Skip to content
Home » Мәсих билгесе:җидееллык билгеләре

Мәсих билгесе:җидееллык билгеләре

  • by

    Без күрәбез,күпсанлы пәйгамбәрлекләрне тикшергәннән соң, алар йөзләрчә еллар белән аерылсалар да, бу пәйгамбәрлекләрне бер-берсе белән килештереп булмый, шулай да, алар бер уртак тема – Мәсихның килүе белән берләшәләр. (Мәсих=Христос). Без инде Ишагыйя пәйгамбәрнең үлгән тамырдан үскән Үсенте турында пәйгамбәрлеген әйткән идек , аннары Зәкәрия пәйгамбәр Үсентенең иврит  телендәге исеме Иешуа булачагын алдан әйтте. Грек теленә ул Иисус, гарәп теленә Иса,Иса Аль-Масих,соңрак татар телендәге Корьәндә Гыйса яки Гайсә дип тәрҗемә ителгән. Мәсих ( = Христос ) исеме Гайсә Мәсихнең тууына кадәр үк 500 ел алдан әйтелгән иде . Бу пәйгамбәрлек борынгы яһүд китапларында язылган ( Инҗилдә түгел ), аларны әле дә яһүдләр укыйлар һәм кабул итәләр, әйтелгәннәрнең мәгънәсен аңламасалар да.

Даниил пәйгамбәр

  Хәзер Даниил пәйгамбәргә күчик. Даниил яһүдләрнең Бабил әсирлегендә яшәгән һәм Бабил һәм Персия патшасының югары дәрәҗәле морзасы булган. Шулай ук ул пәйгамбәр булган. Түбәндәге схемада Даниил пәйгамбәрнең башка пәйгамбәрләргә карата булган еллары күрсәтелә.

Пророки Даниил и Неемия на временной шкале относительно других пророков Забура
Пророки Даниил и Неемия на временной шкале относительно других пророков Забура

Даниил һәм Нәхәмия пәйгамбәрләр Зәбурның башка пәйгамбәрләренә карата вакытлы шкалада.

  Даниил үз китабында аңа баш фәрештә(Архангел) Җәбраилдән  ничек хәбәр бирелгәнен сурәтли. Барлык Изге Язмаларда  Җәбраил белән сөйләшкән бердәнбер кешеләр – Даниил пәйгамбәр һәм Гайсә Мәсихнең анасы Мәрьям. Җәбраилнең сүзләре аеруча игътибарга лаек:

   Шулчак,мин дога кылган вакытта,әүвәлрәк миңа күренгән Җәбраил җитез генә яныма очып килде.Бу хәл кичке корбан китерү вакытында булды.  -Даниил!Мин сиңа иңгән вәхине төшендерер өчен килдем.Син дога кыла башлауга-сиңа җавап бирелде,һәм менә мин аны сиңа җиткерергә килдем,чөнки син Аллаһының кадерлеседер!Син бу хәбәрне аңлап,әлеге күренешнең асылына төшен,-диде.-Җинаятьләрне туктату,гөнаһ һәм гаеп эшләрдән арыну өчен,мэңгелек хаклык-дөреслек урнаштыру,иңгән вәхинең дә,пәйгамбәрнең хаклыгын да раслау,Иң изге бүлмәне май сөртеп изгеләштерү өчен,синең халкыңа һәм синең изге шәһәреңә җитмеш тапкыр җидешәр ел вакыт билгеләнде.Димәк ки,син шушыларны белеп тор һәм асылына төшен:Иерусалимне яңадан торгызырга әмер бирелгәннән алып Май сөртелгән Хаким килгәнчегә кадәр җиде тапкыр җидешәр ел һәм алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтәр;шушы вакыт эчендә,шәһәр тирәли озын чокыр казылып,урамнар өр-яңадан төзекләнер,әмма заманалар авыр булыр. Алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтүгә,Май сөртелгән Затның гомере киселер һәм аның бернәрсәсе дә калмас. Шуннан соң илгә ябырылган бер хакимнең халкы шәһәрне һәм Изге йортны җимерер.Моның азагы су ташу кебек башланачак;алдан билгеләп куелган шушы вәйранлык сугыш беткәнче дәвам итәчәк.(Даниил 9: 21-26)

  Безнең алдыбызда булачак Майланган кеше турында пәйгамбәрлек (= Христос = Мәсих ) монда карагыз ). Баш фәрештә(Архангел) Җәбраил Мәсихнең килү вакытын игълан итте. Аның сүзләре буенча, вакытны санау “Иерусалимны торгызу боерыгы” белән башланачак. Бу ачылыш бирелгән Даниил пәйгамбәр(б.э.к. 537 ел),бу вакыйгалар гамәлгә ашканчы яшәмәгән.

Иерусалимны торгызу турында боерык

  Бу санау башланган мизгелгә Даниил пәйгамбәрдән йөз елдан соң яшәгән Нәхәмия пәйгамбәр генә шаһит булган. Ул Фарсы патшасы Артахшастаның шәраб коючысы булган һәм Сузада – хәзерге Иран территориясендә яшәгән. Югарыда бирелгән шкалада аның гомер еллары күрсәтелгән. Ул үз китабында болай ди:

  Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елы иде. Нисан аеның бер көнендә патшага шәраб китерделәр,һәм мин аны патша алдына куйдым.Моңарчы патшаның беркайчан да мине кайгылы кыяфәттә күргәне юк иде. Шуңа күрә патша миңа:-Нигә йөзең шулай борчулы?Югыйсә авырмыйсың да кебек. Йөрәгеңдә хәсрәт бар,ахры,-диде. Куркудан котым алынып,патшага мин:-Патшабызның гомере озын булсын! Ата-бабаларым җирләнгән шәһәр вәйран хәлгә килеп,капкалары янып беткәч,ничек итеп йөзем кайгылы булмасын?!-дидем. Патша миннән:-Нишләр идең соң син?-дип сорады.Шуннан мин Күкләр Алласына дога кылдым да патшага болай дип җавап бирдем:- Әгәр патша мәгъкүль күрә,һәм колы аның күңеленә хуш килә икән,мине Яһүдәгә,ата-бабаларымның каберләре булган урынга җибәрсен-мин ул шәһәрне яңабаштан корыр идем,-дидем. Патшабикә белән янәшә утырган патшабыз миннән:-Сәфәрең озакка сузылырмы?Кайчан әйләнеп кайтачаксың?-дип сорады.Күпме вакыт үтәсен әйткәннең соңында патша мине җибәрергә кирәк дип тапты. Патшага мин:-Әгәр мөмкин булса,мине Яһүдәгә тоткарлыксыз үткәрсеннәр өчен,патшабыз Елга аръягының өлкә түрәләренә хатлар язып бирсә иде. Шулай ук Аллаһы йортының капкасын ,шәһәр диварларын һәм минем үземә өй салыр өчен,агач бирүен сорап,патша урамнарын саклаучы Асафка да хат язып бирсә иде,-дидем. Патша сораганымны бирде,чөнки миңа Аллам ярдәм итә иде. Шуннан мин,Елга аръягының өлкә түрәләренә барып,аларга патшаның хатларын тапшырдым.Патша минем белән бергә гаскәрбашларын вә атлы сугышчыларын да җибәргән иде. Хорунлы Санбаллат вә аммонилар түрәсе Тобия,исраилиләрнең иминлеген кайгыртучы кешенең килүен ишетеп,тәмам кайгыга калдылар.Шуннан соң мин Иерусалимга киттем.  ( Нәхәмия 2: 1-11)

  Бу Даниил пәйгамбәрлек иткән Иерусалимны торгызу турындагы боерыкның тасвирламасы. Бу Фарсы патшасы Артахшаста идарә итүенең 20-нче елында булган, һәм без аның идарә итүе б.э.к 465-нче елда башланганын беләбез. Шулай итеп, аның идарә итүенең 20 нче елы б.э.к. 444 нче елына туры килә. Бу Иерусалимны торгызу турында боерык чыккан ел. Даниил пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә Аллаһының  санау башлану вакыты турында ачылышын  хәбәр иткән иде. Менә хәзер, игъланнан йөзләрчә ел үткәч, Фарсы патшасы (Даниил пәйгамбәрлегенең барлыгын белми иде), Иерусалимны торгызу турында боерык чыгара. Пәйгамбәрлек  буенча санау вакыты башлана, аның ахырында Майланган – Мәсих дөньяда пәйда булачак .

Серле җидееллыклар(седмины).

   Җәбраил фәрештәнең сүзе буенча, Мәсих җиде җидеелыктан һәм  алтмыш ике җидеелыктан соң киләчәк . Ә нәрсә соң ул җидееллык? Муса Тәүратында  бик мөһим җиде еллык чор турында әйтелә. Һәрбер җиде ел саен сөрү җирләре чәчүдән һәм урудан – ял итү өчен парга калдырылырга тиеш. Шулай итеп, бер җидееллык – 7 ел ул. Димәк, вакытны санау ике өлештән тора – күрсәтелгән боерык чыгарылганнан. Беренче өлеш – “җиде тапкыр җидееллык “,ягъни 49 ел. Бу  Иерусалимны торгызу өчен кирәк булган вакыт.Икенче өлеш- алтмыш ике җидееллык -434 ел,барлыгы 49+434= 483 ел. Бу Артахшастаның боерыгы чыкканнан соң Мәсих килүенә кадәр 483 ел узачагын күрсәтә.

Ел озынлыгы – 360 көн

  Әйдәгез, календарьга кайбер үзгәрешләр кертик. Борынгы заман халыклары кебек, пәйгамбәрләр дә 360 көнлек ел кулланганнар. Календарьда ел озынлыгын төрлечә күрсәтергә мөмкин. Көнбатыш елы (Кояш тирәсендә җирнең бер әйләнеше) = 365,24 көн, ә мөселман елы – 354 көн (ай циклына нигезләнеп). Даниил елы 360 көн. Башкача әйткәндә, 483 ел (360 көн озынлыкта) – 483 х 360 / 365,24 = 476 астрономик ел килеп чыга.

Мәсихнең килүе бер елга кадәр төгәллек белән фаразлана

  Бу мәгълүматлар белән Мәсихнең килү вакыты исәпләнә ала . Безнең эрага кадәр  вакыттан безнең эрага күчкән вакыт аралыгы- бер ел гына (нуль елы юк). Мәсьәлән,үткән эраның соңгы елы(б.э.к.1нче ел)белән безнең эраның 1 нче елы арасында бер ел вакыт. Бу исәпләүләрне таблицада тәкъдим итәбез:

Ел башыб.э.к. 444 ел  ( 20 нче Артахшаста елы )
Вакытлыча476 астрономик ел
Көнбатыш календаре буенча Мәсихнең көтелгән килүе(-444 + 476 + 1) (‘+1’, чөнки нуль елы юк) = 33
Көтелгән елб.э.33нче елы.

  Гайсә тантаналы рәвештә Иерусалимга керде. Шул ук көнне ул үзен Мәсих дип игълан итте . Бу безнең эраның 33 елында булды.

  Даниил һәм Нәхәмия пәйгамбәрләр бер-берсен шәхсән белмәгәннәр, аларның яшәү арасы 100 ел. Әмма, Аллаһ ихтыяры буенча, алар икесе дә санауның башлангыч ноктасыннан Мәсихнең килүенә кадәр вакыт турында пәйгамбәрлекләр әйттеләр . Җәбраил фәрештә Даниил пәйгамбәргә Мәсихнең килүен игълан иткәннән соң якынча 570 ел үткәч, Гайсә Иерусалимга керә һәм үзен Мәсих дип игълан итә. Безнең алдыбызда бик төгәл үтәлү белән чыннан да гаҗәеп пәйгамбәрлек. Зәкәрия пәйгамбәр тарафыннан Мәсих исемен игълан итү белән беррәттән , бездә искиткеч пәйгамбәрлекләр җыелмасы бар, алар ярдәмендә Аллаһның ниятен аңларга теләүчеләр моны белә алалар.

   Сез сорый аласыз: Зәбурның бу гаҗәеп пәйгамбәрлекләре яһүд китапларында язылган булгач ( Инҗилдә түгел ), ни өчен яһүдләр Гайсәне(Иса әл- Масих) Мәсих дип кабул итмиләр ? Бу аларның үз китапларында искә алынмыймы? Мондый тулы пәйгамбәрлекләр булганда бу ачык күренергә тиеш түгелме?  Яһүдләрнең Гайсә  Мәсихне кабул итмәүләрен аңлау безгә Аның турында тагын да күбрәк гаҗәеп пәйгамбәрлекләр белән танышырга ярдәм итә. Киләсе мәкаләдә без бу сорауларны җентекләп карап чыгарбыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *