Skip to content
Home » Мәсихнең тууын пәйгамбәрләр алдан әйтәләр һәм Җәбраил фәрештә хәбәр итә

Мәсихнең тууын пәйгамбәрләр алдан әйтәләр һәм Җәбраил фәрештә хәбәр итә

  • by

  Борынгы Исраилнең пәйгамбәрлек китаплары Тәүрат һәм Зәбур китаплары буенча язмалар белән танышуыбызны тәмамладык . Зәбур ахырында без күрәбез, Аллаһы киләчәк турында вәгъдәләрен билгеле бер эзлеклелектә бирә. Зәбурның соңгы китабы язылганнан соң дүрт йөз ел үтте. Хәтерлибез, бу вакыт эчендә Исраилдә күп сәяси һәм дини вакыйгалар булды , ләкин яһүдләр үзләренә бирелгән вәгъдәләрнең үтәлүен көттеләр. Озак вакыт пәйгамбәрләр эндәшмәделәр. Бу чорда Исраил, Һируд патша идарәсе астында, үз гыйбадәтханәсен төзүне дәвам итте, ул вакытта ул шундый бөек бинага әйләнде ки, монда күп кешеләр Рим дөньясыннан табыну, корбан итү һәм дога кылу өчен агылды.  Шулай да, бу диндарлыкка һәм потка табынудан баш тартуга карамастан, кешеләрнең йөрәкләре каты һәм тышкы йолаларга һәм гореф-гадәтләргә бәйләнгән иде. Нәкъ безнең замандагы кебек. Кешеләр уйлап чыгарган йолалар һәм ятланган әзер догалар- болар барысы да кешенең йөрәгеннән чыкмый,ә кешеләргә йөрәк үзгәрүе кирәк. Бөек патша Һируд идарә итүенең азагында,якынча б.э.к. 5нче елында, дөньяда Аллаһыдан җибәрелгән  хәбәрче фәрештә мөһим хәбәр белән пәйда булды.

Мәрйәм сүрәсе  Мәрйәмгә игълан ителгән хәбәргә йомгак ясый.

    Һәм китапта Мәрйәмне искә төшер әле.Менә ул,әһелләреннән аерылып,мәшрикътагы урынга китеп барды.Һәм алар алдында үзенә чаршау корып куйды.Һәм без аңа рухыбызны җибәрдек,ул камил кеше кыяфәтенә килде.Ул: ”әгәр син тәкъва булсаң,синнән мин Шәфкатьлегә сыгынамын”,-дип әйтте.Ул:

“Хаклыкта,мин сине саф күңелле малай белән бүләкләргә Раббыңның рәсүле”,-диде. Ул әйтте: “Кайдан миндә малай булсын ди,миңа һичбер кеше дә тимәде һәм мин фәхеш кылучы да булмадым бит! Ул:”Синең Раббың шулай әйтте:Бу Минем өчен-җиңел!Һәм Без аны кешеләргә аять һәм Үзебездән мәрхәмәт итәрбез”.Бу әмер хәл ителгән булды инде”,-дип әйтте.(Мәрйәм сүрәсе 19: 16-21 Х.Сәлман тәрҗемәсе)

Җәбраил Чумдыручы Яхъяның килүен хәбәр итә 

  Аллаһыдан килгән хәбәрче- Җәбраил баш фәрештә(архангел),  бу мизгелгә кадәр ул дөньяга бер тапкыр килде инде. Даниил пәйгамбәргә күренеп, аңа Мәсихнең кайчан киләчәге турында хәбәр итте.( монда кара ) . Бу юлы Җәбраил фәрештә Зәкәрия исемле руханига күренде.Ул гыйбадәтханәдә хезмәт итә иде. Зәкәрия һәм аның хатыны Элисабет инде олы яшьтә булганнар,һәм аларның балалары булмаган. Зәкәрия гыйбадәтханәдә руханилык хезмәтен башкарганда аңа Җәбраил фәрештә күренде һәм түбәндәгеләрне хәбәр итте:

13 Фәрештә исә аңа : -“Курыкма, Зәкәрия,  синең догаң ишетелде. Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырачак,син аңа Яхъя дигән исем кушарсың. Ул сиңа сөенеч һәм шатлык китерер,күпләр аның тууына куанырлар.   Чөнки ул Раббы каршында бөек булыр,шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс һәм анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр.

  Ул Исраил балаларының күбесен Раббыга,аларның үз Аллаһысына кире кайтарыр.Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып,ул Раббы алдыннан барыр,аталарны һәм балаларны татулаштырыр,Аллаһыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнең фикер йөртү юлына борыр һәм шулай итеп халыкны Раббының килүенә әзерләр. Зәкәрия фәрештәдән:-Мин моның шулай буласын ничек белә алам?-дип сорады.-Мин инде карт,хатыным да олы яшьтә. -Мин-Җәбраил,мин Аллаһыга хезмәт итәм.Мин сиңа менә шушы куанычлы хәбәрне белдерү өчен җибәрелдем.Белеп тор,шушы сүзләр тормышка ашканчы телсез булырсың һәм сөйләшә алмассың,чөнки мин әйткән сүзләргә ышанмадың. Ә бу сүзләр үз вакытында тормышка ашачак,-диде аңа фәрештә.( Лүк 1: 13-20)

  Зәбур ахырында без килешү хәбәрчесе вәгъдәсе турында укыган идек.Җәбраил фәрештә,бу вәгъдә буенча, Зәкәриянең улы “Ильяс рухы һәм көче белән,” һәм “халыкны Раббының килүенә әзерләр өчен” киләчәген әйтә. Шулай итеп,килешү   хәбәрчесе вәгъдәсе онытылмады – ул Зәкәрия  һәм Элисабеттә туган угылда үтәләчәк. Ләкин Зәкәрия ишеткәннәренә ышанмады, һәм ул телсез булды.

 Җәбраил гыйффәтле кыздан угыл тууы турында хәбәр итә

  Хәбәрченең килүе турындагы хәбәр шулай ук тиздән  дөньяга –  Мәсих киләчәген аңлатты . Һәм, әлбәттә, берничә айдан соң Җәбраил  Мәрьям исемле гыйффәтле кызга җибәрелде һәм шушы сүзләрне хәбәр итте:

   Фәрештә,Мәрьям янына килеп:-Сәлам сиңа!Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче-син.Раббы синең белән!-диде. Мәрьям исә кыенсынып калды һәм бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышты.Фәрештә аңа әйтте:-Курыкма,Мәрьям!Аллаһы сиңа мәрхәмәт күрсәтте.Син буйга узарсың һәм Ир бала табарсың,Аңа Гайсә* дигән исем кушарсың.Ул бөек булачак,Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа  борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк. Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңгегә патшалык итәчәк,Аның патшалыгының ахыры булмаячак. Мәрьям исә фәрештәдән:-Ничек шулай була ала,минем бит әле ир-ат белән якынлык кылганым юк?-дип сорады. -Сиңа Изге Рух иңәчәк,-дип җавап бирде фәрештә,-һәм синең өстеңә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте төшәчәк,шуңа күрә син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак. Менә,кардәшең Элисабет тә картайган көнендә балага узды,ул ир бала көтә Кешеләр аның турында,авырга уза алмый,дип әйтәләр иде,ә ул инде алтынчы ай авырлы.Чөнки Аллаһы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк. Шуннан соң Мәрьям:-Мин-Раббы колы,минем белән син әйткәнчә булсын,-диде.Һәм фәрештә аның яныннан китте.( Лүк 1: 28-38)

    Гайсә-яһүдчә “Йеһошуа”-Раббы коткара дигән мәгънәдә.

Җәбраил фәрештәнең хәбәрендә “Аллаһы Улы” дигән серле сүзләр  бар. Бу турыда соңрак бу мәкаләдә сөйләшербез . Ә хәзер, әйдәгез, ике туу турында сөйләшүне дәвам итик.

Чумдыручы Яхья пәйгамбәрнең тууы 

  Бу вакыйгалар Зәбур пәйгамбәрлекләренә тулысынча туры килә. Малахи пәйгамбәр “Ильяс рухында һәм көчендә” килешү хәбәрчесенең килүен игълан иткән иде , һәм менә,Җәбраил фәрештә дә аның тиздән тууы турында хәбәр итте. Инҗил шулай ук әйтә:

  Элисабетның бала табар вакыты җитте һәм ул ир бала тапты.Күршеләре һәм кардәшләре,Раббының Элисабетка зур шәфкать күрсәткәнен ишетеп,аның белән бергә куандылар. Сигезенче көнне алар баланы сөннәткә утыртырга килделәр һәм аны атасы исеме белән- Зәкәрия дип атарга теләделәр. Ләкин баланың анасы каршы килде: -Юк,аның исеме Яхъя булырга тиеш. Ә алар аңа:-Синең кардәшләрең арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит,-диделәр һәм, ишарәләр белән,баланың атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар. Зәкәрия язу өчен такта сорап алды һәм:”Аның исеме Яхъя”,-дип язды. Барысы да хәйран калдылар. Шул мизгелдә үк аның теле ачылды,һәм ул Аллаһыны данлап сөйли башлады. Зәкәрия белән Элисабетның күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы да куркуга төштеләр,бөтен таулы Яһүдия шушы вакыйгалар турында сөйлиләр иде. Ишеткән һәр кеше:-Бу бала кем булыр икән?-дип уйлады. Чөнки дөрестән дә Раббының кодрәте аның белән булды. ( Лүк 1: 57-66)

Мәсихнең тууы 

  Ишагыйя пәйгамбәр  уникаль пәйгамбәрлек җиткерде. ( монда аңлатылды )

  Инде Хуҗа-Хаким Үзе сиңа билге бирә:менә,кыз кеше,авырга  калып,угыл табачак һәм аңа Иммануил дип исем кушачак. (Ишагыйя 7:14)

  Менә хәзер баш фәрештә Җәбраил гыйффәтле кыз Мәрьямгә аңардан Мәсихнең туачагы турында борыңгы пәйгамбәрлек буенча хәбәр итә. Инҗилдә Гайсә  Мәсихнең  тууы турындагы сүзләр түбәндәгечә язылган:

    Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә,Давыт шәһәренә,Бәйтлехемгә китте,чөнки Йосыф Давыт нәселеннән иде.Йосыф исемлеккә теркәлергә үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Мәрьям авырлы иде. Алар Бәйтлехемдә булганда Мәрьямнең бала табар вакыты җитте.Мәрьям үзенең беренче Баласын-Ир Баланы тудырды.Ул  Аны биләде һәм утлыкка салды,чөнки аларга кунак йортында урын булмады.Ул тирәләрдә шул төнне берничә көтүче кырда сарык көтүе саклый иде. Алар алдында Раббының бер фәрештәсе пәйда булды,һәм алар булган урын Раббының даныннан балкып китте.Көтүчеләр бик нык куркып калдылар. Фәрештә исә аларга әйтте:-Курыкмагыз!Мин сезгә куанычлы хәбәр-бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем:бүген Давыт шәһәрендә сезнең өчен Коткаручы туды. Ул-Мәсих,Раббы! Менә сезгә билге:сез баланы табарсыз,Ул биләүгә биләнгән булыр һәм утлыкта ятар.Кинәт фәрештә янында күп санлы күк фәрештәләре гаскәре күренде, һәм алар: -Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек!-дип Аллаһыны данладылар. Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң,көтүчеләр бер-берсенә-Әйдәгез,Бәйтлехемгә барыйк,Раббы әйткән анда булган хәлне барып күрик,диештеләр. Алар ашыгып Бәйтлехемгә килделәр һәм анда Мәрьям белән Йосыфны һәм утлыкта яткан Баланы таптылар. Баланы күргәч,бу Бала хакында үзләренә хәбәр ителгәнне аларга сөйләп бирделәр.Көтүчеләр сөйләгәнне ишеткән кешеләр барысы да хәйран калдылар.Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йөрде. Ишеткән һәм күргән барлык нәрсәләр өчен Аллаһыны данлап һәм мактап,көтүчеләр көтүләре янына кайттылар.Барысы да фәрештә әйткәнчә булды. Сигез көннән соң,Баланы сөннәткә утырту вакыты җиткәч,Аңа Гайсә дип исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы ук фәрештә Аңа шушы исемне кушкан иде.( Лүк 2: 4-21)

Ике бөек пәйгамбәрнең эшләре турында

  Югарыда телгә алынган ике пәйгамбәр бер берсеннән берничә ай аралыгында туганнар һәм йөзләрчә ел элек бирелгән пәйгамбәрлекләрне төгәл үтәгәннәр! Алар тормышларында нәрсә эшләячәкләр һәм дөньяга нинди хәбәр китерәчәкләр? Чумдыручы Яхъяның атасы  Зәкәрия бу ике угыл турында болай диде:

   Баланың атасы Зәкәрия,Изге Рух белән сугарылып,Аллаһыдан бирелгән сүзләрне игълан итте:- Раббыны,Исраилнең Аллаһысын данлыйк,чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте, Үзенең колы Давыт нәселеннән күәтле Коткаручыны күтәрде,Ул бу турыда күп еллар элек Үзенең изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде.Бу Коткаручы безне дошманнарыбыздан һәм безгә нәфрәт итүчеләрдән коткарырга дип килде. Дошманнарыбыз кулыннан котылгач,гомеребезнең барлык көннәрендә,бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып, без Аллаһыга хезмәт итә алсын өчен,Аллаһы шулай итеп безнең ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте,Үзе төзегән изге килешүне-атабыз Ибраһимга биргән антын-исендә тотты.Һәм син,сабый,Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың ,чөнки,Раббыга юлны әзерләп,Аның алдыннан барырсың. Һәм Аның халкына гөнаһларының кичерелүе аша булган котылу хакында белдерерсең,Аллаһыбызның шәфкате ташып тора, һәм шуңа күрә безгә югарыдан таң кояшы иңәчәк;Караңгыда һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү өчен,аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү өчен киләчәк ул.( Лүк 1: 67-79)

  Аллаһы тарафыннан рухландырылган Зәкәрия  Гайсә тууын Давытка һәм Ибраһимга бирелгән пәйгамбәрлекләр  белән бәйләде . Аллаһының нияте буенча, заман пәйгамбәрләренә  бирелгән вәгъдә , алдан әйтелгән һәм гасырлар дәвамында гамәлгә ашуларын көтеп алынган ,ә хәзер апогиясенә ирешәчәк Аллаһының нияте.  Бу  ният нәрсәне аңлата? Исраиллеләрне Рим изүеннән  коткарумы? Әллә Муса пәйгамбәр  канунын алыштырачак яңа канунны урнаштырумы? Яңа дин яки политик системаны үзгәртүме? Юк! (болар барысы да проблемаларны чишү ысуллары гына). Болар турында  бернәрсә дә телгә алынмый. Югарыда язылганча,Зәкәрия пәйгамбәр сүзләренә игътибарыгызны юнәлтегез: “бернәрсәдән курыкмыйча,Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып,без Аллаһыга хезмәт итә алсын өчен”, ” караңгыда һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү өчен”,” аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү өчен” киләчәк Ул.   Адәм билгесендә, без үз көчебезгә таянып, гөнаһларыбызның кичерелүен һәм тәкъвалык алу өчен, Аллаһының сүзен тыңламыйча Аның  белән өзлексез дошманлыкка кердек һәм үлемгә хөкем ителдек. Әмма Аллаһы, Адәм, Хаува һәм Шайтан алдында, хатын-кыз нәселе(орлыгы) турындагы пәйгамбәрлектә котылу планы(нияте) турында алдан хәбәр итте. Әлбәттә, бу план хәрби планнардан, идеологик системалардан яки әхлакый идеаллардан күпкә яхшырак. Ул  безнең  ихтыяҗыбызны тирәнтен канәгатьләндерә. Аллаһының  Мәсих турындагы  планы ничек тормышка ашачак ? Бу турыда без Инҗилдән беләбез

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *