әш-Шүрә сүрәсе (киңәш) менә нәрсә турында әйтә:
Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән колларын Аллаһ менә шулай сөендерә”. Мин сездән моның өчен әҗер сорамыйм, туганнарга карата сөю генә. Кем яхшылык кылса, аңа без игелек өстәрбез”, – дип әйт. Хакыйкатьтә, Аллаһ – ярлыкаучы һәм хөкем итүче! (әш-Шура сүрәсе 42:23)
Ул иман итүчеләргә һәм кылган гамәлләргә җавап бирә, аларга шәфкатен арттыра. Имансызлар каты җәфаланырлар. (әш-Шүрә сүрәсе 42:26)
Кем исә тәүбә итсә, иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгән икән, ихтимал, ул котылучылардан булыр! (әл-Касас сүрәсе 28:67)
Бу аятьләрне укыгач, шундый сорау туа: “гадел эшләр” эшләмәсәк һәм “изге гамәлләр” кылмасак нәрсә эшләргә? Муса кануныннан күренгәнчә, бездән тулысынча тыңлаучанлык таләп ителә, һәм канунны үтәмәгән кеше “җитди газап” белән очрашачак, бу әш-Шүрә һәм әл-Касас сүрәләренең аятьләре белән расланган. Гайсә Мәсих пәйгамбәрнең яхшы хәбәре бу аятьләрдә тасвирланган гадел эшләрне эшләмәгән кешеләргә кагыла. Сез җитәрлек яхшы гамәлләр кыласызмы? Юк икән, Гайсә Мәсихнең беркайчан да гадел эш эшләмәгән кеше белән ничек танышуы турында Инҗил Изге Язмасында укыгыз. Ул кеше үз халкына хыянәт итүче иде.
Пәйгамбәр Гайсә Мәсих Лазарны терелтеп, бу дөньядагы миссиясен үтәп, үлемне җиңүе турында игълан итте. Шуңа күрә Ул Үз миссиясен үтәр өчен Иерусалимга бара. Юлда ул Әрихә шәһәре аша уза (бүген ул Үрдүн елгасының Көнбатыш ярындагы Палестина территориясе). Аның каршысына күп кешеләр чыга, алар аның могҗизалы илаһи билгеләре һәм вәгазьләре турында ишеткәннәр иде. Алар арасында бер бай кеше – барысы тарафыннан нәфрәт ителгән Зәкәй атлы бер кеше бар иде. Ул үзенең байлыгын гадел булмаган юл белән тапкан. Ул яһүд халкы дошман күргән Рим басып алучылары өчен салым җыюда катнашкан, ягъни ватандашларын талаган – ул алардан римлылар таләп иткәннән күбрәк салым алган һәм артыгын үзе өчен туплаган һәм баеп киткән. Яһүдләр Зәкәйне шуның өчен нәфрәт иткәннәр.Зәкәй кыска буйлы кеше булганлыктан, халык арасында Гайсә Мәсихне күрә алмам дип курыккан.Чөнки ул Гайсәне бик нык күрергә теләгән. Моннан тыш ул, аны беркем дә Гайсә янына үткәрмәячәген белгән. Менә Зәкәй белән Мәсих арасындагы очрашу Инҗилдә ничек сурәтләнә:
Гайсә Әрихәгә кереп, аның аша үтеп бара иде. Анда салым җыючыларның башлыгы булган Зәкәй атлы бер бай кеше яши иде. Ул Гайсәнең нинди кеше булуын күрергә тырышып йөрде, ләкин кыска буйлы булганлыктан, халык арасыннан Аны күрә алмады, һәм Гайсәне күрү өчен, алга йөгереп чыкты да кыргый инжир агачына менеп утырды, чөнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде. Гайсә, шул урынга җиткәч, югарыга таба карады һәм Зәкәйгә: – Зәкәй, тизрәк төш әле, чөнки Мин бүген синең өеңдә кунакта булырга тиеш, – диде. Ул тиз генә төште дә Аны шатланып кабул итте. Бу хәлне күргәннәрнең барысы да: – Ул гөнаһлы кешенең өенә кереп, аның кунагы булды! – дип зарлана башладылар Зәкәй исә, торып, Раббыга әйтте: – Әфәнде! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә бирермен, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен. Гайсә исә моңа карата:– Бүген бу гаиләгә котылу килде, ул да Ибраһим нәселеннән бит, – диде. – Чөнки Адәм Улы югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килде.
Лүк 19:1–10
Халык Гайсәнең бу эшен хупламады. Ничек Ул Зәкәйнең өенә баруны сорый ала? Чөнки Зәкәйнең хәянәтче икәнен һәркем белә иде. Ләкин Зәкәй үзенең гөнаһлы булуын таныды. Күпчелегебез гөнаһларыбызны яшерәбез яки бөтенләй юк дип күрсәтәбез. Зәкәй алай эшләмәгән. Ул үзенең начар эшләгәнен аңлаган һәм Гайсәгә табан бер кыюсыз гына адым ясагач, ул шундый дустанә җавап алган ки, барысы да гаҗәпләнгәннәр.Гайсә Мәсих Зәкәйнең явыз эшләре өчен чын йөрәгеннән тәүбә итеп, кылган яман эшләреннән ваз кичүен һәм ярдәм сорап Үзенә мөрәҗәгать итүен теләде. Зәкәй үз гөнаһын таныгач, ул Мәсихнең кичерүен һәм аны “коткарылган” дип игълан итүен күрде . Без нәрсә әйтербез? Һичшиксез, Зәкәйдән аермалы буларак, без оятсыз эш эшләмәдек, һәм без “андый начар кешеләр түгел”, шуңа күрә без, Адәм кебек, үзебез теләгәнчә гөнаһларыбызны яшерә алабыз, яисә алар начар түгел дип аклана алабыз. Без гадел гамәлләребез үлчәүгә салынгач яманлыкларыбызны басар әле дип уйлыйбыздыр бәлки? Бу көнне Гайсәгә иярүчеләрнең күбесе шулай эшләде. Шуңа күрә Гайсә аларның берсенә дә барырга теләмәде һәм коткарылганнарын игълан итмәде. Бу исем Зәкәйгә генә бирелгән иде. Чөнки Мәсих аның йөрәгендәге кичерешләрне күрде. Аллаһы каршында гөнаһларыбызны танып, аны яшермәү күпкә яхшырак түгелме? Мәсихнең шәфкатенә өмет тотып, Аңа мөрәҗәгать итсәк, без Аның кичерүен алабыз, чөнки Ул рәхимле.
Шулай да, Зәкәйнең барлык явызлыклары бер мизгелдә беркайчан да булмаган кебек чистартылырга мөмкинме? Ул Кыямәт көненә кадәр кичерелгәненә ышана аламы? Әйдәгез, Иерусалимга барып, Гайсә Мәсихнең җирдәге миссиясен ничек үтәгәнен күрик.