Skip to content
Home » Дни 3 и 4 – Иса аль Масих предсказывает будущее и говорит о своем возвращении

Дни 3 и 4 – Иса аль Масих предсказывает будущее и говорит о своем возвращении

  • by

Инжир агачлары һәм йолдызларның нинди уртак яклары бар? Әмма, гаҗәп хәл, икесе дә зур вакыйгаларның билгесе булып чыга, һәм бу билгеләр безгә кисәтүче итеп бирелә. әт-Тин сүрәсе болай башлана:

  Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән.т-Тин сүрәсе 95:1. Ногмани)

Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сүрәттә халык кылдык. Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. т-Тин сүрәсе 95:4–5 Ногмани)

Мүрсиләт, әл-Тәквир  һәм әл-Инфәтар сүрәләре берничә тапкыр йолдызларның сүнәчәген бөек илаһи күренеш билгесе булуын  әйтәләр:Әгәр йолдызларның нуры сүнсә. Дәхи күк ярылса.  Дәхи таулар тетелеп очсалар.(Мүрсиләт сүрәсе 77:8–10. Ногмани)

Кайчан кояшның нуры күтәрелсә, чорналса (караңгылык белән). Вә йолдызлар җиргә коелсалар. Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар. (әл-Тәквир сүрәсе 81:1–3. Ногмани)

Кайчан күк ярылса. Вә йолдызлар чәчелсә. Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар. (әл-Инфитар сүрәсе 82:1–3. Ногмани)

Бу билгеләрнең барысы нәрсәне аңлата соң? Бөек пәйгамбәребез һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аларның мәгънәсен җирдә булачак соңгы көннәрдәге  вакыйгалар турында аңлатты. Ләкин башта кыскача күзәтү.

Гайсә Мәсих Даниил һәм Зәкәрия пәйгамбәрлеге буенча Нисан аеның тугызынчы көнендә  Иерусалимга керде. Аннары Ул  икенче көнне Нисан аеның унынчы дүшәмбе көнендә, Тәүраттагы Муса пәйгамбәрлеге буенча – сайланган Бәрән булыр өчен гыйбадәтханәгә керде. Аннан соң Гайсә Мәсих яһүд канунчылары һәм дини җитәкчеләре тарафыннан кире кагылды. Аллаһы гыйбадәтханәсен сатып алучылар һәм сатучылардан чистарткач, алар аны ничек итеп үтерергә дип уйлый башладылар. Инҗилдә без Гайсә Мәсихнең алга таба нәрсә эшләгәнен укыйбыз.

Гайсәнең инҗир агачын каргавы.

Яһүдләрнең канунчыларын һәм дини җитәкчеләрен гыйбадәтханәдә калдырып (дүшәмбе, атнаның икенче көне, Нисан аеның унынчы көне), ул шәһәрдән китте һәм Бәйтәниягә юл тотты.

   Гайсә аларны калдырып, шәһәрдән Бәйтәниягә китте һәм төнне анда үткәрде. Иртә белән шәһәргә таба юл тотканда, Гайсәнең карыны ачты. Юл буендагы инжир агачын күреп, Ул аның янына килде, әмма яфрактан башка берни тапмагач, аңа:    Беркайчан да җимешең булмасын! – диде. Һәм шунда ук инжир агачы корып төште.(Маттай 21:17–19)

Күпләр, ни өчен Мәсих инжир агачын каргады, дип сорыйлар. Бу Инҗилдә турыдан-туры аңлатылмый, ләкин бу сәер күренешнең мәгънәсен борынгы пәйгамбәрләр сүзләреннән аңларга мөмкин. Пәйгамбәрләр якынлашып килүче җәза турында сөйләгәндә еш кына кипкән инжир агачы күренешенә мөрәҗәгать иттеләр. Игътибар итегез, пәйгамбәрләр еш кына кипкән агач символикасын кулланалар:

   Йөзем вә инжир агачлары корыды, анар, хөрмә вә алма агачлары корып кипте. Шуңа күрә адәм угыллары шатлык-сөенечнең нәрсә икәнен онытты.  Йоил 1:12)

Иген кырларыгызга Мин көйдергеч җилләр һәм тутык авыруы җибәреп зыян салдым; бакчаларыгызны, йөзем куакларыгызны корыттым; инжир вә зәйтүн агачларыгызны саранчадан ашаттым. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы.(Амос 4:9)

Шушы көннән Мин сезгә Үземнең хәер-фатихамны күндерәм, гәрчә келәттә орлыгыгыз калмаса да, йөзем, инжир, анар, зәйтүн агачларыгыз бүгенгә кадәр җимеш бирмәсә дә”.(Хәггәй 2:19)

Барлык күк җисемнәре янып бетәчәк,күкләр кулъязма төргәгедәй бөтерелеп киләчәк;  Бөтен күк җисемнәре, йөзем куакларының яфраклары вә инжир агачының җимеше кебек, саргаеп шиңәчәк.(Ишәгыйя 34:4)

“Мин аларның бөтен уңышын, – дип белдерә Раббы, – ботакларда – бер генә йөзем дә, инжир агачында бер генә җимеш тә калмас, хәтта яфраклары да шиңеп бетәр. Мин биргән нәрсәләр алардан тартып алыныр”.(Иремия 8:13)

Һошея пәйгамбәр, инжир агачын ләгънәтләнгән Исраил белән чагыштыру өчен метафора итеп кулланган:

 “Исраилне тәүге кат очратканда,   чүлдә үскән йөзем куагы кебек иде ул;  аталарыгызны беренче кат күргәндә,   яңа өлгергән инжир җимеше кебек иде алар. Ләкин Багал-Пигурга килеп,    алар күңелләрен әшәке потка багладылар    һәм, үзләренең яраткан потлары кебек,    җирәнгеч-чирканычка әйләнделәр. Эфраимнең даны кош кебек очып китәр: бала туулар да, көмәнле булулар да,  авырга узулар да булмас.  Балаларын тәрбияләп үстерә калсалар да, Мин аларны тартып алырмын.Эфраимнән Мин йөз чөергән көн аларга кайгы китерер! Эфраимнәр тар-мар ителде: тамырлары корыды, җимешсез калды алар.Инде бала тудырсалар да,  көтеп алган газизләрен юк итәрмен”.  Аллаһы сүзенә буйсыну күрсәтмәгән өчен,    Ул аларны читкә тибәрәчәк,    һәм алар чит халыклар арасында каңгырып йөриячәк. (Һошея 9:10–12,16–17) (Эфраим = Исраил)

Бу каргыш беренче тапкыр б.э.к 586-нчы елда Иерусалим җимерелүе белән үтәлде. ( бу хикәянең детальләрен карагыз ). Гайсә Мәсихнең инжир агачын каргавы, бу пәйгамбәрлек Иерусалимның чираттагы җимерелүе һәм яһүдләрне вәгъдә ителгән җирдән куып чыгаруның символик күренеше иде.

Инжир агачы белән булган вакыйгадан соң, Мәсих гыйбадәтханәгә керде һәм кешеләрне өйрәтә һәм яһүд башлыклары белән сөйләшә башлады. Анда Ул аларга Аллаһының киләчәк  ачу билгеләрен күрсәтте. Аның вәгазьләре Инҗилдә язылган һәм монда тулысынча кабатланган.

Гайсә Үзенең яңадан бу җиргә киләчәген күрсәткән билгеләр турында сөйли.

Чыгышлары ахырында Гайсә Мәсих Иерусалим гыйбадәтханәсенең җимерелүе турында пәйгамбәрлек итеп әйтте. Ул көннәрдә гыйбадәтханә бөтен Рим империясенең иң мәһабәт биналарының берсе иде, һәм Гайсә аның аянычлы язмышы турында алдан әйтте. Шуннан Ул бу җиргә яңадан киләчәгенең билгеләре турында сөйли  башлады:

   Гайсә Аллаһы йортыннан чыгып киткәндә, Аның игътибарын Аллаһы Йортының биналарына юнәлтер өчен, янына шәкертләре килделәр.   Ә Гайсә:– Боларның һәммәсен дә күрәсезме? – диде. – Шуны белегез: монда таш өстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк!   Ул Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде.  – Бу кайчан булыр икән, безгә әйтче. Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.Маттай 24:1–3

Пәйгамбәр Гайсә Мәсих яһүдләр гыйбадәтханәсенең тулысынча җимерелүен алдан әйтә. Тарихтан беләбез, бу безнең эраның 70-нче елында булган. Кич җиткәч, Яһүдләр көне кич белән башланганга, бу Изге атнаның дүртенче көненең башы иде, ягъни Нисан аеның уникенче чәршәмбе көне иде. Гайсә кешеләрнең сорауларына җавап бирде, аннары дөнья бетүе һәм Үзенең яңадан җиргә кайтуы турында сөйли башлады:

  Гайсә җавап бирде: – Сак булыгыз, сезне алдамасыннар! Чөнки күпләр, Минем исемем белән килеп: ”Мин – Мәсих”, – дип әйтерләр һәм күпләрне алдарлар. Сез якындагы сугышлар тавышын һәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишетерсез – карагыз, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш. Әмма бу әле ахыры түгел. Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр, әмма боларның барысы – тулгак тоту газапларының башлануы гына әле.    Шушы вакытта сезне газаплауга бирерләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр. Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер берсенә хәянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр. Һәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар. Явызлык көчәйгәнлектән, күпләрнең мәхәббәте суыныр. Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр. Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер.    Шуңа күрә, сез Даниил пәйгамбәр язган “ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнең” изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше аңласын), Яһүдия җирендә булганнар тауларга качсыннар, өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга дип, өйгә төшеп тормасын, кырда булганнар исә өс киеме артыннан өенә кайтмасын. Ул көннәрдә йөкле хатыннарга һәм бала имезүчеләргә кайгы! Качуыгыз кышка һәм шимбә көненә туры килмәсен иде дип, дога кылыгыз. Чөнки, ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер. Әгәр ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән кала алмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул көннәр кыскартылачак.  Әгәр сезгә шул вакытта: ”Кара, Мәсих менә монда!” яки “Ул тегендә!” – дип әйтсәләр, ышанмагыз. Чөнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, хәтта сайланганнарны да алдар өчен, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр. Менә Мин сезгә барысы хакында алдан әйттем. Шулай итеп, әгәр “Кара, Ул чүлдә”, – дисәләр, анда бармагыз яки “Менә Ул эчке бүлмәләрдә”, – дисәләр, ышанмагыз. Чөнки Адәм Улының килүе күкне көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшен ярып киткән кебек булыр. Кайда мәет булса, үләксә кошлары шунда җыелыр. Һәм шунда ук, ул көннәрдәге афәттән соң,  “Кояш каралыр,ай яктыртмас,  күкләрдән йолдызлар коелыр һәм   күк кодрәтләре селкетелер”.   Шуннан соң күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм, Аның күк болытлары өстендә кодрәт һәм балкып торган бөек дан белән килүен күреп, җирнең бөтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар. Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен көчле быргы тавышы белән җибәрер. Һәм алар җирнең дүрт почмагыннан, дөньяның бер читеннән алып икенче читенә кадәр, Аның сайланганнарын җыярлар.    (Маттай 24:4–31)

Бу юлларда Гайсә Мәсих гыйбадәтханә җимерелгәннән соң ерак киләчәк турында әйтә. Аның  пәйгамбәрлеге буенча, гыйбадәтханә җимерелү һәм Үзенең җиргә кире кайту арасында дөньяда канунсызлык артачак, урыны белән җир тетрәүләр, ачлыклар, җәзалар, сугышлар һәм Үзенең шәкертләрен эзәрлекләүләр дә булачак. Моннан тыш, Инҗил бөтен дөньяда вәгазьләнәчәк. Мәсих турындагы хәбәр таралачак, ләкин шул ук вакытта Аның исеме белән күп ялган пәйгамбәрләр пәйда булачак. Сугышлар, афәтләр һәм бәла-казалар арасында Аның килүенең чын билгеләре кояшта, айда һәм йолдызларда булачак, һәм бу билгеләр бәхәссез. Кояш, ай һәм йолдызлар сүнәчәк.    Мәсихнең җиргә кайту вакыты якынлашты. Җирдә булган бу соңгы вакыйгалар, табигатьтәге кискен үзгәрешләр бу турыда сөйли. Ләкин күктә әлегә ачык билгеләр юк, димәк, Аның килү вакыты әле җитмәгән. Кайчан килер? Бу сорауга җавап итеп, Мәсих әйтте: Инжир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аның ботаклары бөреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән җәйнең җитәчәген беләсез. Шулай ук, сез дә боларның һәммәсен күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын, инде ишек төбендә. Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышырга өлгермәс, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр. Күк һәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмаячак.Маттай 24:32–35)

Хәтерлисезме, Гайсә каргаган инжир агачы турында? Безнең эраның 70-нче елында гыйбадәтханә җимерелгәннән соң, инжир агачы – Исраил “кипте” һәм берничә мең ел дәвамында коры килеш калды. Гайсә Мәсих Пәйгамбәребез әйткәнчә, инжир агачларында яңа яфраклар күренгәндә, вакытның “якын” булуын игълан итте. Соңгы 70 ел эчендә без бу “инжир агачы” ның терелә башлавын күрдек. Бу процессның башы – ХХ гасырда Исраилнең дөнья картасына кайтуы (1948 ел), һәм яһүдләрнең үз территорияләренә кайтып, җирләрне эшкәртә башлавы. Әлбәттә, бу безнең заманда күп кеше өчен бик күп сугышлар һәм проблемаларга китерде, ләкин бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел, чөнки пәйгамбәр алдан әйтте. Ниндидер мәгънәдә, инжир агачы әле “үле” кебек, ләкин аның өстендә яңа үсентеләр күренә инде. Болар барысы да безне тагын да уяу булырга дәртләндерә, чөнки Гайсә Мәсих  безгә икенче килүенә игътибарлы һәм әзер булырга кушты.Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә. Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак. Чөнки ул көннәрдә кешеләр, туфан килгәнче, ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак. Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. Бер кул тегермәнендә тартучы  ике хатынның берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. Шуңа күрә, сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез көтмәгән сәгатьтә киләчәк.  Шулай итеп, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны сез вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган. Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны милке өстеннән башлык итеп куяр.         Ләкин ул хезмәтче начар булса һәм: ”Хуҗам тиз генә кайтмас әле”, – дип уйлап, башка хезмәтчеләрне кыйный башласа, ә үзе эчкечеләр белән ашап эчә башласа, хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.  (Маттай 24:36–51)

Гайсә Мәсих Инҗил битләрендә җиргә кайтуы турында еш сөйләде. Монда сылтаманы карагыз.

3-нче һәм 4-нче көн турында кыскача мәгълүмат.

Яңартылган вакытлыча шкалада күренгәнчә, Гайсә Мәсих өченче сишәмбе көнне инжир агачын каргады, аннары яһүд җитәкчеләре белән озак әңгәмә корды. Бу сөйләшү символик рәвештә Исраилгә юнәлтелгән иде. Чәршәмбе, дүртенче көнне, Гайсә Үзенең яңадан җиргә килү билгеләре турында сөйләде, һәм иң зур билге – барлык күк җисемнәренең караңгылануы.

Мәсихнең яңадан килү билгеләре Тәурат пәйгамбәрлеге буенча Ашкыну (кызу, ялкынлы) атнаның өченче һәм дүртенче көнендә.

Аннары Ул безгә, Аның килүен көтеп уяу булырга кушты. “Инжир агачы” безнең күз алдыбызда терелә һәм үсә барганлыктан, тагын да уяурак булырга һәм аңлы тормыш алып барырга кирәклеген искә төшерде.

Алга таба, Инҗил шайтанның (иблис) Мәсих Гайсәне юк итү өчен нәрсә эшләгәнен сөйли. Бу Изге атнаның бишенче көнендә булды, һәм бу безнең киләсе мәкаләнең темасы.

Лүк Инҗилендә кызу, ялкынлы атнаның барлык көннәре җентекләп сурәтләнә.Лүk  21:37

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *