Skip to content
Home » Гайсә Мәсих гыйбрәтле хикәяләрендә өйрәтә

Гайсә Мәсих гыйбрәтле хикәяләрендә өйрәтә

  • by

Хәтерлисезме, Гайсә Мәсих хакимият белән өйрәтте . Кешеләр белән сөйләшкәндә, ул аларга еш кына хикмәтле сүзләр белән сөйләде, хакыйкатьнең төрле якларын күрсәтте. Мәсьәлән , туй мәҗлесе хикәясе кешенең Аллаһы Патшалыгына ничек керүен күрсәтә, ә шәфкатьсез хезмәтче хикәясе кичерү,кичермәүне күрсәтә. Бу хикәяләр гыйбрәтле хикәяләр дип атала . Гайсә Мәсих  – Ул үзенчәлекле пәйгамбәр, Ул үзеннән алдагы пәйгамбәрләргә караганда күп хикмәтле сүзләр һәм гыйбрәтле хикәяләр сөйләде.

    Ганкәбут(үрмәкүч) сүрәсендә бу турыда менә  нәрсәләр язылган:

  Корьәндә бу кеби мисалларны кешеләргә бәян итәбез аңнарга җиңел булсын өчен, ләкин ул мисалларны галимнәрдән башкалар аңламаслар.(әл-Гәнкәбүт 29:43 Ногмани.)

  Бу мисалларны Без кешеләргә китерәбез,аларны исә белемлеләр генә аңларлар.(әл-Ганкәбут 29:43. Х.Сәлман)

Ибраһим сүрәсендә  Аллаһы безгә агач турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйли:

  Аллаһның ничек мисал итеп яхшы сүз китерүен күрмәдеңмени:ул яхшы агач шикелле,тамыры аның нык,ботаклары исә күктә.Ул һәрвакыт Раббысының изен-рөхсәте белән җимеш китерә һәм Аллаһ та кешеләргә мисаллар китерә,шаять,алар исләренә төшерерләр! Әшәке сүзнең мисалы: нәкъ начар агач шикелледер,ул җир өстенә кубарыла,аның тотрыклыгы да юк.(Ибраһим 14:24-26)

Чәчүче  хакында гыйбрәтле хикәя

  Көннәрдән бер көнне шәкертләр Гайсәдән ни өчен ул гыйбрәтле хикәяләр белән өйрәткәнен сорадылар. Инҗилдә шулай яңгырый :

  Шәкертләре Аның янына килеп,сорадылар:- Син ни өчен халык белән кинаяле хикәяләр кулланып сөйләшәсең?  – Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән,ә аларга бирелмәгән,-диде Ул.- Кемнең бар,шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемнең юк,аңардан булганы да тартып алыныр. Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сөйлим: алар бит карыйлар,әмма күрмиләр,тыңлыйлар,әмма ишетмиләр һәм төшенмиләр.(Маттай 13:10-13)

  Бу өзекнең соңгы җөмләсе б.э.к. 700-нче елларда яшәгән һәм йөрәкләрнең каты булу куркынычы турында кисәткән Ишагыйя  пәйгамбәрлегенә сылтама. Кайвакыт без  нәрсәнедер аңламыйбыз, бәлки аңлату бик катлаулы булганга яисә игътибарыбыз җитмәгәнгә. Бу очракта безгә тагын да ачыграк аңлатырга кирәк. Ләкин без аңламаган башка очраклар да бар, чөнки без тирәнтен аңларга теләмибез. Без шулай ук моны танырга теләмибез һәм акыл белән нәрсәдер аңламаган кебек сораулар бирүне дәвам итәбез. Ләкин йөрәкләребез әйтелгәннәрнең мәгънәсен аңламаса, интеллект аз файда китерә. Катмарлык шунда ки, без хакыйкать алдында басынкы булырга теләмибез, шуңа күрә аңламыйбыз.

  Гайсә Мәсих пәйгамбәр гыйбрәтле хикәяләр сөйләгәндә, бу кешеләргә гаҗәеп тәэсир итә. Аларны аңламаган кешеләр интеллектуаль кызыксыну белән яктыртылалар, аңлау өчен сораулар бирә башлыйлар. Ә аңларга һәм кабул итәргә теләмәгәннәр, мыскыллап көләләр һәм  кызыксынмыйлар. Мондый кешеләр бернәрсә дә аңламаслар. Кинаяле хикәяләр тарихи алым,укытучылар кешеләрне ике категориягә бүлүнең иң борынгы ысулы,мәсьәлән, игенче чүп үләнен бодайдан аерган кебек. Кем аңларга теләми-алар аңламаслар,тыңлап-тыңлап та ишетмәсләр,карап-карап та күрмәсләр.

Чәчүче һәм дүрт төр туфрак турындагы гыйбрәтле хикәя

  Шәкертләре Гайсә Мәсихтән ни өчен ул гыйбрәтле хикәяләр белән өйрәткәнен сорагач, ул аларга Аллаһы Патшалыгы һәм аның кешеләргә ничек тәэсир итүе турында сөйләп бирде. Менә беренчесе:

  Һәм Гайсә гыйбрәтле хикәяләр аша аларга күп нәрсә хакында сөйләде: – Менә чәчүче чәчәргә чыкка. Ул чәчкәндә орлыкларның бер өлеше юл буена төшкән.Кошлар очып килеп,аларны чүпләп бетергән.Икенче бер өлеше туфрагы аз булган ташлы урынга төшкән.Тирән ятмаганга күрә,алар тиз шытып чыкканнар.Ә инде кояш чыгып кыздыргач,тамырлары булмаганлыктан,үсентеләр шиңеп төшкәннәр. Орлыкларның башкалары күгәнлеккә төшкән. Күгән куаклары үсеп,аларны басып киткән. Ә башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә төшкән һәм йөзләтә,алтмышлата,утызлата уңыш биргән. Колаклары булганнар-ишетсеннәр! (Маттай 13:3-9)

Бу нинди гыйбрәтле хикәя? Фаразларга кирәкми – хакыйкать алдында басынкы булырга әзер булганнар ишеткәннәре белән кызыксындылар һәм бу хикәянең нәрсә аңлатканын сорадылар.

  Шулай итеп, чәчүче хакындагы кинаяле хикәянең нәрсә аңлатканын  тыңлагыз.  Патшалык хакындагы сүзне тыңлаучы һәм аны аңламаучы һәркемнең йөрәгенә чәчелгәнне шайтан килеп алып китә. Бу -юл буена чәчелгән орлык. Ташлы урынга чәчелгән орлык исә,сүзне ишетү белән, аны шунда ук шатланып кабул итүче кеше ул. Әмма аның тамыры булмаганлыктан,ул сүзне вакытлыча гына тота.Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса,ул бик тиз чигенә. Күгәнлеккә чәчелгәне исә-ул сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу сүзне басып китә һәм ул уңыш бирми. Уңдырышлы җиргә чәчелгәне-сүзне ишетеп,аны аңлаучы кеше,ул җимеш бирә һәм уңышы йөзләтә,алтмышлата һәм утызлата була. (Маттай 13:18-23)

  Алла Патшалыгы турындагы сүзгә дүрт төрле карыйлар. Кайберәүләр аның нәрсә икәнен аңламыйлар, шуннан соң шайтан (Иблис) килеп йөрәкләреннән сүзне урлый. Сүзне шатлык белән кабул иткәннәр икеләнүләре һәм ышанмаулары сәбәпле чигенгәннәр. Өченчеләре сүзне кабул итәләр, ләкин тормыш мәшәкатьләренә бирелеп,рухи яктан үсә алмыйлар. Дүртенче төр кешеләр генә “сүзне ишетә һәм аңлый”; алар Аллаһы көткәнчә җимеш бирәләр.

  Бу гыйбрәтле хикәяне укып: “Бу хикәядә мин кем?” дигән сорау куя аласыз.”Сүзне чыннан да аңлаган” кешеләр генә яхшы җимеш китерәчәк. Йөрәк белән аңлау ысулларының берсе – борыңгы пәйгамбәрләр Тәүрат һәм Зәбурның Адәмнән башлап Аллаһының планы турында әйткәннәрен күрү . Адәмнән соң безгә зур илаһи билгеләр бирелде – Ибраһимга  вәгъдә итү аша, һәм аның корбаны аша , шулай ук , Мусага Ун әмер һәм Һарун аша . Әгәр дә без Зәбур турында сөйләсәк, Мәсихнең килеп чыгышын аңлау, Ишагыйя пәйгамбәр , Иремия , Зәкәрия , Даниил һәм Малахиның ачылышлары аша безгә Аллаһы Патшалыгының нәрсә икәнен яхшырак аңларга ярдәм итә .

Тиле бодай хакында гыйбрәтле хикәя

  Гайсә Мәсих   тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде – тиле бодай турында.

    Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез:кеше үзенең басуына иң яхшы орлыгын чәчкән. Әмма төнлә,һәммәсе йоклаган чакта,аның дошманы килеп,иген арасына тиле бодай чәчеп киткән.Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта,тиле бодай да күренә башлаган. Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аңа килеп: “Әфәнде,син бит үзеңнең басуыңа орлыкның иң яхшыларын чәчтең.Тиле бодай каян килеп чыккан соң?”-дип сорадылар. “Бу дошман эше”,-дип җавап бирде хуҗалары. Алар әйттеләр:”Теләсәң,без барып утыйк аларны!” Ләкин ул әйтте: ”Кирәкми,югыйсә утаган вакытта тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар. (Маттай 13:24-29) .

  Ул бу гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен болай аңлата:

  Аннары,халыкны җибәреп,Гайсә өйгә керде. Шәкертләре Аның янына килеп:- Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче!-диделәр. -Яхшы орлык чәчүче -ул Адәм Улы,-диде Гайсә.- Басу-дөнья ул,яхшы орлыклар-Патшалык кешеләре, тиле бодай-шайтан кешеләре,һәм аны чәчүче дошман-иблис.  Урак өсте-дөнья бетү ул,ә уручылар-фәрештәләр.Тиле бодайны җыеп,утта яндырган кебек,дөнья беткәндә дә шулай булачак.Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен җибәрер, Алар Аның Патшалыгыннан гөнаһка тартучыларның һәм явызлык эшләүчеләрнең һәммәсен җыеп,янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр. Ә тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торырлар. Колаклары булганнар ишетсеннәр.(Маттай 13:36-43)

Горчица орлыгы һәм чүпрә хакында гыйбрәтле хикәя

   Мәсих  озын гына түгел, бик кыска гыйбрәтле хикәяләр дә сөйләгән.

  Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:- Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган?Күз алдыгызга китерегез:менә бер кеше үз басуына горчица орлыгы чәчкән.Ул бөтен орлыклардан да кечкенәрәк,ә инде үсеп җиткәч,бакчадагы һәммә үсемлекләрдән дә зуррак, агач кебек була.Һәм кошлар,очып килеп,аның ботакларында оя ясыйлар.Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:- Күкләр патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган һәм берникадәр вакыттан соң бөтен камыр кабарган. (Маттай 13:31-33)

  Аллаһы Патшалыгы кечкенә, күзгә ташланмаслык  орлыктан башлана. Ул үзен туфракка салгач, аннары үсә һәм зур ботаклы агачка әйләнә. Бу бөтен камырның кечкенә ачыткыдан ничек ачытылганына охшаган. Ул мәҗбүри рәвештә тиз генә үсми. Аның үсеше сизелми, ләкин ул бөтен җирдә дә була, һәм аны туктатып булмый.

Яшерелгән хәзинә һәм энҗе хакында гыйбрәтле хикәя

  Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда кумеп куелган хәзинәне тапкан,ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм,шатланып,бөтен булган нәрсәсен сатып,шул кырны сатып алган.Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзли,ди. Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан. Кайтып бар булган нәрсәсен саткан һәм аны сатып алган.(Маттай 13:44-46)

  Бу гыйбрәтле хикәяләр Аллаһы Патшалыгының зур хәзинә булуы турында сөйлиләр. Күз алдыгызга китерегез, хәзинә кырда күмелгән. Бу турыда беркем дә белми, узып баручылар бу гади генә җир дип уйлыйлар. Бу кыр аларны кызыксындырмый. Ләкин бер кеше анда хәзинәнең күмелгәнен аңлагач, бу кыр бик кыйммәтләнә – шулкадәр кыйммәт ки, аны сатып алу өчен бөтен милегеңне сатырга кирәк була. Аллаһы Патшалыгы белән дә шулай – күпчелек кеше өчен аның кыйммәте күренми. Ләкин аның чын кыйммәтен күргән кайберәүләр “бу искиткеч хәзинәгә” ия булалар.

Ятьмәгә эләккән балыклар хакында гыйбрәтле хикәя

   Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган?Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар диңгездә ятьмә салганнар һәм аңа төрле балыклар эләккән,ди. Ятьмә балык белән тулгач,алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып ,балыкларны сайлый башлаганнар.Яхшыларын кәрзингә салганнар,ә ашарга яраксызларын исә читкә ташлаганнар. Дөнья беткәндә дә шулай булачак: фәрештәләр килеп,тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар. Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар.Анда елау һәм теш шыкырдату булыр. (Маттай 13:47-50) .

Аллаһы Патшалыгы тәкъваларны яманнардан  аера. Бу бүленү, ниһаять , Кыямәт көнендә , йөрәк ниятләре ачыклангач ачылачак.

  Аллаһы Патшалыгы камырдагы ачыткы кебек серле рәвештә үсә. Аның зур кыйммәте күпчелек күзләрдән яшерелгән һәм кешеләрдә төрле тәэсирләр тудыра. Патшалык кешеләрне аңлаганнарга һәм аңламаганнарга бүлә. Бу гыйбрәтле хикәяләрдән соң Гайсә Мәсих тыңлаучыларына мөһим сорау бирә:

 – Сез боларның барысын да аңладыгызмы? (Маттай 13:51)

Сез дә боларның барысын да аңлыйсызмы?

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *