Skip to content
Home » Мәсих: ул патшалык итәргә килерме … яисә “Аны үлемгә бирерләрме”?

Мәсих: ул патшалык итәргә килерме … яисә “Аны үлемгә бирерләрме”?

  • by

  Алдагы мәкаләләрдә пәйгамбәрләр ачкан Мәсих билгеләре турында әйтелә. Пәйгамбәрләр хәтта аның исемен (аның исеме Гайсә ) алдан әйтәләр һәм аның дөньяга килү вакытын көтәләр . Бу искиткеч һәм бик конкрет пәйгамбәрлекләр Гайсә килгәнче йөзләрчә ел алдан язылган һәм төгәл үтәлгән.                                    Бу пәйгамбәрлекләрнең барысы да яһүдләрнең изге китапларында язылган (һәм алар әле дә бар!Инҗилдә һәм Коръәндә юк). Ни өчен ул вакытта яһүдләр Мәсихне кабул итмәделәр һәм әле дә кабул итмиләр , боларның барысы да үз китапларында язылган бит?!

  Бу аңлашылмаган фактны аңлатканчы, мин сорауны болай кую бөтенләй дөрес түгеллеген әйтермен. Гайсә заманында яшәгән күп кенә яһүдләр аны Мәсих дип кабул иттеләр. Бүгенге көндә дә Гайсәне Аллаһының Майланганы итеп кабул итүче бик күп яһүдләр бар. Ләкин, яһүдләр Гайсәне халык,милләт буларак,Мәсих дип кабул итмиләр. Нигә?

Ни өчен яһүдләр Гайсәне Мәсих дип  танымыйлар?

  Маттай Инҗилендә яһүд халкының руханилары һәм Канун укытучылары (фарисейләр һәм саддукейлар) Гайсә белән ничек сөйләшкәннәре турында юллар бар. Алар исламдагы хәзерге имамнар  кебек кешеләр иде. Фарисейләр һәм саддукейлар Гайсәне хәйлә белән тотарга булдылар, ләкин Ул әйтте:

  -Сез ялгышасыз,чөнки Изге Язманы да,Аллаһы кодрәтен дә белмисез,-дип җавап бирде Гайсә. (Инҗил,Маттай 22:29)

  Бу сөйләшүдән без берничә мөһим фикерне беләбез. Бу кешеләрнең барысы да яһүдләрнең канун җитәкчеләре иде, алар Тәүратны һәм Зәбурны яхшы белгәннәр һәм кешеләргә  канун буенча белем биргәннәр, ләкин Гайсә аларны Изге Язманы һәм Аллаһы көчен белмәгән өчен шелтәләде . Ул нәрсәне күз алдында тотты? Ничек инде “белгечләр”, Канун укытучылары Изге Язманы белмиләр?

Яһүдләр барлык Язмаларны да белмиләр

  Яһүд укытучылары Тәүратта һәм Зәбурда язылган  бар нәрсәне җентекләп укыгач, аларның кайбер вәгъдәләргә генә игътибар иткәннәрен күреп була. Башкаларын алар игътибарсыз калдырганнар яки кире какканнар. Мәсьәлән, “Гыйффәтле кыздан туган Угыл билгесе” мәкаләсеннән без беләбез, канун укытучылары Мәсихнең Бәйтлеһемнән киләчәге турында пәйгамбәрлекне яхшы белгәннәр. Алар Һируд патшага бу шәһәр турында канунда язылган өзекне китергәннәр:

   “Ләкин син Эфратадагы Бәйт-Лехем,-ди Раббы,-Яһүдә шәһәрләре арасында иң кечкенәсе булсаң да, Минем исемнән Исраил белән идарә итәсе Зат синдә туачак.Аның нәсел-нәсәбе ераклардан,бик борынгыдан киләдер. (Михә 5: 2)

  Тиздән үзегез күрерсез, алар Мәсих исемен искә алган урынны белделәр- Христос= Мәсих – ни өчен бу исемнәр бер-берсенә мәгънәви туры килүе турында, һәм шулай ук Мәсих “Идарә итәсе Зат” дип аталганы турында да . Менә яһүд укытучыларына яхшы билгеле булган тагын бер текст – Зәбурдагы Давыт Изге Рух белән илһамланып язган 2нче мәдхия:

  “Халыклар ник котырыштылар,һәм булмасны уйлаштылар ник?Җир патшалары алга чыгып,түрәләре белән җыелып, Ходайга да, Аның Майланганына да торалар карышып:”Аларның бәйләнешләрен өзик,өстебездән богауларын ташлыйк”. Күкләрдә Торучы аларны оятлы итәр,Ходай аларны хур итәр.Шулчакта Ул аларга ачуланып әйтер,ярсуында аларны болгатып бетерер:”Мин изге тавым Сион өстендә Үземнең Патшамны Майладым…”. (Зәбур,мәдхия 2:1-6)

Моннан тыш, Зәбурның түбәндәге сүзләре яһүд укытучыларына яхшы билгеле иде:

  “Үз бәндәң Давыт хакына,майлаганыңның йөзен борып җибәрмә.Ходай Давытка чынлык  ант иткән,һәм аннан ваз кичмәс:”тәхетеңә синнән чыккан нәселдән утыртырмын…Анда Давытка мөгез үстерермен,майлаганыма яктырткыч куярмын… (Мәдхия 131: 10,11,17)

Яһүдләр Аллаһы көчен белмиләр, чөнки алар аны үз фикерләре белән чиклиләр

  Яһүд укытучылары Изге Язманың күп урыннарын ятлаган булсалар да, аларның барысы да бер юнәлештә булуларын – бердәнбер көнне Мәсих дан һәм шөһрәт белән җирдә идарә итәчәк вакыт җитәчәген белсәләр дә, бу сүзләрне алар үз фикерләреннән чыгып аңладылар. Гайсә заманында яһүдләр Рим империясе изүе астында Вәгъдә ителгән җирдә яшәгәннәр (монда яһүдләрнең кыскача тарихын карагыз). Алар Мәсихне, зур көч һәм дан белән киләчәк, Римлыларны куып чыгарып, үз җирләрендә мең ел элек Давыт патша нигез салган бөек патшалыкны урнаштырачак дип көткәннәр. ( монда Давыт патша хикәясен карагыз ). Алар Мәсихне Аллаһы сүзләре буенча түгел,ә үзләренең теләкләрен канәгатьләндерер өчен,үз фикерләре һәм тәлапләре буенча көткәннәр..

  Шуңа күрә алар Аллаһ көчен кеше акылы белән чикләгәннәр. Мәсьәлән, пәйгамбәрлекләрдә Мәсих Иерусалимда патшалык итәчәк дип әйтелә. Ләкин без беләбез, Гайсә беркайчан да Иерусалим тәхетендә утырмаган . Моннан алар Гайсәнең Мәсих түгеллеген аңлаганнар! Алар Күктәге Аллаһ Патшалыгы түгел,ә җирдәге кешеләр патшалыгы турында фикер йөрткәннәр.  Бу – Аллаһ көчен кешеләрнең үз теләкләре һәм фикерләре буенча чикләүнең бер мисалы.

  Бүгенге көнгә кадәр күпчелек яһүдләр Зәбурның пәйгамбәрлекләрен белмиләр. Алар Танах (Tәурат+Зәбур) дип аталган үз китапларында пәйгамбәрлекләр язылган булса да, алар Тәүратны гына укыйлар. Аллаһының барлык язмаларны да өйрәнегез һәм үтәгез дигән әмерен алар санга сукмыйлар, шуңа күрә яһүдләр башка пәйгамбәрлекләрне белмиләр, Аллаһ көчен кеше фикере белән чиклиләр. Бүгенге көнгә кадәр бу шулай дәвам итә..

Мәсих: “үтерелер өчен” киләчәкме?

   Узган мәкаләдә без Даниил пәйгамбәр турында сөйләштек, ул Масихның килү вакытын төгәл алдан әйткән иде .  Ул Мәсих турында ( = Майланган = Христос ) булуы турында гына әйтмәде:

   Димәк ки,син шушыларны белеп тор һәм асылына төшен:Иерусалимне яңадан торгызырга әмер бирелгәннән алып Май сөртелгән Хаким килгәнчегә кадәр җиде тапкыр җидешәр ел һәм алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтәр;шушы вакыт эчендә,шәһәр тирәли озын чокыр казылып,урамнар өр-яңадан төзекләнер,әмма заманалар авыр булыр. Алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтүгә,Май сөртелгән Затның гомере киселер һәм аның бернәрсәсе дә калмас.Шуннан соң илгә ябырылган  бер хакимнең халкы шәһәрне һәм Изге йортны җимерер.Моның азагы су ташу кебек башланачак;алдан билгеләп куелган шушы вәйранлык сугыш беткәнче дәвам итәчәк (Даниил 9: 25-26)

  Данил сүзләре буенча, Мәсих белән нәрсә булырга тиеш? Даниил Аны Иерусалимдагы тәхеттә патша булып утырачак дип әйтәме? Ул, Мәсихнең атасы Давыт тәхетендә утырачагын һәм явыз Рим җәберен бетерәчәген әйтәме? Юк! Моннан тыш, ул ачык рәвештә Мәсихнең “гомере киселер һәм аның бернәрсәсе дә калмас ” дип игълан итә . Моннан тыш, изге урын (яһүдләр гыйбадәтханәсе) чит ил кешеләре кулыннан ташландык хәлгә килер һәм шәһәр (Иерусалим) җимереләчәк дип пәйгамбәрлек итә. Әгәр дә сез Исраил тарихы белән таныш булсагыз, нәкъ шулай булганын беләсез. Гайсә үлеменнән кырык ел үткәч, римлылар гыйбадәтханәне яндыралар, Иерусалимны тулысынча җимерәләр һәм яһүдләрне сөргенгә куып, дөньяның төрле почмакларына тараталар. Алар үз җирләреннән куылалар. Болар барысы да безнең эраның 70-нче елында булган, Даниил пәйгамбәр болар турында б.э.к.537нче елда ук әйткән. Аңа кадәр Муса пәйгамбәр дә үзенең Ләгънәтләр һәм Каргышлар текстында алдан әйткән.

  Даниил Мәсихнең җирдә патшалык итмәячәген, Аның үтереләчәген һәм бернәрсәсе дә калмаячагын ачык итеп әйтә. Яһүд канунчылары  бу мөһим хәбәргә игътибар итмәгәннәр, чөнки алар Изге Язмаларны тирәнтен белмәгәннәр. Бу уңайдан тагын бер сорау туа. Даниилның Мәсихнең үтерелүе турындагы пәйгамбәрлеге белән яһүдләрнең үзләре таянган пәйгамбәрлекләре арасында каршылык бармы (Мәсих патшалыгы турында)?  Барлык пәйгамбәрләр дә Аллаһ ихтыярын игълан итәләр икән, барлык пәйгамбәрлекләр дә, Муса Тәүратта әйткәнчә, һичшиксез үтәлергә тиеш . Мәсихне үтереп тә , бер үк вакытта Ул патша да була аламы? Кеше фикере бу юлы да кабат Аллаһ көчен юкка чыгарырга тырыша булса кирәк.

Патшалык итү” белән “үтерү” арасындагы каршылыклар бетерелә

  Яһүдләрнең уй-фикере, әлбәттә, Аллаһ көчен сыйдыра алмады.  Алар Мәсихнең бер генә тапкыр килүен фаразладылар . Әгәр дә шулай булган булса, Мәсихнең идарә итүе һәм аның “үлемгә бирелүе” турындагы пәйгамбәрлекләр арасындагы каршылык дөрес булыр иде. Ә бит Мәсих бер тапкыр түгел, ике тапкыр килергә тиеш иде . Беренче килүдә ул ” үлемгә бирелү “, икенчесендә – “идарә итү” турындагы пәйгамбәрлекләрне үтәячәк . Бу яктан караганда, каршылык юк.

Без Изге Язманың бер өлешен санга сукмыйча, Аллаһы көчен үз фикеребез  белән чиклибезме?

   Мәсих “үтереләчәк , булмаячак”дигән пәйгамбәрлек нәрсәне аңлата соң? Бу турыда соңрак сөйләшербез, ләкин хәзер ни өчен яһүдләр Аллаһ җибәргән билгеләрне танымады дип уйлау мәгънәле булыр. Инде әйтеп үткәнебезчә, яһүдләрнең Мәсих билгеләрен танымауларының ике төп сәбәбе бар. Ләкин өченчесе дә бар, без Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә (Инҗил), Гайсә һәм яһүд халкының  канун җитәкчеләре арасындагы сөйләшүдә түбәндәгеләрне укыйбыз:

  Мәңгелек тормышка ия булырга теләп,сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез,ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлек бирәләр.Әмма сез тормыш алу өчен Минем яныма килергә теләмисез. Сез бер-берегездән дан кабул итәсез,ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез.Шулай булгач,сез ничек ышана алырсыз икән? (Яхъя 5: 39-40,44)

  Башка сүзләр белән әйткәндә, яһүдләрнең Мәсих билгеләрен танымауларының өченче сәбәбе – аларны күрүдән баш тарту. Алар Аллаһыны мактауга караганда, кешене мактау турында күбрәк уйладылар!

  Бу яһүдләрнең бүтән халыкларга караганда күбрәк ялгышуларын аңлатмый. Безгә аларны хөкем итү һәм билгеләрне алмаган өчен гаепләү җиңел. Аларга гаеп ташлау  алдыннан, әйдәгез үзебезгә күз салыйк. Без “бөтен язмаларны да” беләбез дип бер сүз белән әйтә алабызмы? Без дә яһүдләргә охшыйбыз түгелме? Чөнки без үзебезгә якын, уңайлы һәм аңлаешлы булган язмаларны гына сайлыйбыз. Без дә Аллаһ көчен үз фикеребез белән чикләмибезме? Изге язмаларны без Аллаһыдан күбрәк кешеләргә охшарга теләгәнгә кире кагабызмы?

  Яһүдләр тарафыннан Аллаһның аятьләрен кире кагу – барыбызга да кисәтү. Безгә үзебезгә охшаган,таныш булган һәм яраткан изге китапларны гына сайларга ярамый.  Аллаһ көче кешенең аңлау чикләре белән чикләнә алмый. Без Изге Язма өйрәткәнне кире кага алмыйбыз. Хәзер, яһүдләрнең киләчәк Мәсих билгеләрен ничек кире кагулары турында кисәтүләр белән коралланып, без бу мәкаләнең төп шәхесе – Хезмәтче(Кол) образына күчәбез .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *