әр-Рәгъд сүрәсендә (Күк күкрәү) иман итмәүчеләрнең гадәти тәнкыйте яңгырый.
Әгәр син гаҗәпләнсәң дә, аларның: “Әллә без туфрак булгач, яңа барлыкта булырбызмы?” – дигән сүзләре гаҗәп. Болар Раббыларына карата кәфер булучылар. Аларның муеннарында чылбырлары, болар – утта янучылар, алар анда мәңге калырлар.
Һәм кәфер булучылар: “Аңа Раббысыннан аять иңдерелгән булса иде!” – диләр. Хакыйкатьтә, син үгетләүче генә, һәм һәр кавемгә юл күрсәтүче бар! (әр-Рәгъд сүрәсе 13:5,7)
Бу тәнкыйть ике өлештән тора. Бу сүрәдә имансыз кеше катлаулы сорау бирә, чыннан да үледән терелү булырмы? Аның карашы буенча, бу моңа кадәр булмаган, һәм киләчәктә дә була алмый. Киләсе сорау – ни өчен безгә терелү чынбарлыгын раслаучы ачык билгеләр бирелми. Башкача әйткәндә, исбатлагыз!
әл-Фуркан сүрәсе (аергыч) имансызларның охшаш соравын искә ала, гәрчә ул башкача әйтелсә дә.
Һәм алар яманлык яңгыры яудырылган карья яныннан үттеләр. Алар аны күрмәделәрмени? Юк, алар терелеп чыгарылуга өмет итә торган булмадылар! Һәм алар сине күргәндә сине көлкегә генә салалар: “Шул буламы әллә Аллаһның рәсүл итеп җибәрелгәне?”(әл-Фуркан сүрәсе 25:40,41. Х.Сәлман)
Алар киләсе терелүдән курыкмыйлар, һәм пәйгамбәрдән дә курыкмыйлар. Алар терелүне күрсәтүне таләп итәләр. әл-Фуркан сүрәсендә Аллаһының кәферләргә мөнәсәбәте күрсәтелә.
Һәм алар бернәрсә дә барлыкка китерә алмаган, үзләре барлыкка китергән иләһләрне Аның урынына алып куйдылар. Ул нәрсәләр үзләренә зарар да, файда да итә алмыйлар һәм алар үлемгә дә, тереклеккә дә һәм терелүгә дә ия түгелләр.
(әл-Фуркан сүрәсе 25:3)
Монда кешеләр еш кына үзләре өчен ялган илаһлар тудыралар диләр. Ялган илаһларны чын Аллаһы дип ничек әйтә аласыз? Бу аять шушы сорауга җавап бирә. Ялган тәңреләр үлемне дә, тормышны да, терелүне дә белмиләр. Алар берни белән дә идарә итмиләр. Үлемне җиңүче көч нәкъ чын Аллаһыны ялган илаһлардан аера. Имансызлар Аллаһыны һәм аның рәсүлләрен ничек вәсвәсәгә төшерәләр, терелү дәлиле таләп итәләр. Ә Аллаһы имансызларга ялган тәңреләргә табынуның куркынычлыгы турында кисәтә. Алар өчен абыну ташы һәрвакыт бер үк – үледән терелеп тору.
Кемнедер үледән терелтү өчен хакимлек һәм көч кирәк. Ибраһим, Давыт һәм Мөхәммәд кебек пәйгамбәрләр, нинди генә олы булсалар да, үлеләрне терелтә алмаган. Акыллыларның иң акыллылары – Сократ, Эйнштейн, Ньютон һәм Сөләйманның да үлем өстендә көчләре булмаган. Дөньяның бөтен тарихында бер генә хакимендә дә – грекларда да, Римда да, Византия империяләрендә дә, Умайядта да, Аббас хәлифәтендә дә, Мамлук солтанатында да, Османлы империясендә дә – үлемнән терелтүче көч булмаган. Үлемне җиңеп, терелеп тору – бу иң авыр сынау сөекле Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих өстенә төште.
Үлемнән терелеп торып ул үлемне җиңде. Бу җиңү Аңа гына түгел, ә барыбызга да кагыла. Хәзер без гөнаһлы уйларның һәм эшләрнең колы түгел. әл-Фәләкъ сүрәсендә (Таң ату), түбәндәге үтенеч ишетелә:
Әйт: “Таң Раббысына сыенамын, яратылган нәрсәнең явызлыгыннан, һәм дөньяны караңгы каплап алган вакыт явызлыгыннан …”.
(Фәләкъ сүрәсе 113:1–3)
Күргәнебезчә, бу терелеп тору таңы символик рәвештә Тәуратта Гайсә Мәсих хачка кадакланганчы йөз ел элек – Беренче җимешләр бәйрәмен гәүдәләндергән. Без шулай ук таң Хуҗасы безне бу дөнья караңгылыгыннан азат иткәнен күрәбез.
Гайсә Мәсих һәм Тәүрат бәйрәмнәре.
Бу ялкынлы, кызу атнаның (страстная неделя) җиде көненең һәрберсендә Гайсә Мәсихнең кылган эш-гамәлләренә җентекләп күзәтү ясадык. Атна ахырында Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих хачка кадакланды, һәм ул яһүдләрнең Песах бәйрәмендә – изге көннәрнең берсендә булды. Икенче көнне, шимбә көнне, пәйгамбәр кабер тынлыгында булды. Бу ялкынлы атнаның җиденче көне иде. Изге Шимбә бәйрәме Аллаһы тарафыннан күптән элек Тәүратта Муса пәйгамбәр аша бирелгән.
Раббы Мусага болай диде: – Исраиллеләргә Раббы билгеләгән бәйрәмнәр хакында игълан ит: ул бәйрәмнәрдә изге җыелышлар үткәрелсен. Мин билгеләгән бәйрәмнәр түбәндәгеләр: “Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне – шимбә көн, ял көнендә, изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш тә эшләмәгез; бу, сез кайда гына яшәсәгез дә, Раббы хөрмәтенә ял көне”. “Билгеләнгән вакытларда үткәрелергә тиешле Раббы бәйрәмнәре – изге җыелышлар менә шулар: беренче айның ундүртенче көнендә кояш батканда Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Коткарылу бәйрәме башлана …”.
(Левиләр 23:1–5)
Гаҗәп, хачка кадаклау һәм Гайсә Мәсихнең үлем тынлыгында булуы бу вакыйгалардан 1500 ел элек билгеләнгән ике изге бәйрәмгә туры килгән! Ничек бу шулай булды? Бу шкаладагы җавап безнең һәрберебезгә кагыла.
Мәсихнең үлеме Песах бәрәнен корбан итү көненә туры килде (6-нчы көн), һәм икенче көн ял көне – Шимбә (7-нче көн).
Гайсә Мәсих тормышының соңгы атнасы вакыйгалары белән Тәүратның изге кагыйдәләре арасында охшашлык булуы гаҗәп. Тәуратның югарыда күрсәтелгән беренче ике бәйрәме генә искә алына. Киләсе бәйрәм – беренче җимешләр бәйрәме, дип аталган. Тәуратта аны ничек бәйрәм итәргә кирәклеге турында җентекле күрсәтмәләр бар.
Раббы Мусага болай диде: – Исраиллеләргә игълан ит: “Мин бирәчәк җиргә килгәч һәм анда уңыш җыеп алгач, уңышларыгызның беренче көлтәләрен руханига китерегез. Рухани, бүләк Раббы тарафыннан кабул ителсен өчен, көлтәне Аның алдында селкетсен; аны рухани шимбә көннән соң икенче көнне селкетсен. Үзегезнең Аллагызга бүләккә тәкъдим иткән көнгә кадәр, әлеге уңышларыгыздан бернинди пешкән икмәк тә, кыздырылган һәм кыздырылмаган бөртек тә ашамагыз. Бу – сезнең киләчәк буыннарыгыз өчен кайда гына яшәсәләр дә үтәргә тиешле мәңгелек кагыйдә”.
(Левиләр 23:9–11,14)
Песах шимбәсеннән соң өченче изге бәйрәм килде. Ел саен бу көнне иң баш рухани изге урынга керде һәм Раббы алдында беренче уңыш көлтәсен күтәреп селкеде. Бу чара символик рәвештә “кышның үлемен” сурәтләде һәм мул уңышның җимешләреннән халыкның туклануын һәм канәгать булуын вәгъдә итте.
Бу көнне, Гайсәнең үлеме булган Шимбә көненнән соң, Нисанның уналтысында Гайсә Пәйгамбәр үледән терелтелде. Бу яңа атна башы иде. Инҗилдә язылганча, баш рухани уракның беренче бөртекләрен тәкъдим итәр өчен гыйбадәтханәгә кергәч, искиткеч нәрсә булды. Менә аның турында ничек язылган:
Гайсә Мәсих үледән терелтеп торгызыла.
Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләнгән хуш исле майларны алып, иртән-иртүк кабер янына киттеләр, һәм кабер янына килгәч, ташның кабер алдыннан читкә аударылганын күрделәр. Ә эчкә кергәч, Раббы Гайсәнең гәүдәсен тапмадылар. Алар бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдына ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды. Хатыннар куркып түбән карадылар, әлеге кешеләр аларга әйттеләр: – Нигә сез Терене үлеләр арасыннан эзлисез? Ул монда юк: Ул терелтеп торгызылды. Гәлиләядә чагында Аның сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез: “Адәм Улы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә терелеп торырга тиеш”, – дигән иде Ул сезгә. Шунда Гайсә әйткән сүзләр аларның исләренә төште. Һәм кабер яныннан китеп, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә һәм калганнарга да хәбәр иттеләр. Рәсүлләргә бу хакта Магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкубның анасы Мәрьям, һәм шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сөйләде. Әмма хатын-кызларның бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды һәм алар ышанмадылар. Ләкин Петер, торып, кабер янына йөгерде һәм иелеп кабер ишеге аша карагач, анда яткан кәфенлекне генә күрде һәм, бу хәлгә таң калып, өенә кайтты. Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнан унбер чакрым чамасы ераклыктагы Эммаус дип аталган авылга барырга чыкты. Алар булып узганнарның барысы хакында да сөйләшеп бардылар. Алар сөйләшеп, фикер алышып барган чакта, Гайсә Үзе алар янына килеп, алар белән бергә бара башлады. Әмма шәкертләрнең күзләре каплап торылган кебек булганга күрә, алар Аны танымадылар. Ул исә алардан болай дип сорады: – Сез нәрсә хакында фикер йөртеп барасыз? Алар кайгыдан туктап калдылар. Шәкертләрнең берсе Клеопас атлысы Аңа:– Иерусалимга килгәннәр арасында бу көннәрдә анда булган хәлләр турында Син генә белмисеңме әллә? – диде. Ул алардан: – Нинди хәлләр турында? – дип сорады. Шәкертләр Аңа әйттеләр: – Насаралы Гайсә турында; Ул Аллаһы алдында да, бөтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. Безнең баш руханилар һәм башлыклар Аны үлемгә хөкем итү өчен тотып бирделәр һәм хачка кадакладылар. Ә без Исраилне азат итәргә тиеш Кеше – Ул булыр дип өметләнгән идек, әмма әле болар гына түгел. Ул вакыйгадан соң инде ике көн үтте. Шуның өстенә арабыздагы кайбер хатыннар да безне таң калдырды; алар иртүк кабер янына барганнар, әмма Аның гәүдәсен тапмаганнар. Шулай ук фәрештәләр пәйда булып, аларга: “Ул тере” – дип әйткәннәрен алар кайтып сөйләделәр. Аннары арабызда булган кайбер кешеләр кабер янына бардылар һәм бар нәрсәнең хатыннар сөйләгәнчә булуын күрделәр; ләкин Гайсәнең Үзен күрмәделәр. Шунда Гайсә аларга әйтте: – Әй сез, аңсызлар, пәйгамбәрләрнең әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар! Мәсих Үзенең шөһрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш тугел идемени? Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бөтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар; ә Гайсә Үз юлын тагын да дәвам итәргә теләгән кебек итте. Әмма алар: – Инде кич якынлашып килә, безнең белән кал, – дип Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә кереп калды. Ул, алар белән бергә өстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шөкрана кылганнан соң, аны сындыргалап шәкертләргә бирде. Шулчак аларның күзләре ачылып китте һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды. Алар бер-берсенә: – Ул безгә юлда сөйләгәндә һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, безнең күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диделәр. Һәм шунда ук торып, Иерусалимга кире кайттылар, анда унбер шәкертне һәм алар белән бергә булган башкаларны җыелышып торган хәлдә күрделәр. Аларның барысы да: – Раббы чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде, – дип сөйләделәр. Бу кешеләр дә юлда булган вакыйганы һәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек танып алулары хакында сөйләп бирделәр. Алар бу хакта сөйләгәндә Гайсә Үзе кинәт аларның уртасында пәйда булып: – Иминлек сезгә, – диде. Алар куркудан катып калдылар, бу өрәк булса кирәк дип уйладылар. Ләкин Ул аларга әйтте: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик төшә? Минем кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу – Мин Үзем. Кулларыгызны Миңа тидерегез һәм карагыз; өрәкнең тәне һәм сөяге булмый, ә күргәнегезчә, Миндә бар. Моны әйткәннән соң, Ул аларга кулларын һәм аякларын күрсәтте. Алар шатлыкларыннан һәм таң калудан һаман да ышанмый торганда, Ул алардан: – Сезнең монда ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады. Алар Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. Ул аны алып, алар алдында ашады. Аннан соң Гайсә аларга әйтте: – Мин сезнең белән бергә чакта нәкъ менә боларны сөйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда Минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашырылырга тиеш. Аннары Ул аларга Изге язманы аңларга ярдәм итте. Һәм аларга: – Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелеп торырга, һәм гөнаһлары кичерелсен өчен түбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аның исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. – Ә сез моңа шаһитләр. (Лүк 24:1–48)
Гайсә Мәсихнең җиңүе.
“Беренче җимешләр” бәйрәмендә Гайсә Мәсих зур җиңү яулады. Аның дуслары да, дошманнары да мондый мондый илаһи хәлне – үледән терелү, үлемне җиңү мөмкинлеген хәтта күз алдына да китерә алмады. Менә Инҗил нәрсә әйтә :
Фани булган мәңгелек булганга үзгәргәч, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәргәч: “Үлем җиңү белән йотылачак”; “Үлем! Синең җиңүең кайда? Үлем! Синең угың кайда?” – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар. Үлемнең угы исә – гөнаһ; ә инде гөнаһның көче – канун.
(1 Көринтлеләргә 15:54–56)
Бу җиңү Пәйгамбәрнеке генә түгел. Бу безнең өчен дә җиңү. Ул символик рәвештә беренче җимешләр бәйрәмендә сурәтләнә. Менә текстта нәрсә әйтелә:
Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелеп торды. Чөнки, үлем кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер Кеше аша килде. Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк. Һәркем Үз чиратында: беренче булып Мәсих, соңыннан, Ул килгәндә, Аныкылар тереләчәк. Шуннан соң ахыры килер, Ул, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак. Чөнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш. Һәм соңгы дошман – үлем юкка чыгарылачак.
(1 Көринтлеләргә 15:20–26)
Пәйгамбәр Гайсә Мәсих беренче җимешләр бәйрәме булган көнне үледән терелтелде, бу безнең дә үлгәннәрнең терелүендә катнашуыбызны төгәл белер өчен булды. Беренче җимешләр бәйрәме яңа тормышны көтеп алган һәм яз ахырында зур уңыш көткән кебек, “үлгәннәрдән беренче терелеп торучы” Гайсә Мәсихнең терелүе, Инҗилдә әйтелгәнчә, “анда катнашучылар” өчен гомуми терелүне көтү иде. Тәүрат һәм Коръән үлем дөньяга Адәм аша кергән дип әйтәләр. Инҗил әйтә, яңа тормышка терелү шулай ук безгә нәкъ бер Кеше – Гайсә Мәсих аша килә. Ул яңа тормышка күтәрелгәннәрнең беренчесе, һәм без барыбыз да анда катнашырга чакырылабыз.
Песах (Пасха): Якшәмбе көнне үледән терелү бәйрәме.
Хәзерге заманда Гайсә Мәсихнең терелүен без Пасха бәйрәме белән билгеләп үтәбез, һәм Ул үледән терелтелгән көн Пасха Якшәмбесе дип атала. Бу терминнар соңрак кулланыла башлады. Ләкин нинди сүзләр куллануыбыз бик мөһим түгел. Пәйгамбәрнең терелүе безгә Беренче җимешләр бәйрәмендә бирелгән борынгы билгенең үтәлеше, Муса пәйгамбәр заманында, Гайсә Мәсих туганчы йөзләрчә ел элек барлыкка килгән. Безнең өчен моның нәрсә аңлатуы мөһим.
Бу шкала шушы якшәмбе вакыйгаларын күрсәтә (яңа атнаның беренче көне):
Гайсә Мәсих беренче җимешләр бәйрәмендә үледән терелтелә. Бу – яңа тормыш башы һәм барлык кешеләргә бүләк..
Изге җомга турындагы сорауга җавап.
Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да безгә Изге җомга турындагы сорауга җавап бирә. Менә Инҗил нәрсә әйтә:
Әмма без, Аллаһы мәрхәмәте аркасында, һәр кеше өчен үлсен дип, беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган Гайсәне күрәбез. Хәзер без Аны газап чиккәне һәм үлгәне аркасында дан вә кадер-хөрмәт таҗы кигән хәлдә күрәбез.
(Еврейләргә 2:9)
Гайсә Мәсих ялкынлы атнаның Изге җомга көнендә үлем газабын кичерде, һәм бу безнең барыбыз өчен дә искиткеч бөек вакыйга булды. Гайсә Пәйгамбәр беренче җимешләр бәйрәмендә барлык кешеләргә тормыш бирү өчен үледән терелтелде.
Мәсихнең үледән терелеп торуы турындагы вакыйгалар Коръәндә җентекләп яктыртылмаган, ләкин кайбер аятьләр, мәсәлән, Мәрьям сүрәсе бу турыда әйтә:
Гайсә Мәсих әйтте:
“Мин туган көнне дә, үләчәк көнне дә, һәм тере килеш кубарылачак… көнне дә миңа иминлек булсын”.
(Мәрйәм сүрәсе 19:33. Х.Сәлман)
Инҗил шулай ук Мәсихнең тууы, Аның үлеме һәм терелүе турында сөйли. Аның терелүе яңа тормышның “беренче җимешләре” булганлыктан, Пәйгамбәргә бирелгән тынычлык сезгә һәм миңа да бирелә. Терелүенең бер көненнән соң Үзенең шәкертләре белән очрашкач, Гайсә Мәсих аларны шулай сәламләде:
Шәкертләре шул ук көнне кич белән, яһүдләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, уртага басып, аларга: – Сезгә иминлек булсын! – диде. Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын һәм кабыргаларын күрсәтте. Шәкертләр Раббыны күргәнгә бик куандылар. Гайсә аларга тагын: – Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте. Моны әйткәч, Ул сулышын аларга өреп: – Изге Рухны кабул итегез… , – диде.
(Яхъя 20:19–22)
Гадәттәге мөселманча котлаулар “сәлам алейкум”(саллаллаху алейхи веселлем), һәр көн кулланыла, Гайсә Пәйгамбәр ул вакытта ук бу “иминлек булсын” дигән сәламләүне кулланды. Бу Аның үледән терелүе һәм барлык иман итүчеләргә бирелгән тынычлык, иминлек арасындагы бәйләнешкә басым ясау өчен иде.Бу сәламләүне кулланган саен, безгә вәгъдә ителгән бүләкне һәм безнең һәрберебезгә җибәрелгән Изге Рухны истә тотарга кирәк.
Мәсихнең терелүе турында уйланулар.
Үлемнән терелтелеп торгызылганнан соң, Гайсә Мәсих шәкертләренә һәм Аңа иман китерүче башкаларга күп тапкыр күренде. Инҗил монда бу турыда сөйли. Игътибар итегез, шәкертләр аның терелүе турында ишеткәч, бу сүзләргә ышанмадылар. Алар:
рәсүлләргә “буш сүзләр булып тоелды”.
(Лүк 24:11)
Пәйгамбәргә Изге язмалардан аларга бик күп нәрсәләрне аңлатырга туры килде :
Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бөтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде.
(Лүк 24:27)
Аннан соң Гайсә аларга әйтте:
– Мин сезнең белән бергә чакта, нәкъ менә боларны сөйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда Минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашырылырга тиеш.
(Лүк 24:44)
Без Аллаһының безгә карата булган ниятенә һәм үлемнән тормышка туры юл икәненә ышанабызмы? Киләчәкне бары тик Аллаһы гына белә ала. Шуңа күрә безгә билгеләр Тәурат һәм Зәбур пәйгамбәрләре аша җибәрелде, алар бу вакыйгалардан йөзләрчә ел элек яшәгәннәр. Бу билгеләрнең барысы да безгә ышаныч һәм нык өмет бирсен өчен Гайсә Мәсих аларны Үз тормышында үтәде:
“… Сез үзегезгә өйрәтелгәннәрнең дөреслеген белсен өчен”.
(Лүк 1:4)
Пәйгамбәребез Гайсә Мәсихнең корбанын һәм үледән терелүен аңлау, безгә өмет һәм ышаныч бирәчәк.
- Бу мәкалә Муса Тәуратында Мәсих билгеләренә багышланган.
- Бу мәкалә “пәйгамбәрләр һәм мәдхияләр” дәге билгеләр турын да. Бу ике мәкаләдәге аятьләрнең “Мәсих газапланырга һәм өченче көнне үледән терелтелергә тиешлеген” раслыймы дигән сорауны тикшерә.
- Бу мәкалә Гайсә Мәсих вәгъдә иткән терелү бүләген ничек ала алуыбызны аңлата.
- Бу мәкалә Гайсә Мәсихне хачка кадаклау турындагы аңлашылмаучанлыкларны чишә һәм аларны Изге Коръән нигезендә тикшерә.