Skip to content
Home » Ибраһим билгесе 2: Тәкъвалык.

Ибраһим билгесе 2: Тәкъвалык.

  • by

    Без барыбыз да Аллаһыдан нәрсә телибез? Бу сорауга берничә җавап бар, ләкин Адәм билгесе кешенең иң тирән ихтыяҗы – тәкъвалык кирәклеген искә төшерә. Бу билге турыдан-туры безгә (Адәм улларына) мөрәҗәгать ителә:

   “Ий, Адәм балалары! Без сезгә оятларыгызны каплау өчен кием бирдек һәм зиннәтләнүләрне дә. Тәкъвалык киемнәре исә хәерлерәк!”

әл-Әгъраф 7:26

    Бу фатихалар Аллаһының хакыйкатен һәм Аның шәфкатен раслаучы билгеләрдән, кешеләр Аның бөеклеген һәрвакыт истә тотсыннар һәм Ул гына  табынырга лаеклы икәнен белсеннәр. Адәм хикәясе – Аллаһыга буйсынмаган өчен нинди җәза көткәнен күрсәтүче хикәяләрнең берсе. Бәлки кешеләр моны искә төшерерләр, Аллаһыга буйсынырлар һәм җибәргән фатихалары өчен Аңа рәхмәт әйтерләр!

  Тәкъвалык нәрсә ул? Тәүрат Аллаһы турында әйтә:

     Ул – кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак.

Канун 32:4

    Бу символик тәкъвалык образы, Аллаһы биргән бүләк. Тәкъвалык – камиллек дигәнне аңлата, ягъни кеше юлларының барысы да ( кайберәүләре яки күпләр генә түгел, ә барысы да ) Аллаһыга яраклы, һәм кешеявызлык эшләми.Андый кеше гадел. Менә нәрсә ул тәкъвалык! Һәм шулай итеп, Аллаһы безгә Тәүратта Үзен ача. Ә нигә безгә гаделлек кирәк? Җавап өчен, әйдәгез, Зәбурдагы сүзләргә мөрәҗәгать итик.

   – И Раббы, Синең йортыңда кунак булырга кем лаеклы? Мөкатдәс тавыңда яшәргә кемнең хакы бар?    Юллары туры, гамәлләре гадел, йөрәктән чыккан сүзләре хак булган кешеләр лаектыр.                                           

Мәдхия 14:1,2

   – И Аллаһы, сакла мине, чөнки Сиңа сыгынамын!Раббыга мин әйтермен: ”Минем Хуҗам Синдер,минем өчен Синнән башка бәхет юк!” – диярмен.Илеңдәге изге-тәкъваларың Синең бөектер, минем бар сөенечем алардадыр.Чит илаһларга табынучыларның кайгылары артсын; мин катнашмыйм аларның канлы корбан китерүендә, авызыма алмыйм илаһларының хәтта исемен дә.Миңа тигән өлеш, Минем касәм – Син ул, Раббым!                                                   

Мәдхия 15:1–5

    Сорау: “Синең изге тавыңда кем яши ала?” Сез шулай ук башкача сорый аласыз: “Аллаһы белән оҗмахта кем була ала?” Җаваптан күрәбез, оҗмахта Аллаһы белән тәкъва кешеләр генә яши ала. Шуңа күрә барыбызга да гаделлек кирәк. Тәкъвалык – безнең оҗмахта Аллаһы белән булу өчен кирәкле шарт, чөнки Ул –   камил.

  Хәзер Ибраһимның икенче билгесенә мөрәҗәгать итик. Изге китапларда бу текстны уку өчен монда басыгыз. Тәүраттан һәм Коръәннән алынган бу текстларда без Ибраһимның “Аллаһ юлын саклаганын” күрәбез (әс-Саффат 37:83) һәм шулай итеп ул тәкъвалыкка иреште. (Яратылыш 15:6) Безгә дә аның кебек булырга кирәк. Ә ул ничек тәкъва булган соң?

    Минем уемча, тәкъвалыкны ике юл белән алырга мөмкин дип уйлыйм. Беренче юл – Аллаһының барлыгына ышану. Мин Аллаһыга ышанам. Әгәр без Ибраһимны алсак, ул Раббыга ышанмаганмени? Бераз уйланганнан соң мин шундый нәтиҗәгә килдем: әлбәттә ышанган. Аллаһы аңа угыл бүләк итәчәге турында ныклы вәгъдә биргәч, аның моңа ышаныргамы әллә юкмы дигән сайлап алу мөмкинлеге дә  булган. Тагын уйлап карыйк: шайтан (иблис) Аллаһының барлыгына ышана, ләкин, аның тәкъвалыгы юк. Димәк,Аллаһы юлыннан бару өчен безгә бары тик ышану гына җитми әле. Тәкъвалыкка ирешүнең икенче юлы – Аллаһыга ярау өчен изге гамәлләр кылу. Явыз эшләргә караганда яхшырак эшләрне эшләп, дога кылып, ураза тотып, саваплар җыям дип мин тәкъвалык казанам. Ләкин Тәүрат бөтенләй башка нәрсә турында әйтә:

    Ибрам Раббыга ышанды. Раббы моны Ибрамның тугрылыгы итеп кабул кылды.

Яратылыш 15:6

    Ибраһим тәкъвалыкка лаек түгел иде, ул берни дә казанмады; бу аңа бүләк ителде. Монда  нинди аерма бар? Мәсәлән, син эш хакын үзеңнең хезмәтең өчен аласың. Ә менә бүләк – хак түләп алынмый. Сиңа аны бернинди казанышларың булмаса да бирергәмөмкиннәр. Ибраһим Аллаһының барлыгына тирән ышанган кеше иде. Ул һәрвакыт Аллаһыга дога кылды, Аны хөрмәт итте һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итте. Моны без Лут мисалында да күрәбез. Аның бөтен юлы Аллаһыга ышануга нигезләнгән. Моңа игътибар итмәскә мөмкин түгел. Бу, әлбәттә, безнең гаделлек турындагы гади идеяларыбызга туры килми. Без ике юлның берсен сайлыйбыз: Аллаһының барлыгына ышану җитә, яисә изге гамәлләр кылу гына җитә. Ләкин Ибраһимның юлы башка иде. Ул вәгъдәгә икеләнмичә ышанды. Бер яктан, Аллаһының угыл вәгъдәсенә ышану җиңел, ә икенче яктан, бу катмарлы. Ибраһим  бу вәгъдәгә җиңел генә караган булыр иде, мәсәлән, әгәр Аллаһы аңа чыннан да угыл бирергә теләсә, ул моны инде эшләгән булыр иде. Ул вакытта Ибраһим һәм аның хатыны Сара инде бала табу яшеннән узган булалар.      Ибраһимның беренче билгесе буенча, ул атасының йортыннан чыгып Кәнганга киткәндә аңа инде 75 яшь булган. Аннары Аллаһы аңа “бөек халыкның атасы” булачагын вәгъдә иткән. Әмма вәгъдәнең үтәлүен көтеп күп еллар үткән, Ибраһим белән Сара инде олыгаеп картайганнар. Аларның әле һаман да бер генә баласы да булмаган, “бөек халык” турында сүз дә юк. Әлбәттә, Ибраһимның йөрәгендә шундый уйлар булгандыр: “Нигә Аллаһы безгә угыл бирмәде? Ул моны эшли алыр иде бит”. Әмма ул Аллаһы биргән вәгъдәгә ышанды, ләкин кеше буларак, Аллаһының ихтиярын аңлап бетермәде. Угыл вәгъдәсенә ышану (бала тудыру яшеннән инде күптән узса да) Аллаһының могҗиза эшли алуына ышану таләп ителә. Мондый вәгъдәгә ышану өчен озак һәм түземлек белән көтәргә кирәк. Ибраһим озак еллар Вәгъдә ителгән җирдә чатырларда яшәде, вәгъдә ителгән улын көтте, һәм бу кинәт кенә килгән хәбәрләргә кадәр дәвам итте. Аллаһының вәгъдәсен бөтенләй онытып, күп еллар элек калдырган Месопотамиядә (хәзерге Ирак) уңайлы тормышка кире кайту аның өчен җиңелрәк булыр иде. Анда бит аның күп туганнары яшәгән. Ибраһим Аллаһы вәгъдәсенә ышанганга күп авырлыклар кичерде. Көннән-көн, озак еллар буе ул сабырлык белән пәйгамбәрлекнең үтәлешен көтте. Ул вәгъдәгә шулкадәр ихлас ышанды ки, аның тормышындагы бүтән нәрсәләр – уңайлык, иминлек һ.б. икенче урында иде. Ибраһим кеше тормышындагы гадәти омтылышларыннан ваз кичте. Вәгъдәгә ышану аның Аллаһыга булган мәхәббәтенең ачык дәлиле булдыАның иманы Аллаһы әйткәннәр белән интеллектуаль килешү генә түгел. Ибраһим үзенең тормышын, танылган исемен, хәүфсезлеген, шулай ук хәзерге гамәлләрен һәм өметләрен вәгъдә ителгән киләчәккә багълады. Вәгъдәгә ышанып, ул   басынкылык белән көтте. Бу билге, Ибраһимның “угыл” турындагы вәгъдәгә ышануы турында әйтә, һәм Аллаһы бу ышануны тәкъвалык дип санаган. Чынлыкта, Ибраһим монда зур тыңлаучанлык һәм басынкылык күрсәткән. Әгәр дә ул, Аллаһыны тыңламый, туган җиренә, элекке ваемсыз һәм рәхәт тормышына кайтып киткән булса, изге гамәлләр кылып, Аллаһыга ярыйм дип яшәсә, бу вәгъдәгә әһәмият тә бирмәгән булыр иде. Бу очракта ул үз диненә тугры калыр иде, ләкин аңа тәкъвалык бүләге бирелмәс иде. Коръән Адәмнең барлык улларына әйткәнчә: “Тәкъвалык киемнәре исә хәерлерәк”. Бу – Ибраһим юлы.

    Безгә күп нәрсә ачылды. Тәкъвалык оҗмахка керү өчен кирәк, әмма ул безгә тырышлык нәтиҗәсендә яулап алынган хезмәт хакы түгел, ул – бүләк. Бу Аллаһыга ныклы иманыбыз өчен бирелгән. Әмма, без тәкъвалыгыбыз өчен түләмәсәк, моның өчен кем түли? 3 нче билгегә игътибар итегез.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *