Skip to content
Home » Яңа Васыять билгесе

Яңа Васыять билгесе

  • by

Узган мәкаләдә без Иремия пәйгамбәрнең сүзләрен китердек. Гөнаһ ул, шулай ук,башка яман гамәлләр кебек, сусау билгесе дә. Без беләбез, без гөнаһ эшлибез, һәм ул газаплар китерә, ләкин эчке сусавыбыз безне һаман да кәнагәтьләнүгә ирешүгә  этәрә. Иремия пәйгамбәр Исраил патшалары чоры ахырында – Аллаһ хөкеме алдыннан – бөтен җирдә гөнаһ һәм канунсызлык хөкем сөргән вакытта яшәгән.

Бу якынча б.э.к.600- елда, ягъни Муса пәйгамбәр Канун биргәннән мең ел үткәч булган . Бу вакытта исраиллеләр бозыклыкка бирелеп, Кануннан баш тартканнар һәм Аллаһ хөкемен үзләренә алганнар . Дин Аллаһны да, сусаган кешеләрне дә канәгатьләндермәгән. Ләкин, Аллаһ хөкемнәрен игълан иткән. Иремия пәйгамбәрнең киләчәккә кагылышлы тагын бер пәйгамбәрлеге бар:

-Менә,шундый көннәр җитәр,-дип белдерә Раббы,-Исраил һәм Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен.Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп  алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас,-дип белдерә Раббы.-Ата-бабалары ул килешүне бозды,гәрчә Мин аларның Хуҗасы булсам да.Киләчәктә,-дип белдерә Раббы,-Мин Исраил халкы белән менә мондый килешү төзермен: Үз Канунымны күңелләренә салырмын,йөрәкләренә язып куярмын.Мин- аларның Алласы,ә алар Минем халкым булыр.Шулчак инде беркем дә үзенең дустын яисә туганын:”Раббыны танып бел!”-дип өйрәтмәс,инде һәммәсе: олысы да,кечесе дә Мине үзе танып белер,-дип әйтә Раббы,-чөнки Мин аларның җинаятьләрен кичерермен,гөнаһларын бүтән искә алмам. (Иремия 31: 31-34)

Беренче Васыять – Муса пәйгамбәр аша бирелгән Канун көчсез булып чыкты, ләкин бу Канун начар булганга түгел. Юк. Муса Кануны бик яхшы иде. Ләкин ул таш такталарга язылган иде. Халыкның йөрәкләрендә чын сусау булган; алар аны баса  алмаган. Катмарлык Канунда ниләр язылганында түгел,ә кайда язылганында. Канун таш такталарга түгел,ә аны үтәү өчен кешеләрнең йөрәгендә язылырга тиеш. Аны үтәргә көчебез булсын өчен, Канун тышта түгел, ә эчтә язылырга тиеш.

Алар әллә яһүд булганга Канунны үти алмадылармы? Күпләр яһүдләрне барлык үлем гөнаһларында гаеплиләр – һәм төрле сәбәпләр аркасында. Шулай да, үзеңнән башлау иң яхшысы. Кыямәт көнендә безнең һәрберебез Аллаһ каршында үз гөнаһлары өчен генә җавап бирәчәк. Башкаларның гөнаһы өчен без җаваплы түгел. Тормышыңа акыл белән кара. Сез Канунны үтим дип уйлыйсызмы? Йөрәгегезнең түрләренә язылганмы ул Кануннар? Аны үтәр өчен көчегез бармы? Әгәр дә сез Канунны тулысынча үтим дип уйлыйсыз икән, тормышыгызны Гайсә Мәсих(Иса әл-Масих) тәгълиматлары нигезендә бәяләгез . Әллә сезнең хәлегез  Иремия заманындагы исраиллеләр белән булган кебекме? Канун яхшы, ләкин таш такталарга язылган кануннар, аны тормышка ашырырга көч бирми? Муса пәйгамбәрнең  үрнәген исегездә тотыгыз . Канунны өлешчә һәм вакыт-вакыт тоту гына җитми. Ул һәрвакыт һәм тулысынча үтәлергә тиеш.

Әгәр дә сез Канунны тулысынча үти алмаганыгыз өчен үзегезне хөкем итәсез икән, һәм үз гамәлләрегездән ояласыз икән, төшенкелеккә бирелмәгез. Аллаһ үзенең шәфкате буенча безгә Иремия пәйгамбәрлеге аша тагын бер вәгъдә бирде – Яңа Васыять вәгъдәсе. Иремия сүзләре буенча безгә яңа килешү биреләчәк көн җитәчәк. Яңа Васыять башкача булыр, чөнки хәзер Канун таләпләре кешеләр йөрәгенә язылачак, һәм алар аны үтәр өчен көч алачаклар.

Шуңа игътибар итегез: Яңа Васыять яһүдләрдән, “Исраил йортыннан” киләчәк. Моны ничек аңларга? Күрүебезчә, Исраил халкы бер карасаң. Аллаһ мәрхәмәтенең  иң югары ноктасында кебек,икенче карасаң- гөнаһ упкынында. Зәбурның тагын бер пәйгамбәре- Ишагыйя (Мәсихның гыйффәтле кыздан тууы турында пәйгамбәрлек итүче ), Иремия пәйгамбәр белән турыдан-туры бәйле пәйгамбәрлек җиткерде. Бу ике пәйгамбәр 150 ел арасы белән аерылган (астагы схемадан күренгәнчә). Алар бер-берсен белмиләр иде, ләкин аларга бер берсен тулыландыра торган өстәмә пәйгамбәрлекләр бирелде, һәм бу Аллаһ ихтыяры буенча булды.

Пророк Иеремия на временной шкале относительно других пророков Забура

Киләчәкне күзаллап, Ишагыйя пәйгамбәр җиргә килергә тиешле  Аллаһының колы турында пәйгамбәрлек итте:

  Ягъкуб токымын Үзенә кайтару,Исраил халкын Үз янына җыю өчен,Раббы Мине анам карынында бар кылды һәм Үз колы итте.Аның алдында Мин данлы,Аллам-Минем көчем ул.Хәзер Раббы:”Ягъкуб ыругларын яңадан аякка бастыру,Исраилнең калган халкын кире кайтару өчен,Минем колым булуың гына аз;коткару гамәлем җирнең читләренә барып җитсен дип,Мин әле Сине халыкларга яктылык чыганагы итәчәкмен”,-ди. (Ишагыйя 49: 5-6)

Башка сүзләр белән әйткәндә, ниндидер бер  кол яһүд кешеләренә бирелгән коткаруны барлык мәҗүсиләргә (яһүд булмаганнарга) да бирәчәк, һәм бу шулай итеп җир читенә кадәр таралачак. Бу кол кем ул? Һәм ул Аллаһы тарафыннан үзенә йөкләгән вазифаны  ничек итеп үтәячәк? Иремиянең Аллаһының кешеләр белән  Яңа Васыяте таш такталарына түгел, ә кешеләрнең йөрәкләренә язылган  турындагы пәйгамбәрлек гамәлгә ашармы? Зәбур пәйгамбәрлекләрен өйрәнүне дәвам итик.

 

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *