Skip to content
Home »   Кыздан туган угыл билгесе

  Кыздан туган угыл билгесе

  • by

Зәбурга керш мәкаләдә Давыт пәйгамбәр Зәбурны Аллаһ тарафыннан рухландырылып  яза башлаган, һәм башка китаплар соңрак пәйгамбәрләр тарафыннан язылган дип әйтелә. Ишагыйя “бөек пәйгамбәрләрнең” берсе санала – бәлки аның китабы бик зур булгангадыр. Ул якынча б.э.к.750 елда яшәгән. Түбән схемада Ишагыйянең Зәбурның башка пәйгамбәрләренә карата булган еллары күрсәтелгән.

Годы жизни пророка Исайи (мир ему) относительно других пророков Забура на временной шкале

Годы жизни пророка Исайи (мир ему) относительно других пророков Забура на временной шкале

Ишагыйя бик күп еллар элек яшәсә дә (якынча 2800 ел элек), ул киләчәк турында күп пәйгамбәрлекләр язган,  Муса пәйгамбәр әйткәнчә , пәйгамбәр киләчәкне алдан әйтергә тиеш. Забурга кереш мәкаләдә Сөләйманнан соң килгән патшаларның күбесе бозык,гөнаһлы булулары әйтелгән иде. Бу шулай ук Ишагыйя пәйгамбәр яшәгән чорга да кагыла. Аның китабында без Аллаһтан киләсе хөкем турында күп кисәтүләр табабыз (150 елдан соң Иерусалимны бабыллылар җимергән вакытта – монда хикәяне карагыз ). Шул ук вакытта, Ишагыйя ерак киләчәк турында пәйгамбәрлек итте, Аллаһның кешелеккә махсус һәм әлегә кадәр күрелмәгән билге җибәрәчәк вакытларын алдан күрде. Монда Ишагыйя турыдан-туры Исраил патшасына, ягъни Давыт нәселенә  мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә билге ” Давыт йорты ” адресына мөрәҗәгать ителә:

  Шунда Ишагыйя:-Әй син,патшалык итүче Давыт йорты,тыңла! Кешеләрнең түземлеген сынавың гына җитмәгән,инде Алламның түземлеген сынамакчы буласыңмы?!Инде Хуҗа Хаким Үзе сиңа билге бирә:менә,кыз кеше,авырга калып,угыл табачак һәм аңа Иммануил* дип исем кушачак.Явызлыкны кире кагып,яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр бу бала эремчек вә бал белән тукланачак. (Ишагыйя 7: 13-15)

Иммануил*-яһүдчә “Аллаһы безнең белән” мәгънәсендә.

Нинди кыю фараз! Угыл тудырачак гыйффәтле кыз турында бу пәйгамбәрлек нәрсәне аңлата? Бу бик сәер яңгырый, күп еллар кешеләр монда ниндидер хата барлыгына инанганнар. Әлбәттә, кеше киләчәкне алдан әйтергә тырышса (һәм аны киләчәк буыннар өчен язса), ул андый аңлашылмаслык сәер сүзләр әйтмәячәк. Бүгенге көндә безнең кулда булган Үле диңгез төргәкләре нигезендә без раслый алабыз, бу пәйгамбәрлек бик күптән – Гайсә Мәсих туганчы берничә гасыр элек язылган.

  Гайсә Мәсихнең гыйффәтле кыздан туачагы турында алдан игълан ителде

Без Мәсихтән күп еллардан соң яшәгән кешеләр беләбез, бу пәйгамбәрлек аның турында сөйли. Пәйгамбәрләрнең берсе дә – Ибраһим да, Муса да, Мөхәммәд тә – гыйффәтле кыздан тумаган. Җирдә яшәгән кешеләрнең барысыннан да аермалы буларак, тик Гайсә Мәсих  кенә  дөньяга шундый гадәти булмаган юл белән килгән. Ул туганчы күп еллар элек, Аллаһ безгә Аның җиргә киләчәге турында  билге бирде, һәм безне гыйффәтле кызның углы турында күбрәк белергә әзерләде. Ике пунктка игътибар итик.

  Анасы аңа Иммануил дип исем кушты

Гыйффәтле кыздан туган угыл Иммануил- бу сүз ” Аллаһ безнең белән ” дигәнне аңлата . Ләкин моны ничек аңларга ? Бу исемнең берничә аңлатмасы булырга мөмкин. Аллаһ, тиздән хөкем көткән бозык һәм явыз патшаларга, шәфкать билгесе итеп угыл бирде,Ул моның белән Үзенең алардан борылмавын,алар белән бергә икәнлеген аңлату өчен Иммануил дигән угылны җиргә тудырды. Беренче карашка, Гайсә Мәсих туган вакытта,Аллаһ чыннан да исраиллеләрне ташлап киткән кебек тоелырга мөмкин, чөнки алар чит ил кешеләренең (римлыларның) кул астында яшәгәннәр.   Икенче яктан караганда,пәйгамбәр алдан әйткәнчә,гыйффәтле кыздан туган угыл алар өчен билге булып, Аллаһ аларны ташламады, ул Үзен алар белән, дигән дәртләндерү сүзләре булып хезмәт иткән. Инҗилдә Мәрьямгә  Җабраил фәрештә аның угыл тудырачагын хәбәр иткәч,Мәрьям Аллаһыны данлап җыр сузган:

  Мәрьям әйтте: -Рухым Аллаһы Коткаручымны уйлап шатлана,Чөнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте.Шушы вакыттан башлап мине барлык буыннар бәхетле дип атарлар,Чөнки Кодрәт Иясе минем өчен бөек эшләр кылды-Аның исеме мөкатдәс!Ул Үзен ихтирам итүчеләргә буыннан-буынга шәфкать күрсәтә.Үз кулы белән күәтле эшләр кылды:Күңелләреннән тәкәббер уйлаган кешеләрне таратты.Түрәләрне тәхетләреннән төшерде,ә түбәндәгеләрне күтәрде.Ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды,ә байларны буш кул белән җибәрде.Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте,халкын исендә тотып,Ибраһимга һәм аның нәселенә мәңгегә шәфкать күрсәтте.( Лүк 1: 46-55)

Күргәнегезчә, Мәрьям фәрештәнең гыйффәтле кыздан угыл тууы турындагы сүзләрен Аллаһының Ибраһимга һәм аның нәселләренә булган мәрхәмәтен мәңге искә төшерүе турындагы хәбәр итеп аңлатты. Аллаһның хөкеме, Аллаһ исраиллеләрне ташлады һәм алар белән бүтән булмаячак дигән сүз түгел.

Кызның углы“яманлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлар”

Бу пәйгамбәрлектә, “явызлыкны кире кагып,яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр бу бала эремчек вә бал белән тукланачак ” дигән искиткеч фараз бар. Ишагыйя яза, сабый аңлы карар кабул итү яшенә җиткәч, ул явызлыкны кире кагар һәм яхшыны сайлар. Минем кечкенә улым бар. Мин аны яратсам да, бик яхшы беләм, ул беркайчан да явызлыкны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга өйрәнмәячәк. Без хатыным белән аны һәрвакыт өйрәтеп торырга тиешбез: исенә төшерергә, үгетләргә, үрнәк күрсәтергә, кирәк икән- җәза бирергә, яхшы дуслар белән таныштырырга, аңа лаеклы кешеләр белән күрешергә мөмкинлек бирергә һ.б. Без аны явызлыкны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга өйрәтәбез. Ләкин күпме генә тырышсак та, гарантияләр юк. Хәзер мин үзем әти булгач, әти-әниемә һәм миңа “явызлыкны кире кагарга һәм яхшыны сайларга” өйрәтер өчен нинди авырлыклар кичергәннәрен аңладым. Әгәр дә ата-ана балалар тәрбияләү өчен көч куймаса һәм аларга “болындагы үлән кебек” үсәргә рөхсәт итсә, алар явызлыкны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга өйрәнмәсләр. Табигатьтә, билгеле бер “әхлаксызлыкка тартылу” законы бар, аны даими җиңәргә, баланы явызлыкка җәлеп итүче билгеле бер тарту көченнән арынырга ярдәм итәргә кирәк .

Шуңа күрә безнең ишекләрдә йозаклар бар. Шуңа күрә һәр илдә полиция көче бар. Шуңа күрә банклар шифр һәм серсүз кулланалар. Шуңа күрә илләр гел яңа законнар кабул итәләр. Без бер-беребездән гел үзебезне якларга тиеш, чөнки без “яманлыкны кире кагарга һәм яхшылыкны сайларга” белмибез.

Хәтта пәйгамбәрләр дә явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайламаганнар

Әйе бу шулай. Тәурат әйтә,хәтта Ибраһим пәйгамбәр хатынын сеңлесе дип атап, фиргавенгә ике тапкыр алдаган (Яратылыш 12: 10-13 һәм Яратылыш. 20: 1-2). Муса пәйгамбәр бер мисырлыны үтергән (Чыгыш 2:12), һәм ул бер тапкыр Аллаһ боерыгына буйсынмаган һәм Ул кушканны үтәмәгән ( Саннар 20: 6-12). Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръәндә аңа гөнаһлары өчен гафу үтенергә кушылган (47:19), без шуннан нәтиҗә ясый алабыз: димәк,ул да һәрвакытта да  явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайламаган.

  Аллаһтан башка илаһ юк икәнен бел!Һәм үзеңнең гөнаһыңнан да, һәм  иман китереп инанучы ирләргә дә һәм хатыннарга да ярлыкауны сора!Аллаһ сезнең әйләнеп йөргән урыныгызны да,кич кайтып ята торган урыныгызны да белә.(47:19 Мөхәммәд сүрәсе)

Түбәндәге хәдис пәйгамбәрнең кичерүен сорап ничек дога кылганы турында сөйли.

   Абу Муса Аль- Ашари , әтисенең абруен искә төшереп, Рәсүлүллаһның (с.г.в.) түбәндәге сүзләр белән дога кылганын әйтте: “Йә Алла, минем гөнаһларымны, наданлыгымны һәм борчылуларымны кичер. Син минем эшемне яхшырак беләсең. Йә Алла, миңа ният белән яки бүтән эшләгән һәм  ниятсез кылган гафуемне кичер. Барысы да (бу гөнаһлар) миндә. Йә Алла, миңа битарафлык яки акрынлык аркасында кылган гөнаһларымны кичер, шулай ук мин яшерен яки халык алдында кылган гөнаһларымны кичер, чөнки син аларны миннән яхшырак беләсең. Син Беренче һәм Соңгысың , һәм син барыннан да чиксез кодрәтле. ” (Мөселман 35: 6563)

Давыт пәйгамбәрнең догасына бик охшаган , ул да гөнаһларының кичерелүен сораган:

    Әй Алла, Үзеңнең бөек шәфкатең буенча мине ярлыка,Үзеңнең күп рәхимлегең буенча гөнаһымны әрчеп бетер.Мине канунсызлыгымнан күп тапкыр ю,мине гөнаһымнан да чистарт,Чөнки мин үземнең канунсызланганымны тоямын,һәм гөнаһым һәрвакыт күз алдымда тора.   Мин Синең алда гөнаһ кылдым,һәм хәйләкәрлекне Синең күз алдыңда эшләдем,шуңа күрә Син Үз сүзеңдә туры,хөкемеңдә мине тиешлечә гаепләрсең.Чөнки мин анамда яралганда ук гөнаһлы,һәм анам мине гөнаһлы көе тудырган шул.Чөнки Син күңелеңдә хакыйкатьне яраттың,һәм миңа зирәк акыл бирдең.Миңа сипкечтән сип,мин чистарырмын;мине ю,һәм мин кардан да аграк булырмын.( Зәбур.Мәдхия 50: 1-9).

Шуңа күрә без күрәбез, хәтта пәйгамбәрләр дә безнең кебек гөнаһ белән көрәшәләр, һәм алар кичерүне дә сорарга тиеш. Бу Адәмнең барлык буыннарының халәте .

 Гыйффәтле кыздан туган Изге угыл

Без гыйффәтле кыздан туган угыл турында сөйләсәк, Ишагыйя пәйгамбәр сүзләре буенча, ул кечкенәдән явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайларга өйрәнгән. Бу аның өчен табигый иде. Ләкин бу безнекеннән аерылып торган очракта гына табигый булырга мөмкин. Ул, бездән аермалы буларак, башка табигатьле иде. Бүтән барлык пәйгамбәрләр, шул исәптән аталары һәм бабалары, нәсел шәжәрәләрен Адәмнән эзлиләр, сез беләсез, ул явызлыкны кире какмаган һәм яхшылыкны сайламаган. Аталарның характеристикалары генетик яктан балаларга бирелә; Шуңа күрә, Адәмнең гөнаһлы табигате барыбызга да,хәтта пәйгамбәрләргә дә бирелде. Әгәр дә угыл гыйффәтле кыздан туган икән, димәк, Адәмне үзенең атасы итеп кабул итә алмый . Бу угылның шәжәрәсе башка төрле булганга ул изге була ала. Шуңа күрә Коръән, Мәрьямгә ир заты катнашлыгыннан башка, углының тууын игълан иткән фәрештә турында сөйләп, бу угылны саф,гөнаһтан пакъ туган ” дип атады .

  Ул: “Хаклыкта мин сине саф күңелле малай белән бүләкләргә Раббыңның рәсүле,”-диде.Ул әйтте:”Кайдан миндә малай булсын ди,миңа һичбер кеше дә тимәде һәм мин фәхеш кылучы да булмадым бит!”Ул:”Синең Раббың шулай әйтте:”Бу Минем өчен-җиңел!Һәм Без аны кешеләргә аять һәм Үзебездән мәрхәмәт итәрбез.Бу әмер хәл ителгән булды инде,”-дип әйтте.Һәм ул аның белән корсакка үзды һәм аерылып ерак урынга китеп барды.(19: 19-22 Мәрйәм сүрәсе.Х.Сәлман тәрҗемәсе)

Җәбраил әйтте:Мин Раббыңның рәсүлемен,сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем”.Мәрьям әйтте:”Минем ничек балам булсын?Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булмадым”.Җәбраил әйтте:”Ий,Мәрьям,эш әлбәттә син әйткәнчә,ләкин Раббың әйтәдер:”Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел.Без аны атасыз тудырдык кодрәтебезгә гәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен,аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды,әлбәттә гамәлгә ашар”.Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде,Мәрьям Гыйсага йөкле булды,һәм корсагындагы йөген күтәреп,кавеменнән аерылып,ерак җиргә китте.(19:19-22,Мәрьям сүрәсе,Ногмани тәрҗемәсе).

Ишагыйя пәйгамбәр бик ачык итеп әйтә, Библияның(Аль- Китаб)барлык китапларындагы кебек – гыйффәтле кыздан туган угылның җирдә атасы юк, шуңа күрә аның барлык кешеләрдә булган гөнаһлы табигате юк. Шуңа күрә ул изге.

Адәм турында тагын бераз

Соңгы пәйгамбәрләрдән генә түгел,гыйффәтле кыздан угыл туу турында алда әйтелгәнчә, Гадән(оҗмах) бакчасында Аллаһының еланга(иблискә)әйткән сүзләреннән беләбез. Бу туу баштан ук хәбәр ителә. Адәм билгесендә без Аллаһның еланга(шайтанга) игълан иткән ләгънәтен укыйбыз . Мин бу сүзләрне кабат сезнең исегезгә төшерәм:

  Синең белән хатын-кыз арасына,синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузармын.Аның нәселе* башыңны сугып ярыр,син исә аны үкчәсеннән чагарсың.  (Яратылыш. 3:15)

Нәсел-яһүд телендә бу сүзне “орлык” дип тә аңларга була.

Болардан шуны аңларга була-Аллаһ ихтыяры буенча, иблиснең (шайтанның)токымнары һәм  хатын-кызның (Һауваның) орлыгыннан нәселе булачак. Хатын-кыз нәселе белән шайтан токымнары арасында дошманлык, үзара нәфрәт булыр. Шайтан хатын-кыз нәселенең үкчәсеннән чагачак, һәм хатын-кызның нәселе  “шайтанның башын сугып ярачак”. Бу үзара бәйләнеш түбәндәге схемада күрсәтелгән.

Оҗмахта Аллаһ вәгъдәсе буенча персонажларның үзара бәйләнеше

Искәрмә: Аллаһ нәселне иргә түгел, ә хатынга вәгъдә итә. Бу бик гадәти түгел, аеруча Тәүратта, Зәбурда һәм Инҗилдә ( Библия) һәрвакыт аталар нәселенә басым ясала. Хәзерге Көнбатыш тәнкыйте фикеренчә,Изге Язмалардагы шәжәрәләрдә аталар һәм аларның нәселен дәвам итүче уллары гына искә алына,ә хатын-кыздан дәвам итүче нәселләр юк. Алар моны “җенси дискриминация”дип атыйлар, чөнки, кагыйдә буларак, ир-ат нәселеннән уллары гына китерелә. Ләкин безнең очракта хәл бөтенләй башкача: бала ир заты катнашлыгыннан башка туа. Текстта хатын орлыгы турында гына әйтелә, ләкин ир заты турында бер сүз дә юк .

Ишагыйя искә алган гыйффәтле кызның углы- шул ук нәсел,”хатын-кыз орлыгы

Ишагыйянең гыйффәтле кыздан туган углы турында пәйгамбәрлеге шуны күрсәтә: Гадән(оҗмах) бакчасында Аллаһ хатын-кыздан(гыйффәтле кыздан) гына туачак нәселне бирергә вәгъдә биргән. Бу текстны яңадан ачарга һәм бу яңа карашта Адәм билгесен кабат укырга киңәш итәм . Боларның барысының да бер берсе белән бәйләнешен күрерсез. Адәмнең барлык уллары тарих башыннан ук бер үк авыру белән зарарланалар: алар,аталары үрнәгенә ияреп,”явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайларга” белмиләр. Шуңа күрә Аллаһ, гөнаһның дөньяга таралуын күреп, Адәм белән бәйле булмаган бер изге зат шайтанның(иблис) башын сугып ярачагын вәгъдә итә.

Бу изге зат боларның барысын ничек эшләячәк соң? Әгәр дә ул Аллаһ ихтыярын игълан итү өчен генә булса, Ибраһим, Муса һәм башка пәйгамбәрләр аны тулысынча игълан иттеләр инде. Әмма,изге угылның роле бөтенләй башка,моны аңлар өчен , Зәбурга керергә кирәк .

 

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *