әт-Тәүбә сүрәсе күп бәхәсләр тудыра, чөнки ул җиһад турында, ягъни сугыш турында сөйли. Аятьләр безгә дошман белән физик сугышырга чакыра – бу күп аңлатмаларны ача. Түбәндәге аятьләр бу турыда сөйли:
Җиңелчә дә, авыр йөк белән дә чыгыгыз, Аллаһ юлында малларыгыз белән дә, җаннарыгыз белән дә җиһадта катнашыгыз! Әгәр белсәгез иде, бу – сезнең өчен хәерлерәк! Әгәр юнәлеш якын һәм юл да уртача булса, алар, әлбәттә, сиңа иярер иде, ләкин аларга ара ерак булыр, алар Аллаһ белән ант итәчәкләр: ”Әгәр безнең көчебез җитсә, әлбәттә, сезнең белән чыккан булыр идек!” Алар үз-үзләрен һәлак итә. Әлбәттә, Аллаһ аларның ялганчы икәнен белә!(әт-Тәүбә сүрәсе 9:41,42. Х.Сәлман)
42-нче аятьтә шелтә: сугышка юл җиңел булса, алар, әлбәттә, шул юлдан китәрләр иде. Ләкин алар өчен ерак кебек тоелганга, алар көрәштән баш тарттылар. Киләсе аятьләрдә ваемсызлык өчен акланалар. әт-Тәүбә сүрәсе искә төшерә:
Әйт: ”Әллә сез безгә ике яхшылыкның берсен генә булуын көтәсезме? Без сезне Аллаһ Үз газабына Үзе яки безнең кулыбыз белән дучар иткәнен көтәбез! Көтегез, без дә сезнең белән көтәбез!”(әт-Тәүбә сүрәсе 9:52)
Бу өндәү көрәшнең нәтиҗәләре ике төрле булырга мөмкинлеген күрсәтә. Үлем яки җиңү. Ләкин көрәш шулкадәр кискен булса, икесе дә булырга мөмкин – үлем дә, җиңү дә. Гайсә Мәсих озын юл үтеп, Иерусалимга кергәч, шундый көрәшкә керде. Ул анда килеп җиткәч, Зәбур пәйгамбәрләре тарафыннан йөзләрчә ел алдан игълан ителгән пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен раслар өчен күктә ярым ай (һилал) балкып торды.
Иерусалимга керү
әл-Исра сүрәсе (Төнге күчерү) Мөхәммәд пәйгамбәрнең төнге сәяхәте турында сөйли, Мәккәдән берүзе Бурак атында сәяхәт итүе турында.
Үз колын төнлә изге мәчеттән, Без аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән, ерак мәчеткә күчергән затка дан! Ул, хакыйкатьтә, ишетүче, күрүче! (әл-Исра сүрәсе 17:1. Х.Сәлман)
Мәсих шул ук урынга тагын килде, ләкин аның максаты башка иде. Аңа бернинди илаһи билгеләр дә күрсәтелмәде – билгеләр күрсәтү өчен Ул Үзе килде. Ул ачык итеп, көн яктысында килде, төн каплавы астында түгел, һәм канатлы Бурак атында да түгел, ә алдан әйтелгән пәйгамбәрлек буенча яшь ишәккә атланып килде. Гайсәнең ул көнне Иерусалимга ишәккә атланып керүе халык өчен ачык билге иде. Менә ни өчен:
Гайсә Мәсих Лазарны үледән терелткәндә кешеләргә Үзенең җиргә ни өчен килгәнлеген (миссиясен) ачты, һәм Ул Иерусалимга юл тотты. Аның Иерусалимга ничек килүе йөзләрчә ел элек алдан әйтелгән иде. Менә Инҗил нәрсә әйтә:
Икенче көнне бәйрәмгә килгән халык арасында “Гайсә Иерусалимга килә икән” дигән хәбәр таралды. Халык, хөрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче һәм Исраил Патшасы мөбарәк! – дип кычкырдылар. Гайсә исә, бер ишәк табып, аңа атланды һәм һәммәсе Изге язмада язылганча булды: “Сион кызы, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып, Синең Патшаң килә.” Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр. Әлек Гайсә белән бергә булган кешеләр Аның Лазарны кабердән чакырып чыгарып, үледән терелтүе турында сөйләп бирделәр. Аның шундый могҗизалы галәмәт кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты. Фарисейләр исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – диделәр.(Яхъя 12:12–19)
Гайсә Мәсихнең Иерусалимга керүе – Давыт патшаның пәйгамбәрлеге буенча булды.
Борынгы Исраил патшалары, Давыттан башлап, ел саен Иерусалимга тантаналы рәвештә атка атланып керә торган булганнар. Гайсә Мәсих бу традицияне яшь ишәккә атланып Иерусалимга кереп кабатлады. Шул ук вакытта, бөтен кешеләр Аның өчен Зәбурдан гимн җырладылар – кайчандыр Давыт өчен җырланган шул ук гимнны:Әй Раббе, коткарчы! Әй Ходай, өлгертсәнә!Ходай исеме хакына килүче данлаулы! Сезгә Ходай өеннән фатиха бирәбез. Алла – безнең хуҗабыз, Ул безне кабул итә; корбанны бәйләгез, һәм корбан чалу урынының мөгезләренә китерегез.(Мәдхия 117:25–27)
Халык патшаларны хөрмәт итү өчен язылган бу борынгы гимнны җырлады, , Гайсәнең Лазарны үледән терелткәнен белеп, Аны зурлады. Алар Аның Иерусалимга килүенә шатланып “һошанна” дип игълан иттеләр, бу “коткар безне” дигәнне аңлата. Шул ук сүз гасырлар элек Мәдхия 117: 25 тә кулланылган. Ләкин алар нәрсәдән котылырга тиеш? Зәкәрия пәйгамбәр бу турыда пәйгамбәрлек итте.
Зәкәрия пәйгамбәрлегендә Иерусалимга тантаналы керү.
Гайсә Мәсих борынгы патшалар образында тантаналы йөрешне кабатласа да, бу бераз башкача эшләнде. Мәсих исемен игълан иткән Зәкәрия пәйгамбәр шулай ук Аның Иерусалимга ишәккә атланып килүен күрсәтте. Бу вакытлы шкалада Зәкәрия пәйгамбәрнең, шулай ук Пальма якшәмбесе (вербное воскресение) вакыйгаларының прообразы булган башка пәйгамбәрләрнең гомерен күрсәтә
Даниил сүзләре буенча, Мәсих килгәнче 173,880 көн үтәргә тиеш; Көннәр Нәхәмия җитәкчелегендә Иерусалимны торгызу турындагы указ бирелгәннән санала һәм б.э 33- елының 29 мартында тәмамлана. Гайсә Пальма якшәмбесендә Иерусалимга керде.
Бер көн эчендә күп пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше шуны күрсәтә: Аллаһы безгә Мәсихнең килү вакыты турында ачык итеп һәм илаһи билгеләр белән күрсәтте . Соңрак, шул ук көнне, Гайсә Мәсих тагын бер пәйгамбәрлекне – Мусаның пәйгамбәрлеген үтәде. Ул Үзенең төп җиһадына китергән соңгы вакыйгалар чылбырын башлап җибәрде – соңгы дошман (үлем) белән аяусыз алыш. Бу безнең киләсе тема булачак.
[1] Пәйгамбәрләрдән “үлем” яки “тәмуг” турында берничә өземтә:
– Ләкин син үлеләр дөньясына,
упкын тирәнлегенә төшерелдең( Ишәгыйя14:15)
– Сиңа мактау-шөкерләр яудыручы үлеләр дөньясы түгелдер, сиңа дан җырлаучы да әҗәл түгел;(Ишәгыйя 38:18)
– …аның җаны кабер якасында булыр, һәм үлем алып килүче затлар аңа якыная барыр.(Әюб 33:22)
– …алар сине упкынга олактырачак, һәм син диңгезләр йөрәгендә үләчәксең.(Яхәзкыл 28:8)
– Гаскәриләрнең кайберләре – упкынның иң төбендә, Ашшур каберенең әйләнә тирәсендә; җирдә яшәүчеләрнең котларын алган ашшурлылар һәммәсе һәлак булган, кылычтан егылган.Яхәзкыл 32:23)
– Әй Ходай, Син җанымны тәмугътан күтәрдең, мине кабергә төшерелә торганнардан аерып сакладың.(Мәдхия 29:4)
[2] Борынгы һәм хәзерге календарьларны чагыштыру (мәсәлән, Нисан 1 = 444 елның 4-мартында) һәм борынгы яңа айларны исәпләү доктор Харольд В. Хохнердан алынган, “Мәсих тормышының хронологик аспектлары”. 1977, 176 бит.