Skip to content
Home » Беренче көн: Гайсә Мәсих – халыклар нуры.

Беренче көн: Гайсә Мәсих – халыклар нуры.

  • by

  Мәсихнең җирдәге тормышының соңгы атнасы Пальма якшәмбесендә Иерусалимга триумфаль керүе белән башланды.  әл-Әнбийә сүрәсе әйтә:

  Һәм үзенең оят җирен саклаганны…Без аңа Үзебезнең рухыбыздан өрдек, һәм аны, һәм аның улын галәмнәргә аять иттек.(әл-Әнбийә сүрәсе 21:91)

Аллаһы Гайсә Мәсихне мәсихчеләр яки яһүдләр өчен генә түгел, җирнең барлык халыклары өчен илаһи билге итеп куйды. https://tatar.alinjil.live/2020/11/26/how-did-the-taurat-of-musa-prophesy-about-isa-al-masih/Ничек итеп Мәсих һәм  пәйгамбәр Гайсә барлык халыклар өчен билге булды? Без беләбез, Аллаһы барлык кешеләр өчен күкне һәм җирне яратты. Җирдәге соңгы атнасының һәр көнендә Мәсих Үзенең сүзләре һәм эшләре белән, Аллаһының алты көнлек иҗаты арасында символик бәйләнеш урнаштырды. (Коръән һәм Тәүрат әйтәләр) Аллаһы дөньяны алты көн эчендә барлыкка китерде).

Әйдәгез, Гайсә Мәсихнең эшчәнлек атнасында ясаган чыгышларына һәм эшләренә игътибар итик, аларны дөньяны барлыкка китерү тарихы белән символик чагыштыру өчен. hәр көн вакыйгаларын Аллаһы Үзе баштан ук алдан билгеләгәнен күрербез – мондый очраклар кешедән була алмый, чөнки без меңьеллык булган вакыйгаларны контрольдә тота алмыйбыз. Якшәмбедән, атнаның беренче көненнән башлыйк.

Беренче көн – караңгылыкта яктылык балкый.

ән-Нур сүрәсендә (Нур) яктылык турында гыйбрәтле хикәя бар:

    Аллаһ – күкләрнең һәм җирнең нуры. Аның нуры – уем кебек, анда яктырткыч шәмдәл, шәмдәл – пыяладан. Пыяла нәкъ энҗе сыман йолдыз кебек. Ул мөбарәк зәйтүн агачыннан кабына. Ул көнчыгышныкы да, көнбатышныкы да түгел. Аның мае ут тимәстән кабынырга тора. Нур өстенә нур! Аллаһ Үз нурына теләгәнен алып бара. Һәм Аллаһ кешеләргә мисаллар китерә, һәм Аллаһ бөтен нәрсәне дә белеп тора!(ән-Нур сүрәсе 24:35)

Бу аять дөньяның беренче көненә, Аллаһы яктылыкны барлыкка китерүенә кагыла. Менә Тәүрат нәрсә әйтә Аллаһы: – Яктылык булсын! – дип боерды, һәм яктылык булды. Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм аны караңгылыктан аерды. Яктылыкны “көн” дип, караңгылыкны “төн” дип атады. Кич булды, иртә булды: бер көн кичте.(Яратылыш 1:3–5)

Шулай итеп, беренче көнне Аллаһы Үз сүзе белән яктылык булдырды һәм аны  караңгылыктан аерды. Булган вакыйгаларны Чиксез кодрәт Иясе баштан ук билгеләгәнен күрсәтеп, Гайсә Мәсих Үзенең караңгылыкта балкып торган яктылык булуын игълан итте.

Мәҗүсиләргә яктылык.

Пәйгамбәр һәм Мәсих Гайсә Иерусалимга ишәк өстендә керде, һәм моның белән  500 ел алдан әйтелгән Зәкәриянең пәйгамбәрлеген үтәде. Бу көнне Даниил пәйгамбәр 550 ел элек күрсәткән. Ул көннәрдә Иерусалим яһүд хаҗилары белән тулды (Хаҗ вакытындагы Мәккә кебек), барысы да Песах бәйрәменә ашыктылар. Табигый, пәйгамбәрнең килүе яһүдләр арасында тынычсызлану һәм дулкынлану тудырды. Гайсә Мәсихнең Иерусалимга килүен яһүдләр генә түгел, бәлки башка халыклар да белде. Инҗил Гайсәнең Иерусалимга тантаналы рәвештә кергәннән соң булган вакыйгалар турында сөйли.

    Бәйрәмдә Аллаһыга табыну өчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. Алар Гәлиләядәге Бәйтсайдадан булган Филип янына килеп, аннан:– Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр. Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сөйләделәр.(Яхъя 12:20–22)

Гайсә пәйгамбәр заманында яһүдләр белән грекларны аерган каршылыклар.

    Кагыйдә буларак, греклар яһүд бәйрәмнәренә килмәделәр (алар мәҗүсиләр иде, “яһүд булмаганнар”). Ул вакытларда греклар һәм римлылар күп аллаларга табынганга, яһүдләр алдында нәҗеслеләр, ягъни чиста түгелләр иде. Шуңа күрә яһүдләр алардан читләштеләр һәм аралашмадылар. Греклар үз чиратында, бер генә һәм күренми торган Аллага табынган яһүдләрне акылсызлыкта гаепләделәр. Бу ерак заманнарда яһүдләр генә бердәнбер Аллаһыга табыналар иде. Болардан чыгып, ни өчен бу халыкларның үзара бәйләнеше чикле булганын аңлау җиңел. Яһүдләргә караганда мәҗүсиләр (яһүд булмаганнар) күп булганлыктан, яһүдләр  бөтен дөньядан аерылып тордылар. Аларның үз диннәре, үзләренең хәләл кагыйдәләре, үзләренең пәйгамбәрлек китаплары булган – болар барысы да яһүдләр белән мәҗүсиләр арасында киртә булган, шулай ук бер-берсенә карата дошманлык карашы тудырган. Бүгенге көндә дөньяның күпчелеге потка табыну белән шөгыльләнми, ләкин без Гайсә пәйгамбәр заманында барысы да башкача булганын онытабыз. Әгәр дә без Ибраһим пәйгамбәр  заманнары турында сөйләсәк, пәйгамбәрдән кала барысы да диярлек мәҗүси булганнар. Гайсә пәйгамбәр яшәгән чорда, яһүдләрдән кала, барлык халыклар потларга табынганнар, ә фиргавен үзен алла дип игълан иткән. Яһүдләр, потларга табыну океанындагы, бер генә Аллаһыга табынучы кечкенә монотеизм утравы сымак булган. Безнең эрага кадәр 750-нче еллар тирәсендә яшәгән Ишагыйя пәйгамбәргә Аллаһы киләчәкне күрсәткән, һәм вакыт узу белән хәлнең тамырдан үзгәрәчәген хәбәр иткән. Менә ул нәрсә язган:“Әй диңгез ярлары, тыңлагыз Мине! Ерак илләрдәге халыклар, колак салыгыз!  Мин дөньяга туганчы ук, Раббы Мине чакырды, ана карынында чагымда ук исемемне атап дәште.Ягъкуб токымын Үзенә кайтару, Исраил халкын Үз янына җыю өчен,      Раббы Мине анам карынында бар кылды һәм Үз колы итте. Аның алдында Мин данлы,Аллам – Минем көчем ул.  Хәзер Раббы: ”Ягъкуб ыругларын яңадан аякка бастыру,   Исраилнең калган халкын кире кайтару өчен,   Минем колым булуың гына аз;  коткару гамәлем җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин әле Сине яктылык чыганагы итәчәкмен”, – ди”.Ишәгыйя 49:1, 5–6

Аягыңа торып бас, Иерусалим, нур чәч! Чөнки синең яктың килде,    синең өстә Раббының дан-шөһрәте балкыды. Менә, җирне караңгылык, халыкларны тирән караңгылык каплап алды, ә синең өстә Раббы нуры, Аның дан-шөһрәте балкып чыкты. Халыклар – синең яктыңа, патшалар синнән сирпелгән нур тирәсенә җыелыр.   (Ишәгыйя 60:1–3)

   Ишагыйя пәйгамбәр алдан әйткәнчә, Раббының колы, Яһүд кабиләсеннән булса да, “мәҗүсиләр өчен (барлык яһүд булмаганнар өчен дә) яктылык булып киләчәк”. Бу яктылык җир читенә кадәр таралыр. Ләкин бу ничек мөмкин? Яһүдләр белән мәҗүсиләр арасындагы упкын мең еллар дәвамында яши бит.    Гайсә пәйгамбәр Иерусалимга кергән көнне яктылык иң беренче мәҗүсиләрне җәлеп итә башлады. Аларның пәйгамбәрне эзләгәннәрен күрәбез. Бәйрәмдә Иерусалимга Гайсә пәйгамбәрне тыңларга килгән кайбер греклар бар иде. Ләкин алар аңа ничек ирешәчәкләр, чөнки яһүдләр аларны пычрак дип саныйлар, һәм бу харам. Греклар Гайсә турында аның шәкертләреннән сораштылар, һәм алар бу турыда Гайсәгә сөйләделәр. Гайсә аларга нәрсә дип җавап бирер? Ул саф динне белмәгән греклар белән сөйләшәчәкме? Инҗил әйтә:Гайсә аларга җавабында:  – Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде. – Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә төшкән бодай бөртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер. Үзенең тормышын яратучы аны һәлак итәчәк, ә бу дөньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш өчен саклаячак. Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер. Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? “Атам!Мине бу сәгатьтән коткар!”-дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуның өчен килдем дә.      Атам! Исемеңне данла.  Шулвакыт күктән:   – Мин данладым һәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде. Шунда торган һәм моны ишеткән халык:– Күк күкрәде, – диде. Кайберләре исә:  – Аңа фәрештә сөйләде, – диделәр. Моңа каршы Гайсә: – Бу тавыш Минем өчен түгел, бәлки сезнең өчен килде. Бу дөнья хәзер хөкем ителә, хәзер бу дөньяның мирзасы куып чыгарылачак. Мин җирдән кутәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде.  Ул моны нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте. Халык Аңа җавап бирде:  – Без кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген белдек, ә Син, Адәм Улы, күтәрелергә тиеш, дип ничек әйтәсең? Кем ул – Адәм Улы?Шунда Гайсә аларга:  – Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын өчен, яктылык бар чагында йөреп калыгыз, чөнки караңгыда йөрүче кая барганын белми. Яктылык сезнең белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз, – диде.Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде.     Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы галәмәтләр күрсәтсә дә, ул Аңа иман китермәде. Ишагыйя пәйгамбәрнең:   “Йа Раббым! Без сөйләгән хәбәргә кем ышанды?  Раббының кодрәте кемгә ачылды?” – дигән сүзләре тормышка ашты. Алар иман китерә алмадылар, чөнки Ишагыйя әйткәнчә:  “Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен таш кебек катырды;    югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар,   Миңа таба борылырлар  һәм Мин аларны савыктырыр идем”. Ишәгыйя бу сүзләрне Гайсәнең данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аның турында сөйләгән. Хәер, башлыкларның да күбесе Аңа иман китерде, ләкин алар, фарисейләр гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, икърар итмәделәр, чөнки Аллаһы данына караганда кешеләр данын күбрәк яраттылар.  Гайсә исә көчле тавыш белән:– Миңа иман итүче Минем Үземә түгел, бәлки Мине Җибәрүчегә иман итә, – диде. – Мине күрүче Мине Җибәрүчене күрә. Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, Мин дөньяга яктылык булып килдем. Кем дә булса Минем сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки коткару өчен килдем.  Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәүченең үз хөкем итүчесе бар: аны соңгы көндә Мин әйткән сүз хөкем итәчәк.    Мин Үземнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миңа әмер бирде. Мин Аның әмеренең мәңгелек тормыш икәнен беләм. Шулай итеп, Мин нәрсә сөйлим – һәр сүзне Атам кушканча сөйлим.    (Яхъя 12:23–50)

Бу драматик диалогта “күктән тавыш” кына түгел, пәйгамбәрнең “күккә күтәреләчәге” һәм яһүдләрне генә түгел, ә “барлык кешеләрне” үзенә җәлеп итәчәге турында гаҗәеп белдерүе дә бар. Күпчелек яһүдләр бер Аллаһыга табынсалар да, пәйгамбәр сүзләрен аңламадылар. Ишагыйя әйткәнчә, йөрәкләре каты булганга, аларның Аллаһыга буйсынырга теләмәүләре аркасында аларның уйлары караңгыланган. Бу проблеманың тамыры иде. Кайберәүләр яһүдләрдән куркып, яшерен рәвештә ышандылар.  Пәйгамбәр кыюлык белән үзенең “дөньяга яктылык булып килүен” игълан итте  һәм борынгы пәйгамбәрләр бу яктылыкның бөтен халыкларны яктыртачагына шаһитлек бирделәр. Гайсә Иерусалимга кергәч, яктылыкның беренче нурлары мәҗүсиләргә барып җитте. Ләкин бу яктылык барлык халыкларга таралырмы? Пәйгамбәр “күтәреләчәк” дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Изге атнаны өйрәнүне дәвам итик, һәм без бу сорауларга җавап табарбыз.

Киләсе схемада бу язмышлы атнаның җиде көне сурәтләнә. Терелү турында Гайсә өч борынгы пәйгамбәрнең өч пәйгамбәрлеген үтәде. Башта ул Зәкәрия пәйгамбәр алдан әйткәнчә ишәк өстендә Иерусалимга керде. Икенчедән, бу Даниил пәйгамбәр сөйләгән көнне булды. Өченчедән, аның вәгазе һәм могҗизалары мәҗүсиләрне җәлеп итә башлады, Ишагыйя алдан әйткәнчә, халыклар өчен яктылык балкып торачак һәм әкренләп җирнең читләренә кадәр таралачак

Изге атна вакыйгалары – беренче көн – якшәмбе.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *