Skip to content
Home » Сусау билгесе

Сусау билгесе

  • by

“Исраил тарихы ” мәкаләсендә әйтелгәнчә, исраиллеләргә Канун бирелсә дә , алар әле дә, тарихтан күренгәнчә, әмерләрдән тайпылганнар (Библиядә язылган). Зәбурга кереш мәкаләсендә язылганча , хәтерлисеңме, Давыт һәм Сөләйманнан соң патшалар  күбесенчә бозык,әхлакъсыз булганнар, алар диндар бабаларыннан булуга карамастан. Аллаһ Зәбур пәйгамбәрләрен аларга киләчәк Аллаһының җәзасы  турында кисәтер өчен вакыт-вакыт җибәреп торган.

Иремия – кисәтүче пәйгамбәр

Пророк Иеремия на временной шкале относительно других пророков Забура

Иремия пәйгамбәр патшалар чоры ахырында яшәгән, Исраилнең гөнаһлары һәм явызлыклары бик зур булган (вакыт сызыгында пәйгамбәрнең гомер елларын карагыз). Ул үз китабында бүгенге көндә киң таралган гөнаһларны искә ала: зина, потка табыну, сихерчелек, бозыклык, дошманлык, көч куллану, алдау, байларның ярлыларны изүе һ.б. Иремия үз китабын Исраилнең гөнаһларын санап, аларны ике гомуми категориягә бүлеп башлый:

  Минем халкым ике яман эш эшләде: Мине- терек су чыганагын ташлады һәм су җыярга үзенә таш кыяда чокырлар ясады,ләкин алар ярылып,анда су тормас булды. (Иремия 2:13)

Монда пәйгамбәр кинаяләп, гөнаһның асылын сурәтләүче образ бирә. Аллаһ (пәйгамбәр авызы аша) үз халкының сусаганлыгын әйтә. Сусауда гаепле бернәрсә дә юк, тик  яхшы чыганактан эчәргә кирәк . Тере су чыганагы, сусауны басу, алар өчен Аллаһ үзе иде. Ләкин Исраил аның янына килеп, сусавын канәгатьләндерер урынына , үзләре өчен су тота алмаган сусаклагычлар казыдылар, ләкин сусауларын баса алмадылар. Башка сүзләр белән әйткәндә, Ираилнең гөнаһы күп күренешләрендә, алар Аллаһны кире кактылар һәм сусавын канәгатьләндерер өчен башка чыганакларга мөрәҗәгать иттеләр. Ләкин барысы да бушка – сусау калды. Гөнаһ касәсен эчеп, исраиллеләр канәгатьлек алмады, һәм Аллаһ алар белән булмады. Бозылган сусаклагычлар – гөнаһ аркасында килеп чыккан проблемалар һәм кайгылар иде.

Сөләйманның зирәклеге безнең “бозылган сусаклагычларыбызгаһәвәслегебезне фаш итә.

Сөләйман патша үз тәҗрибәсеннән бозылган сусаклагычларның нәрсә икәнен белде һәм бу турыда бик яхшы сөйләде. Мин “Аллаһыга буйсынып алган зирәклек” мәкаләсендә Сөләйманның зирәклеге миңа тәэсир итте дип язган идем. Ул үзен тормышында теләгән бар нәрсәне кичергән,татыган кеше итеп сурәтли, ләкин ул йөрәгенең сусавын берни белән дә канәгатьләндерә алмаган. Ул үзенең бозылган,ватылган сусаклагычлардан эчәргә омтылулары һәм сусавын баса алмавы турында сөйли.Ә бит безнең тирә-юнебездә дә шундыйлар бик күп.

Мин, Вәгазьче, Иерусалимда Исраил патшасы идем; һәм мин,бөтен йөрәк дәртемне сарыф итеп, күк астында булган бар нәрсәне акылым белән җентекләп өйрәндем һәм сынап карарадым; бу авыр хезмәт-мәшәкатьне адәм баласына Аллаһы Үзе күндергән. Мин кояш астында эшләнгән эшләрнең барысын да күрдем, һәм аларның бөтенесе дә фани һәм бушка җил куу икәнлегенә төшендем.Кәкре булганны -турайтып,гамәлдә булмаганны санга алып булмый.

   Мин күңелемнән болай дидем: менә, мин үземә кадәр Иерусалимда хакимлек иткәннәрнең  һәммәсеннән күбрәк шөһрәт һәм акыл казандым, минем йөрәгем күп гыйлем һәм зирәклек туплады.Мин бөтен тырышлыгымны  акыл җыюга, дуамаллыкны һәм ахмаклыкны танып белүгә сарыф иттем; тик моның да бушка җил куу гына икәнлеген аңладым.(Вәгазьче 1:12-17)

Мин күңелемнән үз-үземә әйттем:”Әйдә,сынап кара:кәеф-сафа кыл, яхшылыклар күреп рәхәтлән!”-дидем,әмма чынлыкта бу да фани дөнья мәшәкате генә икән. Көлүне мин:”Ахмаклык”,ә күңел ачуны:”Нәрсәгә кирәк ул?!”-дидем. Мин, зирәклегемне җуймыйча,шәраб белән сыйланып,үземә акылсызлык кылырга юл куйдым-кыска гына гомер көннәрендә адәм балаларының күк астында ни эшләргә тиешлеген беләсем килде. Мин бик зур эшләр башкардым:үземә йортлар салдым,үзем өчен йөзем бакчалары утырттым;бакчалар һәм куаклыклар булдырдым,анда һәртөрле җимеш агачлары  үстердем;бакчадагы агач һәм куакларны сугару өчен,сулыклар эшләттем.Үземә хезмәт итәр өчен,ир һәм хатын-кыз коллар сатып алдым.Өемдә туып үскән коллар да бар иде;Иерусалимда миннән әүвәл булганнарның һәммәсенекенә караганда күбрәк мал-туар- вак һәм эре терлек көтүе асрадым.Шулай ук үз хаҗәтем өчен  алтын-көмеш,төрле патшалардан һәм өлкәләрдән җыеп,кыйммәтле әйберләр хәзинәсе тупладым;сараемда ир һәм хатын-кыз җырчылар,адәм балаларының күңелен ачар өчен,канизәкләр асрадым.Иерусалимда миңа кадәр булганнарның һәммәсенә караганда бөегрәк  һәм баерак идем; зирәклегем дә үзем белән бергә калды.Күзем төшкән бернәрсәдән дә баш тартмадым мин; йөрәгем ашкынган бернәрсәне тыймадым,чөнки минем йөрәгем барлык эшләгән эшләремә куана белә иде; авыр хезмәтемнән миңа тигән өлеш тә шул куаныч хисе иде. Менә мин кулларым башкарган  шул эшләремә,көч куеп ирешкән хезмәтләремә борылып карадым да күрдем: аларның бөтенесе бушка җил куу,фәкать дөнья мәшәкате генә булган икән,кояш астында алардан бернинди дә файда юк икән. (Вәгазьче 2:1-11)

Сөләйман патшаның зирәклеге һәм Иремиянең кисәтүләре сезнең һәм минем өчен язылган. Алар безнең муллык, күңел ачу, кинофильмнар, музыка һәм үткән буыннарда булмаган чиксез ләззәтләр чорында аеруча актуаль. Хәзерге җәмгыять моңа кадәр  булганнарның иң бай һәм иң белемлесе . Без дөнья буйлап сәяхәт итәбез, күңел ачабыз, үз бәхетебезне корабыз һәм үзебезне соңгы технологияләр белән әйләндереп алабыз. Ләкин бу чорда чуалышка, һәм безнең чор тәкъдим иткән бар әхлаксызлыкка да керү бик җиңел: порнография, никахсыз элемтәләр, наркомания, спиртлы эчемлекләр, комсызлык, акча эзләү, ачу, көнчелек – бу безне канәгатьләндерү өчен ашкынган бозык гамәлләр,сусавыбызны басуга омтылу.        Без Кануннан һәм барлык пәйгамбәрләрдән гөнаһ һәм явызлык эшләвебезне беләбез, әмма, без яшерен рәвештә бу гамәлләр йөрәк сусавын канәгатьләндерер дип өметләнәбез, һәм без алар артыннан йөгерәбез. Сөләйман патша көннәрендә, Иремия һәм башка пәйгамбәрләр вакытындагы кебек, бүген дә шундый ук хәлләрне күрәбез.

Аллаһының Иремия һәм Сөләйман патша аша җибәргән кисәтүләре  үзебезгә  сорау бирергә этәрә.

  • Ни өчен без муллыкта депрессия, үз-үзеңә кул салу, симерү, аерылышу, көнчелек, нәфрәт, порнография һәм наркоманиядән шулкадәр газапланабыз?
  • Сусавыңны канәгатьләндерер өчен нинди су объектларына мөрәҗәгать итәсең? Алар су тота алалармы?
  • Сездә Сөләйман патшаның зирәклеге булырмы, шундый зур эшләр башкарырсызмы? Әгәр дә ул үзенең казанышларыннан канәгатьлек тапмаган икән, без яхшырак нәтиҗәләргә ничек өметләнә алабыз?

Гөнаһ – әмерләрдән тайпылу гына түгел, ә бүтән гамәлләр дә. Сез моңа игътибар итәргә тиеш. Гөнаһ – кәнагәтьләнүгә сусау билгесе. Үзебездә бу сусауны күрү белән, без тыелып, зирәклеккә ирешәбез. Аллаһ бу кисәтүләрнең барысын да Зәбурга керткән. Ул безнең сусавыбызны белә һәм Ул моны пәйгамбәрлек вәгъдәсе буенча,бу очракта  Иремия аша хәл итәргә тели. Киләсе мәкаләдә бу турыда күбрәк сөйләрбез.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *