әл–Хәҗҗ” сүрәсендә (Хаҗ) кешеләргә үтәү өчен төрле кагыйдәләр һәм дини йолалар бирелгән дип әйтелә, ләкин Аллаһы өчен корбан хайваннары каны түгел, ә кеше йөрәге иң мөһиме.
Аларга Ул ризыкландырган мал-туарлар өстендә Аллаһ исемен искә төшерү өчен һәр өммәткә гыйбадәт кылу йоласын булдырдык һәм сезнең иләһегез-бердәнбер иләһ һәм Аңа бирелегез! Һәм син итәгатьле тыйнакларны шатландыр… (әл-Хәҗҗ сүрәсе 22: 34,37)
Су – хаҗ йолаларының иң мөһим өлеше, һәм хаҗиләр Зәмзәм суы чыганагына су алырга баралар. Ләкин, әл- Мүлк (патшалык) сүрәсе төп сорауны тудыра.
Әйт:”Әгәр суыгыз тирән киткән булса,сезгә агым суны кем китереп бирер дип уйлыйсыз?” (әл-Мүлк сүрәсе 67:30)
Пәйгамбәр һәм Мәсих Гайсә бу сүзләрне Муса пәйгамбәр вакытындгы яһүдләрнең хаҗ сәфәре белән бәйле булуын искә ала. Бу пәйгамбәрлекләрне хаҗ яктысында карап чыгыйк.
Хаҗның нәрсә икәнен һәркем белә, ләкин бик аз кеше белә, 3500 ел элек җибәрелгән Мусаның шәригать кануны шулай ук яһүдләргә Иерусалимда (Әл-Кудес) изге хаҗ кылырга куша. Мондый хаҗларның берсе Чатыр кору бәйрәме дип аталган. Бу бәйрәм бүгенге хаҗның ничек үткәрелүенә бик охшаган. Мәсьәлән, ике хаҗ да елның билгеле бер атнасына туры килә, һәм хайван корбаннары китерелә. Яһүдләр өчен Чатыр кору бәйрәме шул ук хаҗ.Алар бүген дә Чатыр кору бәйрәмен бәйрәм итәләр, гәрчә безнең эраның 70 -елында римлылар яһүд гыйбадәтханәсен җимергәннән соң бераз аерылып торалар .
Инҗилдә Гайсә Мәсих пәйгамбәрнең хаҗ кылуы турында хикәя бар . Бу хикәяне һәм минем аңлатмаларны укыгыз.
Гайсә чатыр кору бәйрәменә бара
Шуннан соң Гайсә,яһүдләрнең Аны үтерергә эзләгәне сәбәпле, Яһүдиядә йөрергә теләмәде.Шуңа күрә Ул Гәлиләядә йөрергә булды. Яһүдләрнең Чатыр кору бәйрәме якынлаша иде,һәм энеләре: – Гәлиләядән Яһүдиягә бар,Син эшләгән эшләрне шәкертләрең дә күрсен. Әгәр кеше үзен танытырга тели икән,эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән,Үзеңне дөньяга күрсәт,-диделәр. Аңа хәтта энеләре дә иман итмәделәр. (Яхъя 7: 1-5)
Башта Гайсәгә энеләре ышанмады һәм аннан төрлечә көлделәр. Ләкин, вакыт узу белән аларда үзгәрешләр булды – Ягъкуб белән Яһүд хәтта Яңа Васыятькә ( Инҗил ) кертелгән үз хатларын яздылар. Ни булды? Каян мондый үзгәрешләр? Мәсихнәң терелүе .
Гайсә аларга әйтте: -Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнең өчен һәркайчан вакыт. Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтен күрсәтә , чөнки мин эшләренең явыз булганына һәрвакыт шаһитлек биреп торам. Сез бәйрәмгә барыгыз,ә мин бармыйм, чөнки минем вакыт әле җитмәде. Ул аларга шулай диде һәм Гәлиләядә калды,әмма,энеләре киткәч,яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды. Яһүдләр исә: – Ул кайда икән?-дип Аны бәйрәмдә эзләп йөрделәр. Аның хакында Халык арасында күп сүзләр йөрде. Кайберләре:- Ул яхшы Кеше,-диде,башкалары исә:-Юк,Ул халыкны аздыра ,-дип сөйләде. Әмма, яһүдләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде. Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы Йортына кереп өйрәтә башлады. Яһүдләр: -Бу кеше каян белә икән,Ул бит укымаган?-дип гаҗәпләнделәр. Гайсә аларга әйтте:-Минем өйрәтүем Үземнеке түгел,бәлки Мине җибәрүченеке. Аның ихтыярын башкарырга теләгән кеше бу өйрәтүнең Аллаһыданмы икәнен яки Үземнән генә сөйлим микәнен белер. Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен Җибәрүченең данын эзләүче эчкерсез һәм Аңарда ялган юк. Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни өчен Мине үтерергә йөрисез? Кешеләр: – Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем сине үтерергә йөри?-диделәр. Гайсә, сүзен дәвам итте:-Мин бер эш эшләдем һәм сез һәммәгез шуңа гаҗәпләнәсез. Муса сезгә сөннәт бирде, – гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә, -шуңа күрә шимбә көнне ир баланы сөннәткә утыртасыз. Муса кануны бозылмасын дип,шимбә көнне ир бала сөннәткә утыртыла икән шимбә көнне бер кешене бөтенләй савыктырганым өчен нигә Миңа ачуыгыз килә? Тышкы күренешкә генә карап хөкем итмәгез,бәлки дөрес хөкем итегез. Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенә:-Бу әллә яһүдләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме? Әнә Ул ачыктан-ачык сөйли,ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән? Әмма,Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс.Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез,-диделәр. (Яхъя 7: 6-27)
Ул вакытта яһүдләр үзара бәхәсләштеләр: Гайсә Мәсихме ,әллә юкмы? Аларның кайберләре Мәсихнең каян килүен беркем дә белми дип саныйлар һәм Гайсәнең килеп чыгышы билгеле булганлыктан, ул Мәсих түгел дип әйтәләр. Мондый раслау кайдан килеп чыккан? Тәүраттан? Пәйгамбәрләрдән? Юк!Бөтенләй алай түгел! Пәйгамбәрләр Мәсихнең каян киләчәген ачык күрсәттеләр . Безнең эрага кадәр 700- елда Михей пәйгамбәр әйткәнчә:
“Ләкин син, Эфратадагы Бәйт-Лехем,-ди Раббы,-Яһүдә шәһәрләре арасында иң кечкенәсе булсаң да,Минем исемнән Исраил белән идарә итәсе Зат синдә туачак. Аның нәсел-нәсәбе ераклардан,бик борынгыдан киләдер.” (Михә 5: 2)
Башка сүзләр белән әйткәндә, пәйгамбәрлектә ( монда басыгыз) бөек Затның ( = Мәсих ) Бәйтлехемнән килүе әйтелә. Мәсихнең тууы турындагы мәкаләдә әйтелгәнчә , Гайсә чыннан да 700 ел элек алдан әйтелгәнчә Бәйтлехемдә туган.
Әйдәгез, хикәябезне дәвам итик …
Гайсә,Аллаһы Йортында өйрәткәндә ,тавышын көчәйтеп,болай диде: – Сез Мине беләсез һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнән Үзем килмәдем,һәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез,ә Мин Аны беләм,чөнки Мин Аннан килдем,Мине Ул җибәрде. Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр,ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде,чөнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле. Халык арасында исә,күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм: – Мәсих килгәч,бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләр күрсәтер микән?-диештеләр. Фарисейләр халыкның Гайсә хакында шундый сүз йөрткәннәрен ишеттеләр,һәм баш руханилар белән фарисейләр,Аны тотып алыр өчен,тәртип саклаучыларны җибәрделәр. Гайсә:- Мин сезнең арада озак булмам,тиздән Үземне Җибәрүче янына кире кайтачакмын.Мине эзләрсез,әмма тапмассыз.Мин булачак урынга сез килә алмассыз,-дип әйтте. Шунда яһүдләр үзара:- Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп,грекларны өйрәтергә тели микән? Аның:”Мине эзләрсез,әмма тапмассыз.Мин булачак урынга сез килә алмассыз”,-дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?-диештеләр. Бәйрәмнең соңгы,бөек көнендә Гайсә торып басты һәм көчле тавыш белән әйтте:-Сусаган кеше Минем янга килсен һәм эчсен.Миңа иман итүченең,Изге язмада әйтелгәнчә:”күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак.” (Яхъя 7: 27-38)
Бәйрәм көнендә яһүдләр Иерусалимның көньягындагы махсус чишмәдән су алып, шәһәргә “су капкасы” аша керделәр. Аннары бу су гыйбадәтханәнең корбан китерү урынына күтәрелде. Менә хәзер Гайсә Мәсих , алдан игълан иткәнчә, тере су чыганагы Үзе дип игълан итә. Бу сүзләр кешеләр корбан китерү урынына су тәкъдим иткән мизгелдә әйтелде. Моның белән Аның нәрсә әйтәсе килгән: кеше йөрәкләре сусау аркасында газаплана һәм бу гөнаһ тудыра . Бу турыда пәйгамбәрләр алдан әйткәннәр.
Аның бу сүзләрен тыңлап торган халык арасында кайберләре: -Ул_чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр,-диделәр. Берләре: – Бу-Мәсих. Ә башкалары:-Мәсих Гәлиләядән килер микән?Изге язмада,Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт шәһәреннән-Бәйтлехемнән киләчәк,дип язылган түгелме?-диделәр. Шулай итеп,халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты. Кайберләре Аны тотып алырга теләделәр,ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде.(Яхъя 7:40-44)
Күргәнебезчә, кешеләр Мәсих Гайсә сүзләре турында бәхәсләштеләр – һәм кешеләр әле дә бәхәсләшәләр. Югарыда әйтелгәнчә, Мәсихнең Бәйтлехемдә тууы пәйгамбәрләр тарафыннан алдан әйтелгән. Ләкин Мәсих Гәлиләядән килә алмый дигән ышану кайдан килеп чыккан? Ишагыйя б.э.к. 700- елда язганча:
Элекке заманда Зәбүлүн вә Нәптәли җирләре кимсетелгән иде,ләкин киләчәктә бу яклар-диңгез юлы,Үрдүн аръягы һәм мәҗүсиләр Гәлиләясе данлы булачак. (Ишәгыйя 9: 1-2)
Нәтиҗәдә, Мәсихнең Гәлиләядә вәгазен башлаячагын хәбәр итте (“данлы булачак”). Ягъни, Гайсә Үзенең могҗизаларының күбесен башкарып, Үз хезмәтен башлаган . Кабатлыйм: аларның хаталарының сәбәбе – алар пәйгамбәрләрнең сүзләрен игътибарсыз өйрәнделәр һәм кеше уйлап чыгарган йолаларга таяндылар.
Тәртип саклаучылар баш руханилар һәм фарисейләр янына кайткач,алардан:- Ни өчен Аны тотып китермәдегез?-дип сорадылар. Тегеләр:- Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сөйләгән кебек сөйләгәне юк,-дип җавап бирделәр. Фарисейләр аларга:-Әллә сез дә алдандыгызмы?Башлыкларның яки фарисейләрнең берәрсе Аңа иман китердеме? Ә канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән. Шунда фарисейләрнең берсе,Никәдим атлысы,ул элегрәк Гайсә янына килеп киткән иде:-Башта кешене тыңламыйча һәм аның нәрсә эшләгәнен белмичә безнең канун аны хөкем итәме?-диде.- Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас,-дип җавап бирделәр аңа.
(Яхъя 7: 45-52)
Канун укытучылары ялгыштылар, чөнки Ишагыйя “Гәлиләя данлы булачак» диде.
Моннан ике сабак алырга мөмкин. Беренчедән, дини йолаларны ашкынып үтәү еш кына фикер йөртү сәләте белән расланмый. Сез фикер йөртәсезме?
“Мин шаһитлек итә алам:, алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар,әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән. (Рим. 10: 2)
Хакыйкатьне белү өчен, пәйгамбәрләрнең сүзләрен игътибар белән укырга һәм өйрәнергә кирәк.
Икенчедән, Гайсә Мәсих кешеләргә бүләк вәгъдә итте. Ул хаҗ кылучыларга игълан итте:
Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә торып басты һәм көчле тавыш белән әйтте: – Сусаган кеше Минем янга килсен һәм эчсен. Миңа иман итүченең,Изге язмада әйтелгәнчә:”күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак”. (Яхъя 7: 37-38)
Бу бүләк сусаганнарга вәгъдә ителде (яһүдләр, мәсихчеләр генә түгел). Син сусагансыңмы? ( Монда карагыз ). Әгәр Зәмзәм суы чыганагыннан алган су зур фатиха икән, нигә Мәсихнең тереклек суын эчмәскә , чөнки ул йөрәк сусавын баса?