Skip to content
Home » Кыямәт көне: әл-Иншикак, әт-Тур һәм Мәсих.

Кыямәт көне: әл-Иншикак, әт-Тур һәм Мәсих.

  • by

    әл-Иншикак сүрәсе Кыямәт көнендә җирнең һәм күкнең ничек селкенүен һәм ачылуын тасвирлый:

    Күк ярылып киткәч, Раббысын тыңлап, тиешлечә буйсынгач, җир җәелеп куйгач, эчендә булган һәрнәрсәне бәреп чыгарып бушагач, Раббысын тыңлап, тиешлечә буйсынгач….Ий, кеше, хакыйкатьтә, син Раббыңа омтыласың һәм Аны очратырсың. Кемнең китабы үзенең уң кулына бирелсә, җиңел хисап белән хисапланыр һәм ул шатланып әһелләренә кире кайтыр. Әмма китабы үзенең арка ягыннан бирелсә, һәлакәтне чакырыр һәм утка керер.

әл-Иншикак 84:1–12

  әл-Иншикак сүрәсе китапны “уң кулына” алмаган кешеләр ул көнне утта үләчәк дип кисәтә.

Сез китапны уң кулыгызга алырсызмы, яки аркагызга алырсызмы? Төгәл әйтә аласызмы?

  әт-Тур сүрәсе Кыямәт көнендә җирнең бүленүен һәм кешеләрнең газапларын җентекләп тасвирлый:

    Хакыйкатьтә, Раббыгыз газабы булачак, аны кире кайтаручы нәрсә юктыр. Күк селкенү белән селкенгән көнне, һәм таулар кузгалып йөри башлаганда –  ул көнне ялганга чыгаручыларга кайгы булсын!

әт-Тур 52:7–11

    Яшен белән һәлак ителәчәк көннәрен очратканга кадәр калдырып тор син аларны! Ул көнне аларның хәйләләре һичнәрсәдән коткармас, һәм аларга ярдәм дә ителмәячәк. Һәм хакыйкатьтә, золым кылучыларга моннан башка да газап булыр, ләкин аларның күбесе белми әле!

әт-Тур 52:45–47

Сез, Кыямәт көнендә нык торыр өчен, һәрвакыт  хакыйкать турында дөрес фикер йөрткәнегезгә ышанмыйсызмы?

   Пәйгамбәр һәм Мәсих булган Гайсә, Кыямәт көнендә үз эшләренең китабы ничек биреләчәгенә ышанмаган кешеләргә, булышырга килде. Ярдәмне кайдан һәм кемнән эзләргә белмәгән кешеләр өчен килде Ул! Инҗил әйтә: Шулай итеп, Гайсә аларга янә:   – Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка. Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак һәм юлбасар иделәр, ләкин сарыклар аларны тыңламадылар. Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак. Карак ул урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә аларның тормышы булсын, тормышы мул булсын дип килдем. Мин – яхшы Көтүче; яхшы көтүче сарыклары өчен гомерен дә кызганмый. Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һөҗүм итеп, аларны таратып бетерәМин – яхшы Көтүче. Ата Мине, Мин Атаны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым өчен тормышымны да кызганмыйм. Минем бу утардан булмаган сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер көтү һәм бер көтүче булачак. Ата Мине шуның өчен ярата: Мин Үз тормышымны аны яңадан кабул итү өчен бирәм. Аны Миннән беркем дә алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: Аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миңа Атам боерык бирде.

 (Яхъя 10:7–18

   Гайсә Мәсих Үзенең “сарыкларын” Кыямәт көнендә саклау, яклау һәм аларга чын рухи тормыш бирү өчен зур хакимияте барлыгы турында әйтте. Аның чыннан да шундый хакимияте бармы? Мусаның Тәүратында язылганча, Раббы Үзенең хакимияте белән алты көн эчендә дөньяны барлыкка китерүе белән көчен күрсәтте. Соңрак, Зәбур пәйгамбәрләре, Мәсихнең киләчәге турындагы Аллаһыдан булган ачылышлар турында һәм болар барысы да, Аллаһының нияте буенча булганлыгын хәбәр иттеләр. Ә ничек итеп Аның “сарыкларының” берсе булырга, һәм “Сарыкларым өчен гомеремне бирәм” дигән сүзләре белән Мәсих нәрсә әйтә? Без монда карап чыгарбыз .

  Гайсә Мәсих тәгълиматлары кешеләр арасында бүген еш кына низаг тудыра. Аның җирдәге гомере вакытында да шулай булган. Түбәндәге юлларда Гайсәнең сүзләреннән соң, аны тыңлаучыларның нинди фикерләре булуын күрерсез:

    Бу сүзләр нәтиҗәсендә яһүдләр арасында янә бәхәс чыкты. Аларның күбесе:  – Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни өчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.  Башкалары исә:   – Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырның күзләрен ача аламы соң? – диделәр.    Кыш җиткәч, Иерусалимда Яңару бәйрәме вакытында, Гайсә Аллаһы Йортында Сөләйман әйванында йөргән чакта, яһүдләр, Аның тирәсенә җыелып:– Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыңмы? Син Мәсих булсаң, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.         Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлек бирәләр. Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез Минем сарыкларымнан түгел. Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан да һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак. Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән дә бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең дә көче җитмәячәк. Мин һәм Ата – бер.  Шуннан соң яһүдләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар. Гайсә исә аларга:    – Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы өчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте. Яһүдләр Аңа:   – Без Синең яхшы эшләрең өчен түгел, бәлки Аллаһыны хөрмәт итмичә, Аңа каршы көфер сүз сөйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең өчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.    Гайсә аларга:    – Аллаһының: ”Сез илаһлар”, – дидем Мин”, – дип әйткән сүзләре сезнең кануныгызда язылган түгелме? Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый. Ничек соң сез Миңа, Ата изге эшкә аерып дөньяга җибәргән Затка, Мин: “Мин– Аллаһы Улы”, – дип әйткәндә: “Көфер сөйлисең,” – дисез? Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз. Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау өчен, эшләремә ышаныгыз, – дип әйтте  Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.  Шуннан соң Гайсә тагын Үрдүннең аръягына, элек Яхъя чумдырган урынга китте һәм шунда калды. Күпләр Аның янына килделәр һәм бер-берсенә: Яхъя һичбер могҗизалы галәмәт күрсәтмәде, әмма Яхъяның бу Кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә дөрес булды, – диделәр. Һәм анда күпләр Аңа иман китерде.

Яхъя 10:19–42

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *