Skip to content
Home » Инҗил бозылган! Ә Коръән нәрсә әйтә?

Инҗил бозылган! Ә Коръән нәрсә әйтә?

  • by

    Минем бик күп мөселман дусларым бар. Мин алар белән еш кына иман һәм ышануларым турында сөйләшәм, чөнки мин дә Аллаһыга ышанам һәм Инҗилгә иярәм. Бер яктан, безнең уртак фикерләребез күп, әмма шулай да, сөйләшүләрдә мин еш кына Инҗил (шулай ук Зәбур һәм Тәурат, алар бергәләп Библияне тәшкил итә) бозылган яки үзгәртелгән дигәнне ишетәм. Алар әйтүенчә, бүген без укыган язмалар бозылган һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрләре һәм шәкертләре тарафыннан язылганнан аерылып тора. Бу сүзләр бик авыр, чөнки алар без Изге язмаларга ышана алмыйбыз дигәнне аңлата һәм шуңа күрә, бу карашлар Аллаһының хаклыгын ачмый. Мин Изге Язманы (Библия) һәм Изге Коръәнне укыдым һәм җентекләп өйрәндем. Күптән түгел мин Сөннәтне (Сунна) өйрәнә башладым. Мине иң таң калдырганы – Коръәннең хәзерге заманда кулланылган Библиягә карата андый кискен карашы юк. Моннан тыш, мин хәтта Коръәннең Библиягә биргән өстенлеген күреп аптырап калдым. Корьәннән билгеле бер аять тәкъдим итәм.

Коръән Библия (китаплар) турында нәрсә әйтә?

   “Ий, әһле китап! Сез Тәүратны һәм Инҗилне, һәм Раббыгыздан сезгә иңдерелгәнне тугрылык белән тотканга кадәр сез бернәрсәгә дә таяна алмассыз”, – дип әйт. Әмма сиңа Раббыңнан иңдерелгән нәрсә купләрдә адашу һәм кәферлекне генә арттыра”.                                                                                

Шулай ук карагыз ән-Ниса 4:136

  “Әгәр син Без үзеңә иңдергән нәрсәләдән шик тотсаң, сиңа кадәр китап укучылардан сора! Сиңа Раббыңнан хаклык килде инде һәм шикләнүчеләрдән була күрмә”.                                                                                    

Йунус 10:94

    Бу аятьләрдә “Китап кешеләренә” (христианнар һәм яһүдләргә) бирелгән иңдерү Аллаһыдан дип әйтелә. Минем дусларым әйтерләр, бу оригиналга гына кагыла, ләкин оригинал бозылганга, без моны хәзерге Библия язмасында куллана алмыйбыз. Ләкин, икенче аять “сиңа кадәр китап укучыларга” кагыла. Билгеле, бу оригинал турында түгел, ә Коръән дөньяга иңдерелгән чордагы Библия турында. Коръән безнең эраның 600-нче елында Мөхәммәд пәйгамбәргә бирелгән. Димәк шул вакыттагы Библия турында Корьән аятьләре әйтә. Башка аятьләр дә моны раслый. Түбәндәгеләрне укыгыз:

   “Һәм синнән элек тә аларга Без вәхи кылган кешеләрне генә җибәрдек, әгәр үзегез белмәсәгез, искә төшерү әһелләреннән сорагыз.                               

ән-Нәхел16:43

   “Һәм Без Сиңа кадәр вәхи кылып кына кешеләрне җибәргәләдек, һәм искә төшерү әһелләреннән сорагыз, әгәр үзегез белмәсәгез!”                                              

әл-Әнбийә 21:7

   Билгеле, бу Мөхәммәд пәйгамбәргә кадәр яшәгән пәйгамбәрләргә кагыла. Ләкин тагын да кызыграгы, безнең эраның 600-нчы елында Аллаһы бу кешеләргә (пәйгамбәрләргә) биргән искәрмәләр сакланган. Башка сүзләр белән әйткәндә,  Аллаһыдан килгән төп нөсхә(оригинал) язмалар Мөхәммәд пәйгамбәр заманында да бозылмаган.

Коръәндә Аллаһы сүзләре үзгәрмәс дип әйтелә.

   Башкача әйтсәк, Коръән китапны бозу яки үзгәртү мөмкинлеген кире кага. әл-Маида сүрәсе (5: 68) нәрсә әйткәнен онытмагыз. (Тәурат, Инҗил – Аллаһы җибәргән ачылыш). Корьән әйтә:

   …Аллаһның сүзләрен алмаштыручы юк… .                                                                

әл-Әнгам 6:34

   Хаклык һәм гаделлек белән Раббыңның сүзе тәмам булды. Аның сүзләрен үзгәртүче юк. Һәм Ул – ишетүче, белүче.                                                                       

әл-Әнгам 6:115

  …аларга дөнья тереклегендә һәм ахыйрәттә – сөенечле хәбәр. Аллаһның сүзләренә алмаштыру юк. Бу – бөек уңыш!”                                                             

Йунус 10:64

  Һәм Раббыңның китабыннан үзеңә вәхи ителгәнне укып бир. Аның сүзен алмаштыручы юк, һәм Аннан башка яшеренер урын да һич тапмассың”.                       

әл-Кәһеф 18:27

   Мөхәммәд пәйгамбәр алдыннан килгән пәйгамбәрләр Аллаһының иңдергән сүзләрен кабул иткәннәр (әл-Маидә 5:68-69), һәм бу аятьләрдә Аллаһының сүзләрен беркем дә үзгәртә алмый дип әйтелә. Шулай икән, ничек Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил (Библия) кешеләр тарафыннан бозылган һәм зарарланган дип әйтеп була? Бу бит Коръән сүзләрен инкарь итүгә тиң. Әйтергә кирәк, Коръән, кайбер таралган популяр фикерләргә карамастан, төрле ачылыш төрләрен категорияләргә булүгә, ягъни,бер ачылыш икенчесенә караганда дөресрәк дигән фикерне кире кага.

   “Без Аллаһка һәм Аннан иңдерелгәнгә, һәм Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Йагъкуб һәм буыннарга иңдерелгәнгә, Муса һәм Гыйсәгә бирелгәнгә, Раббыларыннан башка пәйгамбәрләргә килгәнгә, аларның һичберсе арасында аерма күрмәгәнебезгә иман китереп инандык һәм без Аңа үзебезне тапшырабыз” – дип әйтегез.                                                                                                

әл-Бәкара 2:136, 2: 285

   Шуңа күрә без ачылышларны аерырга тиеш түгел. Бу шулай ук ачылышны өйрәнүгә кагыла. Барлык изге китапларны өйрәнергә кирәк. Мин христианнарны Коръәнне һәм мөселманнарны Изге Язманы (Библияне) өйрәнергә дәртләндерәм.

    Бу китапларны өйрәнү өчен вакыт һәм батырлык кирәк. Бу күп сораулар тудыра. Ләкин, бу җирдә вакыт үткәрүнең иң яхшы ысулы – пәйгамбәрләр китапларын өйрәнү! Миңа калса, мин Изге язмаларны өйрәнүгә күп вакыт һәм көч бирдем, һәм минем сорауларым бик күп иде. Ләкин, беләм, бу процесс нәтиҗәсендә мин зур файда алдым һәм мин Аллаһының фатихасын тоям. Сез бу сайтта урнаштырылган мәкаләләрне һәм дәреслекләрне укуны дәвам итәрсез дип ышанам. Мөгаен, хәдисләр һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил турында әйткән сүзләреннән башлау яхшырак булыр. Менә бу мәкаләгә сылтама. Әгәр дә сез, гомумән алганда, борынгы китапларның ышанычлылыгы ничек бәяләнә, һәм фәнни күзлектән караганда Библия бозылган чыганак дип саналырга тиеш дип уйлыйсыз икән, бу мәкаләне укыгыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *