан гына карасак та, без ышанычлы текстлар белән эш итәбез.

  Безнең эраның 14-нче елында Рим тәхетенә Тибери кайсар күтәрелгән. Әгәр дә аның идарә итүенең 15-нче елын исәпләсәк-бу безнең эраның 29нчы елына туры килә.Димәк,Яхъяга Аллаһының ачылышлары шушы елда килә башлаган.

Яхьяның вәгазе: гөнаһларыгызны танып тәүбә итегез

Бу вәгазь нәрсә турында? Яхьяның вәгазе аның тормышы кебек гади. Аның сүзләре ачык һәм ышандырырлык. Инҗил әйтә :

  Ул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы* Яхъя килде. Ул:- Тәүбә итегез,Күкләр Патшалыгы якынлашты!-дип игълан итте.(Маттай 3: 1-2)

(Суга чумдырылу-тәүбә итүне һәм үзеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлауны күрсәтә торган йола.)

   Без Зәбур пәйгамбәрләренең Аллаһы Патшалыгының Яхьяга кадәр килүен игълан иткәннәрен искә төшердек . Яхья бик төгәл хәбәр белән килде – Аллаһы Патшалыгы инде ишек алдында.

  Әгәр халык гөнаһларын танымаса, Раббының килүенә әзер булмаслар. Моннан тыш, тәүбә итмәсәләр, Күк Патшалыгына бөтенләй кермәячәкләр. Тәүбә итү – “фикереңне үзгәртү, элеккегә караганда башкача уйлау,гөнаһлардан ваз кичү” дигәнне аңлата. Ләкин алар нәрсә белән “фикерләрен үзгәртергә” тиеш ? Яхья вәгазенә ике төрле реакция безгә моны аңларга ярдәм итәчәк – алардан без тәүбә итү нәрсә аңлатканын аңларбыз. Инҗил әйтүенчә, кешеләр Яхьяның вәгазенә түбәндәгечә җавап биргәннәр :

  Килүчеләр үзләренең гөнаһларын икърар иттеләр,һәм аларны Яхъя Үрдүн елгасында чумдырды. (Маттай 3: 6)

Адәм билгесе мәкаләсендә , Адәм белән Хаува тыелган җимешне ашаганнан соң:

  Җиләс көн иде, алар бакчада йөргән Раббы Алланың тавышын ишеттеләр. Аңа күренмәс өчен, адәм һәм аның хатыны бакча агачлары арасына кереп постылар. (Яратылыш 3: 8).

  Шул вакыттан алып, кеше үз гөнаһын яшерә һәм үзен бернинди начарлык та  эшләмәгән итеп күрсәтә.Кешегә гөнаһларын тану һәм тәүбә итү тәкәбберлек аркасында бик авыр. Гыйффәтле кыздан туган Угыл билгесе мәкаләсендә без хәтта Давыт  кебек бөек пәйгамбәрләрнең дә гөнаһларын танып,Аллаһы алдында тәүбә итүләрен искә алдык. Мөхәммәт пәйгамбәр дә гөнаһларын кичерүне сорап Аллаһыга ялварган.Бу безгә бик авырлык белән бирелә, чөнки болар барысы да гаеп һәм оят хисе белән бәйле. Яхья пәйгамбәр нәкъ шулай сөйләде – кешеләр гөнаһларына тәүбә итү аша Аллаһы  Патшалыгының килүенә әзерләнергә тиеш.

Яхья тәүбә итүдән баш тарткан канунчыларны кисәтте

  Кайбер дин әһелләре тәүбә иттеләр, ләкин күбесе хакыйкатьне танымады һәм гөнаһларына тәүбә итмәде. Инҗил әйтә :

  Суга чумдырылырга дип, күп фарисейләрнең  һәм саддукейларның килүен күреп,ул аларга:-Сез,елан токымы!Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырбыз,дип сезгә кем әйтте?Ихлас күңелдән тәүбә иткәнегезне күрсәтә торган җимеш китерегез. “Безнең атабыз-Ибраһим,”-дип күңелегездән әйтәсе булмагыз.Сезгә әйтәм:Аллаһы менә бу ташлардан Ибраһимга балалар булдыра ала. Балта агачлар төбендә ята,ул инде әзерләп куелган:яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.(Маттай 3: 7-10)

  Фарисейләр һәм саддукейлар Муса кануны укытучылары иде . Алар диндар булганнар һәм Канунның барлык кагыйдәләрен үтәргә тырышканнар (догалар, ураза, корбаннар һ.б.). Аларның канун таләпләрен үтәп Аллаһының мәрхәмәтен алачакларына беркем дә шикләнмәде. Ләкин Яхья пәйгамбәр аларны “елан токымы” дип атады һәм хөкем ителәчәкләрен кисәтте! Нигә? Чөнки алар “ихлас күңелдән тәүбә иткәннәрен күрсәтә торган җимеш” китермәделәр, моның белән генә кешенең чыннан да тәүбә иткәнен белеп була. Алар гөнаһларын танымадылар,  аларны дини пәрдә артына яшерделәр. Алар үзләрен бөек пәйгамбәр Ибраһим балалары исәбенә кертеп, тәкәбберләнделәр һәм бу аларны  канәгатьләндерде. Моның, әлбәттә, бернинди начарлыгы да юк иде, ләкин алар гөнаһларын күрергә һәм танырга теләмәделәр.

Давытның тәүбәсе безнең барыбызга да үрнәк

  Шулай итеп, Яхья пәйгамбәрнең кисәтүе ачык итеп күрсәтә, тәүбә итү һәм гөнаһларны тану безнең өчен мөһим. Аларсыз без Аллаһы Патшалыгына керә алмыйбыз. Фарисейләргә һәм саддукейларга кисәтүләр – гөнаһларын дини пәрдә артына яшерүнең уңайлыгын искә төшерә. Ә бу безгә ничек кагыла? Болар барысы да безгә нәсихәт итеп язылган, без гамьсез хәлдә калмас өчен. Без гөнаһларыбызны акларга тиеш түгел. Гөнаһын таныган, пәйгамбәр тарафыннан хөкем ителгән Давыт үрнәгенә иярү яхшырак :

  Әй,Алла,Үзеңнең бөек шәфкатең буенча гөнаһымны әрчеп бетер.Мине канунсызлыгымнан күп тапкырлар ю,мине гөнаһымнан да чистарт.Чөнки мин үземнең канунсызланганымны тоямын,һәм гөнаһым һәрвакыт күз алдымда тора. Мин Синең алдыңда гөнаһ кылдым,һәм хәйләкәрлекне Синең күз алдыңда эшләдем,шуңа күрә Син Үз сүзеңдә туры,хөкемеңдә мине тиешенчә гаепләрсең. Чөнки мин анамда яралганда ук гөнаһлы,һәм анам мине гөнаһлы килеш тудырган шул. Чөнки Син күңелеңдә хакыйкатьне яраттың,һәм миңа зирәк акыл бирдең. Миңа сипкечтән сип,мин чистарырмын;мине ю,һәм мин кардан да аграк булырмын. Миңа сөенеч,куаныч ишеттерерсең,минем уалган сөякләрем шатланыр. Гөнаһларымны йөзеңнән бор,канунсызлыгымны кичереп бетер. Әй,Алла,мине саф күңелле ит,эчемдәге рухымны яңартып,изге ит. Үз йөзеңнән мине кума,Үзеңнең Изге Рухыңны миннән алма. Коткаруың белән мине сөендер,Һәм кодрәтле Рухың белән мине ныкландыр. ( Мәдхия 50: 3-14)

Тәүбә җимешләре

  Гөнаһларны тану һәм тәүбә итү белән яңа тормышка өмет килә. Кешеләр Яхья пәйгамбәрдән тәүбә җимешләрен китерер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сорадылар. Инҗилдә ничек әйтелә :

  Халык аннан:- Безгә нәрсә эшләргә соң?-дип сорады.Яхъя аларга:-Ике күлмәге бар кеше берсен бер күлмәге дә булмаганга бирсен.Кемнең ризыгы бар,ашарына булмаган кеше белән бүлешсен,-дип җавап бирде. Суга чумдырылырга дип,салым җыючылар да килделәр һәм Яхъядан – Остаз!Ә безгә нәрсә эшләргә?-дип сорадылар. Ул аларга:-Тиешеннән артыгын таләп итмәгез,-дип җавап бирде. Гаскәриләр дә аннан:-Ә безгә нәрсә эшләргә?-дип сорадылар.-Беркемнән дә көчләп,янап әйбер алмагыз.Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз,-диде Яхъя. ( Лүк 3: 10-14)

Яхья Мәсихме ?

  Яхьяның вәгазе шулкадәр ышандырырлык иде ки, күпләр: “ул Мәсих түгелме икән?”- дип уйладылар. Инҗилдә без укыйбыз :

  Халык көтә иде,һәркем күңеленнән Яхъя турында:”Бу Мәсих түгелме икән?”-дип уйлады.Яхъя исә аларның барысына да болай дип җавап бирде:-Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк  бер Зат килә,мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка һәм утка чумдырыр.Аның кулында җилгәргеч. Ул ындырда ашлыкны җилгәреп,бодаен аерып,ашлык бурасына салыр,ә кибәген сүнмәс утта яндырыр. Яхъя Исраил халкына тагын башка төрле үгет-нәсыйхәтләр биреп,Яхшы хәбәрне вәгазьләп йөрде. ( Лүк 3: 15-18)

Йомгаклау

  Яхья пәйгамбәр кеше йөрәкләрен Аллаһы Патшалыгы килүенә әзерләргә килде. Ләкин ул моны яңа канун урнаштыру ярдәмендә түгел, ә гөнаһларны танып, тәүбә итүгә чакыруы белән эшләде. Тәүбә кагыйдәләр һәм гореф-гадәтләр җыелмасына иярүдән күпкә авыррак, чөнки кеше оятын һәм гаебен ачыкларга үзендә көч табарга тиеш. Ул вакыттагы дин әһелләре тәүбә итә алмаган һәм гөнаһларын танымаган. Алар үз диннәре артына яшеренгәннәр. Бу аларның йөрәкләренең Мәсихне кабул итәргә һәм Аллаһы Патшалыгын вәгазьләргә теләмәүләренә  китергән. Яхьяның кисәтүе бүгенге көнгә кадәр актуаль булып кала. Ул безне тәүбә итәргә һәм гөнаһларыбызны танырга чакыра. Ләкин без моны эшләргә әзерме?

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *